|
Калган санаулы көннәр искән җил кебек үтеп тә киттеләр. Иртәгә китәсе дигән көнне авылның иң актив яшьләре Нургалиләрне кичке уенга чакыра килде.
«Маһирә апа скрипкәсен, Нургали абый, сез гармуныгызны алырга онытмагыз инде»—дип шаяртып та куйдылар.
Уен урынын авылның икенче башындагы Шәрәфи инеше буенда булачагын да искәрттеләр. Нургалинең бала чагындагы иң яраткан урыннарының берсе ул. Андагы ераклардан ук сузылып аккан тар гына инештә малайлар белән маймыч тотарга яраталар иде. Инештән шактый читтә, каршыда биек тау. Кышларын анда чана, чаңгы шуалар иде. Тауның каршы ягында, авылга якынрак урында—җәйрәп яткан түгәрәк күл.
Нургалиләр бөтен тирә күршеләр белән бергә килделәр. Бибиҗамал әби белән үз карчыгын тарантаска утыртып алып килде Зариф. Авылның олысы-кечесе бары да шунда, тау итәгенә тезелешеп утырганнар. Яшьләр җырлы-биюле түгәрәк уен уйныйлар. Кыз балалар кырыйдарак «чәбәк-чәбәк» уйныйлар. Ир малайлар, чын көрәшчеләр сымак, ихластан бил алышалар. Шуннан аз гына читтәрәк икенче төркеме «арка сугыш» уйный. Тыкрыктан төшкәндә бары да бик ачык күренә. Нургали кисәк туктады.
—Бер генә минут карап торыйк әле бу матур тамашаны...—диде ул.—Их, егетләр, безнең авыл төсле матур авыл бер җирдә дә юктыр. Мул җиләкле, бөрлегәнле урманнары, артышлы биек таулары, коеныйм дисәң, ничәмә урында бөялгән тирән сулары, эчим дисәң, иң тәмле чишмә сулары—кайда бар тагы?.. Дистәдән артык чишмә генә бар бит бездә. Һәрберсенең үз тәме, үз шифасы...
Урманнарыбыз да чишмәле бит безнең. Кирәмәт чишмәсенең суын бер татып карау да җитә, син инде аның тәмен дә, ярсу йөрәгеңә сихәтен дә оныта алмыйсың.—Авылыбыз үзе дә, нәкъ йөзен яшергән кыз сыман, тәмам килеп җитмичә күренми. Гаҗәеп саф, бәлзәм һавасын бер сулар өчен генә дә, әллә ниләр бирерсең. Ә, кешеләре-кешеләре—күңел җәүһәрләре... Сагынып яшәдем мин аларны. Юк, Маһирәкәй, ни генә булса да, без монда яшәргә, табигать биргән бай хәзинәнең кадерен белеп яшәргә тиешбез.— Нургалинең чын күңеленнән ихлас әйтелгән бу сүзләре Газзәбану йөрәгенә сары май булып ятты. Ул аның үзен җитәкләп барган кайнар кулын яңакларына куеп, беркемгә дә игътибар итмәчә, үпте дә үпте. Газзәбану үз авылы җыенындагыча, шәһәрчә киенгән иде. «Нәрсәгә дип алып кайттык без аларны, шушы көнне дә кимәгәч. Ә, ничек килешә үзеңә,—дип Нургалие бик теләде шул. Фатыйхның күзләре кич буе Газзәбануда иде... Яшьләрнең кул чаба башлауларыннан айнып киткәндәй булдылар. Ул да түгел, каршыларына Хәниф килеп җитте.
—Сез нигә туктап калдыгыз әле? Әнә, үзәндәге бар халык сезне көтә. Бу уен кичәбезне үзебезчә сезне озатуга багышлаган идек.
—Рәхмәт, Хәниф, үзәнгә күзем төшү белән аңладым. Хәтта Фатыйх галиҗанәбләре үзе дә килгән икән...
—Нургали абый, син аңа алай салкын карама инде. Бу очрашуны Фатыйх абый үзе оештырды. Саубуллашу сүзе дә әйтергә җыена. Ни дисәң дә хуҗа кеше бит инде, үзенчә тырыша, яшьләр, балалар өчен дә кайгыра. Синең ярдәмеңә күңеле бик булган аның,—дип, шыпыртлабрак Нургалине җайларга тырышты Хәниф һәм аларның өчесен дә әйлән-бәйлән түгәрәге эченә алып керде. Шунда җыен батыры, күрше авыл егете Әхтәм белән очрашу Нургали өчен сюрприз булды. Ташкент бүләге—гармунын да алып килгән. Янында батыр асты калган Көек егете Сабирҗан да басып тора. Өчесе дә бик шатлар... Якын туганнарча исәнләштеләр.
—Нәрсә, Әхтәм туган, уйнарга өйрәнеп булмас, лутчы Сабирҗан уйнасын дип китердеңме?—дип сорады Нургали.
—Юк, уйный башладым башлавын, тик сезнең күк оста гармунчылар янында уйнарлык түгел әле. Киләсе җыенда, Аллаһы боерса, сезнең төсле уйный алырмын дип ышанам. Кайтыгыз гына... Исәнлектә күрешсәк ие... Бүләгегезне җаным кебек саклармын. Мин аны бүген Сабирҗанга уйнап торырга алып килдем. Мә, агайне, уйнап җибәр әле. Кызлар кунакларга җыр җырлыйбыз диләр.—Рәхмәтен әйтеп, бик куанып алды гармунны Сабирҗан. Дәртләнеп уйнап та җибәрде. Кызлар җыр башлады.
—Алма бакчасының юлы тәрәзәләргә туры,
Әллә сезгә сибелгәнме бөтен дөньяның нуры
Бер карыйм кашыгызга, бер карыйм күзегезгә,
Сөбханалла, күз тимәсен дип карыйм йөзегезгә.
—Кадерле кунакларыбыз, хәзер чират үзегезгә. Җырчыларыбызга үз һөнәрләрегез белән җавап бирәсез. Үзегез уйлашыгыз. Бәлки, читтән дә тәкъдимнәр булыр,—диде егетләрнең берсе.
Шуны гына көтеп торгандай, тау итәгендәгеләрдән дә, яшьләр арасыннан да китте сораулар—чыдап кына тор. Ду килде халык. Менә, бар халыкны шаккаттырып, Бибиҗамал әби сүз алмасынмы...
—Башта Нургали белән Газзәбану «Галиябану» җырын җырласыннар әле. Икенче кунагыбыз Маһирә аларга скрипкә уйнасын.
—Рәхмәт, әбекәй,—дия-дия барысы да ризалыкларын белдереп кул чаптылар. Нурислам тиз генә скрипкәне китереп бирде.
Нургали:
Нурлы йөзеңне күрермен
Кайтырга язса әгәр.
Нихәлләр итеп түзәрмен,
Газзәбану, сылуым-иркәм,
Кавышыр көннәргә кадәр.
Газзәбану:
Таң әтәчләре кычкыра,
Таң атуның билгесе.
Бу бүләгем сине сөеп,
Хәлил бәгърем, җан кисәгем,
Вәгъдәләрем билгесе
дип, Газзәбану кулъяулыгына төрелгән нидер бирде Нургалигә. Нургали яулык эчендәге кәгазьгә тиз генә күз төшереп алды. Йә, Хода! Никахка ризалык биргән шәһадәтнамәсе бит бу. Моңарчы бирмәде, мин сорамадым. Сорасы да түгел идем бит инде. Нигә болай эшләдең икән?.. Нигә бу җырың белән?.. Хәлил язмышыннан үзең сакла, Ходаем!
Маһирәнең скрипкәсеннән агылган илаһи моң ул көнне берәүне дә тетрәндерми калмагандыр. Күрәсең, ул моңга Газзәбануның кабат аерылып, ялгыз калу газаплары да кушылгандыр, мөгаен. Көек халкының, балачагасыннан башка, барында да бер генә уй. Ничек аерылышыр бу гүзәлләр иртәгә?
Халык кул чаба, җырның дәвам ителүен сорыйлар... Маһирә якында гына басып торган Җәмиләне чакырып алды. Хәнифкә «Җәмилә» җырын игълан итүен сорады.
Җәмилә җыр башлады:
Тәрәзәгә үреләсең,
Гөлләргә күмеләсең:
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм,
Син матур күренәсең.
Ай-ли Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Салкын сулар сибеп кенә
Үстерәм гөлләремне.
Серләремне сөйләр идем,
Тыңласаң серләремне
Ай-ли Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.
Җырның кушымтасына олысы-кечесе бары да кушылып җырлады. Җәмиләнең Маһирәдән өйрәнгән барлык җырларын да сорый-сорый җырлаттылар. Араларында «Гөлҗамал» белән «Һай, җаныем Бибисара»ны тыңлап туялмады халык. Скрипкә белән гармун моңы бергә кушылгач, бу җырларның тәэсир көче бәһаләп бетерерлек кенәме соң... кичке авылда, күл буенда, тау итәгендә...
Тукайның Хафиз белән Тәскирәгә өйрәткән «Әйт әле, күбәләк» җырын да тыңлатасы килде Маһирәнең. Балалар һич тә каушап тормадылар, менә дигән итеп җырлап та бирделәр. Ул да булмады, «мин дә «Гали белән кәҗә» җырын җырлыйм дип чәчрәп чыкмасынмы бер малай. И Маһирәнең сөенгәннәре... бу малайны да җырлатты ул. Ниһаять, барыннан да бик канәгать калган авыл советы рәисе Фатыйх уртага чыкты. Һәм килешле генә итеп сүзен дә әйтте. «Иң әвәле шушы кичәне оештыручы яшьләргә, аеруча Хәнифкә, күрше авыл егетләрен дә алып килгән Әхтәмгә, уен кичәләребезнең оста гармунчысы Сабирҗанга һәм бүгенге кичәгә килгән өлкән авылдашларыбызга, бигрәк тә Көекнең почти йөз еллык тарихын үзе белән йөрткән, зур хәтер иясе мөхтәрәм Бибиҗамал әбиебезгә рәхмәтләребезне белдерик,—диде ул. («Кара сөйләргә дә өйрәнеп килә икән»—дип уйлап куйды Нургали.)—Япь-яшь җырчыбыз Җәмиләгә ничек рәхмәтләр укымый каласың ди тагын. Барыбыз да шаккатып, сокланып тыңладык. Бу очракта зур кунагыбыз Маһирәгә рәхмәтләребезне җиткермәсәк, Бибиҗамал әбиебез риза булмас. Сезнең исемегез, Маһирә ханым, яшьләребез һәм балаларыбыз күңелендә гомерләре буена сакланыр. Нурислам дуска да рәхмәт. Маһирәне алып, балаларны төяп, күпмесен ат артыннан җәяү чаптырып, Кирәмәт урманына алып килгән ул. Кичкә кадәр шунда нинди генә дәресләр бирмәгән Маһирә апалары. Ә балалар әниләре әбәдкә биреп җибәргән ризыклары: кемдә кабартма, кемдә пешкән күкәй белән йомшак ипи, кемдә кортлы сумса, кечкенә шешәләрдә тәмле куе сөт, берсендә мичкә салган бәрәңге һәм башка санап та бетермәслек ризыклар белән укытучы апаларын сыйлаганнар. Чәй урынына Кирәмәт суын тәмләп эчкәннәр. Безгә бары да мәгълүм, аларны укытучыбыз Габдрахман абый белән Хәнифебез бәйнә-бәйнә язып куйганнар. «Урманда Маһирә сабаклары» дигән исем белән үз тарихыбызда калачак ул. Юкка гына укытучы түгел икәнсез. Монда кайтып дөрес эшләгәнсез. Сезнең скрипкә кылларыдай нечкә күңелегез бу авылда җырга, моңга гашыйк, зәвыклы кешеләр яшәгәнен сизгәндер, күрәсең. (Нургали эченнән генә: «Ну, малай, безнең белән үскән ата ялкау Фатыйхмы соң бу? Чибәрләнеп тә киткән. Кем өчен тырыша?—дип тә уйлап куйды.)
—Рәхмәтебезнең иң олысы, әлбәттә, авылдашыбыз Нургалигә. Төзелеш эшләрендә тәмам килеп терәлгән идек. Аның ярдәме белән суыклар башланганчы клубны төзеп бетерергә уйлыйбыз. Бу мәсьәләдә җыен көнебездә мәрхүм булган Газимҗан абыйның улы Мәхмүт белән килене Мәфрүзәгә аеруча зур рәхмәт. Алар иң актив төзүче камсамулларыбыз. (Ул да булмады, әллә каян гына Газзәбану каршына Мәфрүзәсен җитәкләп Мәхмүт килеп басты. Яшь килен Маһирәнең бүләге яшел атластан, билләренә сыланып торган, бала итәкле, гаҗәеп матур тегелгән күлмәктән, Газзәбану бүләге—ак ефәк шәлдән—күз яуыңны алырлык кыз! Газимҗан абый исән булса ничек куанган булыр иде. «Шатлыгым да, бәхетем дә сез» диеп яшәр иде дә яшәр иде. Аның изге теләге белән яшьләрнең матур гаилә коруларын үкенечләр белән үрелеп килгән моңсу бәхет дими ни дисең...)
Игелекле Зариф абый гаиләсенә, шундый мәшәкатьле вакытларында да тулы бер көннәрен безнең төзелешкә багышлаганнары өчен, рәхмәтләребезнең чиге юк. Шушы көннәрдә яңа мәктәпнең нигезен сала башларга җыенабыз. Бу эштә ата-аналар ярдәме дә бик кирәк булачак. Якты киләчәгебез өчен көчебезне кызганмабыз.
Ярый кунакларыбыз, хушлашыйк, юлларыгыз уң булсын, исән-сау кайтып җитегез. Киләсе кайтуыгызда яңа зур клубта очрашырга насыйп булсын!—диде.—Камсамулларыбыз сынатмас, нинди клуб булыр әле ул!
«Җитте сиңа читтә йөрергә, кайт туган авылыңа. Төп гаиләң дә монда бит. Күреп торасың, никадәр эшлисе эшләр бар. Авылны бергәләп күтәрү җиңелрәк булыр иде. Синдәй кешеләр кирәк монда» дип әйткәнен көткән иде Нургали... Юк шул, әйтмәде Фатыйх. Димәк, теләми ул аның бөтенләйгә кайтуын. Сәбәбе ни? Әллә өмете һаман Газзәбанудамы? Күзен дә алалмый бит ул аннан, кешеләр сизәр дип тә уйламый, ичмасам. Өйләнергә дә исәбе юк диләр.
Зарифныкылар күршеләре белән бергә кайттылар. Араларында нигәдер Саҗидә бик күңелсез иде.
—Ни булды сиңа, күрше? Тәскирәң чын күбәләктәй, ничек матур итеп җырлады. Синең түбәң күктәдер дип уйлаган идем. Ә син...,—диде Гыйззелбәнат.
—Анысы, Аллага шөкер, бик куандым. Маһирәгә рәхмәт яусын, ул тырышты.
—Чыннан да, син бүген бөтенләй башка, Саҗидә, нигә балтаң суга төште әле?—дип Нургали дә сүзгә кушылды.
—Нигә, нигә... Үзегез дә китәсез, минем Нурисламымны да алып китәсез. Әле ул: «барган көе бераз эшләп тә алырмын» дип күңелемне төшерде. Син котырткансыңдыр әле, Нургали. Акчаның аның күпме булса да җитәсе юк. Акчада гына микән әле сәбәп... Менә нигә эчем поша, җаным борчыла минем.
—Ярар, ахирәткәем, иртәгә иртүк торасыбыз бар, болай да төн кыска,—дип, Саҗидәне озатасы килде Газзәбануның.
—Ярый, җаным, аңладым. Ну, мала-а-й, Фатыйхның күзен яндырдың бүген. Фатыйхныкын гына микән әле, бик күпләрнең күзе янгандыр сиңа карап. Бу киемнәрең белән син чын ханбикә буласың. Иртәгә дә шулай киен, бел аны. Гел шушы киемнәрдә, Ханбикәләргә охшатып, күз алларында калдырсыннар әле үзеңне Нургалиең дә, көндәшең дә...
Дата добавления: 2015-10-16; просмотров: 397 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Ташлыярга бару | | | Соңгы төн вә аерылышу |