Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бала тууга бәйле йолалар

Читайте также:
  1. Бала көтү вакыты белән бәйле ышанулар
  2. Лем, күмү йолалары

Кереш

Урмышлы авылы турында материалларны якташ язучыбыз Җәмит Рәхимов чыгарган “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе” китабыннан табырга мөмкин (ТОО “СТАР”, 1997, 151 бит). Анда болай дип языла:

Ормышлымы, әллә Урмышлымы? Авыл беренче тапкыр телгә алынган Икенче ревизия (1746) документларында ул “Урмушла” дип бирелгән. Беренче переписчикларның гаять объектив булуларын, ниһаять, аларның татарча белүләрен онытмаска кирәк. Әнә шуларны истә тотканда, авылның чын исеме Урмышлы булып чыга.

XVIII гасырның 70 нче елларында шушы авыл аша узган академик П.С.Паллас үзенең китабында (“Путешествие по разным местам Российской империи”, 1773 нче ел) аны “Курмюшли” дип телгә ала. Анысы чи немец ни димәс. Тарихи документларның күбесендә авыл исеме “Юрмышлы” вариантында бирелгән. Инде игътибар иткәнсездер, авыл исеме ничек кенә язылмасын, беренче иҗектә [у] авазы өстенлек итә. Бу исә аның, чыннан да “Урмышлы” дип аталганын раслый. Заманында татар телендә –мыш/-меш суффиксы һәм –лы/-ла кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзләр бик киң кулланылганнар. Мәсәлән, йөрмешле сукмак – үтеп йөрерлек сукмак, качмышлы урын – качарлык урын һ.б. Димәк, “урмышлы” сүзе урырлык, ягъни чәчеп-урырлык җире булган урынны аңлата.

Әйткәнебезчә, Урмышлы авылы тарихи документларда беренче тапкыр 1746 нчы елда телгә алына. Шул елда үткәрелгән Икенче ревизия материалларында болай диелгән: “В деревьне Урмышли, что на Киргилазе ( Кирлигаче дигәне – Җ.Р. ) речке: Калмет Ахметов – 60 ( яшьтәге дигәне ). У него сын Алтынбай – 20. Узей Ишкинин – 38. У него сын Бикбов ( Бикба дигәне ) – год ( беренче яшендә дигәне ). Именчи Тикеев – 30. Мукай Тутушев – 80. У него сын Бикчи – 32. У него пасынок Биккул Муртазин – 7. Бикма Б... – 50. У него сын Хусейн – 3. Итого в деревни Урмули – 10”. Ун ир-ат, документтан күренгәнчә, ихтимал биш-алты ел элек кенә, ягъни, 1740 нчы ел тирәсендә килеп төпләнгәннәр. XVIII гасырның 60 нчы елларында бирегә Куакбаш кырыендагы Исмәгыйль авылыннан бер төркем кеше күчеп килә. Шул ук елларда Оренбург-Казан трактын каравыллау өчен махсус мишәр полкыннан җайдаклар да Урмышлыга китереп утыртыла. ( Безнеңчә, авылны шулар “Ормышлы”га әйләндерәләр дә инде). Ничек булса була, 1785 нче елда уздырылган Дүртенче ревизиядә авылда инде 8 типтәр-бабул һәм 15 йомышлы татар (мишәрләр) ир-атлары теркәлә. Ә Бишенче ревизия документларыннан күренгәнчә, 1795 нче елда инде Урмышлыда 24 йортта 147 кеше (63 ир-ат һәм 84 хатын-кыз) яши.

1883 нче ел. 175 йорт, 918 кеше, мәчет һәм ике су тегермәне.

1900 нче ел. Вятка инеше буендагы Урмышлы авылы. 296 йорт, 1601 кеше (825 ир-ат һәм 776 кыз), ике мәчет, ике су тегермәне.

1910 нчы ел. 383 йорт, 1911 кеше (974 ир-ат һәм 937 хатын-кыз), ике мәчет, ике су тегермәне. Уңайлы җирләре – 2010 дисәтинә, уңайсызы – 183 дисәтинә.

Ул заманнарда Урмышлы Варваринка волостенә керә.

Совет властенең беренче көннәрендә үк Бөгелмә өяз Советының җир бүлеге элек Иске Варваринка алпавыты П.Г.Быков җирләре булган басуларны (хәзерге Бохар тирәсендәге чәчүлекләр) Урмышлы керәстиәннәренә бирә. Урмышлылар аны сөреп чәчүгә, Бөгелмә өязен ак чехлар басып ала һәм алар монда үзләренең хакимиятен урнаштыралар. Кирлегәчнең кайбер елгыр егетләре әнә шуннан файдаланып калырга тырышалар да. Алар теге урмышлылар чәчкән җирне Кирлегәч халкына сорыйлар, һәм, билгеле инде, яңа хуҗаларга акча төртергә дә онытмыйлар. Аларның үтенече канәгатьләндерелә. Шуннан инде Кирлегәч халкы бер тапкыр чәчелгән басуларны икенче тапкыр чәчә. Нәтиҗәдә, алпавыт Быков җирләре өчен ике авыл арасында чын-чынлап канлы сугыш башланып китә, ул бөтен 1918 нче ел буе дәвам итә. Әлеге кан кою Совет власте ныклап урнаштырылгач кына туктатыла, бәхәсле җир урмышлылар кулында кала.

Шул ук 1918 нче елда авылның беренче коммунистлары Сафа Гайсин, Сәхабетдин Габитов, Дәүләтбай Ризатдиновлар тырышлыгы белән Урмышлы авыл Советы төзелә.

20 нче елларда комсомол ячейкасы да оеша.

Күмәкләшүне башлап җибәрү дә алар инициативасы белән башкарыла, 1930 нчы елда Урмышлыда “Кызыл юл” колхозы оеша.

1934 нче елда авылдагы башлангыч мәктәпне җидееллыкка әйләндерәләр.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк 164 ир-егет китә яу кырына. Әмма ил азатлыгы өчен сугышкан азаматларның нибары 43е генә әйләнеп кайта.

Элек Урмышлы авыл Советы дип аталган берәмлеккә төп утар үзе, бетеп барган Болгар һәм Бохар авылларыннан тыш, Иске һәм Яңа Варваринка, Яңа Елховой авыллары да керә.”

Хәзерге көндә авылыбызда 318 хуҗалык бар һәм 610 кеше яши. Монда татарлар, руслар (5), керәшен татарлары (3), 1 чуваш һәм 1 мари яши. Күпчелек халык (600 кеше) татарлар.

 

Трек № 1

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

1. Гаилә йоласы иҗаты

Бала тууга бәйле йолалар

Никах һәм туй вакытында яшь гаиләгә бала теләү

- Рәхилә апа, элек никах һәм туй мәҗлесләрендә яшь гаиләгә, яшь парларга ничегрәк бала телиләр иде?

- Сың, башта инде ни, исәнлек-саулык телиләр, атасына-анасына, аннары семьяга тәүфикълы, бәхетле балалар тудыруын телиләр инде.

- Әйе. Ә моның махсус җырлары юк идеме?

- Җырларын белмим, балакаем, мин.

- Яшь парларга, яңа гына өйләнешкән парларга бәләкәй бала әйберләре бүләк итмиләр идеме, алдан? Бәби булсын, дип?

- Анысын да белмим, балам.


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 601 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)