Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Эшләрне тапшыру тәртибе

Бәйгегә төрле жанрдагы материаллар кабул ителә: әңгәмә, репортаж, очерк, аналитик материаллар, проблемалы мәкаләләр, теле–радио язмалар, Web-сайт адреслары һ.б.

1. Бәйгегә тапшырылган эшләргә өстәлә:

– бәйгедә катнашу өчен гариза;

– басма һәм материал авторы турында кыскача мәгълүмат;

– басылган материаллар, теле-радио тапшырулар турында аңлатма.

2. Телевидение: темасы, авторы, датасы һәм кайчан эфирга чыккан вакыты күрсәтелгән CD һәм кыскача аңлатма.

3. Радио: эфирның база адресы күрсәтелгән һәм меткалары билгеләнгән CD.

4. Бәйгегә басма массакүләм мәгълүмат чараларында (гәзитләр, журналлар) чыккан материаллар саны 5дән дә ким булмаска тиеш; басылып чыккан вакыты күрсәтелгән гәзит– журналларның нөсхәләре яки редакция тарафыннан печать белән расланган күчермәсе тапшырыла.

Гариза һәм материаллар файл папкаларында тапшырыла.

 

Нәтиҗә ясау һәм бүләкләү

Журналистлар арасында бүләкләү түбәндәге номинацияләрдә булачак:

– Татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту;

– Үрнәк татар гаиләләре;

– “Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру;

– Балалар өчен иң яхшы журналистик материал;

– Милли тарихи ядкарьләр.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында нәтиҗә ясау:

– Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту.

Бәйге нәтиҗәләре буенча журналистлар арасында һәр номинациядә 2 җиңүче, ә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 1 җиңүче билгеләнә. Химаячылар тарафыннан өстәмә бүләкләр тапшырылуы ихтимал. Бәйгенең җиңүчеләренә тантаналы рәвештә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Бүләкләү вакыйгасы тантаналы рәвештә Казанда уздырыла.

 

Конкурсның финанслануы:

Конкурста җиңүчеләр өчен түбәндәге бүләкләр каралган:

– Татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;

Үрнәк татар гаиләләре номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;

“Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;

Балалар өчен иң яхшы журналистик материал номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;

Милли тарихи ядкарьләр номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында нәтиҗә ясау:

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту номинациясендә 20 мең сум күләмендә бер акчалата бүләк.

 

Оештыру комитеты адресы:

420066, Казан, К.Маркс урамы, 38/5, 312,313 кабинетлар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе.

Телефоннар: + 7(843) 299-77-17, 236-49-66.

Факс: +7(843) 264-63-37.

e-mail: konkurs-vkt@mail.ru


Нигезләмәгә 1нче номерлы кушымта

Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм

массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә


Дата добавления: 2015-10-24; просмотров: 52 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Катнашучылар һәм бәйгене уздыру шартлары| VII. ЗАЯВКИ И УЧАСТИЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)