Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Туй үзе. Никах.

Читайте также:
  1. ТЕРМОЭЛЕКТРИЧЕСКИЕ ЯВЛЕНИЯ В ПОЛУПРОВОДНИКАХ.

- Ә менә никах үзе нәрсәне аңлата ул? Никах сүзе?

- Суфиян абый: Никах инде мөселман өммәтенең ризалыгы,

- Мөсалия апа:...ышанычы...

- Суфиян абый:... ышанычы була никах. Бу иманлы кеше була инде, никахлы өйләнгән кеше. Никахсыз өйләнгән кеше юк, бар инде ул да, урлап кайткач та барыбер никах укыйлар.

- Әйе.

- Суфиян абый: Урлап кайтсаң да, мөселман кеше никах укылмыйча кушылмый. Монда ана теге Кирлегәчнекеләрне урлап кайттык, дидем бит әле?

- Әйе.

- Суфиян абый: Төнлә никах укылды туже. Әзерләп тордык мулланы, нине. Инде әйттеләр, никах укылган – эш беткән. Никах укылса, эш беткән инде. Закон эше инде.

- Әйе.

- Суфиян абый: Никахлы инде бу кеше, монда бүтән кеше тыгылалмый боларга. Никахлы кеше законга тиң, хәзер дә шулай инде ул. Никахыңны бозалмыйсың.

- Никах үзе кайсы якта була иде инде элек?

- Мөсалия апа: Кыз ягында.

- Суфиян абый: Кыз ягында була, никахны шунда укыйлар, кыз ягында. Аны, ә, нинең, кайната-каенна буласы кешенең кыз ягында туйга баралар ые башта картлар.

- Әйе.

- Суфиян абый: Туйга баралар ые картлар, аш үткәрәләр ие. Аш инде, авыл буенча ашка йөртәләр инде. Картлар бара, анда картларны ике көннән алып дүрт көнгә хәтле кундырып җибәрәләр. Кодалар. Менә элгәре дүрт көн... Кемнең байлыгы ничек, шул ике көннән дүрткә хәтле кундырып җибәрәләр. Безнең үзебезнең әтиләрне Ялхавайда дүрт көн кундырдылар. Мин үзем дә дүрт көн кундым. Кияү егете булып менгәч, туже куну ые. Мин туже дүрт көн кундым. Әйе. Аннары гына туй төште.

- Никахтан соң мунчалар бар бит, никах мунчасы...

- Суфиян абый: Әйе. Менә мунча ягучы була анда, сиңа бит мунча яга берәү.

- Әйе. Теләсә кем...

- Суфиян абый: Теләсә кем дип...

- Ышанычлы кешедер?

- Суфиян абый: Ышанычлы бер кеше инде. Яга инде, теге, кыз ягыннан. Ул яга, мунчаны булдыра. Мунчага әбизәтелне акча куеп чыгу ые.

- Мунча ягучыга инде?

- Суфиян абый: Әйе, мунча ягучыга акча куеп чыгасың. Акча, күбрәк, байлыгы булса инде, кеше күбрәк тә куя инде. Ну биш тәңкәдән дә кәм куелмый инде. Ярлы кеше биш сум куя иде ул вакытта, ни, рәте булган кеше йөз сум да куярга может ые. Ну теге мунча ягучыга бер ние, аның өчен ни, труд өчен инде аларның. Ул бит инде яккан, иртән торып, иртүк ягып, мунча өлгерергә тиеш ие. Яктыруга мунча өлгерергә тиеш.

- Никах көнне бу, әйеме?

- Суфиян абый: Әйе, әйе.

- Никахның үзендә егет белән кыз табын янында утырмаганнардыр инде өлкәннәр янында?

- Суфиян абый: Утырдылар, утыралар.

- Утыралармы?

- Суфиян абый: Никахның, беренче никахны аларның янында укыталар. Никахны укыганны тыңлап утыралар. Син ризамы, дип сорыйлар бит.

- Әйе.

- Суфиян абый: Әтисеннән, әнисеннән. Фәләннең кызы, син ризамы фәлән фәләннең улына, ризалыгыңны бирдеңме кияүгә чыгарга, дип сорыйлар. Аннары ул әйтә, мин риза. Егет ягыннан мин алдым, тегесе мин бардым, ди. Никах укыйлар. Менә шундый тәртип.

- Урын-җирне кем җәя иде никахтан соң яшьләргә?

- Суфиян абый: Аны андый кеше бер, тагы бер агайнесе бар инде шундый. Үзенең якыннары шунда, урынны җәеп куя. Анысы аның бик сирәк ие инде.

- Анысына да бүләк бирелә идеме?

- Суфиян абый: Әйе, анысына да бүләк бирелә. Анда мендәр астына куясың инде акча, мендәр астына. Ну анысы сирәк аның.

- Ә кияү коймагын кайчан пешерәләр?

- Суфиян абый: Кияү коймагын аны иртүк пешерәләр.

- Икенче көннеме?

- Суфиян абый: Мунчадан кайтуга, кияү коймагы пешкән була. Төче коймак ул, яхшы иттереп, бәләкәй генә.

- Нәзек.

- Суфиян абый: Әйе, бәләкәй генә төче коймак пешерәләр, ул кияү коймагы дип атала.

Туй

- Никахтан соң туй үткәрергә ризалашсалар, ничә көннән соң була иде?

- Суфиян абый: Аны срокны нитәләр инде, әйтәләр ие. Бер атнадан да нитмиләр инде, ун көн даже шулай.

- Туй ничә көннәр дәвам итә иде?

- Суфиян абый: Туй инде бер ике-өч көн була инде.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Өч көн, әйе.

- Туй чыгымнарын кайсы як күтәрә иде, урталай бүләләр идеме?

- Суфиян абый: Ике як та, урталай бүләсең. Туй чыгымнарын урталай бүләләр, ике яктан да.

- Шаһитләр билгелиләр идеме?

- Суфиян абый: Шаһитләр билгелиләр. Менә нидә, никах вакытында шаһитләр басып торалар инде. Ике яктан да, шаһитләр дип атала инде.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Шул шаһитләрне кулларын куеп, шулай иттереп ясыйлар ие инде.

- Шаһитләрнең өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган булуы мәҗбүриме, әллә әһәмияте юкмы?

- Мөсалия апа: Анысы ни, мөһим түгелдер инде ул. Безнең нәселдән бардылар бит. Рөстәм абыйлар.

- Суфиян абый: Арчи дип атала анысы. Арчи бара, бер пармы анда, бер якын гына туганыңны апбарасың. Менә мин моны, Мөсалиянең артыннан менделәр инде әтиләр.

- Әйе.

- Суфиян абый: Алырга. Ни, кунакка.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Туйга инде, туйга, картлар туена менәсең. Анда апменәсең үзеңнең яктан, иң якын ике пар менәргә тиеш. Ике пар кеше. Аннары...

- Мөсалия апа: Элгәре куну бар ые. Әтиләр, кайнаталар дүрт көн кундылар, кунакка менеп. Аннары сың без кундык. Дүртнеме?

- Суфиян абый: Дүртне, без дә кундык.

- Мөсалия апа: Дүртне кундык. Шуннан сың ат белән...

- Суфиян абый: Ат белән төштек, туй төшердек инде. Ат белән төшердек.

- Мөсалия апа: Ат белән. Иии, матур да булды инде!

- Суфиян абый: Мин үзем үз гомеремдә туйны бик күп төшердем. Минем... Ат белән дә төшердем мин. Иң соңгы туйны ат белән төшердем Фәнзәтне менә бу.

- Әйе, беләм.

- Суфиян абый: Менә шул Фәнзәтне. Иң соңгы шул туй булды бу ат белән. Бүтән сың төшермәдем мин аны. Ул көнне кырык ике градыс салкын ые. Бер дә онтылмый. Кырык ике градыс салкынлык. Чанага утырырга куркам, дуга, сынса, салкында бит дуга сына!

- Әйе.

- Суфиян абый: Кибет тауларын йөгереп мендем, этешеп нигә, атка. Ат яхшы бит, ну дугасы сынмасын, сынса бит оятка каласың инде.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Ни, яхшы булмый инде. Шулай иттереп йөгереп чана кырыеннан мендем тау менгәндә, этешеп мендем даже. Анда бит әле кияү кызы да бар, кияү егете дә бар. Бер чанага төяләсең күп кенә. Үзләре икәү, кияү кызы, кияү егете – дүрт тә, биш кеше.

- Мөсалия апа: Бер гармунчы инде.

- Суфиян абый: Бер гармунчы, алты кеше. Алты кеше була бер чанага. Әле аның да бер, дополнителне килеп утыралар, якыннары. Шулай иттереп, дуга саклап...

- Мөсалия апа: Шулары кирәк микәнни?

- Шулары кирәк.

- Суфиян абый: Әйе, шулары кирәк. Шул дуга, менә шушы ни, шуны бит... Соңгысы булды инде ул, ул туйның, Фәнзәтнең. Шул дуганы... Минем әтинең дугасы пожарда ые, мин пожарник нәчәлниге булып тордым инде анда. Шул дуганы яңадан сдавать иттем мәктәпкә, нидә...

- Музейгамы?

- Суфиян абый: Музейдә, ул дуга музейдә тора. Ыы, шунда. Ул дуга безнең әтидән калган ул. Ул утыз җиденче елгы микән, колхозга кергәндә алган ул атын да, дугасын да, шул көе сакланган ул. Мин аны тагы сакладым үзем, үзем нәчәлник пожара булып тордым инде. Анда ул дуганы җикмәдем инде, саклап тордым төс итеп, әтинең төсе итеп. Менә шулай иттереп, хәзер мәктәптә тора ул.

- Туй көнне кияү егете, кызны алырга менгәндә, аны ничегрәк каршы алалар иде?

- Суфиян абый: Аны каршы алалар менә болай. Нәпримир, мин моннан бит инде ат белән, тегеннән ат белән төшеп алалар кияү егетне.

- Төшеп алалар идемени?

- Суфиян абый: Төшеп, төшеп алалар. Моннан менү юк, үзләре төшеп алалар. Тегеннән менә дигән айгырны җиктеләр. Минем кайнеш бар ие. Ул төште. Хәзер киттеләр, әй, киттек инде. Монда чана мөгезендә бер ни тора, аракы куелырга тиеш, бер литр аракың булмаса, туже я кыйныйлар инде, я нитәләр. Вапше яхшы булмый инде. Кызны бирмәскә келәп инде.

- Әәә...

- Суфиян абый: Ишектән кергәндә хәзер инде нитәләр бит?

- Әйе.

- Суфиян абый: Ә тегендә шулай ые. Кырга чыгып, каршы чыгалар ые, каршы...

- Каршы киләләрме?

- Суфиян абый: Каршы алалар инде. Ул авыл кырыенда гына түгел, авылны вәжни чыгып, кырда.

- Әә, юлны бүләләр?

- Суфиян абый: Әйе, юлны бүлеп, аркылы торалар егетләр.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Әйе, син аны үтәлсәң үтәләсең, үтәлмәсәң – юк. Хәзер мин күрдем Сыер чокырыннан. Тегендә, мәйтәм, агачлар монда юк ые бит, бу нинди агачлар? Важный килгәннәр ие монда егетләр. Хәзер Расыйм исемле кайнеш бар ые. “Атыңны, айгырыңны нык тот, - мәйтәм. – Хәзер атка яхшы гына бик каты сук та җибәр полный ход, -“ дидем.

- Мөсалия апа: Әле бу бит туй аптөшү түгел, ни, күрсәтергә аптөшә әтиләрен.

- Суфиян абый: Менәбез бит инде хәзер. Менәбез.

- Мөсалия апа: Менүегезме?

- Суфиян абый: Сың, менәбез. Сың безне Расыйм апменә бит инде.

- Мөсалия апа: Әә.

- Суфиян абый: Мине. Син өйдә бит инде.

- Мөсалия апа: Әйе, әйе.

- Суфиян абый: Мине кияү, әй, кыз ягына бит апменә инде, агайне, кем, кияү, кияүне апменәләр ат җигеп. Шулай иттереп. Болар кайсы кайсы якка тәгәрәп калды, эләктерәлмәде безне.

- Мөсалия апа: Кар яхшы.

- Суфиян абый: Әйе, кар тирән, тирән, ат яхшы булды. Эләктерә алмады. Хәзер, хәзер монда төшәргә, кермәделәр монда. Ну алай да берсе керде, берсе керде аның. Кем әле керде, теге Самат малае...

- Мөсалия апа: Сәлих.

- Суфиян абый: Минсәлих дигән кеше, минем ул таныш ые инде, әйбәт, шул таныштырды, пачти инде. Ул таныштырды. Ул керде дә. Мәйтәм, мә, аракы. Анарга аракы куйдым инде. Тегеләргә инде, аларның бит ачуы килә, алты-җиде малай анда, аракы җиткерә торган түгел. Менә шул. Шул көенә бардык. Әби кызны бирде миңа яхшы иттереп. Мунчалар яккан, эш беткән инде.

- Кызга киенергә кемнәр булыша иде, Мөсалия апа?

- Мөсалия апа: Үзебез.

- Үзегез?

- Мөсалия апа: Элек алай ни түгел ие бит инде.

- Суфиян абый: Нигә, карчыклар бит киендерделәр сине.

- Мөсалия апа: Карчыклар инде, әбиләр.

- Суфиян абый: Карчыклар, әбиләр, олылар.

- Гади генә күлмәк булгандыр инде?

- Мөсалия апа: Ә?

- Гади, тегелгән күлмәк булгандыр инде?

- Мөсалия апа: Гади. Үземнең әни тегүче ие, текте дә, шуны кидем дә.

- Суфиян абый: Бала итәкле, бала итәкле түгелме сың?

- Мөсалия апа: Юк, юк, прямой гына иде.

- Ә бирнәләрне кайчанрак җыя башлаган идегез сез?

- Мөсалия апа: Бирнәләрне инде ул, бирнәләрне җыясың инде.

- Суфиян абый: Кыз өлгерә башлагачтын да.

- Мөсалия апа: Өлгерә башлагач инде, әйе.

- Суфиян абый: Кыз өлгерә башлагач, җыя башлыйсың.

- Мөсалия апа: Җыя барасың, бусын саласың, бусын саласың. Җыя-җыя, җыя-җыя, кияүгә киткәнче җыясың инде шулай.

- Шул чаршаулардыр булгандыр инде?

- Мөсалия апа: Әйе, чаршаулар, чиккән кашагалар, ашъяулыклар чиккән, гел чиккән инде. Шундый матурлар ие. Менә хәзер... Простына чиккән... Элгәре гел чигү ие, аннары перчатка инде. Хәзер перчатка бәйләмиләр бит егетләргә.

- Юк, юк.

- Мөсалия апа: Ооо, ничә кием перчатка бәйләдем. Моның әле шул туганнары күп, туганнарына да бирдек, монарга да.

- Суфиян абый: Шулай...

- Мөсалия апа: Шулхәтле, шулхәтле...

- Ә менә сандыгыгыз бар идеме сезнең?

- Мөсалия апа: Бар ые.

- Сандык сату булдымы?

- Мөсалия апа: Бар.

- Суфиян абый: Булды, сандык, сандык алдык без, сандыкны. Яңа сандык сатып алдык. Менә шушы ые.

- Мөсалия апа: Өстенә утырдылар да...

- Суфиян абый: Сандык алырга бит инде... Керәләр анда туже. Без киткәндә бит инде, алып киткәндә кызны...

- Әйе.

- Суфиян абый: Сандыксыз бит апкитәлмисең.

- Сандык кирәк.

- Суфиян абый: Бөтен әйбер сандыкта. Сандыкның өстенә менеп утыра бер кеше дә бирми. Ни бирмичә, нәрсәкәй...

- Мөсалия апа: Нәрсә булса да инде...

- Суфиян абый: Бүләк бирмичә, ул кешедән алалмыйсың сандыкны.

- Ул берәр нинди шигырь әйтеп утырмый идеме?

- Суфиян абый: Юк, юк.

- Мөсалия апа: Юуук.

- Суфиян абый: Алай шигырь әйтү юк ые. Монда ике кеше дә утыра, может өч кеше дә утырырга. Сандыкны бирмәскә. Тегеләр каера башласалар, икенчеләре килеп утыра. Тәки... Түләүле инде ул.

- Түләүле...

- Суфиян абый: Түләүле ул.

- Сандыкны сатып алалар инде?

- Суфиян абый: Әйе, сандыкны сатып аласың. Бирәсең инде.

- Мөсалия апа: Монда төшкәч, монда да утырталар. Теге якныкылар утырды.

- Суфиян абый: Мәш килдек.

- Аннан соң кыз кеше, килен булып килгәндә тагын нәрсәләр алып килә иде, сандыктагы әйберләрдән тыш? Пар мендәр, юрганнар...

- Мөсалия апа: Пар мендәр, юрган, одеял...

- Матрас...

- Мөсалия апа: Тәрәзә челтәре, тәрәзә пәрдәсе – алар бөтенесе була инде.

- Әйе.

- Мөсалия апа: Өйне бизисең инде.

- Өйне туй алдыннан бизиләрме?

- Суфиян абый: Туй төшкәч.

- Мөсалия апа: Юк, килен төшкәч бизи.

- Шул ук көннеме?

- Мөсалия апа: Әйе, шул ук көнне.

- Суфиян абый: Шул ук көнне килен төшкәч. Туганнар күп төшә.

- Мөсалия апа: Күп төштек, шулкадәр күп төштек.

- Суфиян абый: Анда арчы кызы. Төшәләр бит инде туйга. Моннан арчиларга ниләр утыртып җибәрделәр бит инде, кунакка?

- Әйе, әйе.

- Суфиян абый: Арчилар инде, кунак арчилары. Ә тегеннән арчи кызлары төшә. Шушы нигә утырып.

- Мөсалия апа: Алар бизиләр.

- Суфиян абый: Ы-ы, алар бизи аны.

- Әле аңа хәтле бит каршы алалар киленне... Бал, майлар каптырып...

- Суфиян абый: Әйе, бал, мендәргә бастыралар...

- Мөсалия апа: Мендәргә бастыргач, бал, ипи, май... Алары бар инде, бар ые.

- Аннан соң әйтәләр бит менә хәзер: килен кеше, кәләш кеше, өеннән чыгып киткәндә, артына борылып карарга ярамый, диләр.

- Мөсалия апа: Әйе, элгәре дә бар ые ул.

- Суфиян абый: Электән үк бар ул.

- Мөсалия апа: Бар ые, бар ые.

- Тагын нинди шундый тыюлары бар иде аның?

- Мөсалия апа: Тагын нәстә инде?! Башка бүтәнне... Хәзер илле, илле биш ел төшкәнгә, онытылып та беткән инде.

- Суфиян абый: Менә мин үзем... Элгәре бит бар ые ул кызларны егет ясап киендерү.

- Анысы нигә?

- Мөсалия апа: Иии, инде... Анысын сүләп торма инде!

- Суфиян абый: Шул, обычае бит ул.

- Туйдамы ул?

- Суфиян абый: Самый...

- Мөсалия апа: Юк.

- Суфиян абый: Юк, кич утырганда яшь кызлар, яшь егетләр бит кич утырабыз. Элгәре, элек клуб юк ые бит.

- Әйе.

- Суфиян абый: Хәзер бер киендерәсең, кунак кызы, дип, киендерәбез бер егетне. Икенче бер, бер малайны таныштырабыз. Әйе, полный. Кызык иттереп киендереп, матур иттереп бизибез. Аны тагын кочаклап, үбеп бит инде мәш киләләр ие.

- Мөсалия апа: Үзем, диген инде, үзем, диген.

- Суфиян абый: Туктале.

- Мөсалия апа: Үзең!

- Суфиян абый: Юк, анысы... Ансын аннары сүләрмен. Шулай иттереп, теге малай оятлыга кала бит инде анда. Без аны үзара беләбез бит инде.

- Әйе.

- Суфиян абый: Ну я берәр ниерәк, лохматыйрак егет була инде ул, менә шулай иттереп. И аның “кызы” бик удалой кыз була инде, сиздертмәскә, нитмәскә инде. Әй кочаклап, әй үбеп, мәш килеп... Көлә... Аннары сөйли ие ул. Тегесе, теге малай шулхәтле оятлы була торган ые, шуның өчен бик сакланып итә иек инде кызлар белән, кунак кызлары... Кунак кызлар килсә, особо нитеп, кунак кызы дип киендерә иек, кунак кызы. Давай кунак кызы белән... Озатып бит килгәч, әбизәтелне сөйләшергә кирәк бер егет белән.

- Мөсалия апа: Танышырга.

- Суфиян абый: Ә?

- Мөсалия апа: Танышалар ые инде.

- Суфиян абый: Әйе, танышалар, танышасың шунда. Ул шулай тарала инде, гел авылныкы гына түгел. Я Кирлегәч, я бүтән.

- Мөсалия апа: Ы-ы.

- Суфиян абый: Барыбер ерактан киләләр ие кызлар, таныша ыек инде. Хәтерлим. Мин үзем туже… Мин үзем, кыз булып, кияүгә бардым, кияүгә чыктым. Кыз булып даже! Кыз булып киенеп...

- Мөсалия апа: Ы-ы.

- Суфиян абый: Менә шундый булды: Каюмов, Каюмов Нурислам кыз күзләргә китә Мәмәткә. Әле бу күзләргә генә инде. Кыз күзләргә китте дә, хәзер без этлек уйладык, без... Менә Каюмов Закуанны беләсез бит инде?

- Әйе, беләм.

- Суфиян абый: Аның, аның браты ул, үлде. Теге Хөрәсән тыкрыгында.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Хәзер, хәзер менә тиз-тиз генә кайттылар да, нидән, Нурислам абзыйлар нидән, Мәмәттән, “Давай кызык итәбез?! Давай Суфиянны киендерәбез, полный туй ясап, менә ни, туй ниендә... Атларны нитәбез, киендерәбез...” Хәзер алдан әнине җибәрдек. “син әзер булыгыз, сез, ни, Нурислам өйләнеп кайтты, бездә килен, бездә. Сез, килен төшкәнче, килеп, өйне җыештырыгыз”, - дип әйтергә инде китте, җибәрдек әнине.

- Әйе.

- Суфиян абый: Әни китте. Әни шулай барып дисвителне шулай алдаган инде, “Килен кайтты, бездә. Давай җыеныгыз.” Анда әле бала-чагалар бөтенесе, бөтен балалар исән...

- Мөсалия апа: Бер көтү ие.

- Суфиян абый: Бер көтү, яшьләр инде бар да. Пич башында, сәндрәдә микән әллә алты, әллә җиде бала инде, алар күбәү ие. Закуан инде чыкты да, капка ачылмый, көрәмәгән, ятьрәк капканы көрәргә кирәк күршеләр белән. Капканың бит инде өстеннән кереп булмый.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Ат белән, оятка кала, оятлы була бит инде. Капканы ачалар, көриләр Закуан абзый, теге Дуңгыз Закуаннары белән. Көрәп ачалар капканы. Хәзер моннан әзерләндек. Әйберләр төйнәдек, бирнә әйберләре бер төен менә шулай. Шушының хәтле төядек, анда чикләвек тә, перчатка да, нәрсәләр, нәрсәләр... Әйбер, кашагалар – бөтенесен...

- Ыым.

- Суфиян абый: Әзер, Асиянең әйберләре бар ые, кыз кеше бит инде?

- Әйе.

- Суфиян абый: Аның әйберләрен генә алып төйнәдек тә, готовый әйбер бит инде, төйнәдек, киттек. Хәзер киттек. Барып кердек тыкрыкка. Анда себереп куйган инде ниләр, бөтенесе. Хәзер сызгырып җибәрде Нурислам абзый. Капка ачылып китте, капкага барып кердек. Мине чанадан мендәргә шалт төшерделәр. Хәзер авызга ипи каптыралар, ну бал юк ые ул вакытта, хәерчеләр... Дүрт почмаклы гына өй. Менә дүрт почмаклы гына инде. Һәр кереп... Әле бала-чагалар пич арасында, нидә инде, пич, пич... почмакта, пич арасында түгел, почмакта бала-чагалар бөтенесе дә. Һәр килеп кердем, хәзер анда... Әйбер, минем әйберләрне күтәреп апкерде әти, әти, әйе, исән ие әле ул вакытта. Әти күтәреп апкерде. “Менә өй бизәгез, кызлар, бизисез”, - дип әйтте инде. Хәзер ниттем, чиштем дә нине... ыы...

- Бирнәне.

- Суфиян абый: Төенне, бирнәне, кызларга чикләвек берәр сыңар уч, анда Нурислам абзыйга перчатка.

- Мөсалия апа: Ничек көлмичә түзгәндер ул?!

- Суфиян абый: Әйе, перчатка. Мин инде ни, йөрим бит инде хәзер. Хәзер почмакка кереп утырдым, почмаклары бар бәләкәй генә, почмак бит инде ул. Пич шунда, пич алдында. Хәзер кереп утырдым нәрсәкәйгәдер, тегеләр өй бизиләр. Ә, кызлар өй бизиләр, мин пока почмакка кереп утырдым вышт кына. Көлермен дип куркам бит хәзер, көлүдән шикләнәм бит инде.

- Мөсалия апа: Сың инде, көлмичә?!

- Суфиян абый: Көлдерер, дип. Хәзер Закуан абзыйның хатыны Хәдичә ие, исемле. Сез беләсезме, ишеткәнегез бармы?

- Ишеткәнем бар, әйе.

- Суфиян абый: Ишеткәнең бар, Хәдичә исемле хатын ые ул. Керде дә кырыема утырды да шулай иттереп. Хәзер шулай кырыйга утырды да, “Иркәм, мин менә гел монда инде, мин гел монда инде. Мине ачуланмассың инде, иркәм, яме? – ди. – Бигрәк тә яшь килеш килгәнсең, кызым, - “ дип шулай карый да бу, һәр түшемне тотарга кели. “Кит әле, - ” дим инде. Шулай иттереп. “Нитмәссең, ачуланмассың инде син безне, - ди. – Без бергә яшибез, - “, тегеләй-болай... Хәзер анда Закуан, әй, Нурислам абзый әйтә: “Самавыр куй! – “ миңа. Мин самавыр куярга... Хәзер самавыр өрәм, нитәм, самавыр белән маташам, мин самавыр куеп йөрим. Шулай иттереп... “Ну, - Нурислам абзый әйтә, - ни, - ди. – Ал, ди дә, ал, дисең, ал, дисең, дип әйттең, - ди. – Ышандыңмы инде миңа? – ди. – Алдамадым бит менә, - ” ди.

- Ы-ы.

- Суфиян абый: Һәр бит инде... Ышандым, ышандым, - мәйтәм. Һәр “Ышанмаса бит, - ди, Нурислам абзый әйтә, - кайта да китә ул, - ди. – Ышанмаса чыгып кына китә, кайта да китә ул, - “ ди. Мин шул моментта, шул сүзне әйткән уңайдан мин чыктым да киттем. Китте акырыш-бакырыш! “Кая китәсең, кеше көлдереп?” “Юк, миңа, - мәйтәм, - бу сүз ошамый. Киттем, киттем, - ” дидем дә чыктым да киттем. Чыгып киттем дә, аннан чишенеп кердем дә, шаккаттылар.

- Бөтен, ярты авылны аякка бастырып...

- Суфиян абый: Әйе.

- Мөсалия апа: Иии, килештереп шул хәтле... Хәзер киленнәр дә бит алар, килен булып төшкәч тә, бернәрсә эшләмиләр. Безне суга җибәрделәр. Әле хәзер судан кайттык. Килен, ди, иртән торгач, ди, арчиларга, ди, карабодай коймагы пешер, ди. Пешерә беләсеңме, дими әле ул...

- Пешер, ди.

- Мөсалия апа: Әйе, пешер, ди. Менә ниләргә, ди. Ну, пешерә белмәскә дә булмый бит инде. Пешердек яшьтән үк, унике яшьтән. Шулай иттереп... Пешердем, пешерә белә ием инде. Урнашлар була иде элгәре, хәзер урнашлар ясыйлар бит әле?

- Суфиян абый: Аулак өй дип атала ул.

- Мөсалия апа: Ә?

- Суфиян абый: Аулак өй.

- Мөсалия апа: Аулак өй.

- Суфиян абый: Без китсәк...

- Әйе, әйе.

- Суфиян абый: Менә безнең кызыбыз или малаебызмы аулак өй оештыра.

- Аулак өй, әйе.

- Мөсалия апа: Нәрсә булса да апбарасың инде.

- Суфиян абый: Клуб юк бит, ул вакытта клуб юк.

- Мөсалия апа: Онмы, ипиме, маймы –нәстә булса да җыясың.

- Суфиян абый: Әйе, шуның хәтле. Җыясың инде, җыясың.

- Мөсалия апа: И урнаш дия иек инде без, урынлы аш пешерәбез. Егетләрне кертеш юк әле. Алар тәрәзә тирәсендә йөриләр. Егетләр элгәре бик тихийлар ые. Бер ватып, бәреп, кереп, нитә торган ни түгел ие.

- Суфиян абый: Бездә юк, бездә авылда керәләр ие, керә иек.

- Мөсалия апа: Әйе. Шулай иттереп коймак пешереп ашаттым. Шуннан китте инде аннан, китте дә китте, китте дә китте инде.

- Туй ат белән төште, дидегез. Кузгалып киткәндә яисә монда килен булып төшкәндә, берәр нәрсә сибәләр идеме?

- Суфиян абый: Канфит.

- Конфет...

- Мөсалия апа: Сипмиләр, мылтык аттылар.

- Мылтык аттылар?

- Суфиян абый: Монда төшкәч, мылтык аттылар. Әйе.

- Мөсалия апа: Элгәре мылтык аталар ые, киленнең җенен качыралар.

- Килен җенле буламыни?

- Суфиян абый: Бу җенле карчык, җенле.

- Мөсалия апа: Киленнең җенен качырган булалар.

- Әйе.

- Мөсалия апа: Мылтык аттылар, нәкъ кергәндә генә шалт иттереп. Бөтенесе шулай итә ие.

- Суфиян абый: Атлар курка бит әле. Ул яшертен ул мылтык ату, аны белмисең.

- Белмиләрмени?

- Суфиян абый: Белми. Ул лапас артында гына качып тора. Шалт, гөҗ киләләр.

- Ишеткәнем юк иде әле моны.

- Мөсалия апа: Мылтык аталар ые, аталар.

- Суфиян абый: Хәзер мылтык юк инде.

- Мөсалия апа: Юуук.

- Суфиян абый: Хәзер, хәзер бетте инде ул. Хәзер мылтык ату юк.

- Менә бит әйттегез әле, элек өй киендерә идек, дидегез?

- Мөсалия апа: Әйе.

- Кашагалар белән, челтәрләр элеп...

- Мөсалия апа: Ы-ы.

- Хәзерге яшь киленнәр шулай эшли микән?

- Мөсалия апа: Юктыр.

- Суфиян абый: Юк, алай белмим хәзер.

- Челтәр генә алыштыралар ахрысы...

- Мөсалия апа: Челтәр алыштыралар – шуның белән бетте. Элгәре бит бөтенесе була ые.

- Әйе шул. Бөтен чиккән әйберләр...

- Мөсалия апа: Бавырсак пешереп төшерәсең, күмәчләр пешерәсең, казлар аптөшәсең...

- Туйга, әйеме?

- Мөсалия апа: Туйга аптөшәсең инде, кызныкы.

- Казлар пар каз булгандыр инде?

- Мөсалия апа: Пар каз инде, әйе, пар каз, пар күмәч.

- Суфиян абый: Булганында. Бу рәтле кешедә шулай инде. Рәтле кеше ябыштырып кайта инде.

- Ә менә туй ничә көн дәвам итә иде?

- Мөсалия апа: Дүрт, дүрт көннәр.

- Суфиян абый: Дүрт көн, өч-дүрт көн инде.

- Дүрт көн инде. Ул вакытта төп йортта гына булмагандыр инде?

- Мөсалия апа: Туганнарга ашка йөрисең инде, алар чакыра.

- Суфиян абый: Йөрисең, агайне чакыра. Менә Каюмов дидем бит әле?

- Әйе.

- Суфиян абый: Аларга китәсең. Агайнеләр бар бит инде ул ике яклап та. Ашка җыю була инде ул.

- Мөсалия апа: Әле минем якта, килен ягында, кермәгән, йөртмәгән кеше калмады ашка. Дүрт көн буена көне-төне, көне-төне ашка йөрибез.

- Суфиян абый: Тугызар җиргә керә иек.

- Мөсалия апа: Тугызар җиргә керә иек, туеп бетә иек. Барасы килми ие. Берсен берсе шулай чакыралар ые. Йөз йорт кына ые турыга безнең. Йөз йорт, бөтен кеше чакыра ые ашка. Кызык ые инде, шундый кызык ые. Хәзер яшьләргә кызыктыр да инде?! Кызык ые инде, барыбер кызык ые.

- Туй мәҗлесен кем алып бара иде? Аерым кешесе бармы, әллә телгә остарак кеше...

- Суфиян абый: Аерым тамада бар ые инде анда да, ул вакытта да.

- Уеннар уйнатып...

- Мөсалия апа: Юууук, уеннар юк. Җыр.

- Суфиян абый: Уеннар юк хәзерге кебек, туй мәҗлесен генә апбаралар ые. Хәзерге кебек уеннар берсе дә юк, бернинди уен да юк.

- Җыр, бию булгандыр инде?

- Мөсалия апа: Җырлыйлар ые инде.

- Суфиян абый: Җырлап утыру бар ые. Бию – белмим анысын.

- Менә хәзерге туйларда бит, гадәттә, киленне урлыйлар. Ул вакытта урлыйлар идеме?

- Суфиян абый: Юк, анысы, андый әйбер юк.

- Мөсалия апа: Юк, юк,юк, юк, андый юк. Аяк киемнәрен дә яшерәләр ие бит инде, монда, монда,хәзер, хәзер.

- Әйе, хәзер уеннары күп.

- Мөсалия апа: Элекке юк, бернәрсә юк.

- Суфиян абый: Алары юк, обычае юк андый.

- Кода-кодагыйлар үзләре туйга яки никахка ниндирәк күчтәнәчләр алып килә иде?

- Мөсалия апа: Һаман да шул инде, каз, күмәч, бавырсак. Кыз бавырсагын без дә аптөшәбез шулай.

- Суфиян абый: Кабыргалы кул диләр ие, сарык. Бүтән нәрсәсе булмаса, казы булмаса, кабыргалы кул сала. Алгы як, менә шушы як. Дүрттән бере. Ул сенный атала, вәт кабыргалы кул белән килгәннәр, дип әйтәләр ие инде.

- Дәрәҗәле?

- Суфиян абый: Әйе, дәрәҗәле кабыргалы кул. Каз да сала ыек. Аның бит бернәрсәсе, бер грамм бернәрсәсе булмаган кеше бар. Алар ябыштырып кына апкайта инде. Кайтабыз да чәй эчәбез дә.

- Казны табында бүләләр идеме? Канатын бер кешегә, башы, муены бер кешегә дип...

- Суфиян абый: Юк, табынчы нитә ие дә, турыйлар ые да – шул.

(Суфиян абый беразга чыгып торды.)

- Мөсалия апа, сезнең белән сөйләшә торыйк. Яшьләрне йокларга озату бар идеме? Туй көнне, туйдан соң...

- Мөсалия апа: Яшьләр инде... Күршеләр-чуртлар апчыга ые инде.

- Йокларга.

- Мөсалия апа: Әйе. Без бит инде тегендә кунып төшәбез дүрт көн, монда төшкәч, тагы инде... Арчи хатыннары куна ые инде, үзебез куна ыек.

- Ә менә киленнең кыз булыпмы, кыз булмыйчамы төшүен берәр ничек халыкка белгертмиләр идеме?

- Мөсалия апа: Юуук.

- Юкмы?

- Мөсалия апа: Юк, юк.

Туй арты

- Ә менә килен төшкәч, туйдан соң икенче көнне килен мунчасы якмыйлар идеме?

- Мөсалия апа: Ягалар инде.

- Ягалармы?

- Мөсалия апа: Үзең су китерәсең.

- Үзең су ташып, үзең ягасың.

- Мөсалия апа: Әйе. Үзең ягасың, үзең китерәсең.

- Ә менә шул килен яккан мунчага яңадан кода-кодагыйларны арбага утыртып йөртмиләр идеме?

- Мөсалия апа: Юк, юк.

- Юкмы?

- Мөсалия апа: Андый юк, юк.

- Туйдан соң икенче көн нәрсәдән башлана иде? Киленгә эш кушып, яңадан аш булыпмы?

- Мөсалия апа: Аш пешерәсең инде, бәлеш саласың инде, менә тагы коймак пешерәсең, бәлеш саласың, ит саласың – менә шулай инде. Китә шуннан.

- Көндәлек эшләр инде. Туйга, беренче көнгә туйга килә алмаган туганнарны, өлкәнрәк кешеләрне дәшәләр идеме икенче көнне?

- Мөсалия апа: Дәшәләр ие, дәшәләр ие.

- Аны ничек, аерым сүзе юк идеме шуны атый торган?

- Мөсалия апа: Юк. Ашка гына дәшәләр ие.

- Табынга. Ә яшь киленгә су юлы күрсәтү дигән әйбер бармы ул?

- Мөсалия апа: Бар инде, аптөшәләр.

- Аны кем алып төшә күрсәтергә, су юлы күрсәтергә?

- Мөсалия апа: Мине, Мөтәйне күрсәтергә кайсысы аптөште икән, суга?

- Суфиян абый: Кем белгән инде аны. Онытылган.

- Мөсалия апа: Онытылган да инде.

- Ул күрсәтүчеләргә килен бүләк бирә идеме, берәр нәрсә?

- Мөсалия апа: Бер дә белмим.

- Суфиян абый: Юк, юк.

- Бирмиме?

- Суфиян абый: Юк, юк. Просто апбара гына шулай.

- Ә менә тел яшерү дигән әйбер юк идеме ул сезнең заманнарда?

- Суфиян абый: Тел, менә монысы бар.

- Мөсалия апа: Безнең заманда ук юк инде.

- Сезгә хәтле булса...

- Суфиян абый: Менә безнең әтиләр, әниләр...

- Мөсалия апа: Аларда бар ые, бездә юк инде.

- Суфиян абый: Безнең нигә эләкмәде. Әтиләр, әниләр, безгә хәтлеләр...

- Әйе.

- Суфиян абый: Тел яшерү бар. Кайната белән сүләшмәгәннәр.

- Мөсалия апа: Сөйләшмәгәннәр. Каенна, кайната белән сүләшмәгәннәр. Каенна белән сүләшкән, кайната белән бит каплап кына, шулай гына йөргәннәр, сүләшмәгәннәр.

- Аларны менә юри сөйләштереп карамадылар микән, белмисезме? Сынаган шикелле?

- Мөсалия апа: Белмим алай, юктыр.

- Суфиян абый: Юк алай, алай булмаган. Потому что сүләшмәү выгодно булган. Нәрсәкәйгә сүләштермәгәннәр, что талашмаска каенна, кайната белән.

- Әйе, тавыш чыкмасын өчен.

- Суфиян абый: Менә, менә шуның өчен ул. Тавыш чыкмасын, дәшмәгәч, тавыш чыкмый бит инде?

- Ыым. Бик акыллы булганнар инде.

- Суфиян абый: Әйе, әйе. Бу, бу акыллы әйбер бу үзе.

- Ыым.

- Суфиян абый: Менә шулай иттереп, шундый ниләр бар.

- Ә менә туйлар үтеп, ничә көн үткәч, кыз ягына яңадан кунакка бара яшь парлар?

- Суфиян абый: Нуу анда...

- Мөсалия апа: Ничә көннән соң барган...

- Суфиян абый: Бер атнадыр, бер атна.

- Мөсалия апа: Бер атнадан бардык бугай инде.

- Анда озакка баралармы инде?

- Суфиян абый: Юк, анда бер көн генә.

- Бер көнгә. Ә бу вакытта кәләшнең, киленнең инде туганнары яңадан чәйләргә дәшеп йөрмиме?

- Мөсалия апа: Дәшкәне дәшә инде. Кунакка менгәч, дәшәләр инде.

- Суфиян абый: Дәшкәне дә булгандыр инде. Аны кунакка менгәч, дәшмичә калганы буламы сың ул вакытта? Дәшәләр ие, дәшәләр.

- Ә кода-кодагыйлар бер-берсен күпмерәк вакыттан соң дәшә башлыйлар кунакка?

- Мөсалия апа: Ана шул без кайтып, бераз торгач, дәшешәләр инде.

- Суфиян абый: Атна-ун көннәр үтә инде тагы.

- Мөсалия апа: Әни дәшә, аннары болар, без дәшәбез инде монда.

- Алар менә күпмерәк кунак булганнар икән бер-берсендә? Шул бер өч көн, ике көн?

- Мөсалия апа: Ике көндер инде, булса. Күп булмас ул түлке.

- Суфиян абый: Ике көн.

- Ә менә өйләнешкән парлар күпмерәк вакыт яшь парлар булып саналалар?

- Мөсалия апа: Монысын инде каян белим.

- Бәби тапканчымы? Юк?

- Мөсалия апа: Юуук.

- Суфиян абый: Бәби тапканчы инде ул.

- Хәзер менә соңгы сорау инде: яшь килен алдагы Сабантуйга сөлге чигеп бирергә тиеш түгел идеме?

- Суфиян абый: Нигә, әбизәтелне.

- Мөсалия апа: Бирергә, бирергә, абизәтелне.

- Суфиян абый: Әбизәтелне, аны беренче шул бүләк инде, Сабантуй бүләге ул. Яшь киленнәр...

- Ул кемгә була ул, көрәш батырынамы?

- Суфиян абый: Көрәшүче, батыр ала инде. Ул түлке батырларга гына бирелә. Сөлгеләр алар батырларга бирелә.

- Мөсалия апа: Чиккән кулъяулык җыялар ые гел кызлардан, кулъяулык.

- Суфиян абый: Кызлардан кулъяулык җыялар ые.

- Мөсалия апа: Егетләр сугышып бетә ие, аныкын мин алам, аныкын мин алам, дияләр ие. Русча чигәләр ие, русча чигеш ие.

- Суфиян абый: Аның өчен дә көрәш ие.

- Мөсалия апа: Бер почмагына да, иии, яшьлек бүләгем, сакла, гүзәлем, дип язган ыем монарга, күпме йөретте дә, ничектер Нуриәхмәткә барып әллә төшереп калдырган, әллә... Шунда ашка төшкәч, шунда алара төшеп калган.

- Ярый, җавапларыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын сезгә!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

18 август 2011 ел.

Информантлар: Шәйхетдинов Суфиян

Сафуан улы, 1933, Урмышлы;

Шәйхетдинова Мөсалия

Мөкътәсим кызы, 1931, Яңа Елховой.

 

Трек №4

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

 


Дата добавления: 2015-12-07; просмотров: 301 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.104 сек.)