Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Гаепсезне гаепләү килешми

Шиһабетдин Мәрҗани васыяте | Ризаэтдин бин Фәхретдин | ТҮБӘН НОВГОРОД МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ЧЫГАРГАН КИТАП | МӨХӘММӘДИЯ” МӘДРӘСӘСЕ ГЫЙЛЬМИ КАРАРЫ БЕЛӘН ЧЫККАН КИТАП | Төркия мөфтие Омер Насухи Билмән фәтвасы | Галимҗан Баруди |


Татар халкы гына түгел, бәлкем барча мөселман халкы кеше үлгәннән соң аның өчесен, җидесен, кырыгын, 51 ен һәм елын үткәрү мәҗлесләре турында бәхәсләшә. Берәүләр: “Аны үткәрергә ярамый, ул – бидгать, үткәргән кеше гөнаһ эшли” – ди, ә икенчеләре: “Нишләп гөнаһ булсын, ата-бабаларыбыз үткәргәннәр, әллә алар белмәгәнме?” – дип аны үткәрергә кирәк дип саный.

Татар халкында бу бәхәс элек-электән килә һәм аның бетеп торганы да юк. Элгәре дә бәхәсләшкәннәр һәм хәзер дә бәхәсләшәләр. Ни сәбәптән шундый бәхәсләр бер дә тукталып тормый соң? Бу бәхәснең сәбәпчесе кемнәр соң? Үткән ел Татарстан мөселманнарының Диния Нәзараты баш казые һәм аның кул астында эшләүче казыйларга “Моңа кем гаепле?” дигән сорауны куеп хат язган идем. Нигәдер минем хатым җавапсыз калды. Шуңа күрә мин быел казыйларга түгел, бәлкем гади халыкка: “Бу бәхәскә кем гаепле?” дип сорау бирәм. Һәм, иншәәАллаһ, бу сорау җавапсыз калмас дип уйлыйм. Шунысы кызык, кайбер кешеләр китапларда, гәҗитләрдә: “ Ислам динендә өчесен, җидесен кырыгын үткәрү юк” дигән сүзләрне үзләре язып яисә үз өстенә җаваплылык алып кемнеңдер язган китабын бастырып чыгара да, аннан соң шул китапны укучыларны, ягъни шул китапта язган сүзне тормышка ашыручыларны гаепләп: “Алар фетнә чыгарып йөрүчеләр” дип бла яга. Бигрәк тә Согуд Гарәбстанында укып кайтканнар һәм хәзергесе вакытта анда укучылар гаепләнә. Бу гаепләр барысы да ялган һәм аның шулай булуын мин Аллаһының ярдәменә таянып исбат итеп бирәм. Кем гаепле соң, гарәп иленә барып укып кайткан шәкертләрме, әллә безнең татар галимнәреме, әллә аларның китапларын бастырып таратучылармы, әллә галимнәребез язган китапларны укымыйча надан калган халыкмы? Кая ул дөреслек? Бу мәсьәләне чишү өчен бик күп эзләндем һәм байтак кына мәгълүматлар тупладым.


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 64 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Дополнительная| Габдерахим Утыз Имәни

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)