Читайте также: |
|
* Алтын капка ябыла,
Кемеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора.)
* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу.)
* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил.)
* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай белән йолдызлар.)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил.)
* Лап-лап тәрәзә яба.
(Җил.)
* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы тамуы.)
* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында бер калач.
(Ай белән йолдызлар.)
* Өй башында ярты ипи.
(Ай.)
* Шәнгәрәйнең бер кошы бар — алалы,
Күкәй салмый, оя басмый, елына унике балалый.
(Ел, унике ай.)
* Кара мыеклы җизнәм
Сагындырып килгән.
(Яз.)
* Ала сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз.)
* Төн әйләнә кара иләк,
Эче тулы алтын кибәк.
(Күк һәм йолдызлар.)
* Зәңгәр палас эчендә
Алтын көзгем югалды.
(Кояш баю.)
* Ястык өстендә ярты кашык.
(Ай.)
* Һүр-һүр итәр, һүрелдәр,
Пыяла чарлак дерелдәр,
Алпавыты кычкырыр,
Һидияте сызгырыр.
(Күк күкрәү, яшен яшьнәү.)
* Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр.)
* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр.)
* Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.
(Томан.)
* Өй аркылы аркан аттым.
(Салават күпере.)
* Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга.)
* Аты бара, тәртәсе кала.
(Елга белән яр.)
* Кара төлке кар астыннан чаба.
(Боз астындагы су.)
* Үзе су, үзе каты.
(Боз.)
* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
(Яз көне түбәгә каткан боз.)
* Аккош очып китте,
Кара төлке ятып калды.
(Боз китү һәм елга.)
* Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар.)
* Ак сыер — торыйк, ди,
Кара сыер — ятыйк, ди.
(Яз көне кар белән җир.)
* Ак келәткә барадыр идем,
Ак ачкычым төшеп калды,
Ай күрде — кояш алды.
(Кырау.)
* Ишектән керә иңкәеп,
Түргә менә туңкаеп.
(Салкын.)
* Кырам, җимерәм,
Төкеректән куркам.
(Ут.)
* Таягын алдым таякка,
Үзен алдым кочакка,
Колагын алдым түшәмгә,
Башын алдым буяуга.
(Агач, тамыры, яфрагы, чәчкәсе.)
* Айга-көнгә күренми,
Агач белән типә-тиң.
(Агач үзәге.)
* Уты бар, кызуы юк,
Төнлә якты, көндез юк.
(Тычкан уты.)
* Озын идем — киселдем,
Юан идем — ярылдым,
Инде утка тарыдым.
(Утын.)
* Ишектән керә, тишектән чыга.
(Утын януы, төтен.)
Биек тауның каршында,
Яшел бүрек башында.
(Чыршы.)
* Атасы аяк киенгәнче, улы Мәскәүгә барып җиткән.
(Утын януы, төтен.)
* Әрҗәм тулы чын ахак,
Кулым тыгып алалмыйм.
(Утлы күмер.)
* Өй башында аю бии.
(Төтен.)
* Күк ат менгән,
Күк итек кигән,
Күккә менеп бара.
(Төтен.)
* Үзе җирдә, аяклары күктә.
(Төтен.)
* Анасын үтердем,
Балаларын үстердем.
(Орлык чәчү.)
* Кырда кырык имчәкле сыерым йөри.
(Тырма.)
* Җәй җәйләр,
Кыш кышлар,
Яшел кытат тун тышлар.
((Кытат — тукыма төре.) Уҗым.)
* Кыш кышлар,
Җәй җәйләр,
Тоягыннан су эчәр,
Мөгезеннән бәбиләр.
(Арыш.)
* Нары-нары нарат ботак,
Нарат саен алты ботак,
Ботак саен бер оя,
Оя саен йомырка.
(Борчак.)
* Кырда була бичура,
Билен бәйләп утыра.
(Көлтә.)
* Бер мичкәдә кырык кыршау.
(Кибән.)
* Ары да лап-лап, бире дә лап-лап,
Сөнге саплап, киез каплап,
Ука таптап,
Бер башыннан бер башына чыктык чак-чак.
(Элек чыбагач белән ашлык сугу.)
* Аю акыра,
Йоны коела.
(Тегермән.)
* Дүрт канат,
Алты аяк,
Аны белмәгән кешенең
Аркасына тал таяк.
(Тегермән.)
* Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да.
(Кычыткан.)
* Ялт-йолт ялтырар,
Ялгыз агач калтырар,
Янаугычы янымда,
Җан алгычы кулымда,
Көндәшең белән булам,
Бөтен гаскәрне кырам.
(Чалгы белән печән чабу.)
* Агач үгез, өч мөгез.
(Сәнәк.)
* Анасыннан элек кызы туа.
(Башта чүмәлә, аннан кибән салыну.)
* Озын чылбыр чуалган,
Чыпчык шуңа уралган.
(Колмак.)
* Һавадан төшкән туп кына,
Аягы-кулы юк кына,
Алтын белән тупчыган,
Көмеш белән типчегән.
(Кавын.)
* Эче кызыл, тышы яшел,
Аны сатып алалар,
Аны күргән балалар
Ымсынышып калалар.
(Карбыз.)
* Казаннан килгән бер туп,
Авызы-борыны юк,
Тышы таш, эче боз,
Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.
(Карбыз.)
* Үзе шардай,
Эче кандай,
Тәме балдай.
(Карбыз.)
* Чикмәнле бавырсак.
(Бәрәңге.)
* Ай башлы, алтын кашлы.
(Көнбагыш.)
* Ак казым сыңар аяк өстендә тора.
(Кәбестә.)
* Җир астында җиз казык.
(Кишер.)
* Кечкенә сары карт,
Кигән туны тугыз кат.
(Суган.)
* Койрыгы җиргә тимәс,
Сырты көнгә көймәс.
(Балык.)
* Суда туды,
Җирдә үлде.
(Балык.)
* Башы бар, чәче юк,
Күзе бар, кашы юк,
Йөрергә аягы юк,
Суыкка туңмый, эссегә көйми.
(Балык.)
* Көмеш тәнле, ите тәмле.
(Балык.)
* Мүрәм-мүрәм,
Гомеремдә бер нәрсә күрәм:
Озын ботлы,
Тычкан сыртлы.
(Чикерткә.)
* Мин кечкенә, миңа тимә,
Тисәң, авыртты димә!
(Балкорты.)
* Чи-чи итәр, читәнгә кунар,
Аны тоткан уңар.
(Балкорты.)
* Идән астында йөз үгез,
Йөзесе дә кара үгез.
(Борча.)
* Балтасыз-нисез өй бетерәләр.
(Кырмыска.)
* Тауга менгәндә таймас,
Ат тоягы тигәндә үлмәс.
(Кырмыска.)
* Сәке-сәке сәкелтек,
Сәке башы кыйкылтык,
Алпавыты акыра,
Судиясе сызгыра.
(Үрдәк, каз, күркә, әтәч.)
* Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.
(Кош мамыгы.)
* Чылбырсыз югары менә,
Баскычсыз түбән төшә.
(Тургай, к ош.)
* Тышы тамакка утыра,
Эче йөрәккә ята,
Барыннан да бигерәк
Сабан туен ярата.
(Күкәй.)
* Чөйдә ни тормас?
(Күкәй.)
* Аркасы бар аунамас.
(Сыер.)
* Дүрт терәвеч,
Бер болгавыч,
Кәкре кубыз,
Якты йолдыз.
(Сыер.)
* Дүрт агай-эне татарлар,
Чиләк төбенә атарлар.
(Сыер саву.)
* Су түгел — сыек,
Кар түгел — ак.
(Сөт.)
* Кем туганда ук сакаллы булып туа?
(Кәҗә.)
* Ике туа, бер үлә.
(Бәбкә.)
* Мич алдында комган,
Авызын-борынын йомган.
(Мәче.)
* Тимер беләк, таш йөрәк.
(Бүре.)
* Урманнан чыгар,
Койрык очы чуар,
Вәҗми тотар,
Нәҗми суяр.
(Куян, эт, аучы.)
* Сәке астыннан туй уза
Кылычлы да мылтыклы.
(Тычкан.)
* Очкан, ди, өч карга;
Берсе әйтә: — кыш яхшы,
Икенчесе: — җәй яхшы,
Өченчесе: — миңа икесе дә бер, ди.
(Чана, арба, ат.)
* Аттан биек,
Эттән тәбәнәк.
(Ыңгырчак.)
* Мыр-мыр мырлысы,
Бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз.)
* Кем тиде, ник җылыйсың?
Ниең төште, ни эзлисең?
(Дуңгыз.)
* Бер җире дә авыртмый,
Үзе һаман ыңгыраша.
(Дуңгыз.)
* Киттем дип китә, кире килә.
(Ишек.)
* Бер тотарны мең тотар.
(Ишек тоткасы.)
* Төнлә эшли, көндез тик тора.
(Ишек келәсе.)
* Кулын бирә, үзе кулны кысмый.
(Ишек тоткасы.)
* Халык узып бара,
Төлке ятып кала.
(Бусага.)
* Аркылы да торкылы
Безнең колхоз ындыры.
(Тәрәзә.)
* Җылаган баланың яшен сөрт.
(Тәрәзә буын сөртү.)
* Балалары тезелеп яткан,
Атасы сузылып яткан.
(Түшәм, матча.)
* Ишек, ишек өстендә бишек.
(Сәндерә.)
* Дүрт татарга бер эшләпә.
(Өстәл һәм аяклары.)
* Аягы бар, кулы юк,
Аркасы бар, түше юк.
(Урындык.)
* Авызы өстә,
Күзе төптә.
(Кое.)
* Авылы бар, төтене юк.
(Зират.)
* Олы абзардан кече абзарга
Һәш-төрә дә һәш-төрә.
(Мичтән күмер алу.)
* Атасы аяк киенгәнче,
Улы урманга барып җитә.
(Ут, төтен.)
* Кечкенә генә мелде,
Миңа карап көлде.
(Көзге.)
* Чакта, чакта,
Әти икедә чакта,
Мин уникедә идем ул чакта.
(Сәгать ике тулган чагында телләре.)
* Көн йөри, төн йөри,
Бер атлам җир китә алмый.
(Сәгать.)
* Олы кызым эшлекле,
Кече кызым кешелекле,
Үзем бистә бикәсе,
Минем эшемне кем эшләсе?
(Сәгать.)
* Әлтери дә бәлтери,
Борнын сөртсәң ялтырый,
Уф дип әйтсәң калтырый.
(Кабынган шәм.)
* Атасы улын күтәргән,
Улы бүркен күтәргән.
(Абажурлы лампа.)
* Ике башы тишек,
Уртасы пыяла ишек.
(Лампа куыгы.)
* Тәне тышында,
Күлмәге эчендә,
Мәлихәсе башында,
Ул динең каршыңда.
(Шәм.)
* Өе дә пыяла,
Тәрәзәсе дә пыяла,
Кәрнизе челтәр,
Челтәре мең.
(Лампа.)
* Башы да тишек,
Төбе дә тишек,
Уртасында ут,
Читендә су.
(Самавыр.)
* Кәкре җылан утта уйный.
(Кисәү агачы.)
*— Кәкре койрык, кая барасың?
— Сорашма, үзең дә шунда барырсың.
(Төтен белән кисәү.)
* Өй түбәсенә баскан,
Трубкасын капкан.
(Морҗа.)
* Табышмагымның тәне кара,
Тапмаганның йөзе кара.
(Таба.)
* Өй түбәсендә киле,
Аны белмәгән тиле.
(Морҗа.)
* Җырлап бара, җылап кайта.
(Чиләк белән су алып кайту.)
* Урманда бөккән,
Өйдә теккән,
Яп-яңа савыт
Тишелеп беткән.
(Иләк.)
* Зыр-зыр зыртеки,
Зыртеки дә пыртеки,
Әпечтеки-печтеки,
Аннан туган кечтеки.
(Борыч тегермәне.)
* Бөтен татар өендә бар,
Үзе дөньяда бер генә.
(Казан һәм Казан шәһәре.)
* Бәләкәй генә олан,
Биленә каеш буган.
(Себерке.)
* Ике җирдән билен буган,
Бөтен Рәсәйне куган.
(Себерке.)
* Эшен-көшен бетергән,
Бер почмакка кереп утырган.
(Себерке.)
* Чуртан чума бара,
Су туңа бара.
(Соса белән киндер сугу.)
* Үзе бер карыш,
Сакалы мең карыш.
(Каба белән җеп эрләү.)
* Кечкенә генә пәчтек,
Колагыннан астык.
(Энә саплау.)
* Дүрт татар читән үрә,
Берсе арада йөри.
(Биш энә белән бәйләү.)
* Җиз алачык эчендә
Җизни аты кешнидер.
(Кыңгырау.)
* Бер тычканга ике койрык.
(Чабата.)
* Аяксыз-кулсыз күлмәк кия.
(Мендәр.)
* Колаклы ябалак кыштан саклый.
(Бүрек.)
* Кара тавык, карыны ярык.
(Кәвеш.)
* Үзе аякта, башы белән йөри.
(Үкчә кадагы.)
* Югары менә һү-һү,
Түбән төшә һү-һү,
Уртасында былбыл кош,
Сайрыйдыр ла һү-һү.
(Бишектәге бала.)
* Төшсә суга батмыйдыр,
Ут кабынса янмыйдыр,
Күмсәң җиргә чермидер,
Беләсезме, ул нидер?
(Кешенең исеме.)
* Казанда пешми,
Табакка төшми,
Аны ашамаган үсми.
(Күкрәк сөте.)
* Ти дигәндә тими,
Тимә дигәндә тия.
(Иреннәр.)
* Үзе сөяксез,
Кая бөксәң шунда бөгелә.
(Тел.)
* Туз чиләктә тырымтай уйный.
((Тырымтай — бик җитез кечерәк карчыганың бер төре.) Күз.)
* Ак көчегем юлда калды.
(Төкерек.)
* Кечкенә генә кунача,
Утыз ике кодача
Утыралар кунакта.
(Тешләр.)
* Утыз агай ашлык суга,
Мохтар бабай өйләндерә.
(Теш, тел.)
* Бер анадан биш бала.
(Бармаклар.)
* Ун балага ике ана.
(Кул, бармаклар.)
* Берәү сөйли, икәү тыңлый,
Икәве карап тора.
(Тел, колйк, күз.)
* Әйтермен — миннән китәр,
Тыңламасаң — синнән китәр.
(Сүз.)
* Кыл сараем эчендә
Кылыксыз атым уйныйдыр,
Җиз сараем эчендә
Җизнәм аты кешнидер.
(Күз, тел.)
* Катар-катар таш куйдым,
Җирән атым буш куйдым.
(Тешләр, тел.)
* Түгәрәк күлем ташый.
(Җылау, күз яше.)
* Исемдә юк, сизмим, белмим —
Бу нәрсә?
(Туу, үсү, үлем.)
* Базы туза, баганасы кала.
(Итек, аяклар.)
* Яр буенда ярты алачык.
(Колак.)
* Тигез җирдә тай эзе.
(Кендек.)
* Үзеңдә бар, исеңдә юк.
(Кендек.)
* Ике татар
Аяк очлаш ятар.
(Каш.)
Олы урман,
Кече урман,
Ялкылдык,
Мышкылдык,
Кабык абзар,
Сөяк сарай,
Җирән ат.
(Чәч, каш, күз, борын, авыз, теш, тел.)
* Үзе атка атланган,
Аякларын арт якка салган.
(Күзлек.)
* Эскәтердән алдым,
Тегермәнгә салдым,
Капчыгымны тутырдым;
Капчыгымны тутыргачтын
Ах-вах итеп утырдым.
(Ашау.)
* Балтадан авыр, балдан татлы.
(Йокы.)
* Баш астында баллы кашык.
(Йокы.)
* Йөгеректән йөгерек.
(Уй.)
* Ачылмаслык сандыгымда
Киселмәслек ефәк бар.
(Уй, акыл.)
* Төйдем дә төпкә салдым.
(Хәтергә алып кую.)
* Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?
(Саулык, аны саклау.)
* Алман аяк, алтын таяк,
Йөгерсәм дә җитә алмыйм ялан аяк.
(Күләгә.)
* Өйгә сөяп булмый,
Арбага төяп булмый.
(Күләгә.)
* Казанның уртасында ни бар?
(«3» хәрефе.)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм.)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап.)
* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, узе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Язу, кара савыты, каләм.)
* Җире ак,
Орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазьгә язу, уку.)
* «Кара» дисәң карамый,
«Ак» дияргә ярамый.
(Язу карасы.)
* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта.)
* Тиз ашый,
Вак чәйни,
Үзе йотмый,
Башкага бирми.
(Пычкы.)
* Илле аяклы,
Ике куллы,
Ялгыз яра юлны.
(Пычкы.)
* Илле аяклы,
Ике куллы,
Ялгыз яра юлны.
(Пычкы.)
* Үзе кечкенә, үзе ялангач,
Алай да бөтен дөньяны киендерә.
(Энә.)
* Йөгерә-йөгерә йөк төйи.
(Орчык.)
* Бәләкәй генә бөкере
Бөтен кырны бетерде.
(Урак.)
* Кәкре-бөкре төз киткән.
(Борау.)
* Алам-салам өздем,
Чытыр-мытыр үрдем,
Аны бөтен күрдем,
Уң беләккә элдем.
(Кәрзин үрү.)
* Умыр-умыр умырдан,
Яккан уты күмердән,
Зым-зыян дигән бер кош бар,
Йомыркасы тимердән.
(Мылтык.)
* Йөткерсә төкерә,
Төкерсә үтерә.
(Мылтык.)
* Аккош оча,
Аны күргән поса,
Тигәне кара кан коса.
(Ук.)
* Алты егет юлга чыккан,
Алтысы да пәһлеван,
Алты суктым, алты типтем,
Уң битемнән чыкты кан.
(Алтатар (наган).)
* Җанлы җансызны кыйный,
Җансыз кычкырып җылый.
(Барабан.)
* Минем белән уйныйлар,
Кулларыннан куймыйлар,
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр,
Үсә төшкәч балалар
Мине онытып калалар.
(Курчак.)
* Җебенә тисәң, җылаган,
Колагын тотсаң, чыңлаган,
Өстендә эчәге,
Астында түшәге.
(Скрипка.)
* Күзе дә юк, колагы да юк,
Үзе сукырны җитәкли.
(Таяк.)
ТАП ТАБЫШМАК
* Тап табышмак:
Аякка ябышмак.
(Баткак, пычрак.)
* Тап табышмак:
Табага ябышмак.
(Коймак пешерү.)
* Табышмак әйтәм тап:
Мич астына тотып яп!
(Тавык.)
Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 9938 | Нарушение авторских прав