Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Катнашучылар һәм бәйгене уздыру шартлары

Читайте также:
  1. IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
  2. VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр
  3. Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе
  4. Инша һәм изложениеларҙы баһалау.
  5. Музыка һәм музыкантлар
  6. Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм

Массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Гомуми белешмә

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган мәсьәләләрне ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

 

Оештурычылар:

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр

агентлыгы;

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

 

Оештыру структурасы

Бәйгене оештыру, әзерләү һәм уздыру өчен Оештыру комитеты төзелә. Аның исемлеге оештыручы оешма җитәкчеләре тарафыннан раслана. Оештыру комитеты гаризалар кабул итә, конкурсантлар белән әзерлек эшләре алып бара, жюри исемлеген төзи һәм рәисен раслый. Шулай ук бәйгене финанслау максатыннан матди һәм мәгълүмати спонсорлар эзли, алар белән эш алып бара (бүләкләр, реклама, мәгълүмати ярдәм, басма продукция, оештыру эшләре, канцелярия, почта-телеграф чыгымнары, зал алу, сәхнә бизәлеше, җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сувенирлар, истәлекле бүләкләр).

Конкурсның жюри әгъзалары журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан тәкъдим ителгән эшләрне (0-10 бал аралыгында)бәялиләр һәм конкурсның нәтиҗәләре Протоколын төзиләр.

Жюри рәисе булмау очрагында, әлеге вазыйфалар жюри рәисенең урынбасарына йөкләнә.

Килгән эшләр, 0-10 бал югарылыгында түбәндәге критерияләр буенча бәяләнә:

- тәкъдим ителгән материалның эчтәлеге сайланылган номинациягә туры килүе;

- материалның мәгълүмати яктан эчтәлекле булуы;

- иҗади эшләрнең оригиналь булуы;

- тема һәм идеянең ачылган булуы;

- кызыклы фактлар, табышлар булу;

- укучы, тыңлаучы һәм тамаша кылучыларга мәгълүматны җиткерүнең яңа, кызыклы ысулларын куллану.

 

 

Катнашучылар һәм бәйгене уздыру шартлары

Конкурс tatar-congress.org һәм tatmedia.tatarstan.ru рәсми сайтларында Конкурс нигезләмәсе урнаштырылудан башлап 2015 елның 31 октябренә кадәр дәвам итә.

Бәйге ел дәвамында, 2014 елның 1 гыйнвареннән 2015 елның 31 октябренә кадәр уздырыла. 2015 елның 1 октябренә кадәр теләге булган һәркем гаризасын һәм басылган материалларын Оештыру комитетына тапшыра ала. Жюри әгъзалары конкурс эшләрен 2015 елның 3-20 октябрь көннәре аралыгында тикшерә. Конкурсның нәтиҗәләре 2015 елның 30 октябрендә игълан ителәчәк.

Бәйгедә басма, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение журналистлары, шулай ук башка төрле милек формаларының профессиональ массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә басылган материал авторлары да (2014 елның 1 январеннән 2015 елның 1 октябренә кадәр материаллары басылган, яки эфирга чыккан булса) катнаша ала. Авторлык эшләре, программалары да кабул ителә (шәхси яки коллектив).


Дата добавления: 2015-10-24; просмотров: 54 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Одна лошадь может стартовать в течение одного дня не более 3-х раз| Эшләрне тапшыру тәртибе

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)