Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сүз төзелеше

Читайте также:
  1. Гравиметрияда негізгі: тұнбаны сүзу, шаю, кептіру және күйдіру операцияларын орындау әдістемесі.
  2. Дәріс 21. Сүзу.
  3. Дәріс 22. Сүзгілер.

− Суз ясагыч кушымчалар кушылып язылалар: авылдаш, тимерче, ялкаулану, моңаю, белем.

Парлы сүзләр сызыкча аша язылалар: ара-тирә, тирә-юнь, ата-ана, каршы-яше, өч-дүрт, биектә-биектә, берсеннән-берсе.

− Кушма сүзләр кушылып язылалар: суүсем, аягүрә, беркем, ташбака, яланбаш, яланөс, ашъяулык.

− Тезмә сүзләр аерым язылалар: үги ана яфрагы, киек каз юлы, ярдәм итү, кура җиләге, риза булу.

− Кыскартылма сүзләр берничә төрле язылалар: а) һәр сүзнең баш хәрефләре генә алынса, баш хәрефтән, өтерләрсез языла: КДУКазан дәүләт университеты, БМОБерләшкән милләтләр оешмасы, АЭСатом электр станциясе.

б) һәр сүзнең берәр иҗеге алына, кушылып языла: музфак (музыка факультеты), колхоз, юрфак.

в) беренче сүзнең бер өлеше + икенче сүз тулысынча алына: драмтүгәрәк, педучилище, авиопарк, автосалон.

г) беренче сүзнең бер өлеше + сүзләрнең баш хәрефләре: КамАЗ, БелАЗ.

Искәрмә: безнең эрага кадәр, һәм башкалар сүзләренең гадәттә беренче хәрефләре генә алына, алар кечкенә хәрефтән язылалар: б. э. к., һ. б.

 

һәр, һич, бер алмашлыклары сорау алмашлыклары белән кушылып языла: һәркем, һичнәрсә, һәрбер, беркем, бернинди, һичнинди.

 

♦ 1. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән алдан килгәндә өч төрле язылалар.

а) артыклык дәрәҗәсен ясаучы кисәкчәләр: -өр, -чем, -ямь, -күм, -кып, -сап, -зәп − сызыкча аша язылалар: ямь-яшел, кап-кара, зәп-зәңгәр, түм-түгәрәк, чем-кара.

б) иң, шыр, үтә, нәкъ, җете, дөм, тома кисәкчәләре аерым языла: үтә зур, җете кызыл, дөм сукыр, шыр тиле, нәкъ әйткәнчә, тома надан.

в) һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда сорау алмашлыгына кушылып языла, башка сүзләр белән кушылмый: һичкем, һичкайсы, әмма һич юк, һич дәшми.

2. Кисәкчәләр үзләре бәйләнгән сүздән соң килгәндә:

а) аерым языла: гына, генә, кына, кенә; ук, үк; да, дә, та, тә; ла, лә, лабаса, ләбаса; бит, ич, түгел: мин генә, баргач ук, килә лә, күрдем ләбаса, әйтте бит, җырлый ич, ак түгел.

б) кушылып языла: -мы, ме, -мыни, мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, че, сана, сәнә: күрәсеңме, белмәдеңмени, әйдәгәндер, килче, куйсана.

3. Кисәкчәләрнең өченче төре үзләре бәйләнгән сүздән алдан да, аннан соң да киләләр. Алар һәрвакыт аерым языла. Болар: әле, әллә, инде, хәтта, соң: кил әле, киттеләр әллә, керделәр инде, хәтта тыңламыйм да, килсә соң, белдеңме соң.

 

Иҗек. Иҗекләр сузык авазга нигезләнеп ясалалар: азык, элемтә, китап, аю, тояк, торт. Иҗекләр төзелешләре буенча ачык һәм ябык булалар. Сузыкка беткән иҗек − ачык (таба, кара), тартыкка беткән ябык (тар-тык, кал-кан). Татар телендә бер иҗек составында ике тартык янәшә килү очраклары да бар: йорт, ант, әйт, ялт. Юлдан-юлга күчергәндә бер юлда бер генә хәрефне калдыру яки күчерү кабул ителмәгән.

 

♦ Ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла. Ә газета, журнал, китап, кинофильм, спектакль, җыр, завод, фабрика, әдәби әсәр исемнәре баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә алына. Мәсәлән: "Чаян" журналы, А. Гыйләҗевнең "Ягез, бер дога!" әсәре, Ш. Хөсәеновның "Әни килде" спектакле, "Алга" кооперативы, ләкин Тукай бүләге лауреаты.

 

♦ Фамилия ясаучы кушымчалар: -ов, -ев, -ин

а) -ова, -ов кушымчалары тартык авазга беткән исемнәргә ялганалар: КотдусКотдусов, СалихСалихов.

б) - ев, -ева кушымчалары и, ай, әй авазларына беткән исемнәргә ялгана: ЗәкиЗәкиев, ИбрайИбраев, ГәрәйГәрәев.

в) -ин, -ина кушымчалары а, ә, я гә беткән исемнәргә ялганалар: ГайфуллаГайфуллин, СафаСафин.

г) , -ый, -ский, -ская кушымчалары да фамилия ясауда катнашалар: С. Гыйззәтуллина-Волжская, Ш. Шамилский.

д) Кайбер фамилияләр кушымчасыз яки -лы, -ле, -лый, -ли, кушымчалары ярдәмендә дә ясалалар: М. Җәлил, Х. Туфан, Ф. Кәрим, Г. Иделле, С. Казанлы, Г. Кандалый, Г. Утыз-Имәни, Ш. Мәрҗани.

 

♦ Кимлек дәрәҗәсендәге кушымчалар ялганганда, кайбер сыйфатларның бер-ике авазы кыскара: сарысаргылт, яшеляшькелт.

 


Дата добавления: 2015-10-30; просмотров: 343 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия | Табигать һәм кеше | М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия | М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы | Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше | Колыма хикәяләре − И. Салаховның җан авазы | Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия | Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы | Ир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты. М. Җәлил | Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында Г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үткәрелгән экскурсия вакытында сөйләнгән чыгыш |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ОРФОГРАФИЯНЕҢ КАЙБЕР КЫЕН ОЧРАКЛАРЫ| Поговорка на сегодня: «Отличный галстук-боло» - лучший комплимент, который можно получить.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)