Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Татарстаным — гөлстаным

Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге | Яшьлегем бишеге | Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы | Мин юрист булырга телим | Ырлар өчен, җырларым бар | Тау башына салынгандыр безнең авыл | Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип | Сәр үзәгендә — кеше рухы | Түбәләрдән тамчы тама | Гәр мин президент булсам |


Читайте также:
  1. Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!

Үз илеңнең кадерен белер өчен, читләргә китеп карау кирәк микән?! Берәүләр аның матурлыгын читтән дә күрмәскә мөмкин, икенчеләр туган җирендә яшәткән һәр көннең кояшына иелеп сәлам бирә. Милләтпәрвәрләр, ватанпәрвәрләр өчен, әлбәттә, туган илдән аерылу бик авырдыр. Юкка гына бу хакта җырларда җырланмый инде.

Мин дә — үзе илемнең нечкә күңелле бер баласы. Туган ягымның урман-күлләре, таулары-болыннары, шаулап утырган иген кырлары — һәммәсе изге бер җир.

Татарстанның табигый байлыклары белән мактанырлыгы бар. Идел, Кама, Нократ кебек төрле өлкәләрне кисеп узган, зур сәнәгать үзәкләрен тоташтырган елгалары — шул байлыкның кисәге. Гомер-гомердән халыкны балык, ризык белән тәэмин иткән алар. Сөзәк ярларында кызарып җир җиләге пешкән, язын — су басып, җәен чигенгән тугайларында бөрлегән, кара җиләк мул булган. Яр буйларында ук үсеп утырган агачлар арасыннан кереп китәсең дә баланлыкларга, шомыртлыкларга, алмалыкларга барып чыгасың. Әле кеше аягы таптап бетермәгән матур урыннар шактый.

Шәһәрдән ерак почмакларда илемнең табигый гүзәллеге сакланган. Аллы-гөлле болынлыклар, кылган үскән калкулыклар, йомран йөгергән коры елгалар... Мин йөргән сукмаклар шуларга алып чыга.

Татарстанда кеше кулы тудырган гүзәл урыннар да юк түгел. Башкалабыз Казан көннән-көн матурая. Иске йортлар төзекләндерелә, бик күп яңалары төзелә. Казанның Бауман урамы гына да соңгы елларда бик зур үзгәрешләр кичерде. Кырлай урманының Су анасы, Тукай Өчилесенең зур күзле бакалары әкренләп шунда җыелалар. Парклар саны елдан-ел арта. Метро төзелә башлады. Театрлары берничә, үзенең Концерт залы бар.

Башка шәһәрләр дә Казаннан калышмый. Түбән Кама каласына барып чыксаң, шәһәр үзәгендәге мәчеткә таң каласың. Архитектурасы белән башка төбәкләрнекенә һич кенә дә охшамаган! Ишегалдында мул сулы чишмә тибә аның, түбән камалылар чәйнең тәмлесен генә эчә!

Яр Чаллы урамнарының киңлеге, заманча төзелгән мәдәният сарайлары белән сокландыра. Анда спортка, җыр-сәнгатькә игътибар зур.

Алабуга да соңгы елларда шактый үзгәрде, шәһәрлеге артты. Педагогия институты ачылу аның данын бөтен Татарстанга танытты.

Һәр төбәк, һәр районның үз мактанычлары бар. Арчалылар читекләр белән дан тота, Кукмарада итек осталары яши. Баулы, Җәлил, Азнакай якларында нефть чыгарыла. Балык Бистәсенең исеме үк балыкчылар ягы икәнлеген әйтеп тора. Буа авылларыннан Казан базарларына көн саен олау-олау бәрәңге килә, Биектаулылар сөт-май ташый. Питрәчтә тавык үстерәләр, гөмбәне шәп тозлыйлар икән.

Татарстан — матур як. Ачык йөзле кешеләр, тырыш хезмәтчәннәр яши анда.

Татарстан — дуслык иле дә. Төрле телдә сөйләшүче авыллары, газеталары бар. Һәр милли тел, һәр халык, кавем — аның кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Шулай булгач, Татарстанны ничек инде гөлләр иле димисең!


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 65 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Идел кичкән инәкәләр теле| Ниемнең әнисе

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)