Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хәрби хезмәткә озату йоласы

Читайте также:
  1. Татар халкының туй йоласы иҗаты

- Гыйльменур апа, менә сез фамилия, исем, отчестволарыгызны тулаем әйтеп, кайчан туган, кайда туганнарыгызны әйтеп китә алмассызмы икән?

- Мин Кирлегәч авылында тудым 1929 нчы елның 25 нче маенда. Әтием – Исрафил, әнием – Сәхипҗамал, үзем Гыйльменур.

- Әйе. Ә бу авылга килен булып төштегез инде, безнең авылга, әйеме?

- Бу авылга килен булып төштем. Хәзер... Монда... Хәзер... Монда илле җиденче елны төштем, шуннан бирле яшим инде.

- Шуннан бирле безнең авыл кешесе.

- Шуннан бирле монда инде.

- Ә белемегез? Мәктәп кенәме?

- Әйе, минем бит инде коридоры белән җиде класс. Сугыш вакытлары...

- Ә яшь чагыгызда, пенсиягә чыкканчы, кем булып эшләдегез?

- Төрле... 28 ел яравайда эшләдем. Аннары калганнары шул калхузда – бригатта инде. Ний... Икмәк чәчү иде безнең шул эшләребез. Калхуз эшләре, шул бөтен төрле эшләрне эшләдек инде. Илле сигез яшемә хәтле эшләдем.

- Илле сигездән пенсиягә чыктыгыз инде?

- Илли сигездән чыктым. Пенсиягә илле биштән чыктым, яңадан өстәп эшләдем. Әйе.

- Рәхмәт яусын. Менә хәзер сезнең яшь чакта егетләрне армиягә озату турында сөйләп китә алмассызмы икән? Мәсәлән, сезнең яшь чакта армиягә чакырыла торган егетне кем дип атыйлар иде: рекрут, некрут түгелме?

- Юк, солдат диләр ие, бүтәнчәли аерым исем кушмыйлар ые. Солдат... Армиягә китсә, солдат дип.

- Солдат... Ә менә солдатка, армиягә чакырылу килгәч, аның берәр нинди хушлашып йөри торган йолалары булгандыр инде? Алары ничек үтә иде?

- Туганнары белән саубуллашып йөри. Аннары туганнары, туган тиешлеләре бар да ашка йөртәләр, тәрбия күрсәтәләр. Аннары тәрбияләп озаталар ые. Хәзерге кебек аракы эчеп, юк, андый йола юк ые. Авыл башына хәтле озата бара ек, аннан аннары соң ат белән китәләр ие инде яңгыр яуса, чикмән ябынып...

- Районга китәләр инде?

- Районга китәләр ие, ат белән озату ые. Авыл башына хәтле баралар... Төбе, нәселе булган кеше бара ые инде авыл башына хәтле, озата ые.

- Ә менә шушы хушлашып йөрү вакыты, кадер-хөрмәт күрсәтү күпмегә сузыла иде? Бер атнамы, берничә көн генәме?

- Срогы, солдатның срогы ничек. Озаграк булса, берәр атнага сузыла инде... Бер-ике көндә китәргә булса, китә ие. Озата ек.

- Аннары авыл әйләнеп йөргәннәрдер инде, минемчә. Җыр җырлап, гармуннар уйнап...

- Җыр җырлап, гармун уйнап, авылны селкетеп йөриләр ие. Киткәндә дә гармун уйнап, авыл башына хәтле гармун уйнап барып, озатып калалар ые. Гармунчы утырып та китә ие.

- Ә менә солдатны, туганнарыннан тыш, авылдашлары да чәйгә, ашка алалар идеме?

- Алалар, алалар. Ала ыек.

- Ул якын иткән шикелле була инде...

- Әйе, якын иткән... Ала ыек.

- Менә шулай авыл әйләнеп йөргәндә, дуслары да катнаша торган булгандыр инде?

- Катнаша йы, дуслары катнаша.

- Дуслары, кызлар, егетләр, яшьләр...

- Кызлар да, егетләр дә... Яшьләр бар да катнаша йы.

- Ә нинди музыка коралларында уйнаганнар? Шул гармун гынадыр инде бездә?

- Ул вакытта гармун гына инде. Шул олырак кешеләр скрипка уйный иде. Олы кешеләр инде. Яшьләр түгел, яшьләр гармунда инде алар.

- Менә солдатка, армиягә чакырып кәгазь килгәч, повестка килгәч, ул өйдәге берәр нинди эшләрдән азат ителми идеме? Берәр нәрсә эшләргә ярамый, дип әйтмиләр идеме?

- Юк, нинди эш бар – булышалар ые әти-әниләренә. Аерым эш юк ые.

- Ярамый торган эш юк алайса...

- Юк.

- Ә менә иртәгә китәсе дигән көнне, барыбер төп йортка җыелып, озату кичәсе үткәрелгәндер инде?

- Шул туганнар гына җыела инде, болай нитеп...

- Аш-су әзерләп...

- Аш-су әзерләп... булган, аш-су инде. Шунда чәен куйган, аш-су әзерләгән. Туган-тумачалар җыелып, озаталар ые.

- Шулай... Ә китүче шушы солдат егеткә бүләкләр бирә торган булганнармы?

- Әйе, бирә йек. Бүләк бирәләр ие. Ну менә үзеңнән күпме нәрсә инде... Кызлар кулъяулык бирә.

- Яраткан кызы да...

- Йөргән кызы кулъяулык бирә. Болай дус кызлары да шулай кулъяулык бирә ие чигеп язу язып, чигеп йырлар язып. Ний... Күпме инде анда ул вакытта... акча күпме, кемнең күпме мөмкинлеге бар – шулай биреп озаталар ые инде.

- Үзе белән юлга алып була торган әйберләрне дә алгандыр инде, әйеме?

- Алары, аларны әзерләп куя инде баштан ук.

- Әйе. Мәсәлән, егетне саклар өчен, әбисеме, олырак кешеләрме, егетне сакласын дип, берәр нәрсә биргәннәрме: догалыкмы, бөтиләрме?

- Дога бирәләр ие инде әбиләр, әби кешеләр. Дога бирәләр ие, ипи каптырып калалар ые.

- Иртән, китәсе көннеме?

- Иртән, менә иң, ишекне иң соңгы чыгып киткәндә каптырып, шул ипине каба йы да, калганын, марляга бәйләп, матчага элеп куялар ые.

- Менә хәзер алай бик итмиләр ахырсы...

- Итәләр.

- Ә туган туфракны алып китү юк идеме? Яулыкка төреп?

- Юк, юк, аны, ансын белмим, ансын әйтер хәлем юк, ансын ниткәнем юк.

- Аннары соң, тәртипләп сөйләсәк, ипине каптырып чыгарып җибәрәләр. Туры карап чыгамы ул ишеккә, арты белән түгелме?

- Ишеккә туры карап чыга.

- Аннары соң инде шул бергәләп озата китәләр...

- Озатып китәләр.

- Кире керү ярамый инде...

- Юк. Машина юк инде, җияүләп. Авыл башына хәтле булса да, җияү. Хәзер бит машинага утырып китәләр. Элеккеге, борынгы заманнарда инде болар, безнең заманнарда.

- Менә егетне авыл башына хәтле озатып, егет киткәч, аның хезмәте уңышлы буламы, юкмы дип берәр ничек фаразлый торган булмаганнармы?

- Теләк теләп каласың инде. Юллары уң булсын, хәерле сәфәрләр булсын, исән-сау, дүрт яклары сәламәт булып әйләнеп кайтсын, диеп һәркем дога кыла инде.

- Озату вакытында аерым аңа гына багышлап догалар укылмаганмы? Башка вакытта укылмый торган, махсус догалар?

- Болай аерым дога юк инде, әбисе, әнисе белгән догаларын укыйлар инде, болай аерым дога юк.

- Хәтерләмисезме, безнең авылдан, армиягә китеп, анда үлеп калганнар юк микән?

- Урмышлыдамы?

- Әйе.

- Менә бу Заһит малае калды инде. Теге... Менә күптән... Хәзер анарга ничә ел... Алты ел... Алай гына түгел, күп инде, күп. Ний... Шияп абзый малайлары – Заһитлар күчеп кайтты бит менә монда Сәкинәстайлар өенә. Шуларның малайлары үлеп калды солдатта. Менә хәзерге вакытта үлеп калды була инде.

- Бердән-бер очрак хәзерге вакытка, әйеме?

- Ыы.

- Аңа багышлап, берәрсе бәет чыгармады микән, әйтә алмыйсызмы?

- Ансын белмим, әнисеннән белешсәң генә ансын, белмим.

- Әнисе чыгарган булырга мөмкин, әйе бит?

- Ыы.

- Солдатлар армиягә киткәч, ул бит әле сез яшь чакта өч ел булгандыр хезмәте?

- Өч, өч ел.

- Аның янына баручылар булмагандыр инде: әти-әниләре?

- Юк, хат инде көтеп, өч почмаклы хат көтеп ята йык инде. Өч почмаклы хат ые шулай.

- Солдат хатлары...

- Солдат хатлары... Шуны көтеп ята ек.

- Шул.

- Энем минем өч ел хезмәт итте су астында, туган энем.

- Хатларын гадәти итеп кенә язалар идеме, әллә җырлар да кушалар идеме?

- Алай йыр кушмыйлар ые. Исәнлек-саулык сорап, безнекеләрен сорап инде, үзләренекен сөйләп язалар ые. Алай иптәшләр җәберли, дип язган кеше булмады инде беркайчан да.

- Беркайчан да зарланмыйлар, әйеме?

- Юк, беркайчан да зарланмадылар.

- Аннан соң армиядән әйләнеп кайткачтын да, андагы хәлләрне бик сөйләргә тырышмаганнардыр әле, минемчә, әйеме?

- Юк. Үтте генә, диләр, яхшы үтте, диләр.

- Әйе шул. Хәзерге яшь егетләр дә (кайталар бит менә, абыйлар барып кайткалады), бер дә зарланып сөйләмиләр андагы ларны.

- Ярамый инде сөйләргә. Зарланмыйлар, сөйләмиләр.

- Ярый, армиягә карата сораулар бетте, рәхмәт яусын!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

4 август 2011 ел.

Информант: Кәримова Гыйльменур

Исрафил кызы, 1929, Кирлегәч.

 

Трек №6

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 

2. Календарь йолалар


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 1301 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)