Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тамчы –шоу» уенының положениесе

Әлеге уен 6, 7, 8 нче сыйныфларда белем алучы укучылардан торган ике команда арасында уйнала. Бер командада 3 кеше, катнашучыларның берсе капитан. Һәр команда сәламләү өлешендә үзе белән үзенчәлекле формада таныштырырга тиеш. Катнашучылар сәламләү өлешендә командаларының исеме, девизы һәм һәрберсе үз-үзе турында кыскача гына таныштырып үтә. Таныштыру шигъри формада гына булырга тиеш дигән сүз түгел, ул проза формасында да булса ярый, мөмкин кадәр оригиналь булса, бик яхшы. Сәламләү өлешендә туган төбәктән чыккан олуг кешеләр турында сөйләү кирәкми. Бары тик укучыларның үзләре турында гына кирәк, мәсәлән, исеме, яраткан фәне, кызыксыну-хоббие, киләчәктә кем булырга тели, ягъни кыскача характеристика. Таныштыру озын булмасын (күп дигәндә һәр укучыдан 2 куплетлы шигырь җитә). Сәламләү өлешенә бәя куелмый.

Студиягә килгәндә һәркемгә үзе белән алмаш аяк киеме алып килү мәҗбүри. Катнашучылар мәктәп формасыннан киенеп килсеннәр. Катнашучы укучыларда үз исемнәре язылган бейджиклар булса бик яхшы, аның зурлыгы гадәти визит карточкасыныкы кадәр булса җитә. Капитан итеп сайланган укучы курыкмыйча кычкырып сөйли торган булсын. Алайса кайвакыт укучы каушапмы, бик куркып сөйли, ә бу исә үз чиратында тапшыруны монтажлаганда авырлыклар китереп чыгара. Гомумән, укучылар үзләрен иркен тотсыннар.

I тур. “Батыр берне, белемле меңне егар”. Әлеге турда укучыларга алып баручы тарафыннан сораулар биреләчәк. Сораулар мәгълүм бер тема буенча.

 

Сезнең уен темасы: Кояш системасы, планеталар.

Командаларга алып баручы сорауны яңгырата, шуннан соң һәр ике команда катнашучылары әлеге сорауга җавапны кәгазьгә яза (язу өчен җайланмалар белән без аларны уен алдыннан үзебез тәэмин итәчәкбез). Сораулар саны 10 булачак. Сорауны алып баручы укый бара, укучылар кәгазьгә язган җавап вариантын экранга күрсәтеп, аларны әйтә бара, ике команданың да җавабы тыңланачак, әгәр җаваплар дөрес булса, аларның икесенә дә баллар куелачак. Нәтиҗәдә, һәр команда ничә сорауга дөрес җавап бирсә, шулкадәр очко җыя алачак.

 

Сораулар түбәндәге текст нигезендә төзеләчәк. 1 турда видеосораулар да булырга мөмкин, планета фотоларына игътибар итегез.

Кояш системасы — Кояш йолдызы һәм аның тирәсендә әйләнә торган табигый галәми объектлар белән планеталар системасыннан тора. Кояш — ул ялкынланып янып торучы газлардан гыйбарәт булган шар рәвешендәге йолдыз, аның тирәли планеталар әйләнә. Планеталар, Кояш, үзләренең иярченнәре, күп санлы вак планеталар (астероидлар), кометалар һәм метеор тузаннары белән бергә, Кояш системасын хасил итә. Кояш системасының Кояштан тыш объектларының төп массасы сигез аерым планетада була. Алар эклиптик яссылыкта түгәрәккә якын орбиталар буенча хәрәкәт итәләр. Дүрт кечерәк эчке планета: Меркурий, Венера, Җир һәм Марс (җирсыман планеталар) гомумән силикатлардан һәм металлардан гыйбарәт була. Дүрт зуррак тышкы планета: Юпитер, Сатурн, Уран һәм Нептун (зур газлы планеталар) төп өлешендә водородтан һәм гелийдан гыйбарәт була һәм җирсыман планеталардан күпкә авыррак.

Кояш системасында кече җисемнәр белән ике өлкә бар. Марс һәм Юпитер арасындагы астероидлар поясы составы буенча җирсыман планеталарга охшаш, чөнки силикатлардан һәм металлардан тора. Астероидлар поясы иң эре объектлары Церера, Паллада һәм Юнона була. Нептун арты объектлары каткан су, аммиак һәм метаннан гыйбарәт. Иң эреләре — Плутон, Седна, Хаумеа, Макемаке һәм Эрида. Меңнәрчә кече җисемнәр өстенә бу ике өлкәдә башка төрле кече җисемнәр төркемнәре (кометалар, метеороидлар һәм галәми тузан) Кояш системасында урын алмаштыралар.

Сигез планетаның алтысында һәм өч кәрлә планетада иярченнәр бар. Һәрбер тышкы планетада тузанлы һәм кисәкчәле боҗралар бар.

Кояш системасы Киек Каз Юлы галактикасы эченә керә.

Грек сүзе “планета” “гизүче йолдыз” дигәнне аңлата. Планеталар, йолдызлар кебек, күктә билгеле бер урын алып тормый, ә, урыннарын алмаштыра-алмаштыра, йолдызлар арасында гел гизеп йөриләр. Бу – аларның Кояш тирәсендә әйләнүләреннән килә.

Кояшка иң якын планета – Меркурий – орбита буенча бик зур тизлек белән хәрәкәт итә һәм 88 Җир тәүлеге эчендә Кояшны әйләнеп чыга. Меркурий исә үз күчәре тирәсендә әкрен хәрәкәт итә: 59 Җир тәүлеге эчендә бер әйләнеш ясый.

Йолдызлар арасында әкрен генә хәрәкәт иткән мәһабәт Юпитер күк йөзендә якты ак йолдыздай балкый. Юпитер – Кояш системасында иң зур планета. Аның диаметры 142 мең км чамасы. Юпитер Кояштан 5,2 астрономик берәмлек ераклыкта. Астрономик берәмлек исә Җирдән Кояшка кадәр булган арага – 150 млн. км. га тигез. Юпитер Кояштан яктылык һәм җылылыкны бик аз ала. Аның өслегендә һәрвакыт салкын – суыклар 150 градуска җитә. Юпитер елы якынча 12 Җир елына тигез. Аның тирәсендә 12 иярчен әйләнеп йөри. Дүртесенең зурлыгы Меркурий һәм Ай белән чагыштырырлык.

Юпитердан соң – Сатурн, ул Кояштан 9,5 астрономик берәмлек ераклыкта. Сатурн елы 30 Җир елына тигез диярлек, аның 10 иярчене бар. Кояш системасы планеталары арасында Сатурн гына, тоташ бер боҗра сыман булып, гаҗәеп яссы боҗралар белән әйләндереп алынган. Бу боҗра гаять ким. Аның эченә дүрт Җир шарын урнаштырып булыр иде. Боҗраның калынлыгы зур түгел – 3 км чамасы. Боҗра яны белән Җиргә әйләнгәндә, аны хәтта иң көчле телескоп аша да күреп булмый. Сатурн боҗрасы тоташ түгел, ул бер яссылык өстендә урнашкан кечкенә иярченнәрдән тора.

Юпитер белән Сатурн – гигант планеталар. Алар нигездә водород белән гелийдан тора. Юпитер күләме буенча Җирдән 1345 тапкыр, ә Сатурн 767 тапкыр зуррак.

Уранны исә галимнәр 1781 елда ачалар. Ул Кояштан 19 астрономик берәмлек ераклыкта ята, ә аның елы 84 Җир елына тигез. Уранның күләме Җирнекеннән 78 тапкыр зуррак, аның 5 иярчене бар.

Нептун планетасын телескоп аша күзәтеп түгел, бәлки математик исәпләүләр юлы белән ачканнар. Француз математигы Леверье Уранның, ачылганнан соң 60 ел эчендә, исәпләп чыгарылган орбитасыннан авышканын ачыклый. Ул, әле моңарчы астрономнарга билгеле булмаган ниндидер планета тартып торганга, Уран юлыннан авышкан дигән фикергә килә. Бик озак исәпләүләрдән соң галим билгесез планетаны кайдан эзләргә кирәклеген әйтә. Ул чыннан да шул урында булып чыга.

Нептун Җирдән 60 тапкыр зуррак, аның елы 165 Җир елына тигез. Нептун тирәли 2 иярчен әйләнеп йөри. Уран белән Нептун составлары һәм төзелешләре буенча Юпитер белән Сатурнга охшаган.

Плутон (2006 елга кадәр ул планета исемлегендә була, әмма 2006 елдан соң аны астероидлар төркеменә кертә башлыйлар)Кояштан иң ерак орбита буенча әйләнә. Галимнәр Плутон турында 1930 нчы елда гына белгәннәр. Планетаның Кояштан ераклыгы – 40 астрономик берәмлек. Плутонда ел 250 Җир елына тигез. Зурлыгы чама белән Җирнеке кадәр.

Бу планеталардан тыш, Кояш системасында Кояш тирәли Марс белән Юпитер орбиталары арасында күпләгән кечкенә планеталар әйләнеп йөри. Аларны астероидлар диләр. Кечкенә планеталарның диаметрлары берничә йөз метрдан йөзләрчә километрга кадәр җитә. Алар арасында иң зурысы – Церера. Аның диаметры – 770 км.

 


Дата добавления: 2015-08-13; просмотров: 151 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ЧАСТЬ ПЕРВАЯ 2 страница| Меркурий

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)