|
Казанда 1333 нче һиҗри 1915 нче милади елында Мәрҗани хәзрәте хакында “Мәрҗани җыентыгы” дигән 639 биттән торган олы бер китап бастырып чыгарганнар.
Татарстанның Спас районы Болгар шәһәре китапханәсендә
5 ГИАМЗ ФРИ 849-1 2125
номеры белән номерланган китап бар. Ул китапта Шиһабетдин Мәрҗанинең дөньяны куярга (үләргә) бер атна калганда әйткән васыяте язылган. 608 нче бит. Башта гарәп имлясында язылган текстны китерәбез:
Гарәп имлясында укый белмәүчеләргә текстны кириллицада китерәбез: “Садыйк әфәнде ибн Гуләйкай әйтте: Шиһабетдин хәзрәткә барып күп йомышларына да йөри идем. Нәрсә алырга боерса: “Яхшысын, матурын ал! Муллага ярар, дип начар нәрсә алма, бүрекче Вәлигә кушсам, арзан туры килде, дип начар нәрсә алып кайта”, дип әйтте. Вафатыннан бер атна элек чакыртып “хизама” ны бастырырга дип 480 сум акча бирде һәм ошбу сүзләрне сөйләде: бу акча “хизама”ны бастырырга, аны яхшы иттереп бастырырсыз. Төзәтергә өч шәкерткә (Габдуррахман, Кәшәф, Насрутдинга) бирерсез. Аларга төзәткән өчен акча бирерсез. Баштан ук акчасын сөйләшеп бирегез, басылып тәмам булгач фүләннәргә нөсхәләр (копияләр) хәдия (бүләк) итәрсез (бу урында үзенә мөнәсәбәтле кешеләрдән 20 кеше санаган).
“Гүр сәдакасы бирү һәм өче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел. Фидия бирмәссез, дәүр иттермәссез. Инша Аллаһ, калган рузам, калган намазым булмас” диде. Суңра “وفية الإسلاف” ның сувадта (черновикта) ахыр кисәген биреп әйтте: “Моны Борхан хәлфәгә (шөбкәвигә) биреп беловикка күчерттерерсез.” Яхшы дикъкать илә күчерерсез. Ак җирләре үзенчә ак калсын. Ике нөсхәнең берсе монда калыр. Икенчесен матур итеп тышлатып, хаҗга барганда алып барырсың. Истанбулда зуррак даирәләргә күрсәтерсең. Бәлки китапны яхшы дип табып бастырырлар. Әгәр мөмкин булмаса беренче нөсхәне “Мәдинәи Мүнәввара” да Гариф бәк китапханәсенә вакф кылырсыз” диде. Бик күп мәшәкать чигеп язган китабының татарлар арасына тәкъдир ителеп басыла алуына ышанып бетмәгән булырга охшый иде. Вафат буласы көнендә иртә берлә барган идем. Зәйни хаҗи берлә икемезгә хитаб итеп: “Бүген ахшәмдән чыккач та килерсез” диде. Без ахшәмнән соң бардык. Без баргач озак та үтмәде вафат булды.”
Аңлатма: Мәрҗани хәзрәтләре васыятендә гүр сәдакасын, өчесен, җидесен үткәрү гамәлләре динебездә, шәригатьтә булмаганын, кирәкмәс гамәл икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул аларны “Кирәк нәрсә түгел” дип үзе үлгәч үткәрүдән тыйган.
“Мәрҗани” дигән китапны хәзерге татар телендә, кириллицада Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб та ике кисәккә бүлеп бастырып чыгарган.
Китапны гарәп хәрефләреннән хәзерге татар хәрефләренә күчереп язучысы Д.Шаймурзин. Аны “Иман” нәшрияты 2001 енче елда бастырып чыгара башлый һәм ошбу китап 2011 енче елда да сатуда бар иде. Титул битендә: “Бастыру өчен җаваплы: Татарстан җөмһүрияте Мөфтиенең урынбасары, “Апанай" мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб" диелгән. Бу китапны Мәрҗани. Фәнни-популяр җыентык ” дип исемләп “Җыен” нәшрияты 2010 нчы елны бастырып чыгара. Халык шушы бастырылып чыгарылган китаплардан хакыйкатьне укый.
Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 165 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Габдерахим Утыз Имәни | | | Ризаэтдин бин Фәхретдин |