Читайте также: |
|
Әдәби сөйләм һәм аның төрләре. Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре: әдәби, публицистик, фәнни, рәсми, сөйләмә стильләр.
Стилистиканың нигезе буларак синонимия: тулы, мәгънәви һәм стилистик синонимнар. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.
Сөйләм культурасы. Сөйләм төгәл булсын. Сүз тәртибе һәм сөйләм төгәллеге. Сөйләмнең аңлаешлы, саф, җыйнак, аһәңле булуына ирешү.
Тел - иҗтимагый күренеш. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Татар әдәби теленең үсеше: гомумтөрки әдәби тел, борынгы төрки тел, иске төрки тел, гомуми иске төрки тел, иске татар әдәби теле, татар милли язма әдәби теле, хәзерге татар әдәби теле.
Ике теллелек. Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре.
СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ
Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
Сүздә аваз һәм хәреф санын билгеләргә.
Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
Сузык авазларны рәттән санап чыгарга, әйтелешләрен билгеләп (рәте, иренләшү-иренләшмәү), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
Тартык авазларны рәттән санап чыгарга һәм әйтелешлә
рен билгеләргә (яңгырау-саңгырау, каты әйтелешлеме -
нечкә әйтелешлеме).
Аваз һәм хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.
СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕНӘ МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ
Исемгә морфологик анализ
Ялгызлык яки уртаклык исеме.
Ясалышы.
Берлектә яки күплектә булуы.
Тартым белән төрләнгән булса, аның заты-саны.
Килеше.
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 180 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
СИНТАКСИС | | | Санга морфологик анализ |