Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Балага исем кушу

Читайте также:
  1. IV. На вершине Тас-Балагана. Удивительный мальчишник. Улукиткан маскируется под барана. Неудачная охота. Меня находят свалившимся в пропасть. Мы идем к Пугачеву.
  2. Балага исем кушу.
  3. Балага күз тию һәм башкалар
  4. ПРИБАУТКИ БАЛАГАННЫХ И КАРУСЕЛЬНЫХ ЗАЗЫВАЛ

- Балага исемне туып, ничә көн үткәч кушалар икән?

- Балага исемне тизрәк кушарга кушалар ые. Шайтан исем кушмасын, дигән сүз бар ые.

- Ә исемне кем куша: мулламы, әллә абыстаймы?

- Мулла, мулла инде, мулла куша.

- Аның менә ничегрәк уздырылганын әйтеп китә алмыйсызмы?

- Ничегрәк, дип инде... Ул хәзерге кебек инде. Хәзер мәчеткә апбаралар инде. Шулай мулла куша, чакырасың да. Әйе.

- Бабайлар чакыралардыр...

- Бабайлар, әйе. Әбиләр, бабайлар.

- Балага исем кушучы кеше балага яки баланың әти-әнисенә бүләкләр бирмиме алай?

- Юк.

- Бала тугач, бәйрәмнәр уздыралар идеме элек?

- Бала тугач, ул бәби туе ясыйлар инде, бәби туе була.

- Аны ничегрәк үткәрәләр иде менә?

- Менә хәзерге аш уздырган кебек инде.

- Аш шикелле идеме?

- Әйе.

- Мондый гына мәҗлес түгел инде...

- Мондый гына түгел инде. Кайсы ничек. Безнең заманда инде аракы да эчәләр ие инде. Анысы кирәкми инде, иң борынгы заманда алай булмагандыр мужет.

- Агач утыртулар бар бит. Ир бала туса, агач утырталар, кыз бала туса, каз канаты бирүләр... Алар безнең якларда бармы?

- Безнең якта белмим анысын.

- Кунаклар инде, ашка килгәндә, буш кул белән килмәгәндер?

- Буш кул белән килмиләр инде алар. Бүләкләр апкиләләр.

- Кием-салымдыр инде...

- Кием-салым, ашамлык...

- Кем ничек булдыра.

- Кем ничек булдыра, әйе.

- Балага гына бүләкме, әллә әнисенә дә бүләк бирәләрме?

- Рәте булган кеше әнисенә дә апкилә.

- Кем ничек булдыра инде, мөмкинлегенә карап.

- Кем ничек булдыра, әйе.

- Хатын-кызга, беренче баласын тапкач, бүләкләр кыйбатлырак, дәрәҗәлерәк булмый идеме?

- Ни булса, ире ала инде, аруракны, бүләкләрне, әйе. Чыгар чыгышы булса, булмаса инде, үзеннән артмаса, алмый инде.

- Бәби ашына пешкән ризык, камыр ризыклары алып килмиләрме?

- Киләләр.

- Күрше-тирәдер, туганнар...

- Күрше-тирә, туганнар.

- Һәм таба ашларының билгеле бер саны юк идеме?

- Юк.

- Сөтле аш, сөтле боткалар да китерелмиме?

- Аларын белмим. Шул бавырсак, бәлеш, коймаклар апкиләләр ие. Бәлеш, коймак – аларын беләм, башкасын юк. Бардыр ул, безнең якта юк.

- Була бит очраклар: балага икенче исем кушалар. Анысын нигә кушалар?

- Анысы баланың я елак була, я ничек була, я сигәк була, я нәрсәкәй, я нәрсәкәй... Бала исемен яратмый инде. Шуңарга мөрҗәдән акырталар инде.

- Мөрҗәдән акыралармыни?

- Ыхым.

- Баланы ничә көнгә хәтле кеше күзенә күрсәтергә ярамый, диләр?

- Анысын белмим, балам. Күрсәтмәгәне күрсәтми инде аның, күрсәткәне күрсәтә. Кайсы тәпи йөри башлагач күрсәтәләр, хәзер дә ул.

- Ыым. Баланы кырык көнгә кадәр ялгыз калдырырга ярамый, дип әйтәләр бит инде.

- Анысы бар.

- Анысы нәрсә өчен икән?

- Анысы тагын шул шайтаннар нитмәсен, тимәсен, шайтан куркытмасын өчен инде, шайтан, шулай сүлиләр ие, шайтан, шайтан, дип.

- Шайтаннан саклаганнар инде?

- Әйе. Шайтаннан саклау...

- Әгәр берүзен генә калдырырга туры килсә инде, кырыена саклар өчен...

- Пычаклаар.

- Пычак?

- Пычаклар, китаплар куясың инде.

- “Коръән” китабыдыр инде?

- Әйе.

- Аннан соң баланы җен алыштыру очраклары булмадымы икән безнең авылда?

- Безнең авылда юк. Менә сүлиләр ие аны элгәре.

- Бар дип сөйлиләр идеме?

- Бар, диләр ие.

- Аны ничек беләләр инде менә?

- Менә бала икенче төрле була, күрәсең. Әле корсагыннан җен урлаган дигән ниләр чыга, ишетелә ие элгәре. Имеш, корсагыннан җен урлаган, теге нәрсәкәй, нәрсәкәй, дип. Менә без бәләкәй иек инде әзрәк. Кеп-кечкенә. Баласы кирәк булмыйча төшергән дә җен урлаган, дип әйтәләр ие. Анысы болай сүз арасында гына инде ул.

- Ыым. Аны ничегрәк белеп була? Ул елыйдыр инде, әйеме? Бүтән төрле...

- Елый, бүтән төсле була. Акыра инде.

- Аны кире кайтарып буламы соң?

- Анысын белмим бер дә, кайтаралар дип ишеткән барын бар. Ничек итеп – анысын әйталмыйм инде.

Бала бишеге

- Бишекне теләсә нинди агачтан да ясарга ярыймы, әллә аерым агачтан гынамы?

- Юк, теләсә нинди агачтан да ярый.

- Әтисе ясый инде, әйеме?

- Әтисе ясарга тиеш.

- Аны кайсы җиргә эләләр, өйнең түренәме?

- Өй түренә эләләр инде, нигә... Ничек, ничек әйтим инде? Ишек катына элмиләр инде. Безнекеләр ишек катында булды инде.

- Аны әтисе эләме инде?

- Әтисе элә инде.

- Баланың башы кайсы якка карап торырга тиеш?

- Баланың башын, анысын әйталмыйм. Кыйблагадыр инде. Үлекнекен генә боралар.

- Ыым. Хәзерге көннәрдә бишекне алай кулдан ясамыйлар инде, әйеме?

- Һә бишек ясамыйлар да бит инде. Арба.

- Әйе, арбада, коляскада...

- Арба, коляска хәзер.

- Буш бишекне дә тирбәтергә ярамый, диләрме?

- Бала елый, елак бала була, диләр.

- Бишекне дә буш калдырырга ярамагандыр инде?

- Буш элеп куярга ярамый бишекне.

- Эченә нәрсә дә булса куялармы?

- Дога, китаплар була инде аның.

- Балага ниндирәк бишек җырлары җырлыйлар иде? Җырлап күрсәтә алмыйсызмы?

- Ээээй, миннән... Каян килсен инде? Элгәре җырлый ием, бүтәнчәли юк.

- Рәхмәт яусын, Рәхилә апа, җавапларыгыз өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Ризатдинова Рәхилә

Абзал кызы, 1933, Урмышлы.

 

Трек №2

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 1334 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.011 сек.)