Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хәзерге курчак уеннары

Читайте также:
  1. Балалар уеннары.
  2. Уенлыклар. Курчак уены.

- Илүзә, менә сиңа хәзер унике яшь бит инде, әйеме?

- Әйе.

- Менә син хәзерге вакытта курчак уеннары уйныйсыңмы курчаклар белән?

-...

- Хәзер юкмы?

- Юк.

- Ә бәләкәй чагыңда уйный идеңме?

- Бәләкәй чакта бик яратып уйный идем.

- Курчакларны... Сатып алган курчаклар белән уйный идеңме син?

- Кемдер сат... Менә кемдер сатып ала иде, үзем алганым бар, кешеләр бирә иде миңа, кемнәндер калганы... Алисә апа бирә иде.

- Айгөлдән дә кала иде инде, әйеме?

- Әйе.

- Ә курчакларны менә... Курчаклар белән ниндирәк уеннар уйный иден син? Бәби итеп уйныйсыңмы син аны? Әллә бәбиең белән врачка барып уйныйсызмы? Или син аларны утыртып укыта идеңме? Менә шулай ничек уйный идең?

- Мин алар белән өйдә... Ну, көндәлек эш эшлиләр иде алар: өй җыештыралармы анда, идән юалармы, ашарга пешерәме, кер юамы...

- Синең балаларың уңган булган икән! Ә курчакларыңны үзең киендерә идеңме, әллә теге әзер киемнәрен генә алыштырып-алыштырып кидерә идеңме?

- Әзер киемнәре аның бер-икесе генә саклана иде, мин аларны югалта идем. Мин чүпрәк тапарга ярата идем, шуңа күрә мин аларга кием ясый идем, сарафан... Ну тегәргә яратмый идем.

- Кисеп кенә ясый идең, әйе бит?

- Әйе.

- Мин тоже шулай гына: носкиның башын кисәм – юбка була, икенче башына тишек ясыйм, анысы юбканың кофтасы була иде инде. Аннары соң... Үзең генә уйный идеңме син, әллә иптәш кызларың белән бергә уйный идегезме?

- Ну кайчакта, дәртем булганда, үзем дә уйный идем. Иптәш кызларым да бар иде минем: Лиана, Назлыгөл. Алар белән уйный идек, аларның да курчаклары бар иде. Бик кунакка йөрешә идек аларның курчаклары белән инде.

- И, гадәттә, кайда уйный идегез, өйдәме, урамдамы?

- Ну күбесенчә без чоланда уйный идек. Мунчада да уйнаган чаклар була иде.

- Урамда, җәй көне урамда инде, әйеме?

- Әйе, җәй көне урамда.

- Ә менә курчак уеныннан тыш, тагын нинди уеннар уйный идең, уйный идегез?

- “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума каз”... Аларның уеннары санап бетерерлек түгел иде инде. Аннары скакалкада сикерешле уйный идек, туп белән уйный идек.

- Туп белән нинди уеннар уйный идегез?

- “Әбәк”ле уйный идек без, аннары “Джо” уйный идек, волейбол, футбол...

- Ыһым. Ә менә волейбол, футболларны мәктәптә физкультурада гына уйный идегезме, әллә болай кич белән үзегез дә чыгып уйный идегезме?

- Кич белән футболга малайлар да чыга иде, без дә алар артыннан ияреп чыга идек. Туп күтәреп йөри идек инде.

- Нәкъ безнең кебек, без тоже, теге Рузиләләр янында бар бит анда... Рузиләләрнең мунчасының бер кырые бер ворота була иде, каршы якта бер, анда ничә, берничә метр гына булгандыр инде, икенче ворота була иде. Без берничә кыз янәшә туры килсәк инде, какой футбол анда?! Сөйләшеп торабыз, туп яннан үтеп китә, без карап, басып торабыз инде. Малайлар уйный иде: шул Фидаилләр, Расил, Ранис, Рөстәм, Данир, Рузилә, мин обычно. Илнура белән Резидә сирәк чыга иде. Шул көтү кайткач, шулай футбол уйный идек инде. Аннары без уйный идек “Двенадцать палочек”. Качышлы инде ул. Чик-чирик, чик-чирик дип, уйнамадыгызмы?

- Без аны кайчакта уйный идек, ну мин аны аңламый идем мәгънәсен.

- Әәә. Ул әзрәк ниерәк шул, катлаулырак. Менә без шуны бик яратып уйный идек. Аннары соң шунда урам, уйнарга... Качасың бит инде, качышлы уены бит инде ул гадәти.

- Әйе.

- Качканда кайберәүләр кайтып китә иде. Тик эзлисең син шуны, кайтып киткән кешене! Аннары соң менә “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума казлар” дидең бит? Сез аларны урамда да уйныйсызмы әллә? Без аны мәктәптә озын тәнәфестә генә уйный идек болай.

- Ну кеше күп булса, уйный идек без аны, аларга кеше күп кирәк бит. Аннары шуларга өстәп, без “Унбер”ле уйный идек туп белән, “Сәгать ничә?” уйный идек.

- “Сәгать ничә?” ничек?

- Ну, башта без уникегә хәтле генә сәгатьне генә, кешеләрдән... Башта ике кеше үзара уйлаша, нинди сәгать алып була. Мәсәлән, биш.

- Ыһым.

- Аннары теге кешеләрдән сорап чыга рәттән: “Сәгать ничә?” дип. Шул биш дигән кеше, дөрес әйтсә инде, аннары теге ике кеше сорый: “Сиңа нәрсә кирәк?” ди. Мәсәлән, бу машина ди.

- Ыһым.

- Теге ике кеше уйлый машина “Алмы, әй, яңамы, или искеме?”

- Әәә.

- Аннары теге берсе яңа була, берсе иске була. Ну безнең шаяралар иде инде. Кешеләр бүлешә иде “Мин яңа!”, “Мин яңа!”, “Мин яңа!” чөнки кешеләр яңаны ала да, ни, нинди кеше була икәнен беләләр бит инде.

- Ы-ы.

- Аннары шуңа күрә обычно кешеләр шундый әйбер ала иде. Или акча: доллармы, миллионмы? Ну доллар күбрәк булгач бит инде шуны алалар. Һәм шул машинаның яңа дигәнен сайласа, или акчаның доллар дигәнен сайласа, шул кеше белән икәү китә ул. Аннары без тора-бара ул “Сәгать”не катлауландырдык, егерме дүрт сәгатькә хәтле нитә идек. Анда авыр иде уже, сәгать күп анда.

- Анда озак уйналадыр инде, әйеме?

- Әйе.

- Ә менә “Йөзек салыш” уйнамый идегезме?

- “Йөзек салыш” уйный идек. Арысак менә. Ул бит...

- ...утырып...

- Тыныч уен.

- Әйе.

- Арысак, без шуны уйный идек.

- Аннары тагын хәрәкәтле уеннардан шул футбол, пионербол уйнагансыз инде, әйе бит?

- Әйе.

- “Әбәк”ле, “Качыш”лы тоже шунда керә.

- Әйе.

- “Ал кирәк, гөл кирәк”ләр анысы...

- “Унлы” уены!

- Анысы җырлы-биюле уенга керә, әйе, “Унлы”, әйе. Сез уйныйсызмы аны?

- Әйе, озын тәнәфестә без аны мәктәптә уйныйбыз. Но урамда уйнап булмый, анда музыка кирәк.

- Әйе, музыка кирәк. Безнең мәктәптә шунысы яхшы инде: анда озын тәнәфестә уеннар оештыралар, әйеме?

- Әйе.

- Миңа менә шунысы ошый.

- Но кайбер кешеләр уйнамый, уйныйсылары килми хәзер, андый вакыт бетте бит инде.

- Телефоннарына текәлеп утыралар. Әәә, без аннары “Мәчеле-тычканлы” уйный идек мәктәптә. Уйныйсызмы сез аны?

- Әйе. Һәм “Яулык салыш”.

- Әйе, “Яулык салыш” та. Хәрәкәтле уен, әйе бит, болар?

- Әйе.

- И ни, “Песи, песи, сиңа нинди төс кирәк?”. Иң яраткан уен иде!

- Әә. Анда мәктәптә мозаикалар бар, шунда төрле төсләр бар.

- Әйе!

- Хәзер без дә аны ни, кызлар белән... Без өч кыз гына инде.

- Әйе, класста.

- Класста. Шул эш булмагач, гел шуны уйныйбыз. Класс, просто менә Рушания апаның классы якын, русский язык классы.

- Әйе.

- Рус теле кабинеты анарга якын булгач, без шул ни, дәрес кергәндә уйныйбыз инде. Ну обычно без мозаикада нинди төс юк, шундый төсне, мәсәлән, шәмәхәме, бежевыймы, бирюзовыймы...

- Бездә ещё әйтәләр иде алтын или көмеш. Ул төс түгел бит инде. Без инде, чын күңелдән ышанып, колактагы алкаларны, ниләрне тота идек! Алтын – төс түгел бит инде ул!

- Без алтын төскә ишеккә бара идек, ишек шул алтын төсле бит.

- Әйе. Ә менә, мәсәлән, шул “Песи, песи, сиңа нинди төс кирәк?” уенын уйнарга җыендыгыз, ди, әйеме?

- Әйе.

- Кемнең тегеннән төс әйтеп торачагын сез ничек билгели идегез? Ничек? Саный идегезме берәрсен? Теге саныйсың, саныйсың да, син калып тор, бу чык, дия дә, шул чыккан кеше тегендә барып баса идеме, или үзе теләгән кешене бастыра идегезме?

- Юк, без үзе, ни... “Мин басмыйм”, “Мин басмыйм”, “Чур, не я” диеп әйтә идек тә, кайсы иң соңыннан кала, шул баса иде. Безнең обычно класста бер малай бар, шул “Ярар, мин булыйм” дип, үзе баса иде.

- Ммм.

- Аннары ничектер хитрить итеп инде, ул сүзнең татарчасын белмим...

- Ну, әйе...

-... безне тота иде ул.

- Илфатмы?

-...

- Кем?

-...

- Мостафин Илназ?

- Әйе.

- Әә.

- Ну аннары без ни, үзебезнең басасы килми иде инде.

- Ә менә шундый уеннар булса, сез саныйсызмы? Санамышлар бармы сездә?

Әке-бәке,

Кыек сәке,

Карга, чыпчык,

Син кал, бу чык! Шундыйларны әйтәсезме, юкмы?

- Ну качышлы уйнаганда, без саный идек.

- Әйе. Ниндине саныйсыз инде?

- Без кыскаларын да саный идек, озыны да бар иде аның. Озыны русча иде инде.

- Әйтеп күрсәт әле, шуларны, үзеңнең истә калганнарын?

- Катилсяапельсин по городу Берлин,
Уроки не учил,а двойку получил.
А двойка не моя, чужого короля,
Король сидел на лавочке,

Считал свои козявочки!
Раз,два,три козявкой будешь ты!
Козявка убежала, начальнику сказала,
Начальник удивился и в бочку провалился!
А в бочке тараканы,играют в барабаны,
Один доигрался, в трусики свои сорвался!
Раз,два,три козявкой будешь ты!

- Ыһым.

- Ты дигән кеше аннары ни... Аннары бармак белән уйный идек:

Чикин пикин,

Пальчик выкинь!

- Менә күрсәт әле, аны ничек итә идегез?

- Ә...

- Икешәр бармак куялармыни?

- Әйе, менә бу икешәр бармакны...

- Минеке менә ике бармак булса, әйе бит?

- Әйе.

Чикин пикин,

Пальчик выкинь! Аннары бу кеше бармагын ала.

- Ыһы.

- Чикин пикин,

Пальчик выкинь!

Чикин пикин,

Пальчик выкинь!

- Ыһы.

- Аннары кемнең бармагы кала, шул нитергә тиеш, эзләргәме анда...

- Или “Әбәк”ле уйнаганда инде, әйе бит?

- Әйе. Тагын безнең уйный торганы бар иде. Күз бәйләп, “Сукыр тәкә”.

- Әйеее!

- Анысын безнең абый ярата инде. Әйдә “Сукыр тәкә” уйныйбыз, “Сукыр тәкә”! Гел шуны уйната иде ул миңа. Хәзер дә без аны менә минем туганым кайтканда уйнадык. Аннары, әгәр дә минем уйныйсым килмәсә, “Светофор” уйната ул безгә.

- Анысы нинди уен?

- Ни, бер кеше... Тоже саныйлар да инде, аннары кем кала, шул ни була, шуның күзен бәйлиләр дә, теге эчтән саный: кызыл, сары, яшел, кызыл, сары, яшел, кызыл, сары, яшел. Тегеләрнең берсе стоп дия дә, нинди төстә кала, мәсәлән, кызылда кала, теге кешеләр урында торырга тиеш, ә теге эзләргә тиеш кешеләрне. Сары, дисә, бер адым атларга тиеш үз урынында торган җирдән. Яшел, дисә, йөрергә ярый.

- Ыһым, кызык. Аннары менә искә төште. Без садикта уйный идек, аннары мәктәптә дә уйнадык әле без аны, башлангыч класста.

Утыр, утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә... Уйнамадыгызмы?

- Без аны садик вакытында уйнаганбыздыр инде, безне садикта уйнаталар иде. Без мәктәптә уйнамадык. Мин аны хәтерлим, шигырен, ничек уйнаганын белмим.

- Ыым. Ә менә... Аннары соң бик катлаулы түгел инде:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек...

- Ә аның шигырьләре күп инде. Әйе, аның шигырьләре дә күп иде.

- Шигырьләрен хәтерләмисеңме алай?

- Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, май каптык,

Келәткә кердек...

- Бал каптык...

- Әй...

- Базда – май.

- Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, май каптык,

Келәткә кердек, бал каптык.

Хап та хоп...

- Авызыңны йом!

- Авызыңны йом. Аннары кем көләме анда, теше ниткәнме – шуны нитәләр.

- Аннары соң ни... Без менә уйный идек, садикта точно уйный идек, хәтерлим.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк икән!, дия дә, тегеннән аю, бүре йөгереп чыгалар да, тоттырмаска тиеш була инде. Уйнамый идегезме?

- Юк, без анарга охшаганны уйный идек. “Аучы белән казлар”!

- Әйее. Анысын да уйный идек, әйе.

- Әйе. Аның шигырен русча әйтәләр инде:

Гуси, гуси!

Га-га- га!

Есть хотите?

Да, да, да!

Но летите?

Нет, нет, нет.

Серый волк

Съест вас всех!

Аннары теге тотарга тиеш инде.

- Ыһым. Аннары соң менә син хәтерләмисеңме, кояш болыт артында торса, кояшны чакырып чыгару шигыре бар. Беләсеңме?

- Берсен хәтерлим мин аның, гел-гел истә ул минем. Мин бәләкәй чакта көн болытлы булсамы, или яңгыр яварга торсамы, гел шуны җырлап йөри идем урамда.

Кояш, чык, чык, чык,

Тәмле ботка казанда...

- Тәмле ботка бирермен башта.

- Тәмле ботка бирермен,

Тәмле ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга.

Тәти кашык – сары алтын,

Безгә кирәкми салкын!

Аннары минем мәкальләр, шигырьләр, әйтемнәр, санамышлар дигән китап бар иде, шундый китап. Шул китапта андый шигырьләр күп иде инде. “Болыт, кач, кач, кач” бар иде. “Безгә җылы кирәк”, шундый шигырьләр бар иде.

- Ыһы.

- “Яңгыр, кил, кил, кил” бар иде.

- Аннары соң... Яңгырныкын менә без, мин төгәл генә хәтерләмим, ничегрәк итеп... Яңгырныкы тоже бар иде инде.

Яңгыр, яу, яу,яу...

- Чиләкләре... Ничектер, аны мин дә хәтерләмим.

- Ыым. “Битләребезне ю”мы анда...менә ничектер шулай... Аннары соң үртәвечләр бар бит... Сез дә бер-берегезне үрти идегезме, вообще, ниләр, балалар белән, иптәшләрең белән?

- Үрти идем. Без үрти идек, үртәшә идек. Кайберсенең маңкасы аксамы анда, берәр нәрсә җитешеп бетмәсәме, кемнеңдер нәрсәсе булса инде, шуны ничектер үрти идек илештереп.

- Ничек? Хәтерләмисеңме аларын?

- Минем истә түгел.

- Мин берсен әйтә алам, башын гына.

- Әйт.

- Саран бака,

Күлдә ята...

- Ааа, анысын мин дә әйтә идем.

- Шуны, мин шуны гына хәтерлим.

- Аннары мин берәр кешегә берәр әйбер бирмәсәм инде, миңа әни гел шулай әйтә иде:

Саран бака,

Күлдә ята.

Тычкан саен

Бук сата, дип.

- Аннары соң... Үртәвечләрне бик күп хәтерләмим инде мин...

- Аннары

Елак-пылак,

Озын колак!

- Әйе.

- Кәкре каен,

Карт әтәч! Елак балага әйтәләр иде.

- Менә бу санамышлар турында сөйләштек бит әле? Санамышлар әйтү дип, әйеме?

- Әйе.

- Санамышны теләсә кем әйтә идеме уеннар вакытында, или определённый бер кеше генә әйтә идеме?

- Аны теләсә кем әйтә иде инде. “Мин, мин”, дип, кешеләр әйтә иде. Кешеләрнең бит үзләренең санамышлары.

- Әйе.

- Кайберсенеке озын була, кайберсенеке кыска була. Әгәр дә тиз-тиз генә уйныйсылары килсә, кысканыкын алалар инде. Бик алай ашыкмасалар, озынны алсалар да була. Алай бутала, бутала инде. Кем икәнен белмиләр.

- Менә тагын бер уен искә төште. Асфальтка сызып, сикереп уйнамый идегезме? Унга хәтле саннар язасың...

- Ой, җәй буе без аны уйный идек, җәй буе! Менә аның скакалкасы булса, “Десятка” уйный идек.

- Әйе.

- Ни, гел шуны уйный идек. Безнең класстагы классташ бер кыз, мин аны гел, илештереп инде Кузя дия идем. Чөнки “Лунтик”тагы Кузя дигән ни, чикерткә гел сикерергә ярата бит инде.

- Гүзәлме ул?

- Ә?

- Гүзәлме?

- Әйе. Менә шул гел безнең сикерергә ярата. Ул гел җиңә иде, беренче булып сикерә иде ул. Ни, мин скакалкада сикергәндә, шул бер аякта сикерергә авыр иде һәм крестиклап.

- Әйее.

- Ни, сызып уйнаганда, уйный идек без сызып. И ни, безнең урамда менә сызып булмый, чөнки таш анда безнең. Менә мин Яңа урамга барып уйный идем, дус кызларым да анда. Аннары ни, иптәш кызларым белән уйнап... Без әле ни дә уйный идек, ял итү урыны да була иде анда. Ял итү урынына без, шаярып, нитә идек... Аны башыннан ыргытырга кирәк ташны, шул ял итү урынына, ә без озайта идек: “Акча җитми, акча җитми, акчасы җитеп бетмәде...” Аннары шул эләккәч кенә, “О, китте наканис бу я Турциягәме анда...”

- Әә...

- Шул Башкортстангамы ял итәргә китте инде.

- Ыым.

- Аннары ни, турлар бар. Бу беренче класста, икенче класста – шулай уйный идек. Теге санда булса, беренче, икенче класска, өченче класска күчте, дип.

- “Класс”... Ничек?..

- “Классики”.

- “Классики” дип аталамы ул уен?

- Әйе.

- “Классики”, әйе, менә исеме искә төште хәзер. Без дә уйный идек. Башына без “Солнышко” дип яза идек әле.

- Әйе, без дә “Солнышко” дия идек әле, ял итү урыны.

- Аннары соң бит анда таш тәгәрәп китәргә тиеш түгел, әйеме, санга ыргыткачтын.

- Әйе.

- Без, таш тәгәрәп китә дип, лай ыргыта идек. Ул чәп итеп барып төшә, тәгәрәп китми конечно, но алырга кыен була иде аны.

- Без ни, түгәрәк ташлар обычно алмый идек, җәенке ташлар ала идек.

- Ыһым, әйе.

- Алар ни, килеп төшәләр дә... Һәм ни, әгәр дә кирпеч ватыгы алсаң, ул, аны нык ыргытсаң, ул бит чәчелә.

- Әйе.

- Калган шул ватыкларын җыеп, без аны, шанс була ала иде. Әгәр дә ни, кырыйга китсәме, барып чыкмасамы, миндә шанс бар дип, шуны ала идек, икенчегә тагын ыргытасың. Ни, шул шансларны ыргытасың.

- Сез безнең уенны яңарткансыз әле! Прогресс ясагансыз уенда! Без шул лай ыргытып ята идек инде бер нидән, бер саннан бер санга.

- Мин алай лай ыргытканнарын белмим.

- Ул теге нык юеш лай түгел инде, яңгырдан соң әзрәк теге юешрәкне аласың...

- Каты.

- Нык, әйе, нык каты да түгел. Чын таш түгел инде.

- Әйе.

- Дымлы туфрак, әвәләнгән. Менә ул яхшы, ул чыдамлырак. Безнең баш җитмәгән инде, әйеме? Ә сез болай атынгычларда уйный идегезме?Или уен уйнарга яраклы булмаган җирдә уйнап йөрми идегезме?

- Без комда уйный идек күбесенчә.

- Комда?

- Комда, әйе.

- Ә без бәләкәй чакта менә Рузиләләр янында иске комбайн тора иде, әйеме. Скелеты гына инде аның, бернәрсәсе дә юк иде. Ишелергә торгандыр инде ул?! Без шул эченнән кереп, өсләрендә йөреп, чистый майга батып керә идек өйгә. Көн саен яңа күлмәк кия идек, чистаны. Шул комбайнда уйный идек. Әйтерсең бүтән уйнар җир булмаган!

- Ну бер җиргә өйрәнгәч, ул кайчак бүтән җиргә барасы да килми бит инде. Ни, комда без нитеп уйный идек. Теге өйдәге ниләрне апкерә идек тә, әй, машиналарны апчыга идек тә юл ясый идек, гараж ясый идек, крепость ясый идек.

- Сез малайларныкын да уйнагансыз әле! Ә пирожкилар пешерә идегезме соң?

- Әйе, ни, су белән, без су белән итми идек. Түбәндә бит инде дымлы туфрак була?

- Әйе.

- Әй, дымлы ком. Шуны әвәләп ясый идек. Ну алар бик прчный тормый да инде, ишелеп төшә иде. Аларын без ашаган дип әйтә идек инде.

- Юешрәк, юешне ясыйсың и әзрәк киптерәсең. Нык киптереп бетерсәң, тоже уала бит инде.

- Әйе.

- Әз генә кибеп бетәр-бетмәс кенә. Без тортлар да ясый идек. И аш ясый идек без. Әрекмән яфрагы токмач була иде.

- Ааны мин дә.

- Сулар белән.

- Груша төбендә безнең ял итү урыны бар, өстәл бар һәм урындыгы инде. Шунда мин савытлар апчыга идем. Ни, гөл савытын мин казан дип әйтә идем инде.

- Ыһым.

- Ни, тукмачны мин нидән ясый идем, безнең чөгендер яфрагы бар иде, кызыл чөгендер яфрагын озынчага гына кисәсең дә. Бәрәңгене мин үзебезнекен ала идем, теге пәҗегәнен.

- Ыһы.

- Бәләкәйләрен инде. Ни, аннары чоланда уйный идек. Чоланны җыештырып, җыештырып чыгаргач та без шунда керә идек. Анда безнең карават та бар инде, өстәл дә бар, иске шкафлар бар инде безнең анда. Шул шкафлар безнең шкаф була инде, анда на, савытларны апкерә идек. Ясый идек инде.

- Ә син бәләкәй чагыңда берәр нәрсәдән курка идеңме? Шүрәлеме, Җенме?..

- Юк, мин Шүрәле белән Җеннән... Мин анда белми идем әле Җеннәр, Шүрәлеләр бар икәнен.

- Берәр нәрсәдән курка идеңме соң? Этме, шундыйлардан тагын?

- Ну эттән курыкмый идем, чөнки мин бала чактан ук этләр ярата идем. Мин... Бөтен кеше дә менә курка, тешли торган эт, диләр шул этне, ну мин янына барам, мине нигәдер тешләмиләр. Или минем үземнең энергия шундыймы... Аннары мин хайваннарга бик бирелгән кеше.

- Ыһым. Шуңа күрәдер инде...

- Менә мин чыксам да тышка, сарайгамы анда, тавыклар артымнан йөгерә башлый, бозау кырыема килеп баса. Сыерга чыксаң анда чиләк белән, яныма ук килеп баса. Аннары... нәрсә әйтергә идем әле... Ә, курку... Мин нидән курка идем, караңгылыктан. Кешеләр бит обычно биеклектән курка, биеклектән үзем дә курка идем, аска карасаң, куркыта инде. Но аска карамасаң, куркытмый инде. Но мин бәләкәй чакта караңгылыктан курка идем. И безнең, без урманга якын булгач, мин курка идем бүре килер дип.

- Ыһым.

- Ә куркыта, бүреме, төлкеме... Менә минем арттан кемдер күзәтә шикелле, миңа шулай шомлы тоела иде.

- Хәзер алай түгелме?

- Юк.

- Һә курыкмыйсыңмы алай?

- Юк, бик нык курыкмыйм. Чөнки безнең элек ни юк иде, ялды уты. Күрше әбинең нидән безгә урам уты яна иде.

- Ыымм. Ут, яктылык булгач, куркытмый инде, әйеме?

- Әйе.

- Димәк, син караңгылыктан куркасың, беренче чиратта караңгылыктан. Менә мин дә караңгылыктан куркам әзрәк. Йокларга ятканда, телефон утын яктыртып ятам. Йоклап киткәндә, сүнә инде ул аннары. Болай йоклап киткәнче, телефонның кнопкаларына баскалап, утын яктыртып ятам.

- Аннары менә әби сөйләгәчтен, йорт анасын күрдем, дип, мин һә йоклаганда ул килер дип куркам.

- Мин дә шулай. Күзне йомып ятам инде. Телефонның утын кабызам, но үзем күзне йомып ятам. Нәрсәгә алайдыр – белмим. Нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була, мин дә бик кызыклы уеннар уйнаган булганмын икән бәләкәй чакта кызлар белән. Ә сез, без уйнаган уеннарны тагын да прогресслаштырып...

- Яңартып.

- Яңартып, үзгәртеп, кызыклырак уйнагансыз икән! Менә хәзер яңадан шул уеннарны уйныйсы килеп китте, бөтенесен искә төшергәч. Кызларны җыеп, кире уйнар идем мин хәзе р.

- Бала әз, бала әз. Ул бит бала әз булгач... Элек бит балалар күп булгач, төрле уен уйнаганнар. Күп кешелелек, әз кешелелек. Ну ни, хәзер бала әз булгач, алай бик ни уйнап булмый.

- Безнең очта менә ике бала уйнарлык, сезнең очта шул бәләкәйләрдән ни генә инде анда, Данил гына. Бездә бит менә урам белән, без чыга идек. Безне әниләр төнлә генә, шул аптыраганнан чыгып ала торган булганнардырмы?! Без көчкә генә, шулай теләр-теләмәс кенә өйгә кереп китә идек. Менә без Фидаил белән, Расил белән Ранис, Данир, Рөстәм, Рузилә. Без иң соңга хәтле уйный идек. Резидә беләнИлнураны әниләре чакырып кертә иде, без менә, дүрт өй балалары, иң соңга хәтле уйный идек.

- Сез күршеләр бит инде, анда якын.

- Әйе.

- Анда урын да иркен анда.

- Әйе Рөстәмнәр янында шул, Рузиләләр янында...

- Безнең кырыйда анда юл.

- Шулай шул. Ярар, Илүзә, бик күп кызыклы уеннар турында сөйләдең. Рәхмәт яусын үзеңә!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

23 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Илүзә

Илгизәр кызы, 1999, Урмышлы.

 

Хисап

Мин практиканы үземнең туган авылымда – Татарстан Республикасы Лениногорск районы Урмышлы авылында уздым. Фольклор практикасы материалларын 4нче августтан алып 23 нче августка кадәр җыйдым, эшкәрттем.

Информантларны игътибар белән сайладым. Авылда күп кешеләргә мөрәҗәгать иттем. Авылдашларым эшемне дә, эшнең максатын-тәртибен дә бик тиз аңлап алдылар. Минем әлеге эшемә бик җаваплы карап, булдыра алганча төгәл мәгълүмат бирергә тырыштылар. Үтенечемне кире кагучылар булмады, барысы да ачык чырай белән каршы алып, изге теләкләр, уңышлар теләп озатып калдылар. Барлык җыелган мәгълүматларны җентекләп тыңлап чыккач кына, сайлап-сайлап кына язып алдым. Беренче булып авылыбызның остабикәсе Гыйльменур апага бардым. Гыйльменур апа безнең авыл килене, ярты гасырдан артык инде Урмышлыда яши. Аны авылда хөрмәт итәләр, абруе зур. Ул йолалар турында бик күп мәгълүмат бирде, барысын да тезеп, тәртипләп сөйләде.Күмү йолаларын үз әбиемнән дә яхшырак белүче юктыр. Чөнки ул авылда мәетләрне юып-җыештырып йөрүче кеше. Башка информантларны да миңа әбием тәкъдим итте. Суфиян абый бик күп туйлар төшереп йөргәнлектән, туй йоласын аннан да яхшы белүче булмас дип уйладым, ялгышмаганмын да. Туй йоласының барлык нечкәлекләренә кадәр, үзе белән булган кызыклы хәлләрне дә кушып, бик җиңел сөйләп бирде. Ә тормыш иптәше Мөсалия апа аңа ярдәмгә килеп, сүзләрен җөпләп барды.

Информантларның иң олысына 87 яшь, ул – Гөлҗиһан апа. Үзенең олы яшьтә булуына карамастан, Гөлҗиһан апа әле дә кызлар кебек; бик шук-шаян кеше.

Информантларның иң яше – туганнан туган сеңелем 12 яшьлек Илүзә. Ул хәзерге курчак уеннары, башка уеннар турында да бик күп һәм кызыклы мәгълүматлар бирде.

Фольклор практикасында мин бик күп жанрларга караган материаллар җыйдым: төрле йолалар, җырлар, легенда һәм риваятьләр, бәетләр һ.б.

Балалар фольклорын әбиемнән, Мөзәянә ападан һәм Илүзәдән сораштым. Әбиемнән бәләкәй чакларындагы курчак уенын уйнап күрсәтүен сорадым. Ул бер дә тартынмыйча, уйнап та күрсәтте. Мин аны видеокамерага төшердем. Видеоматериалларны дискка яздырып тапшырам. Ә менә Мөкәрәмә апа, сорамасам да, үзе инициатива күрсәтеп, бәләкәй чакларындагы уеннар турында сөйли башлады. Мин аны шыпырт кына яздырып утырдым, аудиоязманы шулай ук дискка яздырып тапшырам.

Афористик иҗат төрләрен үзем туплап яздым.

Гаилә йолалары хәзер дә популяр, күпчелеге сакланып калган һәм үтәлә. Туй йоласы башка йолалардан күбрәк үзгәргән дип әйтергә мөмкин. Хәрби хезмәткә озату йоласы шулай ук берникадәр үзгәреш кичергән. Безнең авылда бәет-мөнәҗәтләр иҗат итү, риваятьләр һәм легендаларны саклау һәм шулай ук иҗат итү хәзер дә бик популяр дигән фикергә килдем. Бик күп бәетләр һәм мөнәҗәтләр таптым, аларны аерым кушымта итеп тәкъдим итәм. Яшьләр халык җырларын беләләр. “Күбәләгем”, “Тала, тала”, “Алмагачлары”, “Бөрлегәнем бер генә”, “Герман көе” һ.б. җырларны яшьләр дә, өлкәннәр дә җырлый. Безнең төбәктә фольклор әсәрләре аерым җыентык булып басылмаганнар.

Лениногорск районында төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар, руслар, чувашлар, марилар, мордвалар, керәшен татарлары үзара аралашып, тату гомер кичерәләр. Районда төрле милли фестивальләр, бәйрәмнәр үткәрелә. Лениногорск шәһәрендә “Сөембикә”, “Барби”, “Баллада” вокал ансамбльләре, И.Алишев җитәкчелегендә татар драма театры, “Сандугач” татар фольклор ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Моннан тыш мордваларның “Эрзянка” халык фольклор ансамбле, чувашларның “Шура хуран” фольклор ансамбле, рус вокал ансамбле дә үз халкына хезмәт итә.

Район үзәгендә татар телендә чыга торган “Заман сулышы” газетасы уңышлы гына эшләп килә. Ул бу исеме белән 1990 нчы елның 1 нче июленнән чыга. Аңа кадәр “Ильич васыятьләре” буларак басылган. Анда республикадагы, илдәге яңалыклар басыла, барлык теләгән кешеләр дә үз иҗатларын “Заман сулышы” газетасы битләрендә күрә алалар.

Хәзерге көндә безнең авыл Лениногорск районының иң матур татар авылы булып санала. Урмышлы авыл җирлегендә318 хуҗалык бар һәм 610 кеше яши. 1998 нче елда ачылган мәчет тә эшләп тора. Авылымдагы урта мәктәп быелдан тугызъеллык булып калды, анда 58 бала белем ала. Татар халкының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауда мәктәбемнең өлеше аеруча зур. 1967 нче елдан бирле традицион рәвештә “Туган якка солдат сәламе” кичәсе үткәрелеп килә. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларының хәрби хезмәттә булган авылдаш солдат егетләргә хат язуларыннан башланып китә. Ватанны саклаучылар көне тирәләренә армиядәге авылдашлардан җавап хатлары килә. Әлеге хатлар мәдәният йортында укыла һәм һәр солдатның үтенече буенча, урмышлылар берәр җыр яки бию башкара. Шулай итеп бер генә хат та җавапсыз калмый. Аннан соң 1998 нче елдан бирле мәктәптә “Ак калфак” кызлар оешмасы эшләп килә. Әлеге оешма чын татар кызлары өчен оештырылган һәм елдан-ел кызлар моны раслап кына тора. Аларның кул эшләреннән ясалган күргәзмәләрнең фотосурәтләре дискка язылган. 1986 нчы елда Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңае белән мәктәптә “Туган якны өйрәнү музее” эшли башлый. 1990 нчы елда исә Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан “Хәтер бүлмәсе” ачыла. Ә инде 2005 нче елда, Бөек Җиңүгә 60 ел тулу хөрмәте белән, зур бүлмәгә әлеге ике музейны берләштереп, яңартып ике бүлекле яңа бай музей ачтылар. Бер бүлеге Бөек Ватан сугышына багышланса, икенчесе туган якны өйрәнә. Ел саен мәктәптә 18 нче май – Музейлар көне үткәрелә. Бу бәйрәмдә һәр укучы музейга нинди дә булса экспонат тапшыра. Әнә шулай музеебыз яңарып, баеп тора. (1932 нче елда киселгән Иске мәчет манарасы да мәктәп музеенда саклана). Сабан туйга сөлге җыюны да соңгы елларда мәктәп укучылары үз өстенә алды. Милли киемнәр киеп, атка утырып, гармунга кушылып җырлый-җырлый, алар авыл әйләнәләр, сөлге җыялар. Моннан тыш мәктәптә инде ун елдан артык Кече Сабантуй үткәрелә. “Чишмә операциясе”н һәр елны үткәрү чишмәләрне саклап калырга, чиста тотарга ярдәм итә. Авыл халкы үз телен, гореф-гадәтләрен бик яхшы белә һәм киләчәк буынга тапшырып килә.

 

 


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 217 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.054 сек.)