Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

АСЫЛГӘРӘЙ

 

Ташлап киттең мине, Моңсулагып җирне,

Мине үзең белән алмадың.

Яшәр бу, дип уйладың.

 

Олы джип машинасы Уфа шәһәрен үтеп, Белорет ягына юл алды. Игорьның бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа бу юллар аңа таныш түгел. Кайда картадан, кайда, туктап, кешеләрдән сорый-сорый, Урал тауларына таба борылдылар. Табигатьнең матурлыгы искитмәле иде: текә кыя таулар; башка җирдә кар эреп бетсә дә, монда әле күп җирдә тау битләрендә кар ята, гөрләвекләр ага. Алар туктап-туктап шул табигатькә сокланып тордылар. Юлда Инзир дигән язулар күренгәч, Рушания дулкынлана башлады. Күпер өстенә килеп кергәч, улының кулына ябышты.

- Тукта, улым.

Рушания белән Игорь күпер өстенә чыгып бастылар. Аста киң булып җәелеп, Инзир елгасы ага, әле бозлар да эреп бетмәгән. Инзир елгасының ике ярына урнашкан авылын танырлык та түгел. Рушания тирә-якны күзләре белән айкады, гапыш җирләр эзләде. Кайчандыр ул ташлап киткән Инзир гүгел иде бу. Зур-зур, берсеннән-берсе яңа йортлар. Ул үзенең туып-үскән өен дә кайдан эзләргә белмичә аптырап калды. Инзир елгасына якынрак урамнарны әллә ничә әйләнделәр. Рушания һәр өйнең тәрәзәсенә һәр кешесен танырга тырышып карады. Ни таныш кеше, ни таныш өйне таба алмады. Урамда ү геп барган бер иркәйдән туктап сорады:

Фатыйма апайларның өйләрен белмисезме, кай Iиродәрәк?

Фатыйма абыстайны сорыйсыздыр инде, әнә тегендә олы сары бүрәнәле йорт бар бит, шунда яши.

Рушания теге адәм күрсәткән якка карады. Алда искитмәле матур, биек сары бүрәнәле йорт, тәрәзәләре агач челтәр белән бизәлгән, матур яңа койма тотылган. Рушанияның йөрәге кысып куйды, акрын гына алга атлады, миен бер нәрсә тукыды. «Иске йортлар юк» дигән уй күңеленең бер кырыен китте. Яңа койма рәшәткәсеннән»чко карады, ни күрсен - яңа койма эчендә яшь алмагачлар s I ыргылган, шулар арасында аның иске генә йорты тора. \ 11 ың күтәрмәләренә таныш корамалы юрганнар чыгарып ип оннәр, хәтта таныш чигүле мендәрләр. Рушанияның огрмолгә йөрәге туктагандай булды. Ул егылып китмәс очен коймага нык итеп ябышты. Аңа Айбикә әнисе көтәдер кебек тоелды. Кем, кем яши аларның йортында? Үрелеп, шул юрган-мендәрләргә кагыласы, сыйпап карыйсы, башын терисе килде. Йөрәге ярсып типте, елыйсы килде.

Ул ашыгып-ашыгып капка эзләде. Койма буйлап килә-килә, аны күзәтеп торган кешегә килеп бәрелде, ул йортта эленеп торган юрганнардан күзен алмый:

- Кем яши монда, кайда моның капкасы? - дип сорады.

Теге кеше эндәшмәгәч, аңа борылып карады: киң җилкәле, кыска буйлы, күзенә эшләпәсен төшереп кигән, өстендә шакмаклы күлмәк, джинсы чалбар, аягында бик кәттә итекләр. Ул гел америка ковбойларын хәтерләтте. Рушания аңа карап торды - бу бер дә авыл кешесенә охшамаган иде. Теге кеше дә, авызына салам капкан да, эндәшмичә эшләпәсе астыннан гына аңа карап тора. Алар бер-берсенә бик озак карап торгандай булдылар. Аннан теге адәм берсүзсез артка чигенде дә кечкенә капканы ачты. Рушания шуны гына көткәндәй, алга ашыкты. Өй кырына килеп җиткәч, өйнең почмагын килеп кочаклап алды, аннан хәлсезләнеп күтәрмәгә килеп утырды. Үрелеп, мендәрне алдына тартты, кочаклап күкрәгенә кысты. Капка ачып кертүче янына Игорь да килеп басты, теге кеше берсүзсез аны да үткәреп җибәрде, авызында саламын әйләндерә- әйләндерә, коймага сөялеп, чакырылмаган кунакларны күзәтте. Рушания бераз утыргач, өйгә кереп, өй эчен дә карамакчы булды. Өй ишеге шыр ачык иде, Рушания ишек төбендә аяк киемен салып, акрын гына өй эченә узды. Өйнең эче ул үскәндә ничек булса, шул килеш сакланган иде. Ул сандык өстенә килеп утырды, үз күзләренә үзе ышанмады - аның үскән өе шул еллар көткәнме? Булуы мөмкин түгел. Ул торып сандыкны ачып карады, эче тулы аның үскәнче кигән киемнәре; ничек бар - шулай сакланган иде. Кемнең эше бу, кем көткән аны? Кем булды соң капка ачып кертүче? Ишек төбендә басып торган улына карап:

- Улым, бу йортта мин үстем. Ахрысы, мине монда көткәннәр, ә мин кайтмадым, ничек күзләренә күреним... - диде.

- Бу йортның хуҗасы бар, син аннан рөхсәт тә сорамадың бит, яхшы түгел.

Ишектә бер кочак утын күтәргән, американлыга охшаган теге кеше күренде. Рушания берсүзсез аны күзәтте, ә ул берни булмагандай кереп, мич ягарга утырцы. Мич башыннан үрелеп, кайчандыр Айбикә инәй кия торган кыска киез итекне Рушания алдына китереп куйды.'

Аягыңа ки, салкын тидерерсең, - диде дә бо{?ыльш чыгып китте.

Рушанияның әллә шатлыктан, әллә хәсрәттән күеннән молдерәп яшь акты. Игорь, аптырап, чыгып киткәг1 кеше цртыннан карады.

Әни, кем бу, нәрсә диде ул?

Тик Рушания ике кулы белән битен каплады да туйганчы с мды. Элек ул алай елак түгел иде, әллә ни булды> гел җебеккә әйләнде. Улы килеп әнисен иңнәреннән K0L#Tbi:

Тынычлан, сиңа борчылырга, еларга ярамый.

Рушания акрын гына күтәрмәгә чыкты. Баскычта утГыРган *дәм янына ул да килеп утырды, аңа бераз карап тор?Ды Да аның кулларын үз кулларына алды.

Асылгәрәй, рәхмәт сиңа, - диде күз яшьләре арклылы-

Нәрсә өчен? - диде тонык калын тавыш.

Шушы йортны саклаганың өчен.

Миңа түгел, инәйгә әйт рәхмәтеңне, - дид е> Үзе Рушанияга борылып карамады, күзләрен һаман Э1Шюпәсе in гына яшерде.

Әйтермен, - диде Рушания акрын гына.

• Алайса, бар, өйгә кер, ул белми синең кайтканны> тик рвнҗетсәң, үзеңә үпкәлә.

Асылгәрәй авызындагы саламын әйләндерә-әйлә*нДеРә акрын гына Рушанияга борылып карады, күмер кебе"к кара к uiop отеп алдылар. Бакчаның теге почмагында с.Укмак буйлап килгән озын гына буйлы, уртача тазалыктагы1 олы цшмоге апа күренде. Ул ашыкмый гына тирә-ягына кРана' Карана килә бирде.

Асылгәрәй, балам, мендәр-юрганнарны кертик Дьш Тир I масын, иртәгә тагын кояшка чыгарьфбыз, - дип сөшЛәнДе- Ки юн җиткәч, бераз баскычта утыручыларга карап горды. *• К \ наклар бармы әллә? - диде якынрак килеп. Руша<нияга Ишан аның артында басып торган Игорьга күзе төш,ге- Ул Khi,.ii сискәнеп уянып киткәндәй булды, тагын ике адьпм алга я | мды. - Михман? - диде. Егылып китмәс өчен күтә'Рмәгә Ци ten тотынды. Асылгәрәй дә әнисе янына торып б 5 асты, о I м егылып китәр дип курыкты. Ә Рушания урынын!*13 Да к н a ia алмады, авызын ачты, тавышы чыкмады, фа&ыйма MH UI карашын акрын гына Рушанияга күчерде, 6ир* озак ■Шьлс күзләре белән аңа да карап торды.

Кай ттыңмы, балам, - диде, үзе шуып диярлек аныН янына болдырга килеп чүгәләде. - Егерме биш ел кайтмадың, ничек җаның түзде, балам? Кошлар да һәр яз туган якларына кайталар. Мине кичермәсәң дә, үстергән нигезең көтә сине, ах, балам, - диде Фатыйма инәй кызының күзләренә карап. Акрын гына аның иңеннән сыйпады, тирән сулады. - Безгә синең белән бик күп нәрсәләр турында сөйләшәсе бар. Әйдә, зур өйгә керик, чәй эчик, -дип алдан атлады. Аннан кинәт туктап, артына борылып карады. - Мин бик шат, балам, синең кайтуыңа. Егерме алтынчы яз мин сине көтәм, шушы өйне ел да яз җилләтеп, җылытып, киптереп саклыйм. Минем язмыш көтәргә көйләнгән шул инде, гомерем буе кемне дә булса көтәм, - дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә алдан атлады.

Рушания берсүзсез аның артыннан иярде, әби диярлек түгел әле ул, озын гәүдәсен төз тотып, бик җиңел генә атлап бара. Алар зур, иркен йортның эченә керделәр. Өйнең эч ягы да сары бүрәнә, бер ботак эзе дә юк, бүрәнәләр бик яхшы итеп эшкәртелгән, өйнең эче дә бик зәвык белән җыештырылган, җиһазлар дә бик арзанлыдан түгел иде. Өйдә нарат исе, өйнең эче үзенә чакырып торган сыман, җылы һәм якты иде.

- Кер, балам, кер, менә аякларыңа шушы җылы оекбашлар киеп ал, - дип җон оеклар китереп тоттырды, үзе бик җитез генә чәй әзерләргә кереште. Зур аш бүлмәсенең уртасында түгәрәк имән өстәл, аның тирәли биек артлы яхшы урындыклар. Рушания өйнең эчен бик зур кызыксыну белән күзәтте. Әле очрашканнан бирле авыз ачып бер сүз эндәшмәде. Фатыйма инәй аның кызыксынуын күрде:

- Асылгәрәй балам картайганда шундый хан сарае салып куандырды, барысын үз куллары белән эшләде, зур якка уз.

Зур якта бик матур, икенче катка менә торган бормалы баскыч. Бар нәрсә агачтан шундый матур итеп сырлап ясалган, искитмәле әкият дөньясы иде бу. Бер стенада чокып ясалган зур гына тактага күзе төште, ул аңа якынрак килеп карады. Бу - Рушанияның сурәте иде. Ул шундый матур, кияүгә китәр алдыннан төшкән фотосыннан алып ясалган. Толымнары үрелеп күкрәк буйлап төшкән, аның монда иң бәхетле чагы иде.

- Асылгәрәй куллары, - диде артында басып торган Фатыйма инәй. /

Ишектә ирләр кергән тавыш ишетелде. Фатыйма инәй ишек төбенә кереп баскан, ак күлмәк өстеннән кара җиңел пальто кигән Игорьдан күзен алалмады, аннан акрын гына аның янына килеп, башыннан сыйпады. Өстәл артына килеп утырыштылар. Асылгәрәй башындагы киң кырлы эшләпәсен салмады. Кунаклар аптырап астан гына карап алдылар, Фатыйма инәй дә бер сүз дә әйтмәгәч, шулай тиештер бу йортта, дип нәтиҗә ясадылар. Сүз һич ялганып китә алмады, шым гына чәй эчтеләр, Асылгәрәй ничек утырса, шулай утыра бирде. Аның карашыннан Рушания үзен кая куярга белмәде. Тышкы ишек ачып ябылганы ишетелде, бөтенесе шунда борылды. Ишек катында уртача буйлы карт кына адәм басып тора иде. Ул керде дә берсүзсез карашы белән Рушанияга текәлде. Рушания торырга бер талпынды, бер кире утырды.

- Мәхмүт, Мәхмүт син исән? - диде пышылдап.

Шулай да үзендә көч табып күтәрелде дә аның каршысына

килеп басты. «Мәхмүт», диде дә кысып кочаклап алды. Үзе ничек кенә еламаска тырышмасын, тыела алмады. Рушания елагач, Мәхмүт тә кушылып елады, ул да кочаклады. Дөресен әйткәндә, Рушания аны инде бу дөньяда юктыр дип уйлады, сорарга читенсенеп утыра иде, әле менә аны исән- имин күрүенә шатлыктан елады. Әйтерсең, шушы Мәхмүт авыр тынлыкны җиңәргә кайткан. Рушания елагач җиңеләеп калгандай булды.

- Әйдә, кил, син дә утыр, чәй эчәбез. - Фатыйма улының алдына чәй ясап куйды, балаларының очрашуы йөрәген айкады, күз яшен күрсәтмәде. Мәхмүт Рушаниядан күзен алмады.

- Игорь улым, бу безнең яраткан Мәхмүтебез, - диде дә тотлыгып калды. Кыяр-кыймас кына Фатыйма әнисенә күтәрелеп карады. - Без иртәгә сөйләшербез.

- Сөйләшербез, балам, китәргә ашыкмыйсыздыр бит?

- Бер-ике көн торырбыз, зиратка да барып кайтасы бар.

Рушания үзенә дә аптырап утырды, элек булса, Фатыйма

апа, дип, муенына асылынып алыр, кочаклап әйләндерер иде. Нәрсәнедер ашаклап чыга алмады, ахрысы, моңа вакыт кирәк иде. Баеп барган кояш соңгы нурларын өй эченә сузды. Фатыйма инәй торып:

- Мин кичке намазымны гына укып алыйм, сез урнашыгыз. Асылгәрәй, кунакларны өстәге бүлмәләргә урнаштыр, ял итсеннәр, - диде.

- Борчылмагыз, без үзебезнең өйдә генә кунабыз.

Асылгәрәй кинәт усал итеп борылып карады, тик тагын

эндәшмәде. Рушания аңлады: каршы барырга ярамый, ул һаман шул үҗәт Асылгәрәй. «Ярый, синеңчә булсын», диде. Үзенә күрсәтелгән бүлмәгә кереп урнашты. Асылгәрәй аның белән сөйләшмәсә дә, Игорь белән бик яхшы уртак тел тапты. Иртә таңнан торып бергәләп балыкка киттеләр. Рушания арыганын урынга яткач кына сизде, изелеп йокыга китте. Иртән йокысы туеп, ял итеп торды. Тәрәзә төбенә килеп тышка күз салды, чак кына кояш күтәрелә башлаган. Биек Урал таулары - нинди матурлык! Әлегә үзе дә аңлап бетерә алмый, күңел түрендә ниндидер рәхәтлек тоя. Көзге каршысына килеп, шәрә башына озын ак шарфын чалма кебек кат-кат урап бәйләде. Анна биргән юылмый торган иннекне чак кына иреннәренә тидерде. Химиядән соң ул иреннәренең матур чиялеген югалтты. Күз төпләре дә күгәреп тора, йөзе ап-ак иде аның. Анна аңа буяну әйберләрен хәйран гына җыеп бирде, ничек кулланырга да өйрәтте. Рушания шулар белән үз-үзен әзрәк тәртипкә китерде. Акрын гына аскы катка төште, намазлыкта утырган Фатыйма апасын күреп, акрын гына кире менеп китте. Кабат тәрәзә төбенә килеп басты. Капка төбенә машина кайтып туктады, Асылгәрәй белән Игорь балыктан кайттылар. Аларның сөйләшүен карап торып, «ничек уртак тел таптылар», дип уйлап куйды. Алар, чынлап та күптәнге танышлардай, көлешә-көлешә сөйләшәләр. Рушания кабат аска төшәргә булды, анда инде кыздырган балык исе бөтен өйгә таралган иде. Рушанияны күрү белән Игорь килеп әнисен кочаклап алды.

- Әни, син күрсәң бу яктагы матурлыкны, мин монда бик еш кайтачакмын. Алик абый белән балыкка бардык.

- Нинди Алик ди ул?

- Ул үзе шулай дияргә кушты, минем тел әйләнми. Әни, син миңа алар турында беркайчан да сөйләгәнең юк, без аларга кем туры киләбез соң?

- Ә Алик абыең әйтмәдемени?

- Юк, әниең әйтсен, диде. Миңа калса, монда ниндидер сер бар.,

- Әлегә мин үзем дә белмим.

Иртәнге чәйне барысы бергәләп күңелле генә утырдылар. Мәхмүт тә акрын гына Рушания янына килеп утырды. Ирләр торып чыгып киткәч, өстәл артында алар өчәү генә утырып калдылар. Рушания үрелеп Мәхмүтнең иңеннән сыйпап куйды.

Мәхмүт, кайларда йөреп кайттың иртә таңнан?

Аларга карап утырган Фатыйма:

Җан тартмаса кан тарта ди, сез бер ата, бер ана балалары.

Рушания Фатыйма әнисенә текәлеп катты, мондый уй аның никтер башына да килмәде.

Без бертуганмы? - диде көчкә телен әйләндереп. - Без кем балалары соң?

Минеке һәм Михманныкы.

Кем соң ул Михман, кая булды соң ул?

- Иленә кайтып китте, Азәрбәйҗанга.

- Ничек, безнең атабыз азәрбәйҗанмы?

Әйе. Синең улыңны күргәч, мин атагызны күргәндәй булдым, ике тамчы су кебек охшаган.

Өйдә кабат тынлык урнашты. Фатыйма инәй акрын

I ы на өстәл өстен сыпырды, ул да ниндидер уйга чумды.

II теткәннәр Рушанияны таң калдырды. Аларны алайса кара халыктан тапкан. Ә кара халык белән чуалган кешеләргә мөнәсәбәт бер дә яхшы түгел иде. Аның күңелендә әллә нинди чуар уйлар кайнады. Күңеле дә эреп китә алмады, сөйләшү әллә нинди ят, чит кешеләр телендә барды.

Ә син кайда яшисең, ничек яшәдең шушы еллар, балаларың ничәү? - диде Фатыйма инәй. Рушания үз уйларыннан арына алмый утырганга, сораган сорауларга I из генә җавап та бирә алмады.

Яхшы яшим, кызым бар, - диде кыска гына итеп. Тагын I мнлык урнашты.

Ярый, балам, сөйлисең килмәсә, сөйләмә. Яхшы яшәгәнсеңдер, ышанам, начар яшәсәгез, кайтыр идегез. Кайчандыр кемдер әйткән иде, авыр чакта туган якка кайтасы килә, җиңеләйгәч онытыла, дип. Асылгәрәй дә гомер буе чиггә яшәде, кайтканына да биш кенә ел әле. Армияга киткән җиреннән кайтмады. Ни гаиләсе, ни балалары юк. Мин ике ел эчендә барыгызны да югалттым. Айбикә инәй үлде, Айбулат та армияга китте дә Уфада торып калды, син ю киттең дә югалдың, Асылгәрәй дә кайтмады. Ярый әле М.>хмүт бар янымда. Миңа рәнҗемә, Рушания балам, бу донья без дигәнчә генә бармый шул. Читләргә ташлаган ли и үпкәлисеңдер, әмма алар сиңа мин бирә алмаганны бирделәр, бу дөньяда синнән кадерле бала булмады, мин дә синең яныңнан китмәдем. Сиңа якын булыр өчен мин кеше балаларына ана булдым. Кичерә алсаң, кичер, балам.

Фатыйма инәй өстәл артыннан торып китте, әллә күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде. Сүз өзелде, Рушания урыныннан кузгалмыйча таш йоткандай утыра бирде. Ишектән Игорь керде.

- Әни, әйдә җыен, зиратка барабыз.

Аларны Асылгәрәй алып барды. Рушания, дөресен әйткәндә, әти-әнисенең кайда ятканнарын да хәтерләми иде. Асылгәрәй бик күп тузып яткан каберлекләр арасыннан уратып-уратып алып барды. Асылгәрәй яңа матур итеп сырлап ясалган рәшәткәләр каршысына килеп туктады. Рушания Барый белән Айбикә дип язылган уртак бер зур рәшәткәгә текәлеп катты. Аның өстендә умырзаялар тишелеп чыккан, ул чистартылган һәм каралган иде. Рушания үзендә Асылгәрәйнең авыр карашын тоеп, башы аска иелде. Аңа бу минутта бик тә оят иде. Нурлыбанат әбинең сүзләре исенә төште: «Безнең татарлар күмәләр дә оныталар, җимерелеп ята каберләре». Менә кайда аның гөнаһасы, иренең әти- әнисенең каберенә елына ике барып, искә алып кайттылар, ә ул үзенекеләрне... Рушания кулъяулыгын каты итеп тешләде. «Кичерегез мине». Аның үзен генә калдырып, Игорь белән Асылгәрәй читкә китеп бастылар. Бераз торгач, Игорь килеп әнисенең иңнәреннән кочты.

- Әйдә, әни, сиңа борчылырга ярамый, салкын җил исә, салкын тидерерсең.

Алар өйгә кайткач, Рушания берсүзсез үзенә бирелгән бүлмәгә кереп ятты, авыр иде аңа, үзе генә белә ничек авыр икәнне. Ни әнисе белән ачылып сөйләшә алмый. Асылгәрәй карашы белән бораулый. Мин миһербансыз һәм сансыз бала. Рушания үз-үзен аклар сүзләр таба алмады. Ул кайтмаганнан төеннәр сүтелмәгән, ул дөреслеккә туры карарга куркып, качып йөргән булып чыга түгелме соң? Ә ул аны көтеп яшәгән. Ул әле хәзер дә һич кенә дә ачылып китә алмый, ни булды соң аңа? Кичке чәй вакытында җыелгач та, күтәрелеп ачылып сөйләшә алмады. Аның халәте улына да күчте.

- Әни, бәлки бүген китәрбез? - диде акрын гына. Рушания улына күтәрелеп карады, чынлап та, ник үзеңне дә, кешеләрне дә газапларга? ,*

- Без китик инде, - диде Рушания кыяр-кь!ймас кына.

Рушания, ни сөйлисең, төнгә каршы, - диде Фатыйма инәй.

Рушания каршысында утырган Асылгәрәйгә күз сирпеп йлды. Ул утырган урындыкка аркасы белән терәлә биреп, Рушанияга эшләпәсе астыннан гына карап утыра. Аның ни \ и наганын аңларлык түгел.

Китсен, - диде Асылгәрәй коры гына. - Рәхмәт, әни, бик гәмле булды, - диде дә өстәл артыннан торып, бөтенләй •йдән үк чыгып китте. Рушания аңлады - рәнҗетте бугай (•арысын да. Тик әйтелгән сүз - атылган ук.

Аларны Фатыйма инәй озатырга чыкты, Мәхмүт тә l*y I пан ияга текәлеп катты. Хушлашу тагын да җайсыз килеп чык гы. Асылгәрәй чыкканны көтеп таптандылар, тик ул әллә нан юкка чыкты.

- Асылгәрәй кая соң, хушлашырга иде, - диде Рушания \ майсызланып.

Ул тегендә, - диде Мәхмүт, - әйдә, - диде дә Рушанияны жнгокләп каядыр тартты. Өйнең астында подвал, шунда >» ию нинди агач эшкәртә торган станоклар. Бер почмакта •к 1.»л, өстәлдә бер шешә. Асылгәрәй аякларын урындыкка i л н.иI утырган, эшләпәсе белән ярты битен каплаган, әллә уйланып, әллә йоклап утыра, аңламассың. Рушания акрын I i.i на өстәл янына килеп басты, ни дияргә белми таптанды, г - Хәерле юл, Рушания ханым, мин хушлашырга яратмыйм.

- Асылгәрәй, син нигәдер миңа үпкәлисең бугай.

Мин кем соң әле сиңа үпкәләрлек? - Ул урыныннан Горып акрын гына аның янына килде, аннан яңа гына эчелгән Кон ья к исе килеп бәрелде. - Мин нибары синең белән тәгәрәп V кон бала гына, безнең икебезне дә бер ана имезгән. Тик Мсно мин никтер шундый кәкре аяклы, ямьсез бала булып I уганмын, ә син мәхәббәт җимеше - бөтен матурлыкны, буй- сынны үзеңә алгансың һәм минем кебекләргә буй җитмәс кыз < >\ П.Ш үскәнсең. Син хәзер дә буй җитмәс бай, чибәр ханым, бсшең ишеләр янында тору хәзер сиңа кызык түгел. Без Ьлск тә тиң түгел идек, хәзер дә тиң түгел. - Асылгәрәйнең Ми I ioi ш астында күзләре ялтырады, Рушания сихерләнгәндәй аннан күзен ала алмады. - Без синең белән иң сансыз һәм миһербансыз балалар. Сине югалтуым белән мин килешә i» I мадым, әллә синнән, әллә үземнән үч алдым, егерме ике ел пнп.я гиздем, сине онытырга теләдем, син булмаган авылга кайтасым килмәде. Тик бермәлне аңладым, яшьлек узган, ә мин ялгыз, үлсәм, янымда ясин укып, күземне йомар кешем дә юк. Мин кайттым, мине бөтен назын биреп үстергән анага бурычлы икәнем исемә төште, бик соңлап булса да. - Асылгәрәй өстәленә барып тагын ярты стакан салып алды, аны әзләп-әзләп кенә эчте, кабат Рушания каршысына килеп басты. - Ә беләсеңме, әни дә бит ялгыз булмас иде, әтиең алырга кайткач, ул син дип торып калган. Әтиең сезнең барлыкны да белми, ул да гаепле түгел. Тик әни гомер буе аны көтә, аңа тугрылык саклый, сине көтә. Инәй белән без ике җүләр, юк мәхәббәтне көтеп гомер кичерәбез.

Асылгәрәйнең күзләрендә әллә яшь ялтырады, әллә очкын, тик ул караш аның йөрәгенә ук булып кадалды. Түбәсенә сугып исәңгерәткәндәй тора бирде. Ярты караңгы бүлмәдә күзләр-күзгә бәйләнде. Асылгәрәйнең карашы күзләргә, күзләрдән аның иреннәренә йөгерде. Аның яңак сөякләре уйнады.

- Бар, чыгып кит моннан, юксаң... - диде дә, арты белән борылды, кулындагы? коньяклы стаканны каядыр болгап атты, ул чәлпәрәмә килеп ватылды Урыныннан кузгала алмый торган Рушанияга, «Бар дим!» дип кычкырды. Аның тавышында кырагайлык та, рәнҗү дә, тагын әллә нинди аһәң күкрәгеннән өзелеп чыккандай тоелды. Рушания ашыгып ишеккә ташланды, ишек төбендә торган Мәхмүткә килеп бәрелде. Ул мескен, әллә куркып, Рушанияны җитәкләп алды. Машина кырында басып торган улы белән Фатыйма инәй сораулы карашларын аларга терәделәр. Рушания бераз уйланып торды да:

- Сау булыгыз, - диде акрын гына. Машина кузгалып киткәч, Игорь:

- Әни, кара әле, Мәхмүт машина артыннан йөгерә, бәлки берәр нәрсә әйтәсе киләдер, - диде.

- Ул гел шулай йөгерә-йөгерә озата.

Баеп килгән язгы кояш нурлары машина тәрәзәсеннән Рушанияның йөзенә төште, әйтерсең, аның күзләренә карарга, күңелендә ни ятуын белергә теләде. Сузма нурларыңны, аңларга тырышма, миң үзем дә үземне аңлый алмыйм әлегә. Игорь вакыт-вакыт әнисенә карап алды.

- Әни, хәлең ничек, гел йөзең качкан, Син берни сөйләмисең? •'

- Улым, мин күп нәрсәдә гаепле бугай, мин бик күпләрне оохетсез иткәнмен. Фатыйма әбиең минем әнием, ул сине бик ю бабаңа охшагансың, диде. Мин Мәхмүт белән бертуган һәм безнең әтиебез кайдадыр Азәрбәйҗанда.

Игорь боларны ишеткәч, машинаны юл читенә чыгарып туктатты, бераз аптырап әнисенә карап торды.

Әни, син алайса ник үзеңне чит кешедәй тотасың, сөенергә кирәк - безнең әби бар, абыйлар бар. Ник син (>о ларны шул еллар яшереп килдең? Син алар белән ачылып i өйләшмәдең дә, син элек болай түгел идең. Безнең бит, у йлап карасаң, якын туганнарыбыз да юк. Әни, мин бик шат iy ганнарыбыз булганга, алар бик яхшы кешеләр, ә без синең белән телсез кырагайлар кебек утырдык та кайтып киттек.

Рушания үзалдына уйга чумды. Асылгәрәй әйткәннәрне күңелендә кабат-кабат әйләндерде. Аның ялгыз калуында дл ул гаепле микәнни? «Көтеп яшибез», диде. Алайса, аны.•кисе көткән. Ул бер мизгелгә үзен әнисе урынына куйды: минем балаларым шулай китеп кайтмаса, мин бит саргаеп > лом. Ул үз уйларыннан үзе куркып, күзеннән яшь бәреп чыкты, ярый әле машина эчендә карагңгы. Сәяхәтен кабат күшән кичерде: бер дә кешечә булмады. Мине монда ни 111 га? Балалар иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Ах, ник соң кешечә аңлашмады, тагын үкенечкә калды бит. Күз аңында машина артыннан йөгергән Мәхмүт, йөрәк ачысы бс ләп кычкырган Асылгәрәй, җаны өзгәләнеп калган әнисе. У и үченең алар янында булуы белән дә аларны бәхетле итә ВЛа иде бит, ник калмады соң?

Тукта, туктат машинаны. Игорь балам, кире илт мине, #лс соң түгел, борылыйк кире.

Игорь машинаны юл читенә чыгарып туктатты.

- Әни, без Уфага җитәбез бит инде.

Кире илт, балам, кыен булса да, зинһар өчен. - Рушания улына ялварып карады.

Яхшы, синеңчә булсын.

Алар кире әйләнеп кайтканда төн уртасы үтеп киткән иде Инде. Игорь акрын гына капка алдына килеп туктады. Төнге ми ы урам. Алар туктап төнге тынлыкка колак салдылар. Һнвада әле яңа эрегән кар суы исе, яңа ачылган җир исе килә, Квак түгел челтер-челтер Инзир ага.

Чү, ишетәсеңме, кемдер гармун тарта, әнә тегендә генә, шйдо барып тыңлыйбыз.

Алар каршы урам өйләре артына чыктылар, анда Инзир

 

күренеп тора. Су буенда ут якканнар, шул ут янында ике кеше утыра, берсе гармун тарта. Рушания колак салып тыңлап торды. «Рушаниям бәгърем» дигән сүзләр өзек-өзек булып ишетелеп калгач, кем икәне аңлашылды, «һаман шуны җырлый» дип уйлап куйды.

- Мин, әни, китим, кире кереп тормыйм, син кайда кунасың?

- Үз өемдә, хәзер мичен ягып җибәрәм.

- Әни, сине кайчан кайтып алырга соң, даруларың җитәрлекме?

- Бар да бар, улым, мин сиңа үзем шалтыратырмын.

***

Асылгәрәй авылга әйләнеп кайтканнан бирле Инзир буенда яшәүчеләр кичләрен гармун моңы тыңлыйлар. Яшь гашыйклар Асылгәрәй җырларын тыңлап таң каршылыйлар. «Асылгәрәй абзый моңая, Рушаниясын сагына», диләр. Аннан-моннан әти-әниләреннән ишеткән яшьләр, кем икән аның Рушаниясы - күрсәң иде, диләр. Асылгәрәй бүген бигрәк нык өзгәләнде, гармун ярсый-ярсый уйнады.

Акчарлаклар очкан Агыйделдә Тугайларны ялгыз гизәсең.

Рушаниям, бәгърем,

Тугайларны ялгыз гизәсең,

Чәчкәләрне кемгә өзәсең?

- Кайттың да киттең, киттең. - Асылгәрәй эчсә, һәрвакыт үзалдына Рушания белән сөйләште, бу аның инде канына сеңгән. Ул гомер буе аның белән сөйләшә, ул ишетми, ишетмәсә дә аның белән сөйләшә. Менә әле дә ул Мәхмүт белән елга буеннан кайтты да туп-туры Рушания үскән иске йортның тәрәзә төбенә, нигезгә килеп утырды. - Киттең, ә мин менә китә алмыйм, синең шушы йортыңда сине уйлап, сине сагынып яшимен. - Асылгәрәй хәйран гына исерек иде. Ул авыр сулап урыныннан торды, авыр адымнар белән күтәрмәдән күтәрелде, бик озак аяк киемен сала алмый маташты, өй ишеген тартты, өй эче җылы иде. - Инәй яккан, җылыткан. Эх, мескен, син дә көтәсең, ә ул төкермәде дә, китте дә барды. - Асылгәрәй тәрәзә төбендә торган кечкенә сәкегә, өстәл кырына килеп утырды, өй эченә хәйран гына эчелгән коньяк исе таралды. - Үзгәргәнсең, Рушания, оллө ни булган сиңа, элекке кебек күзләрең янып тормый. >)лдә урысыңны алып кайтмагансың, күралмыйм мин аны. Мин, гомумән, сиңа кагылган кешеләрне күралмыйм. Конләшәмме? Әйе, үлеп көнләшәм. Ә нинди егет үстергәнсең. Миңа чыксаң, андый матур бала булмас иде шул, матурдан магур туа. Җирдә шундый матурлар гына яшәргә тиештер шул, кемгә кирәк минем кебек кәкре аяклы босманнар? Ьеркемгә дә кирәкми, хәтта мин үз-үземә дә кирәкмим. Ә Игорь шәп егет, мин хәтта бер минутка аны минем улым итеп хис иттем. Кызык, әллә нинди рәхәт хисләр кичердем.)х, Рушания, никләр яратам мин сине шулай? Туганнан и ра гасың, ди инәй. Мин үзем дә шулай икәнен беләм. Күпме диңгезләр гиздем, нинди генә илләрдә булмадым, нинди гспө чибәрләр күрмәдем, тик сине оныттырырдайларны очратмадым. Син ниндидер урыска балалар таптың, яраттың, үчеңне яраттырдың. Нинди бәхетле кеше ул, ә мин бер генә үрелдем, миннән котың алынды. Мин хыялымда күпме Iаңкырлар синең толымнарыңны сүтеп үрдем, чак кына иреннәреңә кагылдым, күзләреңнән үптем, тик болар барысы да хыялда гына калды. Син кичә кулымны кулыңа алгач, ■өрәгем туктый дип торам. Синең кулларың салкынча иде. <) унынчы класста укыганда, ярдәм ит дип керә идең, минем симе шундый кысып-кысып кочаклыйсым, суырып-суырып үбәсем килә иде. Мин көчкә тыелып утыра торган идем, син һаман миңа кайнар кулларың белән кагыла идең дә башымны әйләндерә идең. Берни уйлый алмыйм, башта бер Гсио уй - Ходаем, ташланып хур булмыйм. Ә син хәлемне ■ңламыйсың, каршыма килеп иеләсең. Синең күкрәкләреңнең hop ел саен күпмегә үскәнен чамаларга тырыша идем. - Асылгәрәй үзалдына көлеп куйды. - Эх, Рушания, син фи шка сорыйсың, ә мин каршымда гына торган күкрәкләр Курында уйлыйм. Ә кичке уеннар? Син күрмәдең минем ни Кү «әткәнне, анда караңгы, мин сиңа соклана идем, синдә генә ■лс иң төз, иң матур аяклар. Егетләргә әйтеп куйдым: ялгьтттт <> i.i га бармагыз, ботарлармын, дидем. Былтыр классташлар очрашуы булды, сине тапмадылар. Мин белдем, белсәм /№ әйтмәдем. Мин һәрвакыт синең кайдалыгыңны белеп Ииодем, син яхшы яшәдең, начар булса, мин сине... Хәмит миңа бик зур үпкәсен белдерде. «Эх, дус дигән була, ни ү юңө, ни кешегә. Мин шундый гашыйк идем, хәзер дә оныта ft. I мыйм, инде бабай булдым, ә Рушанияның чибәрлеге һаман йөрәк түрендә яши. Шулай ук сиңа үпкәм зур, классташыңа озатырга бирмәдең, әллә нинди урыска биреп җибәрдең», ди. Кем аңласын минем хәлемне? Алар өйләнгәннәр, балалар үстереп әби-бабай булганнар, ә мин зимагур кебек читтә йөрдем дә йөрдем. Юк, Рушания, йөрәктә синең урынны алырдай кеше табылмады, ә мин эзләмәдем дә.

- Ә син эзлә, Асылгәрәй, яратма мине, яратма.

- Ничек яратмыйм, син минем сөягемә ябышып үскән тире кебек. Мин бәләкәй чакта уяну белән сезнең тәрәзәгә карап ката идем, син килеп кул болгагач кына минем өчен кояш чыгып, яңа көн туа иде. Озак та йоклый идең син. Мин тын белән өреп эреткән пыяланы әни күреп, юкара пыяла, озакламый тишелер, ахрысы, дип көлә иде. Ә берсендә мин ул туңган ике катлы пыяланы кисәү агачы белән сугып ваттым, чөнки беренче катын чистарттым, ә тышкы каты эреми дә эреми. Мескен инәм минем белән ни генә күрмәде. Сиңа әни кертми башлады, сине дә кертмиләр безгә, мин сабырлыгым бетеп елыйм, талашам, сине күрәсем килә. Миңа кушылып инәй дә елый, аның да сине бик тә күрәсе килгәндер. Хәзер күп нәрсәләрне аңлыйм, инәй ничек түзгән безнең белән?

Рушания акрын гына урыныннан торды да аның каршысына килеп утырды. Урамда сызылып кына таң ата, өйгә зәңгәрсу төс керә. Асылгәрәй каршысына килеп утырган шәүләгә карап торды.

- Менә шулай күземә дә күренә башладың инде. Кешеләр белмиләр әле бу йортта җүләрләрнең икәү икәнен, Мәхмүт кенә дип уйлыйлар. Ул көннең буе үзалдына сөйләнә, мин төннең буена.

Рушания акрын гына Асылгәрәйнең кулына кулын салды.

- Асылгәрәй, - диде чак ишетелерлек тавыш белән.

Асылгәрәй кинәт айнып киткәндәй булды, сикереп торды

да ишеккә юнәлде. Ишек ябылганда, «уйлана торгач, килеп җиттем бугай», дигән сүзләр ишетелеп калды. Рушания ни булганын аңларга да өлгермәде. Өйдә ут юк, өзгәннәр бугай. Асылгәрәй килеп кергәндә ул юрганга төренеп, җылынып кына йокыга китеп бара иде, эндәшергә дә куркып ятты. Кем уйлаган аның шулай йөрәген ачар дип. Хәзер ни дип чыгын чапты инде? Ярый, иртән күз күрер.

Иртән Рушания өшеп уянды, тәрәзәгә кояш нурлары кергән, ул бераз селкенми дә ятты, кичә ишеткәннәрне кабат күңеленнән үткәрде. Ник дорфаланып чыгып китте инде? >х, Асылгәрәй, нишли алам соң мин синең өчен? Мин хәзер үчем дә бәхетсез. Рушания торып киенде, өй суынган. Инәй мнына керергә кирәк, Асылгәрәй әйткәндер инде минем монда икәнне. Рушания зур өйгә кергәндә, алар өчәүләшеп чой эчеп утыралар иде.

Хәерле иртә, миңа да чәй эчерәсезме? Өшедем, өй уынып киткән, - диде. Бөтенесе аңа текәлеп каттылар. Ьеренче булып Фатыйма инәй телгә килде:

Рушания, син кайдан, ә улың кая?

Мин уйладым-уйладым да кире борылдык. Игорь й гып китте. Сезне уятып торасы килмәде, мич яктым да 1мп йокладым.

Күз кырые белән генә Асылгәрәйгә карап алды, ул ү гөргән чәйле касәсен куярга онытып, Рушанияга текәлгән че. Рушания шунда гына аңлады, Асылгәрәй аны чынга мпмаган, күземә генә күренә дип уйлаган, ахрысы. Аның Кычкырып көләсе килде. Асылгәрәй касәсен куйды да өйдән Чыгып китте. Аның каравы, Мәхмүт сөенде, аны кочаклап |ды, йөгертеп касә китереп куйды.

Рушания апа кайткан, - дип сөенде. Фатыйма инәй Асылгәрәй артыннан ябылган ишеккә карады, аннан баш 1сслкеп куйды.

Эх, бала, атаң баласы. Рушания, кире килеп яхшы 11 кәнсең, бик күңелем кителеп калган иде шулай кинәт ки гүеңә. Мин, беләсеңме, сине Маһинурларга алып барам, ул берсекөнгә аш уздыра. - Фатыйма килеп кызын иңнәреннән кочып алды. - Аңлашыйк, балам, җир астыннан юллар юк, Исән чакта аңлашып калыйк.

Рушания агарып китте. Ул үзе дә Любаның анасына шулай Диде түгелме соң? Кичермәс гөнаһлар булмас.

Г Дөрес әйтәсең, әни, аңлашырбыз.

Рәхмәт, балам, мине аңлавыңа. - Фатыйма кызының иңнәреннән сөйде, күз төпләрен яулык очы белән генә сөртеп.1 11ы. - Яшә, балам, азрак безнең белән. Менә ямьле язлар, Ж<»йләр җитә, мин сине торналар утравына алып барырмын, жиләккә барырбыз. Нигә, балам, бу яулыгыңны бер дә са тмыйсың, әллә толымнарыңны кистеңме?

Кискән идем шул, килешми икән, шуңа яулык белән Йөргәнең яхшырак.

- Ярый, балам, сиңа болай да бик яхшы, яулыгың да килешеп тора, бик килештереп бәйләгәнсең, булсын. Ярый, мин өй эшләрен карыйм, син ял ит. - Ул тагын Рушанияның аркасыннан яратып-сөеп куйды. - Әйдә, Мәхмүт балам, тавык суеп, мунча ягып җибәрик.

Асылгәрәй әллә ике көн күренмәде, әллә качып йөрде. Иртәнге якта Фатыйма инәйнең нәрсәгәдер тиргәшкәне ишетелде.

- Кеше төсле сөйләшергә өйрәнәсеңме, юкмы син? Әй Аллам, анда бикләнеп ач утырып, кемне нәрсәгә ышандырмакчы буласың, чык дим аннан. Хәзер алайса Мәхмүт ашарга алып төшәр, ишегеңне ач. - Рушания Фатыйма инәйгә карап куйды. - Менә шундый телсез нәрсә.

- Кая, мин алып төшим, миңа аның белән сөйләшергә кирәк.

- Сөйләш, балам, әй интектереп тә куя үзен, мин бит аны үтәдән күрәм.

Рушания подвал ишеген килеп шакыды, ишек ачык иде, эчтә караңгы, Рушания капшанып табып, утны яндырды.

- Сүндер, Рушания апаң кайда?

- Мин монда, - диде Рушания акрын гына.

Асылгәрәй әллә нишләп китте, кинәт артына борылып

карады, кырынмаган һәм бик йончыган иде ул. Рушания аңа терәлә язып килеп басты.

- Әнине борчымыйк, Асылгәрәй, баласы ач утырганда нинди инәйнең тамагына аш үтсен ди. Мин кайттым, ә синең сөйләшәсең дә килми.

- Мин болай да артыгыннан күп сөйләдем сиңа.

- Мин аны елый-елый тыңладым, мин дә сөйләр идем дә, син никтер чыгып качтың. - Асылгәрәй эндәшмәде. Ул карашларын яшерде. - Ни булды сиңа, ник качасың? Әйтәсе сүзләр әйтелгән. Мин сине бик тә бәхетле итәргә теләр идем дә бит, нәрсә дә булса үзгәртергә соң шул инде. - Рушания аның яңакларыннан сыйпады, күзләренә текәлеп карады. - Мин синең бәхетсезлегең, Асылгәрәй, мин моны хәзер генә аңладым. Мин дә бәхетсездер бәлки, син миңа кирәк, синең ярдәмең кирәк, ишетәсеңме? - Рушанияның күзләрендә яшь. Асылгәрәй ни үле, ни тере бер урында каткан килеш гик тора. - Мин дә ялгыз, ирем яшь хатынга чыгып китте, минем сөйләшер кешем дә юк, кемгә сөйлисең инде андый хәлләрне. Асылгәрәй, башына кайгы төшкәч кенә исенә төшкән диярсең, син хаклы. - Рушания яшьле к үзләрен Асылгәрәйдән яшермәде. - Минем сездәИ башка мине аңлардай кешеләр юклыгын аңладым.

Рушания Асылгәрәйнең муенынан кочып, иңенә башын салды. Асылгәрәйнең йөрәге бер туктады, бер сикерде. Калтыранган куллары белән нишләргә белмәде, җитмәсә, ике көн юынмаган-кырынмаган, ул тагын коелып төште. Рушания кулларын аның муеныннан алды, кабат яңагыннан сыйпады да подвалдан чыгып китте. Асылгәрәй көчкә почмакта торган урындыкка килеп утырды. Тирә-яКта һәм йның өстендә сизелер-сизелмәс кыйммәтле хушбуй исе калды.

Эх, инәй хаклы, телсез хайван мин, ни колаклый юшадым, ни бер җылы сүз әйтә алмадым.

Асылгәрәй ике арада килеп туган ачык сөйләшүдән бермәлгә югалып калды. Менә ничек икән бит хәлДәР- Бу сөйләшү аны сөендермәде, белсәң иде, ул урыс тәресе кемгә а лыштырды икән аның Рушаниясын? Асылгәрәй кабат_кабат Рушанияның яшьле күзләрен исенә төшерде, йөрәге кысып- кысып алды. Бер нәрсә көн кебек ачык - ул аны элеккечә ирата. Бервакыт түзми өзгәли-өзгәли яратыр да я ҮЛӘР> я акылдан язар. Нинди сихри көчләрең бар синең? Мин дә бит иллегә җитеп киләм, янып бетәргә була, ә сий һаман мине акылдан шаштырасың. Бөтен яшьлегем, ирлегеМ сарыф ителми сине көтте, сине теләде. Асылгәрәй башын учларына кысып утырды. Я Ходай, юлбарыстан көчеккә әйләәм- I өшке ашка кергәндә ул инде кырынган, юынган, киемнәрен алыштырган. Ул керү белән Рушанияга карап алды, ө ул берни булмагандай аз гына елмайды. Шул чакта ан ың йөрәге кабат тыпырчынып куйды. Мәхмүт сәен0~сөенә кайтып керде. Өч литрлы банка белән болганчык су күтәРгән? ул аны әнисе алдына китереп куйды.

Әни, каен суы, Рушания апага эчерик.

(повесть)

Эчерик, улым, эчерик. Мин дә яшь чагында каен суы җыеп, Айбикә инәйгә алып кайта идем, ул иң башта кызым матур булсын, күз тимәсен, дип синең битеңне юа, аннан үзеңә эчерә иде. Беренче тамчыларын күзләрең# сөрт, күзләреңнең нуры бетмәсен. Эч, балам эч, тәнең сихәт алсын. Җир-ана үзе күкрәк сөтен бирә.

Рәхмәт, Мәхмүт. Асылгәрәй, безнең каеннь1 хәтерлисеңме, зөмбердәтеп су бирә торган иде, исәнме икән, корыгандыр шул инде?

— Яшен сукты шул аны, балалар, суы тәмле иде шул. Кайчандыр якын гына иде дә, аннан авыл зурайды, төбен кисеп, урынына йорт салдылар.

Рушания кайтканны ишетеп, яше-карты хәл белергә керде. Маһинурларга кунакка бардылар, дөньяларының шәплегенә искитмәле иде. Бәләкәй генә буйлы Әхтәм абыйсы һаман җор сүзле, шаян; ак башлы картка әйләнгән, балалар, оныклар бер көтү. Таза-таза гәүдәле баһадир уллар үстергәннәр. Барысы шатланышып каршы алдылар. Маһинур апай тазарган, элек Әхтәмнән ике башка озын булса, бүген бер башка гына озын. Балалары тирә-ягында ата-аналары өчен өзгәләнеп торалар. Рушания үзенең тирә-ягында ниндидер шатлык тоеп утырды. Ул соңгы елның һәр көнен куркып, кайгырып- боегып үткәрде, ә бүген аңа никтер җиңел һәм рәхәт. Берни дә уйламый, кешеләр сөйләшә-көлә, тирә-ягында тормыш кайнап тора. Алар кичкә чаклы рәхәтләнеп утырдылар. Рушания хәтта даруларын да ашарга онытты. Кайтырга чыкканда кич шундый матур иде, алар ашыкмыйча гына Фатыйма инәсе белән урам буйлап атладылар. Үткән берәү, исәнмесез, Фатыйма абыстай, дип үтәләр. Бер Рушанияга, бер Фатыйма абыстайга карыйлар, алар бик тә охшашканнар иде шул. Рушания үзе дә сизмәстән шушындагы тормышка күнегеп китте. Улы хаклы, шулчаклы туганнарың була торып, ник ялгыз яшәргә? Кичтән Игорь шалтыратты: «Әни, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?» «Юк, улым, миңа шундый рәхәт монда, элегрәк кайтмавыма үкенәм». Рушания үз өендә генә яшәргә булды.

- Инәй, син үпкәли күрмә, бу Асылгәрәй өе, ә теге минем өй. Мин үз өемдә яшим.

Асылгәрәй моны белгәч, тешен кысып кына:

- Минем өйнең нәрсәсе ошамады? - диде.

— Ошый, барысы да ошый, мин безнең балачакны сагынам. Син тәрәзә төбендә көтеп торырсың, мин иртән торып кул болгармын.

— Синең торганыңны көтсәң.

Рушания бозларыңны эретерлек: итеп елмайды.

- Асылгәрәй, мин сиңа карыйм да яшемне онытам, әле һаман балачакта кебек, бернинди кайгым юк, миңа шундый рәхәт.

Асылгәрәй берсүзсез генә басып торды:

Ни кирәк, телевизор кирәкме?

Юк, берни дә кирәкми, ут булса, шул җиткән.

Тик шулай да иртәгәсен өстәлдә матур самавыр, касәләр барлыкка килде. Кичен өч литрлы банка белән умарта балы күтәреп килеп керде. Рушания аны торып каршы алды.

Алайса, әйдә, бергәләп чәй эчәбез.

Башка вакыт, - диде дә чыгып китте.

Рушания үпкәләмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Кичен Инзир буенда гармун тавышы тагын моңайды. Рушанияның да бик тә барасы килсә дә, ул аны бакчадан гына тыңлады. Яз, һавада әллә нинди дулкыннар йөзә, йөрәкләрне җилкендерә. Тонге урамга шомырт исе таралган. Рушания йокларга т кач та уйланып ята. Үткән тормышына, үткән гомеренә йомгак ясарга, үткән авыр елны уйламаска тырыша. Аның ул тормышы анда калды. Туган якның үз тылсымы бар лиләр, бәлки хактыр, кайтканнан бирле бернинди авыртыну сиши. Бәлки ул бүтән беркайчан да авыртынмас? Иртәгә Ильич белән сөйләшергә кирәк, югалткандыр, ул бит аңа ике генә көнгә китәм, дигән иде. Рушания татлы йокыга I алды, ул монда кайтканнан бирле бик тыныч йоклый, чөнки җанын берни дә борчымый. Иртән Рушания уянганда кояш күтәрелеп килә иде, ул бераз иркәләнеп ятты, аннан кичә биргән сүзе исенә төште. Тәрәзә төбенә килеп утырды, каршы тәрәзәгә карады. Каршы тәрәзәдә кеше күренмәде, ииың бакчага күзе төште, Асылгәрәй алмагачлар төбен казып йөри иде. Рушания торып чәй куйды да тышка чыкты.

Озак йоклыйсың.

Мин синең кул болгаганыңны көтеп утырдым.

Асылгәрәй эшеннән туктап бераз аңа карап торды.

Асылгәрәй, мин дә менә бу өй тирәли гөлләр утыртыр идем, орлыклар кайдан алырга була икән?

Алып кайтырмын, утыртырсың.

Балалар, чәй эчәргә керегез. Асылгәрәй, йоклый силәсеңме син, юкмы? Коймак пешердем, әйдәгез.

Рушания берсүзсез Фатыйма инәсе артыннан иярде. Өйгә кергәч, ул ипләп кенә сорап куйды:

Инәй, Асылгәрәйнең гаиләсе бармы?

Аның гаиләсе син дә мин, өйләнмәде, һәрхәлдә, ялгыз кайтты. Үзе юкта мин сиңа аның бүлмәсен күрсәтермен <»ие, анда ни генә юк. Өйләнмәве дә аңлашыла, сине генә

 

яратты, туганнан ул сине ярата. Сине беренче күрү белән үзенә йолкып тартты да әй үбә, әй үбә, нишләтергә белми ябыша. Үз аягы белән йөри башлагач, җәй дими, кыш дими, ялан аяк, ыштансыз килеш сине эзләп торып чаба иде. Айбикә инәй кычкыра: «Фатыйма, ал бу җен баласын, тәтәйләрен шалтыратып кереп килә, шомыртымны оялтып». Барый абзый эче катып көлә иде Айбикә инәйнең шулай дип чәбәләнүенә. Ул гомумән ыштансыз ир балага карый алмый иде, үзе ояла иде бугай. Эх, балам, бар иде авыр да, рәхәт тә заманалар. Сез бәләкәй чакта рәхәт булган икән. Син бер дә үз гаиләң турында сөйләмисең.

- Берәр вакыт сөйләрмен, инәй, бер дә исемә төшерәсем килми. Миңа монда сезнең белән рәхәт.

Алар бер гаилә булып җыелышып ашадылар, сөйләштеләр, көлештеләр. Акрын гына көннәр бер җайга салынып китте. Бер төнне йоклап ятканда өй ишеге ачылды да ашыкмый гына тәрәзә төбенә Асылгәрәй кереп утырды.

- Йоклыйсыңмы?

- Ятам шунда уйланып.

- Мин туйдым уйланып, күпме генә уйлансаң да, бу тормыш барыбер без дигәнчә булмый.

Караңгы өй эчендә икесе ике башта сөйләштеләр, ничек тә ачылып сөйләшеп китә алмадылар.

- Мин иртәгә Уфага китәм бер өч көнгә, кирәкле әйберең юкмы, шуны сорарга кергән идем.

Тагын тынлык урнашты.

- Ник алай озакка, Асылгәрәй?

- Өч көн озакмыни?

- Белмим, миңа калса, синсез күңелсез булыр.

- Өч көн - утыз ел түгел, Рушания.

Асылгәрәй чыгып китте. Ни әйтергә теләде моның белән? Асылгәрәй күздән югалгач, чынлап та, йорт буш, күңелсез булып калды. Фатыйма инәй: «Әйдә, мин сиңа аның байлыгын күрсәтәм», диде. Асылгәрәй бүлмәсе бикле түгел, тик ачкыч тишегендә тора. Чынлап та, бу зәңгәрсу бүлмәдә ни генә юк, әллә нинди диңгез астыннан чыккан ташлар, йолдызлар, зур-зур кабырчыклар, аларның матурлыклары искитмәле. Стенада әллә нинди матур-матур картиналар. Рушания ныклабрак карады - ул картиналарның почмагы саен аның сурәтләре ясалган, кайда карама - Рушания. Ул кулдан нинди генә формада ясалмаган! Рушания күктә, о ул аста, кулларын өскә сузган. Ул корабльдә, ә Рушания күкгә ай сурәтендә. Фатыйма инәй шкафны ачты, анда ап- ак һәм кап-кара диңгезче костюмнары эленеп тора, хопа медальләре дә бар. Ул горурланып сыйпап куйды.

Менә шулай, балам, безнең Асылгәрәй дөнья гизеп кайткан кеше ул. Олы мәхәббәт бәхет диләр, кемгә ничек, бер Алла гына белә. Мин аңлыйм хатын-кызны, аның эше көтү, ә ир-атның сайларга мөмкинчелеге күбрәк, менә шулай калды инде карт егет булып. Әнә сезнең классташ Мәрзиянең ире эчеп үлде, Асылгәрәйгә сүз катып карый, юк инде, күрмәмеш була. Яшьрәк ялгыз хатыннар да өметләнә до бит, юк, урап уза. Кызганам мин аны, ничек кенә кырыс, усал күренмәсен, киң күңелле гадел кеше ул. Шушы Мәхмүт имләмәгән башы белән кайбердә гел кирәкмәгән эшләр ипләп куя - ачуланмый, шым гына ала да төзәтеп куя. Төннәр буе моңая, һаман гармунда шул Рушаниям-бәгъремне тарта. Мәхмүт тә шуны җырлап йөри башлады бит инде. Уфага аена бер шулай барып-барып кайта, нигәдер, белмим.

Асылгәрәй өченче көннең төнендә кайтып керде. Рушания никтер аны көтте, үзе дә белми әлегә, ә көтә. Ишек ачылганны ишетү белән башын калкытты.

- Ник ишегеңне бикләп ятмыйсың?

Син ничек керерсең соң? Чәй эчәсеңме, куям.

Юк, торма, йокла, хәлеңне генә белергә кердем. Рушания, өч көн озакмы?

- Озак, Асылгәрәй, - диде акрын гына.

Асылгәрәй ишеккә таба атлады.

- Син нигә гел яулыктан йөрисең, толымнарың кая?

Кистем, авыр озын чәч йөртү, башым авырта, шуңа

кысып бәйләп куям. Ә син нигә эшләпәңне салмыйсың?

Минем акыллы чәчләр җүләр башны ташлап киттеләр. Ярый, йокла.


Дата добавления: 2015-11-26; просмотров: 1 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.068 сек.)