Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Vii сыйныф

Эчтәлек | Кадерле укучылар! | А. Алиш иҗаты | Автобиография | Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж | Закирның кичерешләре | Хтәм образы | VI СЫЙНЫФ | Шигырьнең үзенчәлеге | Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш |


Читайте также:
  1. VI СЫЙНЫФ

Татар халык мәкальләре

Бирем. Мәкальләрдән нинди акыл, гыйбрәт алырга була?

Мәкальләрдән тормыш итү өчен күп киңәшләр, акыл алырга мөмкин. Чөнки алар − халык авыз иҗатының иң борынгы төре, шул ук вакытта иң кыска, иң җыйнак төре дә. Алар безнең халкыбызның никадәр зирәк, никадәр акыллы, уңган, булдыклы булуы турында сөйлиләр. Безнең халык бер җөмлә белән кешегә бәя бирә алган, хөкем, нәтиҗә чыгарган. Әгәр кеше үз сөйләмендә мәкальләргә күбрәк урын бирсә, аны тыңлыйсы килеп тора. Акыллы кеше күп сөйләми, ә хикмәтле сүзләре белән һәркемне үзенә карата. Бу очракта ул «Аз сөйлә, күп эшлә» мәкаленә нигезләнеп эш итә. Мәкальләрне игътибар белән тыңласаң, күп кенә хаталардан да сакланып калып булыр иде. Мәсәлән, «Сабыр төбе − сары алтын», «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкальләре эшне кат-кат уйлап эшләргә куша.

Мәкальләрдә кешенең холкы, чын йөзе ачыла. Икейөзле кешеләрне безнең халкыбыз беркайчан да хөрмәт итмәгән. Андыйларны бер җөмлә белән бәяләгән: «Тышы ялтырый − эче калтырый» яки «Күрергә матур, акылга такыр». Акыллы, уңган кешеләр, гадәттә, ялкауларга, наданнарга каршы куела. «Акыллы әйтер − юл куйдым, ахмак әйтер − җиңдем». «Кешенең акылы сүзеннән билгеле».

Кыскасы, мәкальләр − кеше тормышының бөтен якларын ачып бирә торган халык «энҗеләре». Алар − кешене бизи, тәрбияли торган, сыналган, шигъри форма алган, кайбер очракта күчерелмә мәгънәгә ия булган әйтелмәләр.

«Сөембикә бәете»

Бирем. Сөембикә кем булган? Бу әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 106 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Ф. Яруллин иҗаты| Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)