Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хәдис

Читайте также:
  1. Кудси Хәдис

Хәдис телдәге мәгънәсендә хәбәр яки хикәяне аңлата, ә шәригат мәгънәсендә, хәдис – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын) сүзләрен һәм гамәлләрен хикәяләү. Хәдисләр ике төрле була: Пәйгамбәр (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын) әйтеп калдырган сүзләр. Аларга Пәйгамбәр хәдисе дияләр һәм Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез аша җиткерелгән хәдисләр – Хәдис Кудси (Изге Хәдис) дияләр.

«Талвих әл-Хашиә» китабында изге хәдисләр турында әйтелә:

Изге (Кудси) Хәдисләр – ул Аллаһы Тәгалә үзенең илчесенә аның күккә ашкан көнендә индерелгән нәрсәдер (әл-Исра вә әл-Мигъраҗ). Шуңа да вәхи ике төрле була:

1 – Укылган вәхи

2 – Тапшырылган вәхи

Укылган вәхи – ул Коръән Кәрим һәм аның аятләре. Тапшыррылган вәхи – ул йөзгә якын булган Изге (Кудси) хәдисләр.

Аллаһы Тәгаләнең сүзләре бер ничәгә бүленә. Аларның иң хөрмәтлесе булып Коръән исәпләнә, чөнки ул Үзенең могъҗизәлеге

14 40 священных хадисов

белән бер нинди сүзгә тиң түгел һәм кыямәткә кадәр үзгәрми. Шулай ук аның аермасы шунда: аның кәгазьдә язылган язмасын тәхәрәтсез кулга алу, ә гөселсез яттан уку да рөхсәт ителми. Шуллай ук айлык күрем хәлендәге хатын-кызга тыела. Аны намазда уку фарыз булып тора. Коръән ун төрле әмәл белән укыла, сүрә һәм аятларгә бүленә. Бер нинди дә илаһи сүз Коръән белән тиң түгелдер.

Икенче илаһи сүз булып изге сәхифәләр хисәпләнә. Алар азаккы пәйгамбәргә индерелгәннәр һәм үзгәрмичә калдылар.

Өченче иләһи сүзнең бер төре – ул изге хәдисләр. Безгә кадәр бер илче белән генә җиткерелгән, ул да булса - Аллаһ Пәйгамбәре (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын). Коръән, Аллаһы Тәгалә сүзе буларак, аңардан башка берсенеке дә түгел, шуңа анда әйтелә: «Аллаһы Тәгалә боера», ә изге хәдисләрдә: «Пәйгамбәр Раббысы сүзеннән тапшыра».

Калган хәдисләр, асылы илаһи булсада, Пәйгамбәребез сүзләредер, булсын ул төшме, йә исә пәйгамбәр сизенеүләре, йә исә җибәрелгән фәрештә сүземе, вәхи диеп аталмый.

Бөтен изге хәдисләр ике төр сүзләр белән башлануы мөмкин, йә исә: «Пәйгамбәр (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын) аңа Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән хәдисендә әйтә». Йә исә: «Пәйгамбәр, аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын, Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән хәдисендә әйтә, Аллаһы Тәгалә әйтте». Бу ике төре дә бер мәгънәне бирәдер.

1 – Коръән – ул могъҗизә, аның сүзендә, мәгънәсендә бер кемдә охшата алмый. Хәдисләрдә андый шарт юк.

2 – Намаз Коръән аятләрен укуы белән генә дөрес була. Хәдисләр укылса намаз дөрес булмас.

3 – Коръән аятен инкар итү, көферлеккә кертә. Хәдисне инкар итү көферлеккә кертми.

4 – Коръән аятләрен индерелгән вакытта Аллаһ белән Пәйгамбәр (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын) арасында илче булырга тиеш, ягъни Җәбраил фәрештә. Хәдисләрнең андый шарты юк.

5 – Коръәндә сүзе һәм мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнеке генәдер.

40 кудси хəдис 15

Әммә хәдистә мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнеке, ә сүзе Пәйгамбәрнең (Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәләме булсын) булуы да мөмкин.

6 – Тәхәрәтсез Коръәнгә тиеү тыела. Тәхәрәтсез хәдисләргә тиеү тыелмый. (Кәшшәф Истиләхат әл-Фунун, 1т. 279 – 282-нче бит)».


Дата добавления: 2015-09-02; просмотров: 308 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: Священных хадисов 1 страница | Священных хадисов 2 страница | Священных хадисов 3 страница | Священных хадисов 4 страница | Священных хадисов 5 страница | Священных хадисов 6 страница | Священных хадисов 7 страница | Священных хадисов 8 страница | Священных хадисов 9 страница | Священных хадисов 10 страница |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
На арабском, русском и татарском языках| Вәхи

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)