Читайте также: |
|
- Яшь баланы, тугач та, күз тиюдән ничек саклыйлар?
- Күз тиюнең догасы бар ые бит инде аның, күз тидермәс өчен.
- Әйе.
- Шул догаларны укыйлар ые. Әй, исемнәрен әйталмыйм бит менә хәзер. Эээй, баштан киткән хәзер менә...
- Ярар, менә хәтерләгәннәре белән генә... Ә бөтиләр, яисә агач ботаклары такмыйлар идеме киеменә?
- Юк, юк, аның ишене белмим. “Фәтиха” сүрәсен укып өшкерәләр ие бездә.
- Әйе.
- Яшь балага, “Фәтиха” сүрәсен.
- Хәзер бит баланың маңгаена помада сөртеп куялар?
- Әйе.
- Аны элек сөртәләр идеме?
- Бар ые, бар ые элек тә, корым сөртәләр ие элек, помада юк ые инде ул, корым.
- Әйе, корым. Әгәр дә бала бик каты куркып калса, аны нишләтәләр?
- Өшкергәннәр инде, өшкерәләр ие.
- Ничә тапкыр өшкертергә кирәк соң аны?
- Өч мәртәбә өшкертәләр ие инде.
- Моны әбиләр эшли инде, әйеме?
- Әйе, әбиләр эшли. Бабайлар да эшли шунда, әбиләр дә эшли.
- Яшь балалы өйгә кунаклар килеп китсә, кунаклар киткәчтен, ишек тоткаларын сөртмиләрме?
- Әйе, әйе, ишек тоткаларын, тәрәзә рамнарын, тәрәзә пыялаларын нитеп, сөртеп нитә иек.
- Бала кечкенә чагында кызамык, җил чәчәге шикелле авырулар белән авырса, шулай ук өшкерәләр идеме?
- Алай өшкереп кенә бетми инде ул. Анысы... врачка апбара ыек инде.
- Әәә, врачка.
- Ыы.
- Балага теш чыгып килә, ди. Аны берәр чит кеше күргән, ди. Ул вакытта бүләк бирәләрме?
- Бирәләр, бирәләр, бирәләр, бирәләр, бала тешенә...
- Нәрсә бирәләр?
- Нәрсә дә бирәләр, яулык булса да бирәләр, күкәй булса да бирәләр, нәрсә булса да бирәләр. Безнең заманда бит инде ул...
- Әйе, булганы белән.
- Ыы.
- Сөт тешләре төшә башлагач, аны кая куялар иде?
- Аны, өтереп, сандыкка куя ыек, ыргытмыйдыр ыек ул сөт тешләрен. Әйе.
- Ә яшь бала озак тәпи китмәсә, нишләтәләр?
- Көтү каршысына чыгарып утырталар ые.
- Көтү каршысына???
- Әйе, көтү кайтканда, шунда чыгарып утыртсаң, мин аны күрүен күрмәдем үзем, теге көтүдән, кайта торган көтүдән куркып, йөгереп китә, дип...
- ...әйтәләр иде инде.
- Әйе.
- Әәә. Ир балаларны сөннәткә кайчанрак утырталар иде?
- Ир балаларны яшьли утырталар, яшьли, яшьли, бик яшьли. Анда сөннәтче бабай кайчан туры килә бит. Я нидә, ике яшьлек чакта куймыйлар ые, бер яшьлек чакта, өч яшьлек чакта. Ике яшьлектә куймыйлар ые.
- Ярамыймы?
- Ыы.
- Аны кайда эшлиләр соң, өйдәме, мунчадамы?
- Өйгә апкиләләр, өйгә.
- Бабайны?
- Әйе.
- Баланы сөннәткә утырткач, бәйрәм ясыйлармы шул хөрмәткә?
- Алай нитеп утырмадык инде.
- Булмадымы?
- Юк.
- Ә кызларның колагын кайчан тишәләр иде?
- Анысын кай вакытта да ярый.
- Кайчан да ярый инде?
- Әйе.
- Кем тишә аны?
- Әби, белүче кеше тишә, белүче кеше. Анда белеп тишәргә бит.
Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсәләр эшләгәннәр?
- Хатын-кыз балага уза алмаса, берәр нинди өшкерүләр, ырымнар булганмы?
- Ээээй, балакаем, булгандыр инде, өшкергәннәр инде. Күбрәк бала таба башласа, чүлмәк салдыралар ые корсакларына, бала төшертер өчен, күп балага китсә. Күп хатын-кыз шуның белән үлеп бетте, бала төшертү өчен. Әллә нинди нәрсәләр ясап шунда... корсакка...
- Ә баласы булмаса, имче карчыкларга барганнармы?
- Әйе, баралар, баралар.
- Әйтә алмыйсызмы, ул нинди догалар укырга кушкан икән, нәрсә эшләргә кушкан икән?
- Бер дә әйталмыйм, балакаем. Эй, догалар, шул догалардыр инде.
- Гаиләдә балалар еш үлсә, озак яши алмасалар, берәр нинди эш эшләмәгәннәрме икән?
- Алар кызамыктан, чәчәктән үлделәр инде, күп үлделәр бәләкәй чакта, элегрәк. Хәзер үлүче юк инде, хәзер бальниска апбаралар.
- Әйе.
- Элек үлделәр инде, үлделәр, үлделәр.
- Ярый, рәхмәт яусын җавапларыгыз өчен!
- Иии, шул гынамы?
- Әйе.
Татарстан Республикасы
Лениногорск районы, Урмышлы авылы,
15 август 2011 ел.
Информант: Имаметдинова Гамилә
Сабирҗан кызы, 1925, Иске Иштирәк.
Трек №3
Татарстан Республикасы
Лениногорск районы
Урмышлы авылы экспедициясе
Материал җыючы һәм паспорт
төзүче: Фәрзиева А.Ө.
Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 334 | Нарушение авторских прав