Читайте также: |
|
Меркурий — Кояш системасында Кояшка иң якын урнашкан планета, Кояш тирәсендә бер тәүлек эчендә 88 тапкыр әйләнеп чыга. Эчке планеталар төркеменә керә. Кояш системасының иң кечкенә планетасы. Югары киңлекләрдә караңгы төнге күктә Меркурийны күреп булмый, аны тик эңгер кыска вакытта күрергә мөмкин. Иң яхшы күренү шартлары елына 6–7 тапкыр була, иртәнге һәм кичке эңгер-меңгердә.
Меркурий Айга охшаш, аның өслеге бик кратерлы. Планетаның иярченнәре юк, әмма бик сирәк һавалы атмосферасы бар. Планетаның чагыштырмача эре тимер төше бар, аның күләме планетаның бөтен күләменең 70 %нан гыйбарәт. Планета өслегенең температурасы −180нән +430 °Cка кадәр үзгәреп тора.
Меркурий Кояш тирәсендә сузылган эллиптик орбита буенча 57,91 млн. км уртача ераклыкта әйләнә. Эклиптика өслегенә карата орбитаның авышлыгы 7° тәшкил итә. Орбита буенча хәрәкәтенең уртача тизлеге 48 км/с тәшкил итә.
Меркурий җир төркеме планеталарыннан иң кечкенәсе. Аның радиусы 2439,7 ± 1,0 км тәшкил итә. Бу сан Юпитер иярчене Ганимедның һәм Сатурн иярчене Титанның радиусларыннан кимрәк. Шул ук вакытта Меркурийның массасы бу иярченнәрнең массаларыннан зуррак. Меркурийның тыгызлыгы шактый зур — 5,43 г/см³, Җирнең тыгызлыгыннан аз гына кимрәк. Җирнең зурлыгын исәпкә алып, бу хәл Меркурийның эчендә металларның күп булуын күрсәтә. Меркурийда тоткарсыз төшү тизләнеше 3,70 м/с² тәшкил итә. Икенче галәми тизлек — 4,25 км/с. Уртача көндезге өслек температурасы 349,9 °C тәшкил итә, төнлә 170,2 °C.
Борынгы греклар Гесиод дәверендә бу планетаны грек телендә «Стилбон» һәм «Германон» исемнәре астында белгәннәр. Соңрак греклар иртәнге күктә күренеп торган планетаны «Аполлон», ә кичке күктә күренгәнен — «Гермес» дип атаганнар. Б.э.к. IV гасырда грек астрономнары ике исем астында бер күк җисеме булуын аңлаганнар. Римлылар бу планетаны Меркурий дип атаганнар, чөнки ул күк йөзендә башка планеталардан тизрәк хәрәкәт итә.
Вене́ра (латинча Venus) — Кояш системасының икенче эчке планетасы. Кояш тирәсендә 224,7 җирдәге тәүлек эчендә әйләнеп чыга. Венера — Җирнең күк йөзендә яктылыгы буенча Кояш һәм Айдан кала өченче объект. Аның иң югары яктыруы Кояш чыгу алдыннан яки Кояш бату алдыннан була, шуңа күрә аны шулай ук Таң йолдызы һәм Шәфәкъ йолдызы дип атыйлар.
Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл бу планетаны Зөһрә дип атап йөртте. Шулай ук «Чулпан йолдызы» төрки исеме кулланылышта булган. Хәзер исә бу исемнәр тик нәфис әдәбиятта һәм гади сөйләмдә очрыйлар.
![]() ![]() ![]() ![]() | |||||||
Астроно́мия (грекчадан “астро” һәм “номия”), фән, күк җисемнәренең төзелешен һәм хәрәкәтен, алар хасил иткән системаларны һәм тулаем Галәмне өйрәнә. Кояш системасындагы җисемнәрне, йолдызларны, йолдызара матдәне, безнең Галактиканы, башка галактикаларны, аларның фазадагы таралышын, физик табигатен, үзара тәэсир итешүен, килеп чыгышын һәм үсешен фәнни тикшерә. Тикшеренү темасына һәм ысулларына карап, берничә фәнгә бүленә. Астрометрия астрономик үлчәүләр өчен төп инерциаль координатлар системасын төзү, күк җисемнәренең торышын һәм хәрәкәтен билгеләү, Җирнең әйләнү закончалыкларын һәм вакытны исәпләү белән шөгыльләнә. Күк механикасы күк йөзендәге, шул исәптән ясалма җисемнәрнең хәрәкәтен һәм күк җисемнәренең тигезләнеш халәтен өйрәнә. Йолдызлар астрономиясе безнең Галактиканы тәшкил иткән йолдызлар системасын, Галактикадан тыш, астрономия - башка галактикаларны һәм галактика системаларын күзәтә. Астрофизика күк йөзендә булган җисемнәрдәге физик күренешләрне, шулай ук аларда бара торган химик процессларны тикшерә. Радиоастрономия космостагы радиодулкын чыганакларының үзлекләрен һәм киңлектә таралуын өйрәнә. Космогония аерым күк җисемнәре системасының, аерым алганда, Кояш системасының килеп чыгышы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Космология Галәмнең килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнә. Астрономия борынгы заманнарда ук кешеләрнең әйләнә-тирә мохитне күзәтү һәм вакытны үлчәү ихтыяҗыннан барлыкка килгән. 5 мең еллар чамасы элек үк Борынгы Мисырда кешеләр, Кояш һәм йолдызларның күк йөзендәге хәрәкәтен күзәтеп, дөнья якларын төгәл табарга өйрәнгәннәр; елның дәвамлыгын билгеләгәннәр һәм вакытны исәпләү өчен календарь системасы керткәннәр. Б.э.к. 4 йөздә Кытай астрономнары 800 дән артык йолдызны эченә алган беренче каталогны төзиләр. Күренә торган планеталарның һәм Кояшның хәрәкәтен анализлау поляк астрономы Н. Коперникка дөньяның гелиоцентрик системасын төзергә мөмкинлек бирә (1543). Бу ачыш астрономиягә генә түгел, бәлки барлык табигать фәннәре өчен дә зур әһәмияткә ия. Астрономик күзәтүләр өчен телескоплар куллану астрономияне үстерүдә икенче мөһим этап булып тора; Италия астрономы Г. Галилей 1609 да беренче мәртәбә телескоптан файдалана, соңрак Кояшта таплар һәм Юпитерның иярченнәре булуын ача. Шуннан соң Уран (1781), Нептун (1846), Плутон (1930) планеталары ачыла, Кояш системасының төзелеше, безнең Галактиканың структурасы өйрәнелә, башка күп кенә галактикалар барлыгы һәм Галәмнең аерым структурасы булуы ачыклана. 19 йөздә астрономик күзәтүләр өчен спектраль анализ ысулы кертелү йолдызларның табигатен аңларга ярдәм итә. Планеталар, йолдызлар һ.б. күк җисемнәренең физик сыйфатламалары өйрәнелә. 1924 тә совет астрофизигы А.А. Фридман Галәм эволюциясенең беренче моделен төзи, ул 1929 да, Америка галиме Э.П. Хаббл, галактикаларның нурланыш тизлекләрен үлчәп, «кызыл күчеш»не - галактикалар «таралышы» эффектын ачканнан соң раслана. Россиядә астрономия фән буларак 18 йөз башыннан үсеш ала. 1701 дә Санкт- Петербург Навигация мәктәбе ачыла, аның каршында Россиядә беренче астрономия обсерваториясе эшли. Ул, нигездә, уку-укыту белән шөгыльләнә. 1725 тә Петербург Фәннәр академиясе каршында обсерваториягә нигез салына. Россиядә беренче астрономик ачыш М.В. Ломоносов тарафыннан ясала: 1761 дә ул Венераның атмосферасы барлыгын ача. Безнең төбәктә беренче мәртәбә Идел буе Болгарында, Шәрекъ илләре галимнәре ирешкән казанышларга һәм үзләренең күк җисемнәрен күзәтүләренә нигезләнеп, астрономиягә караган белемнәрне системага салу омтылышы була. Анда гномон (Кояш сәгатенең бер төре) һәм астролябия (почмак үлчәү приборы) кулланылуы, җирле календарьлар төзелүе мәгълүм. Астрономия фәненең үсеше 1804 тә Казан университеты ачылу һәм 1810 да Россиядә беренчеләрдән булган астрономия кафедрасы оештырылу белән бәйле. 1811 дә «Казанские ведомости» газетасында студентлар И.М.Симонов белән Н.И. Лобачевскийның кометаларны күзәтүләре хәбәр ителә. Ул Казанда астрономик күзәтү нәтиҗәләре турындагы беренче язмалардан була. 1814 тә И.А. Литтров Казан университеты каршында Россиядә беренче университет обсерваториясен – Казан шәһәр астрономия обсерваториясен җиһазлый. 1833-37 дә И.М. Симонов һәм Н.И. Лобачевский тырышлыгы белән шәһәр обсерваториясенең яңа бинасы (архитектор М.П. Коринфский) төзелә. Обсерваториядә йолдыз, планета һәм кометаларның торышын үлчәү эшләре уздырыла. 1869-82 дә халыкара проект кысаларында Бонн күзәтмәләре өчен йолдызларның координатларын билгеләү эшләре башкарыла. Географик киңлекнең үзгәрүчәнлеген күзәтүне Россиядә беренче мәртәбә 1892 тә А.М. Ковальский башлап җибәрә. М.А. Грачёв бу күзәтүләрне дәвам итә һәм беренче мәртәбә Җир инерциясе күчәренең фәзадагы торышы үзгәрүен тикшерә. Айның әйләнүен күзәтү гелиометр ярдәмендә 1894 елда башлана һәм ул инде 100 елдан артык дәвам итә. Дөньяда Айны гелиометрик күзәтүләрнең иң күбесе - 1723 күзәтүнең 1176 сы Казанда уздырыла. М.А. Ковальскийның теоретик хезмәтләре дөньякүләм таныла: 1859 да ул Кояш системасының хәрәкәтен билгеләү ысулын эшли; күзәтелгән йолдызларның бердәм система хасил итүен исбатлый һәм аның әйләнүен фаразлый, йолдызларның күренмә хәрәкәтен анализлап, бу әйләнү үзәген табу мәсьәләсен чишә. Казан галименең йолдызлар системасын тәшкил итүче Галактиканың әйләнүе турындагы фаразы 1926 елгы күзәтү нәтиҗәләре белән раслана. Д.И. Дубяго безнең төбәктә генә түгел, Россиянең бүтән төбәкләрендә дә астрономия үсешенә өлеш керткән танылган астрономнар плеядасын тәрбияләве белән мәгълүм: А.В. Краснов - Варшава университеты обсерваториясенә нигез салучы; А.А. Михайловский - Белоруссия университеты, А.Н. Нефедьев - Пермь, А.А. Яковкин - Урал университетлары профессорлары. 1901 дә Казан төбәгендә астрономия обсерваториясе ачыла (карагыз Казан университетының астрономия обсерваториясе, В.П. Энгельгардт исемендә). Анда урнаштырылган җиһазлар (меридиан түгәрәге, рефрактор, гелиометр) тикшеренүләрнең сыйфатын билгели. Күп еллар күзәтүләр алып барган А.А. Яковкин 1934 тә Айның күренмә түгәрәге асимметриясен ача (Яковкин эффекты). 19 йөз ахырыннан Казанда астрофизика юнәлеше үсә башлый. Алмаш йолдызларны беренче күзәтүләр 1893 тә П. Богоявленский тарафыннан башкарыла, системалы күзәтүләр 1920 елларда башлана. 1937 дә Д.Я. Мартынов өч җисемнең чикләнгән мәсьәләсен чишүне куш системаларга карата куллану мөмкинлеген беренче мәртәбә күрсәтә. Тыгыз урнашкан куш системаларда компонентлар тигезләнеше сурәтләрен В.А. Крат тикшерә (1937). Совет заманында Казан астрономия фәнни мәктәбенең эшчәнлек юнәлешләре: периодик кометалар хәрәкәтен теоретик тикшерү һәм аларны күзәтү (А.Д. Дубяго, Ю.В. Евдокимов); Урал, Урта Идел һ.б. төбәкләрне гравиметрик тикшерү (В.А. Баранов, И.А. Дюков); Айны өйрәнү (И.В. Белькович, Ш.Т. Хәбибуллин, А.А. Нефедьев, Н.Г. Ризванов); Галактиканың структурасын өйрәнү (Ш.Т. Хәбибуллин); астрономик рефракцияне өйрәнү (А.И. Нефедьева). А.Д. Дубяго ике кометаны ача (1921, 1923), соңрак аларга аның исеме бирелә, аның тарафыннан нәгравитацион көчләрнең тәэсир итүен билгели торган яңа ысул тәкъдим ителә. Ш.Т. Хәбибуллин Айны күзәтү өчен 8 м лы горизонталь телескопны файдалануга кертә (1954), Айның физик либрациясе параметрын билгеләү ысулын эшли (1957). К.В. Костылев тәкъдиме белән метеорларны өйрәнүнең яңа юнәлеше - радиолокация барлыкка килә. 1957 дә СССРда Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелгәннән соң, Кояш системасындагы җисемнәр космик аппаратлар ярдәмендә өйрәнелә башлый. Иярченнәрдә телескоплар урнаштыру астрономик күзәтүләрдә җир атмосферасының тәэсирен бетерергә һәм барлык дулкыннарда да тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек бирә. Күк җисемнәренең нурланышы озын дулкыннарның киң диапазонында - радиодиапазоннан алып рентген һәм гамма-диапазонга кадәр - теркәп барыла. 1970 еллар башыннан йолдызларның физик параметрларын өйрәнү аларның спектрларын санча модельләштерү юлы белән башкарыла. Н.А. Сәхибуллин 1972 дә СССРда беренче мәртәбә җирле термодинамик тигезләнеш гипотезасын кулланмый гына йолдызлар спектрын анализлауның яңа алымын гамәлгә кертә. Казан университеты астрономия кафедрасы шул проблемаларны өйрәнүнең Бөтенсоюз үзәгенә әверелә. Йолдызлар атмосферасы физикасын фәнни өйрәнүнең Н.А. Сәхибуллин җитәкләгән юнәлеше Россиядә һәм чит илләрдә таныла. 1975 тән астрономик күзәтүләр Төньяк Кавказ астрономия станциясендә уздырыла. 1998 дә Төркиядә Казан университетының 1,5 м лы яңа телескобы Бакырлы Тепе тавында төзелеп бетә (карагыз Оптик телескоп). Телескоптан күзәтүләр Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты (Мәскәү) һәм Төркиянең милли обсерваториясе галимнәре белән берлектә алып барылачак. Казан астрономнары TD-1A, BUSS иярченнәрендә, Ла-Пальма (Канар утраулары) обсерваториясенең 2,5 м лы телескобында халыкара проектлар буенча күзәтү эшләрендә катнашалар. Фәнни тикшеренүләр Россия Фәннәр академиясенең Махсус астрофизик обсерваториясе (Түбән Архаз посёлогы, Карачай-Чиркәс Республикасы), Россия Фәннәр академиясенең Астрономия институты (Мәскәү), Кырым астрофизика обсерваториясе (Научный посёлогы, Кырым өлкәсе), Мюнхен университетының (ГФР) Астрономия һәм астрофизика институты, Макс Планк астрофизика институты (Гархинг шәһәре, ГФР) һ.б. астрономнар белән берлектә уздырыла. 1930 елларда Казан астрономия-геодезия җәмгыяте оеша. 1893-1996 да «Труды Казанской городской астрономической обсерватории» («Казан шәһәренең астрономик обсерваториясе хезмәтләре»), 1910-96 да - «Известия Астрономической обсерватории Энгельгардта» («Энгельгардт астрономия обсерваториясе хәбәрләре»), 1934-65 тә - «Бюллетень Астрономической обсерватории имени В.П. Энгельгардта» («В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе бюллетене»), 1943-54 тә «Астрономик циркуляр» («Астрономический циркуляр») исемендә Бөтенсоюз журналы (Казан) нәшер ителә. 4 кече планетага һәм 9 ай кратерына Казан астрономнарының исеме бирелә. | |||||||
II тур. Әлеге тур ике өлешкә бүленә. Беренчесе игътибарлылыкка багышланган. Экранда 6 рәсем күрсәтелә, соңыннан алып баручы рәсемнәрне карап бетергәч, сорау бирә? Мәсәлән, рәсемнәрдә ничә шар бар иде дип? Уенчылар шушы 6 рәсемдә күрсәтелгән шарларны санап истә калдырырга тиеш булалар. Бер рәсемгә карата гына сорау бирелмәячәк. Икенче өлеше - видеотабышмакта укучыларга рус рәссамы турында мәгълүмат бирелә, аның биографиясе сөйләнә. Шулай ук биредә аның бер рәсеме турында сөйләнелә, шуннан чыгып, укучыларга әлеге рәссамның кем икәнен танырга һәм экранда күрсәтелгән рәсемен белергә кирәк булачак. Икенче сорау шушы ук рәссамның тормыш юлы белән бәйле бер сорау биреләчәк. Өйрәнү өчен рәссамнар: И.Шишкин, А.Саврасов, К.Брюлов, И.Айвазовский, В.Васнецов. III тур. Катнашучыларга бирелгән бер озын сүздән мөмкин кадәр күбрәк уртаклык исемнәр төзергә кирәк була. Иң элек озын сүзне эзләп табарга кирәк. Мәсәлән, ҮТСМӘЗЕЗ – СҮЗТЕЗМӘ (сүз, тез, үт, һ.б.ш.) I IV тур. Бу – капитаннар ярышы. Капитаннарга “Тиз җавап” биреме тәкъдим ителә. Капитанга гыйбарәләр әйтелә, ул дөрес булса, раслап, әйе дияргә; дөрес булмаса, юк дияргә кирәк була. Мисал өчен,, май – елның 10нчы ае (юк), иң озын каникул – кышкы каникул (юк), сирень апрель аенда чәчәк ата (юк),паралеллограм – ул дүртпочмаклык (әйе), японнарның милли өс киеме – сари (юк) Үткәрелү көне: 1 март Казан, Шамил Усманов урамы, 9 йорт 8-9179078762, 570-50-33– Сәрия | |||||||
Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 268 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Тамчы –шоу» уенының положениесе | | | Программа мероприятий КОГРАФ-2013, олимпиады, конкурса, круглого стола |