Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

СИНТАКСИС. 30. Микъдар саны белән ясалган санлы фигыль сүзтезмә нинди мәгънә

ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | Аваз ул-... | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | Семасиология ул - ... | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ОРФОГРАФИЯ |


Читайте также:
  1. ANSI_синтаксис соединения
  2. Грамматика (морфология и синтаксис) как учение о грамматическом строе языка.
  3. Морфология. Синтаксис.
  4. Ошибки синтаксиса
  5. Синтаксис
  6. Синтаксис
  7. Синтаксис

30. Микъдар саны белән ясалган санлы фигыль сүзтезмә нинди мәгънә мөнәсәбәте белдерә?

А) процессның күләмен;

Ә) үтәүченең яки объектның процессны башкару ягыннан урынын;

Б) процессны берьюлы ничә үтәүче башкаруны;

В) процессның объектын.

31. Мин ни әйтсәм дә, аңар әһәмият бирми (Ш.К.) җөмләсенд­әге астына сызылган хәбәрнең төрен билгеләгез.

А) гади фигыль хәбәр;

Ә) гади исем хәбәр;

Б) тезмә фигыль хәбәр;

В) кушма фигыль хәбәр.

32. Мортаза бабай комиссарга астан гына карап алды (Г.Г.) җөмләсендәге астына сызылган сүз нинди җөмлә кисәге вазифасын үти?

А) аергыч;

Ә) рәвеш хәле;

Б) урын хәле;

В) күләм хәле.

33. Кайсы раслау дөрес түгел.

А) аергычлар аерымланалар;

Ә) тәмамлыклар аерымланалар;

Б) барлык хәлләр дә аерымланалар.

34. Иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

Зөһрә, эш сәгате беткәнне көтеп тормастан, өйләренә кайтып китте (Н.Ф.)

А) иярчен рәвеш җөмлә;

Б) иярчен тәмамлык җөмлә;

В) иярчен аергыч җөмлә

35. Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтегез.
Ничек кергән булсалар, алар шулай тиз генә китеп тә бардылар (Г.А.)

А) ялгызак мөнәсәбәтле сүз;

Ә) парлы мөнәсәбәтле сүз;

Б) янәшә тору,

В) кушымчалар.

36. Җөмләдәге хәбәрлекләрнең чикләре дөрес билгеләнгән вари­антны күрсәтегез.

А) (1)Иртә белән ей түбәләрен, каралты башларын, урамнар­ны агартып ап-ак кырау төшә, (2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, (4) көн урталары якынайды­мы, (3) аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (5) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)

Ә) (1) Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнар­ны агартып ап-ак кырау төшә,(2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, көн урталары якынайдымы, аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (4) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)

Б) (1) Иртә белән өй түбәләрен, (2) каралты башларын, (3) урамнарны агартып ап-ак кырау төшә, (4) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (5) ләкин, көн урталары якы­найдымы, (6)аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (7) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)

В) (1) Иртә белән өй түбәләрен, каралты башларын, урамнар­ны агартып ап-ак кырау төшә, (2) инеш кырыйларына пыяладай юка гына булып боз ката, (3) ләкин, (4) көн урталары якынайдымы,(5) аяк астын тагын җебетеп җибәрә, (3) яшь боз эреп юк була (Г.Б.)

37. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләп килгән мөнәсәбәтле сүз беренче хәбәрлектә урын алса, ике арага нинди тыныш билгесе куела?

А) тыныш билгесе куелмый;

Ә) өтер куела;

Б) ике нокта куела;

В) сызык куела;

Г) төрле очракта төрле тыныш билгесе куела.

38. Пауза ярдәмендә бәйләнгән аналитик иярченле кушма
җөмләдә хәбәрлекләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

А) өтер куела;

Ә) тыныш билгесе куелмый;

Б) сызык куела;

В) ике нокта куела.

39. Катнаш кушма җөмләдә кимендә

А) ике хәбәрлек булырга тиеш;

Ә) өч хәбәрлек булырга тиеш;

Б) дүрт хәбәрлек булырга тиеш;

В) биш хәбәрлек булырга тиеш.

40. Кайсы раслау дөрес?

А) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт тыныш билгесе белән аерылалар;

Ә) Җөмләдә модаль кисәкләр кайвакыт тыныш билгесе белән аерылалар;

Б) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт өтер белән аерылалар;

В) Җөмләдә модаль кисәкләр һәрвакыт өндәү белән аерылалар.

41. Шигъри юллардагы хәбәрлекләрнең санын билгеләгез.

Кызның сынын ясады бер оста,

Ә кыз эчтән көлде, масайды:

Җан өрсәң дә, оста, син ташка

Ташташ инде, тере мин башка (Р.Ф.)

А) өч хәбәрлек;

Ә) дүрт хәбәрлек;

Б) биш хәбәрлек;

В) алты хәбәрлек.

III вариант


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 108 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ЛЕКСИКОЛОГИЯ| ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)