Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Табышмаклар, заман ҺӘм тормыш

Читайте также:
  1. АКЫЛ ҺӘМ АКЫЛЛЫ БЕЛӘН ҖҮЛӘР
  2. БАТЫРЛЫК ҺӘМ КУРКАКЛЫК
  3. Друзья последовали заманчивому примеру.
  4. СҮЗНЕҢ КӨЧЕ, ТОТКАН УРЫНЫ ҺӘМ ТӨРЛӘРЕ
  5. СӘЛАМ ҺӘМ СОРАШУ
  6. ТАБЫШМАК ҺӘМ АНЫҢ ҖАВАБЫ

Табышмак — исеменнән үк күренүенчә, күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. (Ягъни ул җыр кебек ялгыз да үтәлми, көйләп тә әйтелми.)

Табышмаклар хәзер тик юаныч әйбере булып, зиһен сынашуга һәм, шул ук вакытта, бирелгән сурәтләмәсе аркылы нәфислек тойгысын канәгатьләндерүгә хезмәт итәләр. Зурларга караганда, аны күбрәк балалар һәм яшьләр арасында яратып әйтәләр. Педагогик әһәмияте зур булганлыктан, аларның башлангыч дәреслекләрдә һәм мәктәпләрдә тәрбия чараларыннан берсе итеп тә кулланылуын күрәбез.

Ләкин элекке заманнарда табышмакларның роле болар белән генә чикләнеп калмыйча, тагын да киңрәк, тагын да катлаулырак булган һәм аны әйтешү яшьләр арасында да җитди бер эш, хәтта изге бер йола итеп каралган.

Элек табышмаклар исламга кадәрге борынгы мәҗүси культлар белән бәйләнешле булган. Бездә хәзер аның бу культлык роле күптән югалган. Русларда да юк. Ләкин, башка күп кенә халыкларның тормыш, көнкүрешләрендә әле бу гадәтнең сакланганын ачык күрергә мөмкин булган. Мәсәлән; удмуртларда әле күптән түгел генә елның аерым вакытларында табышмак табышу йоласы булган: көз көне кыр эшләре беткәч, яз башынача, бигрәк тә нәүрүз (святки) вакытында, өйләрдә аерым рәвештә «табышмак кичләре» үткәрелә торган булган, табышмаклар да тематик цикллар буенча сайлап әйтелгән.

Әйберләрне охшаш яклары буенча теркәү һәм аларны бер-берсенә чагыштырып тану — кешенең дөнья һәм табигатьне тану, белем казану юлларының берсе ул. Әле фән һәм техника бик түбән торган борынгы заманнарда табышмаклар, сәнгать әсәрләре булулары белән бер үк вакытта, белем-хикмәт һәм сынамыш әйбере булып та йөргәннәр.

Шуның өчен дә борынга киткән саен табышмакларның форма ягыннан озынрак һәм теземлерәк булып, мәгънә сурәтчәләре ягыннан да катлаулырак була барганын күрәбез. Аларны бер ишетүдә хәтергә алып, шулай ук җавабын да табып, тезмә рәвештә әйтә белү йола итеп тотылган. Шуның өчен дә табышмакны чишә белү гади юаныч әйбере итеп кенә каралмыйча, бәлки егетнең, кызның акыл ягыннан пешеп җиткәнлегенә сынау булып та хезмәт иткән. Шуңа карап егетләрне өйләндерү, хөкем вакытында үлемнән коткару кебек йолалар да. булганлыгына халык әкиятләрендә җитәрлек мисал табып була.

Табышмакларның иске заманнардан бирле чыгарылып, әйтелә килгәнен үзләреннән үк күреп була. Мәсәлән, борынгы күчмә тормышның һәм хайван асраучылыкның әле булса кайбер табышмакларда чагылганын күреп була. Мәсәлән, елга турындагы табышмакта:

Олы юлдан күч килә,
Иртә чыккан кич килә;
Үр яратмый әйләнә,
Арты өзелми бәйләнә.

Күч сүзе монда күчеп барган ил дигән мәгънәдә. Күчнең озын булып сузылып баруы елга белән тиңләштерелгән. Шулай ук, «Аръякта да мең елкы, бирьякта да мең елкы» (каш) һәм «Ялан үлчәмәгән, сарыклары санамаган, көтүчесе мөгезле» (күк, ай, йолдызлар) дигән табышмакларда да борынгы хайван асраучылык эзләрен күреп була.

Шулай ук табышмакларда феодализм-коллык заманнарының чагылышын да күреп була. Мәсәлән, «Түрдә дүртәү утыра түрәмен дип, ишек төбендә икәү тора үлмәмен дип» (тәрәзә һәм ишек яңаклары турында); «Ишек артында биле бәйләүле кол ятар» (себерке турында) дигән табышмакларда түрәләр һәм колларның урыны бик ачык чагыла. Мондый табышмаклар бик күп.

Ләкин табышмаклар, күбесенчә, авыл җирләрендә туып, авылда сакланган. Шуңа күрә игенченең дөнья һәм табигатьне ничек төшенүе, аның көнкүреше табышмакларда реалистик конкрет сурәтләр тапкан. Аның җир сөрүе дә, йорт-җире дә бөтен вак детальләренә хәтле чагыла, аның белән дә калмыйча, җир-күк төзелешен, һәм гомумән табигатьне тануы, күбесенчә, турыдан-туры үз тирәсендәге әйберләр белән бәйләнештә алына: «Өй түбәсендә саплы чүмеч,— саескан», «Киштә башында ярты икмәк,— ай», «Бастырыгы озын, көлтәсе кыска,— саескан» һ.б. Без авыл кешесенең хәзерге чынбарлыгы чагылуы белән беррәттән, авыз иҗатының саклану сәләте көчле булуы аркасында, үткән чорның көнкүреш һәм төшенчәләрен, гаилә катлавын, каенана, каената идарәсен һәм элекке авылның патриархаль көнкүрешенең чагылышын да кайбер табышмакларда очрата алабыз.

Билгеле, шәһәр тормышы да табышмакларда чагылмыйча калмаган. Мәсәлән, сәгать турындагы табышмакта: «Үзем бистә бикәсе, минем эшемне кем эшләсе» дип, эшне бистәчә сәгать белән йөртү әйтелә.

Шулар белән бергә, без бүгенге көнкүрешне чагылдырган яңа заман табышмакларының барлыкка килүләрен дә күрәбез. Яңа табышмакларның ясалуы, яңа җырлардагы шикелле, ике юл белән бара: бер төрлеләре элекке табышмакларның калыпла рын саклап, кайбер сүзләрен алыштырып, социалистик эчтәлек кертү юлы белән ясалалар. Мәсәлән, тәрәзә турындагы элекке табышмакта: «Аркылы да торкылы Сәпи агай ындыры» дип әйтелгән булса, хәзер шуның: «Аркылы да торкылы безнең колхоз ындыры» дигән әйтелеше бар. Икенче төрлеләре яңа чыгарылган табышмаклар; алар күбрәк хәзерге техниканы, машиначылыкны чагылдыралар. Аэроплан, комбайн, трактор шикеллеләр турындагы табышмаклар шундыйлардан.


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 326 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)