Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Габдерахим Утыз Имәни

Ризаэтдин бин Фәхретдин | ТҮБӘН НОВГОРОД МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ ЧЫГАРГАН КИТАП | МӨХӘММӘДИЯ” МӘДРӘСӘСЕ ГЫЙЛЬМИ КАРАРЫ БЕЛӘН ЧЫККАН КИТАП | Төркия мөфтие Омер Насухи Билмән фәтвасы | Галимҗан Баруди |


 

Казанда Татарстан китап нәшрияте 1986 нчы елда “ Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари ” дигән китап бастыра. (Юлга-юл тәрҗемәләрне эшләүче филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шарипов. Фәнни редакторы һәм махсус мәкалә авторы – тарих фәннәре докторы, профессор Миркасыйм Госманов. Нәшрият редакторы Рәис Даутов.)

Китапның 186 нчы битендә “ Тышкы күренешләре дини булган бидгатьләрне сөйләүче бүлек ” дип аталган шигырь дә бар. Бу шигырьдә бик күп бидгатьләр хакында язылган, теләгән кеше китапханәдән яисә китап кибетеннән сатып алып укый ала. Анда 3 се, 7се, 40 гы һәм елы хакындагы шигырь бар:

 

- Өченче кабәхәтлек не дә эшләп

- Наданлыктан тагын яман юлга китәләр.

- Анысы шундый: ислам кешесе күмелсә

- Аның рухына кунаклар җыеп ашаталар.

- Елы, кырыгы, җидесе һәм өчендә

- Кунак сыйлыйлар көчләре җиткәнчә.

- Бу эшләрне васыять итсә, булмас,

- Әгәр кылса аны, һич ишетелмәс.

- Сәләфләрдә безгә риваять бардыр

- Бу эшләрдә тырышлык күрсәтү яманлык ул.

- Әгәр фәкыйрьләр өчен аш-су әзерләнсә

- Садака итеп, өйләренә җибәрелсә, -

- Әйттеләр: бу ярый, монда начарлык юк.

- Әгәр өйгә чакырсаң бу кабәхатьлек тер – ди.

 

Аңлатма. Габдерәхим Утыз Имәни шигырь белән 3се, 7се, 40гы, елын үткәрүләрне кабәхатьлек” – дип атаган һәм кемдә-кем бу эшләрдә тырышса ул яманлыкка, начарлыкка ярдәм итешкән кеше була дип аңлаткан. Әгәр бер фәкыйрь кешенең өеннән мәет чыкса, киресенчә ул кешенең гаиләсенә аш пешереп илтү хәерле эш. Кайгы-югалту килгән кешенең өенә аш-су әзерләп ашату Аллаһыга якынайта торган изге гамәл дип санаган шагыйрь дә. Әгәр халыкны өйгә чакырып ашатсаң ул кешенең эше кабәхатьлек дип аталган.


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 340 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Гаепсезне гаепләү килешми| Шиһабетдин Мәрҗани васыяте

mybiblioteka.su - 2015-2025 год. (0.006 сек.)