Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ирдән хайван чыгуы.

Почему правильная акыйда есть только в исламе? | Определение слова «иман» в арабском языке и его терминологическое значение. | Какие виды поклонений имеются? Приведи примеры. | Что такое вера в Аллаха и таухид? | Пути объяснения качеств Аллаһа Тәгалә. | Разделение качеств Аллаһа Всевышнего. | Как влияет вера в ангелов на жизнь человека? | Начало Судного дня и другие события. | Малые признаки приближения Судного дня. | Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ кавеменең (племя) чыгуы. |


Читайте также:
  1. Кешеләрне мәхшәр җиренә җыючы олы утның чыгуы.
  2. Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ кавеменең (племя) чыгуы.

Коръәндә һәм хәдисләрдә җирдән чыгачак җан иясе турында хәбәр ителә. Гарәп телендә ул җан иясе (дәббәһ) - хайван, яисә (дәббәтүл-ардый) - җирдән чыга торган дип атала. Ул хайван әдәм балаларның кылган эшләрен сөйләр һәм кешеләргә билге сугачак. Мөэминнәрнең йөзләренә мөэмин икәнең белдерә торган билге, ә кәферләрнең йөзенә кәфер икәнең белдерә торган билге куячак. Бу хайван чыкканнан соң тәүбә кабул ителмәс. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, «ән-Нәмл» сүрәсенең 82 нче әйтендә әйтә: (27/82)

۞ وَإِذَا وَقَعَ الْقَوْلُ عَلَيْهِمْ أَخْرَجْنَا لَهُمْ دَابَّةً مِّنَ الْأَرْضِ تُكَلِّمُهُمْ أَنَّ النَّاسَ كَانُوا بِآيَاتِنَا لَا يُوقِنُونَ [٢٧:٨٢]

(Когда же свершится над ними Слово, Мы выведем к ним из земли животное, которое скажет им, что люди не были убеждены в Наших знамениях.)

«Кайчан Аллаһы Тәгалә билгеләгән вакыт җитсә, Без аларга җирдән бер хайванны чыгырырбыз, ул алар белән сөйләшер. Дөреслектә кешеләр Безнең аятьләребезгә ныклы иман китермәделәр». Имам Әхмәдиең «Мөснәд», Тирмизинең «Сөнән» дигән хәдисләр җыентыкларында Әбү Һурайра радиаллаһу ганһүдән риваять кьшынган хәдистә пәйгамбәребез саллаллаһү галәйһи вәсәлләм әйтте:

«Хайван чыгачак, аның беләң бергә Муса галәйһиссәләмнең таягы, Сөләймән галәйһиссәләмнең йөзеге (перстень) булыр. Ул таягы белән мөэминнең йөзен якты кылыр, ә йөзеге белән кәфернең борынына тамга (метка) сугар. Хәтта аш өстәле артында утыручылар җыелырлар һәм берсе әйтер (ягъни бер берсенә әйтерләр): «әй мөэмин» - дип (йөзе якты булганы өчен), икенчесе әйтер: «әй кәфер» - дип (борынында тамга булганы өчен)».

8. Кояшның мәгърибтән (көнбатыштан) чыгуы.

Бу билге күренгәч тәүбә (покаяние) ишеге ябылычак, беркемнән дә тәүбә кабул ителмәячәк, бу турада Коръәндә һәм хәдисләрдә дәлилләр (аргументы) бар. Раббыбыз әйтте: (6/158)

هَلْ يَنظُرُونَ إِلَّا أَن تَأْتِيَهُمُ الْمَلَائِكَةُ أَوْ يَأْتِيَ رَبُّكَ أَوْ يَأْتِيَ بَعْضُ آيَاتِ رَبِّكَ ۗ يَوْمَ يَأْتِي بَعْضُ آيَاتِ رَبِّكَ لَا يَنفَعُ نَفْسًا إِيمَانُهَا لَمْ تَكُنْ آمَنَتْ مِن قَبْلُ أَوْ كَسَبَتْ فِي إِيمَانِهَا خَيْرًا ۗ قُلِ انتَظِرُوا إِنَّا مُنتَظِرُونَ [٦:١٥٨]

Неужели они ожидают чего-либо помимо того, что к ним явятся ангелы, или явится твой Господь, или явятся некоторые из знамений твоего Господа? В тот день, когда явятся некоторые знамения твоего Господа, вера не принесет пользы душе, если та не уверовала прежде или не приобрела благодаря своей вере добро. Скажи: «Ждите, и мы тоже подождем («Әл-Әнгам» сүрәсе, 158 нче аять).

Ибне Кәсир әйтте: «Әгәр ул көнне, ягъни кояш көнбатыштан күренгәч кәфер иман китерсә, аннан кабул ителмиячәк. Ә инде моңа кадәр мөэмин булучыга килгәндә, әгәр ул изге гамәлләр кылучы булса, бу кеше бик зур хәерле нәрсәгә ирешәчәк, әгәр гонаһлы булса һәм шунда тәүбә кылса, ул вакытта аннан тәүбәсе кабул ителмиячәк».

Ибне Хәҗәр әйтте: «күп хәдисләрдә әйтелгәнчә, әгәр кояш көнбатыштан чыкса тәүбә ишеге ябылачак һәм кыямәт көне башлангачыга кадәр ачылмыячак».


Дата добавления: 2015-08-17; просмотров: 95 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Төтен чыгу.| Кешеләрне мәхшәр җиренә җыючы олы утның чыгуы.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)