Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

ХӘТЕР

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ (ШИМБӘ, 12 ЯНВАРЬ, 1985 ел, № 6

АВЫЛ ҺАМАН КӨТӘ УЛЛАРЫН

Чәчкә тауларыннан ургыган чишмә, урман болыннар кичеп килә - килә, шактый зур инешкэ әйләнә. Әнә шушы салкын сулы, исемсез инеш авылыбызның ике урамы уртасыннан ага. Аңа тоташкан бакчалар елдан-ел яшелләнә, яшәрә. Берсеннән - берсе биек, сары гәрәбәдәй йортлар язын ап-ак алма, шомырт, чия, балан чәчәгенә кумелә. Көзге муллык авылны гөp китергән туйлары белән бизи. Ватан азатлыгы өчеп чит жирләрдә ятып калган авылдашлар хыялын бүгенге яшьләр тормышка ашыра. Шулай да үткәннәр онытылмый, алар куңелгә мәңгегә уелган.

 

ГАРМУН

...Хәбибҗамал апа ире Нурмөхәммәтне 8 баласы белән капка төбенә озата чыкты. Әтисе төпчеге Зөфәрне кулына алып сөймәкче булды. Ләкин бала нәни куллары белән әнисенең күкрәгенә ябышты. Бик кечке­нә иде шул әле сабый, ата назын аңларлык түгел иде. Аннан олырак улы Фәһимгә дә нибары өченче яшь кенә иде бит. Шулай да ул әти­се белән аерылуны сизеп, аның кулыннан тиз гена төшәсе килмәде, битләреннән кат-кат сыйпады. Нурмөхәммәт абый Фәһимне җиргә бастырды да Фәһимәне, аннары Мөнзиләне, Фаизны, Назыйфны, Әхнәфне күкрәгенә кысты. Олы улы Ра­вил (аңа 13 нче яшь иде) иң соңгы чиратка калды.

- Улым, син минем иң ышанычлы терәгем. Кечкенә туганнарыңны яхшылап кара. Әниеңә иң зур ярдәмең шул булыр.

Аннан сон ата, дымлы кузләре белэн барлык балаларына карап:

- Әниегезне тыңлагыз! Ә син, Равил, миңа барысын да әйтеп хат язып торырсың, - диде дә юл ризыклары төйнәлгән биштәрен җирдән алып җилкәсенә салды. Аннан, нидер исенә төшергәндәй, балалар арасында бөрешеп калган Хәбибҗамалына борылды. Ничә ел гомер итеп, Нурмөхәммәт аның кузләренең шушы кадәр матур булуын белмәгән икән. Бүген ул хатынының яшьле күзләрендә хәсрәт тә, моңсулык та, ярату да, кыюлык та курде. Йөрәккә үтеп, бәгырьне телеп, томырылып карыйлар иде бу күзләр.

Нурмөхәммәт абыйны су­гышка озатканга һәм аның сугыш кырында яралапып, операция өстәлендә үлүе турында Белоруссиядән хат алуына 40 еллап вакыт үтсә дә, Хәбибҗамал апа шушы вакыйгаларны кичә генә башыннан кичергәндәй итеп сөйли.

Чал чәчле ананың кайгылары да, шатлыклары да күп булды. Балаларының сигезе дә тәүфыйклы, хезмәт сөючән булып үстеләр. Барысының да үз гаиләсе бар. Берсеннән-берсе матур, назлы оныклар туды.

Бөтен гаилә җыелган бер көнне Әхнәф әнисе белән сүз башлады:

- Әни, балалар үстерүнең нәрсә икәнен хәзер барыбыз да беләбез. Аларны кечкенә генә хөнәргә өйрәтү өчен дә күпме көч кирәк бит. Менә син безне гармунга өйрәттең. Кайдан ту­ды андый уй? Әллә әтиебез истәлеге булсын дидеңме?

Өйдәгеләр тынып калдылар. Бары тик ишегалдында шау-гөp килеп уйнаган оныкларның шат авазлары гына ишетелеп китә. Бүтән вакыт сүзгә тапкыр Хәбибҗамал апа башта нәрсә әйтергә белми аптырап торды, уйчанланды, ананың җыерчыклы битләре буйлап ике энҗе бөртеге тәгәрәп төште. Тамагына утырган төерләрне йота-йота, әкрен генә сүз башлады ул:

«Әй, Хәбибҗамал, ничекләр генә туйдырып, киендереп бетерерсең, микэн бу балаларны», — дигән иде әтиегез сугышка киткәндә. Ә мин аны: «Эшләсәк, ачка да үлмәбез, ялангач та йөрмәбез әле», дип юаткан идем. Аңа әйткән сүземне үтәү өчен бер хәйла генә булды инде ул гармун.

Элек, кышка кергәч, йорт саен, эшкә яраклы кеше башына исәпләп, колхоз бау ишәргә мунчала тарата иде. Хезмәте авыр булгач, байтак он бирәләр иде аның өчен. Ул елларда бу эшне Равил белән Әхнәф башкарырлык булса да, мин өлешне тугызыбызга да сорап ала идем. Аннан соң урман хуҗалыгы белән чабата ясарга да килештек. Бау ишү өстенә, көнгә 10 пар чабата да ясый идек. Һәp көнне барыгызны да идәнгә тезеп утыртам да эшкә керешәбез. Үзем эшлим, үзем сезгә әкият сөйлим. Мине тыңлый-тыңлый байтак эшли идегез. Ләкин минем әкиятем бетә. Күрәм: сезнең дә бик эшлисегез килми. Белгән җырларымны җырлап күрсәтәм. Шул чакта бераз онытылып эшләп аласыз. Үзем сезне кызганам, ә үзем башка көннәрдә тагын нинди хәйләләр табып сезне эшләтим икән дип уйлыйм. Гармун алырга карар иттем. Үреләсе чабата өчен он сорап алдым да Пәнҗәр базарыннан аны гармунга алыштырып кайттым. Әтиегез мәрхүм дә уйный иде бит. Аны уйлый-уйлый төннәрен үзем дә уйнарга өйрәндем. Сезне көлдерерлек жырлар уйлап чыгарам да, көндез, бераз эшләп алгач, тәнәфес ясап, сезгә концерт курсәтәм. То­ра-бара мине Равил абыегыз алыштыра башлады. Кыш үткәнче алты яшьлек Зөфәр өлешенә хәтле бавын да ишеп, чабатасын да үреп бетердек. Язгы гөрләвекләр ага башлауга, Әхнәф тә, Фаиз да, Фәһим дә кулларына гармун тотып баскычка чыгып утыра башлаганнар иде инде. Гармун безкең юанычыбыз да, куанычыбыз да булды”.

Һәp елны авылыма кайткан саен шушы гаиләдәге каенаны белән киленнәрнең татулыгы турында легенда итеп сөйлилэр иде. Кечкенә генә, ябык гәүдәле Хәбибжамал апаны күргән саен, сигез баланы (алты малай, ике кыз) тәрбияләп үстерерлек, кеше итәрлек көч, алар­ны назларлык хис чишмәләренең куәтле ташкыны кай­дан чыганак алган икән дип гаҗәпләнә идем. Мөгаен, аның чыганагы туган илгә, сөйгән иренә, балаларына чиксез мәхәббәте булгандыр.

 

ХӘТЕР

...47 әу алар, Нурмөхәммэт Җамалиев кебек Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән кахарманнар. 20 мил­лион корбан арасында ул бер тамчы кебек кенә булса да, йөздән артык хуҗалыгы булган авыл өчен бик зур, гадәттән тыш зур сан бу.

Дәһшәтле сугыш барган көннәрдә урман куенына сыенган кечкенә гена авылымның күге кара болыттан арынмаган. Кырмыскалар шикелле эшчән, бердәм булганнар, уртак куаныч, уртак хәсрәт белән яшәгән авылдашларым.

Шуңа күрә кайсы гына йортның тәрәзәсенә хәсрэт җиле, килеп какмасын, бөтен авыл елаган. Бу кайгыларның изге шахиты Миннеямал апа Камалиева инде олы яшьтә. Сәламәтлеге да какшаган. Ул көннәр турында Миннеямал апа тыныч кына сөйли алмый. Хәлсез гәүдәсе аледән әле тетрәнеп китә.

- Почтальон идем мин. Гәҗит - хатларны Салагыштан барып алдык. Үзем укый да белмим бит әле, хәерсез. Авылда да язу танучылар аз иде. Шуңа күрә хатларның кара тамгалылаын Салагышта ук укытып кайта идем. Ни өчен дисәң, өчәр - дүртәр кешеce сугышта булган семьялар бар. Кайсысы кайда үлгәнен белергә кирәк. Аннан соң юл буе шушы кайгылы. Хәбәрне хатыннарга, ата – аналарга ничек кенә җайлап әйтим икән инде дип өзгәләнеп кайтам.

Ул йөрәк ничек чыдагандыр инде, Әзиәтулла абзыйга гына да өч улының кара хәбәрен китердем.

Бертуган Кәраметдин белән Әхкиям Ризвановларның авыру хатыннары (озак та тормый алар үлделәр) күзенә карап өчәр – дүртәр балалары калды. Сәхипгәрәй абзыйның өч улы китеп, бер Мәлик кенә әйләнеп кайтты. Ире Гатаулла бе­лән улы Гыйният үлгәннән соң, мескен Миннеһөдәнең өч ятимен кочаклап ничек өзгәләнүен курсәң иде, апаем. Миннеямал апа инде суынып беткән чаен бер - ике йотып ала да тагын сөйләп китә:

- Ятимнәр, үксезләр бе­лән авыл тулды. Кем күзе­нә карама, кайгы, сагыш иде. Минекамал Хәлиуллина биш ир бала белән ялгыз калды. Зөләйха дүрт ба­ла белән калды, олы малае да сугышта улде. Фәүзияттәй ике улы хәм ике кызы белән калды. Сәетова Миннекамал, Мусина Әнҗәр, Сәхипова Фәүзия... Аларны санап бетерерлек тә түгел инде. Менә кемнәр җилкәсенә төште сугыш елларындагы хезмәтнең авырлыгы.

Миннеямал апа энесе Шиһапның хәбәрсез югалуын башта әнисенә әйтә. Аның белән киңәшкәч кенә гаиләсенә житкерә. Ә аның үз улы Гәрәйнең үлеп калганлыгын авылда сугыш беткәч кенә беләләр. Бу кара хәбәрне ана беркемгә дә әйтмичә күпме көн һәм төн йөрәгендә саклый.

Миннеямал апаны авылда «урман җене» диләр иде. Юк, мыскыллап түгел, урманда гел берүзе йөргән өчен. Ә соң кайгы давылыннан тынычланып кына килгән авыл буйлап бәгырь утларыңны таратып йөрүдән кемгә файда?! Ялгыз ана урман кочагында улы белән серләшкәндер, күңеле белән аны каршылагандыр, аркасыннан сыйпап сөйгәндер, бәйнә-бәйнә хәл-әхвәлен сөйләгәндер.

Ә без, авылның сугыштан соңгы буыны, Минне­ямал апаның улы барын да, аның 18 яшендә кулына корал алып ил азатлыгы өчен утка кергәнен дә белми үстек бит. Миннеямал апа тыйнак, сабыр ана булган. Җор теле, тапкыр сүзләре белән кешеләрнең кайгы-хәсрәтен таратырга ярдам иткән, ә үз йөрәгендәге утны беркемгә дә күрсәтми саклый белгән.

Аналар хәм балалар йөрәгендә тирән җөй калдырып булса да, күңел яралары әкренләп кан саркудан туктады. Сабыйлар хакына, азат ил хакына, сугыштан исән кайткан ир-егетләр белән бергә, тол хатыннар яңадан җиң сызганды. Җиңүле илнең якты күгенә ка­рап яшәүгә дәрт, киләчәккә матур хыял уянды.

 


Дата добавления: 2015-09-02; просмотров: 71 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Крупным фактором, подорвавшим доверие к СССР, стала советская интервенция в Афганистан в декабре 1979 г.| ЯТИМНЭР

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)