Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Н. Арсланов иҗаты

Шигырьнең үзенчәлеге | Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш | Ф. Яруллин иҗаты | VII СЫЙНЫФ | Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика | Г. Тукай иҗаты | Хмәдулланың кичерешләре | Батырхан образы | Артыкбикә образына характеристика | С. Хәким иҗаты |


Читайте также:
  1. А. Алиш иҗаты
  2. Г. Ахунов иҗаты
  3. Г. Тукай иҗаты
  4. М. Җәлил иҗаты
  5. С. Сөләйманова иҗаты
  6. С. Хәким иҗаты

Бирем. «Халкыма» шигырендә лирик геройны без нинди шәхес итеп күз алдына китерәбез?

Н. Арслановның «Халкыма» шигырендәге лирик герой − үз иленең, халкының чын патриоты. Ул (әсәрдә ул «мин» дип бирелә) халкының тарихын күз алдыннан үткәрә. Тарих төпкеленә төшкән саен, халыкның батырлыгына, түземлелегенә хәйран каласың. Ниләр генә булмаган халык тормышында?!

Лирик герой татар тарихын берәм-берәм күздән кичерә. Сәхифәләрне актарган саен, лирик геройның горурлыгы арта. Борын-борыннан халык үзенең уңганлыгы белән аерылып торган. Җимерелгән Болгар дәүләтен дә торгызган. Әмма бу урындагы хәрабәләргә тимәгән, башка урында шәһәр төзегән. Бу − меңъеллык тарихы булган Казан шәһәре. Халык үз казанында гына кайнамаган: Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәби, мәдәни, сәүдә бәйләнешләре алып барган. Ләкин нинди генә бәйләнешләр, үзгәрешләр булса да, халык үз телен, милләтен саклап калган. Лирик герой халкына шуның өчен рәхмәтле.

Лирик герой үзе дә − халкының дәвамчысы. Аңарда да халкының төп сыйфатлары өстенлек итә.

Сугышларга үзем теләп киттем,

Быргычылар быргы тартуга;

Бөтен барлыгымны фида иттем

Мин фидакяр җанлы халкыма.

(«Халкыма»)

Лирик герой үзе теләп Ватанын саклый, үз халкының лаеклы улы булырга омтыла. Шул ук вакытта ул киң күңелле, кунакчыл да, башка милләтләргә дә хөрмәт белән карый. Милләте, халкы, Ватаны турындагы уйларын ул беркайчан да исеннән чыгармый.

«Халкыма» шигыренең лирик герое шагыйрьнең үз шәхесе белән тәңгәл килә. Чөнки Н. Арсланов үзе дә − халкын, аның тарихи үткәнен хөрмәт иткән шагыйрь.


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 358 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ф. Кәрим иҗаты| Г. Ахунов иҗаты

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)