Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы

Читайте также:
  1. Карга боткасы
  2. Нардуган, Нәүрүз, Сөрән, Яңгыр боткасы

- Гөлҗиһан әби, иң башта үзегез белән таныштырып китегез әле. Фамилиягез, исемегез?

- Мин - Фаттахова Гөлҗиһан Фаззал кызы.

- Кайчан тудыгыз, кайда тудыгыз?

- Мең тугыз йөз егерме дүртенче елның менә кичә – унынчы августында тудым.

- Әәә, кичә туган көнегез идеме?

- Әйе, әйе.

- Туган көнегез белән сезне!

- Рәхмәт. Әйе.

- Исән-сау булыгыз, озын гомер яшәгез.

- Амин! Әйе, исәнлек белән булсын инде, аны...

- Әйе. Иң мөһиме – исәнлек инде.

- Әйе, әйе.

- Гөлҗиһан апа, сез мәктәптә укыдыгызмы?

- Укыдык, җиде класс.

- Җиде класс. Аннан соң?

- Аннан соң эшкә инде, калхуз. Аннан сугыш чыгып китте, кияүгә чыктым, әз генә торып калдым. Менә шул.

- Ә колхозда...

- Төрле эштә, төрле эштә. Кем кая кушты – шунда. Фермада эшли алмадым. Без ятим калдык. Башта әти сугышка китеп югалды, аннары соң ару гына тора иек, илленче елны әни үлеп китте, биш бала утырып калдык, алтау минем белән. Бригадир кая кушты, шунда эшләп йөрдем инде, тыңлап.

- Яшь чагыгызны искә төшереп, шуларны әйтегез әле: сез яшь чакта Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелә идеме?

- Юууууууук бездә, ул бит... Ул бит керәшендә генә.

- Нардуган – керәшеннәр бәйрәмеме?

- Сың, әйе, керәшеннәр бит алар.

- Сез аның ничек үткәнен әйтә алмыйсызмы?

- Юуууук, юк, безнең тирәдә керәшеннәр дә юк бит. Федотовкага ерак, минем алай йөргәнем булмады. Балалар яшь булгач, алар барсыннар, дип, бер Сабан туена да барганым булмады. Шул үзебезнекенә, шунда элгәре тауда була ие, шунда бара иек инде.

- Менә Сөрән салу йоласын да хәтерләмисезме?

- Нәрсә соң ул?

- Менә берәр вакыйга булса, сөрән салып йөргәннәр элек.

- Юк, анысы да керәшен.

- Керәшеннәрнеке, безнеке түгел...

- Керәшен, керәшен...

- Ә менә сез бәләкәй чакта яңгыр боткасы пешерәләр идеме?

- Пешерә иек, анысын пешерә иек. Әле аны хәзер дә пешердек әле.

- Әйе, былтырдыр.

- Былтырмы, былтырмы, өченче елмы?! Ике тапкыр пешердек инде.

- Былтыр булгандыр инде, бик кызу булды бит.

- Әйе, пешердек, пешердек. Яңгырга, яңгыр теләп.

- Әйе. Менә ул яңгыр булмаса үткәрелә инде. Аны кемнәр үткәрә иде?

- Безнең оч менә, үзебез менә, карчыклар.

- Сез бәләкәй чакта да була идеме соң?

- Юк. Бәләкәй чагында да була иде. Анда куып кына су сибәләр ие, ботка, ботка, ботка... ботканы ашагач, малайлар арттан куып. Ээээээй, арттан шулай су сипсәң, яңгыр ява диеп.

- Сез инде үпкәләп тормагансыздыр?

- Ну качабыз инде, барыбер эләктерәләр инде.

- Әйе, ул бит яңгыр теләү инде.

- Әйе, яңгыр теләү. Сиптереп торасы килми, йиппәрәләр салкын су йөгереп килеп.

- Әбиләр башта әзерләнәләр идеме шуны үткәрергә?

- Әзерләнә инде, әзерләнә, әзерләнеп. Шунда берсе баш булыбрак, әзрәк.

- Әйе.

- Әзрәк белемлерәге. Укып, ботка пешерәләр ие инде.

- Ә менә пешерергә ярмаларны...

- Ярманы инде үзебез инде җыелышып.

- Бөтенесен бергә җыеп?

- Әйе, үзебез инде, үзебез, үзебез бирә иек.

- Ә менә итле булса, аның сөякләрен ыргытырга ярамый, дип әйтмиләр идеме?

- Әллә суга гына салырга диләр ие, суга салырга диләр ие, суга салырга диләр.

- Болай ботка пешергәч, яңгыр ява идеме соң? Файдасы була идеме?

- Менә ике ел, менә шушы елда әле, ике ел пешердек. Сөбханалла, яуды бит! “Тагын чыгыгыз әле, тагын чыгыгыз әле”, - дип... Анда чыгардай карчыгы да юк хәзер.

- Мондый кызуда йөрергә дә тагын...

- Юк, кызуыннан да бигрәк, карчыгы юк. Менә безнең очта хәзер Маһирә, мин.

- Әйе.

- Яшьләр дә юк.

- Ыһы.

- Бәләкәйдән чыгырга... Кем әйтмешли, үләргә дә кеше калмый.

- Бу җаваплар өчен рәхмәт яусын сезгә!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

11 август 2011 ел.

Информант: Фаттахова Гөлҗиһан

Фаззал кызы, 1924, Урмышлы.

Трек №7

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 125 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)