Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Ятимнэр

1955 ел иде. Урак өсте. Таң белән бергә уянган көтүче быргысы авылга яңа хәбәр салды. Югары очтан алып төште ул аны. Безне, бала-чаганы да, иртән уятты бу хәбәр:

- Нәгыймәнең әтисе кайткан...

-...

Хөрмәтулла абыйның ничек әсир төшүе, аннан ничек котылып кайтуы өлкәннәргә мәгълүм булгандыр. Әмма безне, бала-чаганы, ул кызыксындырмады. Нәгый­мәнең әтисе кайту зур шатлык, искиткеч вакыйга бул­ды. «Әти» дигән сүзне бер әйтергә тилмереп үскән Фәһим дә, Гөлфәрүә дә, Гөлсинә дә, Рәис белән Мәсхүдә дә, Наил дә, Рәсим дә... кызыгып карадылар Нәгыймәгә.

 

ДӘВАМ

Сугыштан инвалид булып (уң кулын өздереп) кайткан Таҗетдин Минеханов үлеп калган абыйсы Минхаҗетдин өчен дә эшләде. Гомер буе колхоз терлекләрен көтте ул. Сүзгә кыска, эшкә карусыз иде. Хатыны Җиһангөл апа белән бергәләп башта Минһаҗетдин абзый балаларын аякка бастырдылар. Үзләре кебек үк берсеннән-берсе сабыр, акыллы өч бала үстерделәр. Ике куллап күтәрәсе хезмәт бер кулга гына авыр булгандыр инде. Тормышлары җитеп, балалар рәхәтен күреп яши башлагач кына үлеп китте Таҗетдин абый. Абыйсының улы Назыйм һәм оныгы Илгиз, Таҗетдин абыйның үз уллары Хәниф бе­лән Фәнис әти-абыйлары хезмәтенә тугрылык саклыйлар, тырышып эшлиләр. Рәсим Сәетов, аталы-уллы Мәсхүт хәм Газинур Әхмәдиевлар, Хәйдәрҗан белән Файл Фазлыевлар, Әхнәф белән Фаил Җамалиевлар һәм башка бик күпләр Ва­тан азатлыгы өчен гөмерләрен биргән абыйлары, әтиләре, бабайлары истәлеген фидакарь хезмәтләре белән данлыйлар. Алар бүген авылның горурлыгы, якты киләчәге.

 

МЕТ

Яшел хәтфә чирәм баскан ишегалды уртасында яңа, биек йорт. Монда Шәмсекамал апа Хуҗина берүзе гена яши. Кайчандыр бу урында өч тәрәзәле бәләкәй генә өй булган. Анда Мөхәммәтхужа абзый белән Шәмсекамал апа 4 ул һәм 2 кыз үстергәннәр. Сугыш башлануга, әти кеше юлга чыга. Аның артыннан олы уллары Сәетхәсән ут эченә керә. Сәетгали дә үзе теләп сугышка китә. Тик өйгә Мөхәммәтхужа абзый үзе генә әйләнеп кайта.

Инде сугыш беткәнгә 40 ел. Әти кеше улларын көтә-көтә дөнья куйды. Ә Шәмсекамал апа һаман да бул­са аларны көтә. Кулыннан сөлгесен һич куймый ул. Өстәлдә өзлексез кайнап утырган самовардан парланган тәрәзә пыяласын сөртеп кенә тора.

— Шушыны сөртмәсәм, Сәетхәсәнем белән Сәетгалиемнең кайтканын күрми калырмын кебек. Бәбекәйләрем киттеләр дә югалдылар. Гүр туфракларын күрмәгәч, үлгәннәренә күңел ышанмый. Менә-менә кайтып керерләр сыман. Кайтсалар да, бу безнең өй тү­гел дип үтеп китэрләр әле, алар киткәндә, өебез дә бәләкәй генә, искереп бет­кән иде бит.

Ана яшьле күзен сөртә. Бераз тын тора да тагын сөйләп китә:

— Беркөн шулай телевизордан сугыш турында кино караганда Смолен ди­гән сүз чыкты да, Сәетхәсән күренмәсме дип беткәнче карадым. Шунда үлде бит ул. Бигрәк каты сугыштылар шул: үлгән кешеләрне өйсәң, тау булыр иде. Кая исән калсын инде бәбекәем...

Шулай да көтәм шул үзләрен. Менә шушы кәртечкәдәге кебек елмаешып кайтып керерләр сыман, - ди ул, стенадагы рамга карап.

Әйе, ана өчен бүген дә унсигездә, егермедә генә шул алар. Ул улларын башкача, алтмышка җитеп килгән ир итеп күз алдына китерә ала-мени?!

 


Дата добавления: 2015-09-02; просмотров: 65 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ХӘТЕР| Рассказ № 2 Объявление преемника Пророка

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)