|
Сине яратып, кызың Сөмбел».
Сөмбел икенче көнне иртән, шәһәргә барып кайтам дип, өйдән чыгып китте. Ул күңеленнән әнисе белән саубуллашты, елыйсы килсә дә түзде, күз яшен күрсәтмәде. Бала киемнәрен генә сумкасына салды да ерак юлга кузгалды.
* * *
Булат белән Байрас атна ахырында ялга кайттылар. Юлда аны-моны сөйләштеләр. Кайтып җиткәндә, Булат:
- Байрас, мин бүген Сөмбел белән сөйләшәм, әгәр китәм дисә, әнисенә илтеп куярсың инде, — диде, авыр сулап.
- Ә минем аны җибәрәсем килмәсө, мин аңа өйләнергә телим дисәм, ни әйтерсең?
- Куй инде, энем, сиңа кызлар беткәнме? Икебезгә бер хатын булмый бит инде.
- Булмаса булыр. Ул синең хатының булмады. Сөмбел әгәр миңа кияүгә чыгарга риза булса, мин аны беркая да җибәрмәячәкмен.
- Риза булмаячак, ул мине ярата. Бу уеңны башыңнан бөтенләйгә алып ташла.
- Карарбыз, абый, аннары «белмәдем» димә, юлыма аркылы төшмә.
Өйгә алар икесе дә бик җитди кыяфәттә кайтып керде. Кергәндә үк әллә нинди авыр тынлык сизелде. Әниләре борчулы йөри, әтиләре каршы алырга да чыкмады.
- Әни, ни булды? Әллә елагансың инде, - диде Байрас, әнисен кочаклап.
Әнисе бер сүз дә әйтә алмый елап җибәрде.
- Сөмбел, оныгым, - диде ул үксеп.
- Сөмбелгә ни булды? Әти, нәрсә булды, аңлатыгыз, - диде Булат та телгә килеп.
- Теләгең кабул булды, улым, киткән бездән Сөмбел.
- Ничек киткән? Берни әйтмичәме?
- Әйткән, сине бәхетле булсын дигән, - диде дә Шәүкәт абый әйләнеп утырды.
Гөлфия апа алъяпкыч кесәсеннән хат чыгарды, Байрас аны әнисе кулыннан йолкып дигәндәй алды. Хатны укыган саен, йөзе агарды. Укып бетергәч, бераз уйланып торды да:
- Әти, машинаның ачкычын бир әле. Мин барыбер табып алып кайтам Сөмбелне, - дип чыгып китте.
- Тукта, улым, хат бер атна элек язылган бит, кайдан табарсың икән, - дип, сөйләнә-сөйләнә, Шәүкәт абый аның артыннан иярде. - Өстеңә кияр идең,улым.
...Байрас кар бураннары уйнатып кузгалып китте. Иң элек Верочкага барып, өйнең бөтен почмагын айкап чыкты. Сөмбел монда юклыкка ышангач:
- Верочка, Сөмбел кайда? - дип ялварып сорады.
- Белмим, Байрас, аның миңа күптән килгәне юк.
Соңгы өмет булып Сөмбелнең әнисе калды. Куып чыгарса чыгарсын, тик Сөмбелнең адресын гына әйтсен. Байрас ак-кара күрми машина куды, борылышларда берничә мәртәбә әйләнеп каплана язды. Сөмбелләрнең капка төбенә килеп туктаганда, аш өендә генә ут яна иде. Капка эчтән терәтеп куелганга, капка башыннан сикереп төште, тәрәзәгә килде. Өстәл артында Сөмбел күренмәде, әнисе елый-елый хат укый иде. Байрас тәрәзә шакыды, ул инде өйгә кергәнче үк, монда да шул ук хәл икәнен аңлады.
Сөмбелнең әнисе Байрасны ачуланмады да, кумады да, хәер, ул инде елап арыган иде, ахры.
- Уз, утыр, чәй куям, - диде. - Бубуранлы төндә кемне эзлисең, энем?
- Миңа Сөмбел кирәк иде.
- Ә ник сиңа кирәк, ялгышмасам, ул абыеңның хатыны иде. Ник ул килмәде? Кайда минем балам? Кайдан эзлим кызымны? Ачлы-туклы килеш кемнең ишек төпләрендә йөридер?
- Сезгә әйткәндер, зинһар, яшермәгез. Әйтегез генә, мин аларны алып кайтам, - диде Байрас, өметләнеп.
- Менә хаты, үзең укы. Миңа бит шәһәргә генә барып кайтам дигән иде, кайтмас дип уйламадым да.
Хаттагы сүзләрне укыган саен, Байрасның йөрәге кысылды, куллары калтырады. Соңгы өмете дә өзелде.
- Борчылмагыз, хат килгәч, мин аларны табармын. Мин аны табарга, көтәргә тиеш.
- Кем гаепле? Сөмбел беркемне дә гаепләргә кушмаган. Шулай алма кебек баласыннан баш тарткан икән, абыең гомере буе бала йөзе күрмәсен, ташлаганын сагынып яшәсен, мин аңа бик рәнҗим. Моңарчы авылдан ерак китмәгән, дөнья күрмәгән балам нинди кешеләргә юлыгыр? Бөтенләй югалса, беркайчан да кайтмаса, ничек яшәрмен соң мин? Сез күбәү, мин бер ялгызым,
кайгымны уртаклашыр кешем дә юк.
- Мин сезне ташламам, рөхсәт итсәгез, килеп йөрермен, - дип, Байрас башын иеп чыгып китте.
Машинага утыргач, Сөмбел белән соңгы тапкыр хушлашуы исенә төште. Аның бөтенләйгә саубуллашуын ничек сизмәде соң ул?
«Кайда син, Сөмбел? Кайлардан эзлим? Синсез ничек яшәрмен?»
Байрас капка төпләренә ярты төн узгач кына кайтып туктады. Руленә башын салып, уйга чумды, өйгә керәсе килмәде.
Әтисе чыгып капка ачты, ул да йокламый иде. Улы кузгалмагач, янына кереп утырды.
- Тапмадым, әти. Әнисе белми, аңа да хат кына калдырган. Ул да: «Юлга акча бирдегезме? Ничек яшәр? Кая китте? Нишләттегез баламны? Абыең бала йөзе күрмәсен», - дип елый.
- Ай-һай, улым, ана каргышы төшсә, каты төшә, абыең үкенмәгәе. Әнә, бишек яныннаң китә алмый, улын юксына, бала бит ул. Бик котыласы килгән иде, менә хәзер киртәләр юк, юллар ачык, ә шулай да күңеле үзенә урын тапмый.
- Әти, бер нәрсә әйтсәм, аңларсыңмы икән мине?
- Әйтмәсәң дә беләм, улым.
- Кем әйтте, каян беләсең?
- Мин, улым, әти генә түгел, әле синең кебек ир кеше дә. Мин барысын күреп-сизеп йөрдем, син әйтмәсәң, үзем әйтәсе идем. Мин риза, улым, тик соңга калдың шул, ахры.
- Мин көтәрмен, кайчан да булса бер кайтыр ул. Мин аны барыбер үземә каратачакмын, — диде Байрас, тәрәзәгә карап.
Дата добавления: 2015-09-03; просмотров: 68 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Күз яшьләре булып мин тамам... | | | Икенче бүлек |