Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кушымча

Читайте также:
  1. Тартыкка беткђн сыйфатларга џђм рђвешлђргђ чагыштыру дђрђќђсе кушымчасы ялганганда, кушымча алдыннан [ы] яки [э] авазы ишетелсђ дђ, язуда алар књрсђтелми.

Тамырга ялганып килә торган кисәк

кушымча дип атала.

Сүзнең әйтелүенә карап кушымчалар 2 төрле булалар: калын һәм нечкә әйтелешле (тал+лык, җил+ле).

Кушымчалар 2 төркемгә бүленә:

1) сүз ясагыч кушымчалар (көч+ле, юл+даш, бел+геч);

2) бәйләгеч кушымчалар (урман+да, ил+гә, урман+ның).

Сүз ясагыч кушымчалар:

-чы/-че -лы/-ле

-лык/-лек -сыз/-сез

-таш/-тәш -кы/-ке

-даш/-дәш -гы/-ге

-кыч/-кеч -ла/-лә

-гыч/-геч

Сүзләрнең мәгънәләре

Сүзләр төрле мәгънәләргә ия:

- предметларны, кешеләрне, хайваннарны белдерүче сүзләр (өстәл, агач, бала, укучы,ат, песи, куян);

- предметның билгесен белдерүче сүзләр (ал, сары, озын, коры, суык, җылы);

- эшне белдерә торган сүзләр (укый,яза, тегә, пешерә,юа, кисә).

Исемне белдерә торган сүзләр:

- кешеләрне белдерә торган сүзләр (әби, укучы, әни);

- хайван исемнәре (ат, арыслан, фил, аю, болан);

- кош исемнәре (сандугач, карга);

- яшелчә исемнәре (кишер, кыяр);

- җиләк-җимеш исемнәре (алма, чия);

- үсемлек исемнәре (агач, каен, чәчәк);

- табигать күренешләренең исемнәре (кыш, буран, җил).

 

Сүзләрнең мәгънәләре

Билгене белдерә торган сүзләр - сыйфат дип атала һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап була.

Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләр предметларның төрле билге-ләрен белдерәләр:

төсне: кызыл, яшел;

тәмне: баллы, ачы;

форманы: түгәрәк, шакмаклы;

характерны: усал, ягымлы;

вакытны: җәйге, кичәге;

табигать күренешләренең билгеләрен: җилле, яңгырлы.

Билге белдерә торган сүзләр сөйләмне матурлыйлар.

Эшне белдерә торган сүзләр

Нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? Сорауларына җавап була торган сүзләр эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерәләр.

Эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

Эшне белдерә торган фигыльләр: тегә, яза, пешерә...

Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:

оча, сикерә, бара...

Хәлне белдерә торган фигыльләр: йоклый, уйлый, арыган...

 

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Хайван кушаматлары һәрвакыт баш хәрефтән языла.

 

Әкият, мәсәлләрдә җәнлек һәм кошлар кешеләр кебек сөйләшәләр.Шуңа күрә алар да җөмлә эчендә баш хәрефтән башлап языла.

Исем: кем? нәрсә?

Фигыль: нишли? нишләде? нишләр? нишләячәк?

Сыйфат: нинди? кайсы?

Җөмлә -тәмамланган уйны белдерә.

Сөйләм җөмләләрдән тора. Җөмлә сүзләрдән төзелә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Яз. Җылы.

Сөйләгәндә дә, укыганда да һәрбер җөмләдән соң тук-талыш ясала.

Җөмлә төрләре

Тыныч тавыш белән әйтел-гән җөмлә ахырына нокта (.) куела. (Мөнир урманнан кич кенә кайтты.)

Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. (-Кая бардың, Мөнир?)

Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш бе-лән әйтелә. (- Их, урман ямьле дә соң, әни!)

Ия һәм хәбәр

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше



Нәрсә ул сүзлек?

Һәр телнең үз сүзлеге була. Татар теленең төп сүзлеген аның үз сүзләре тәшкил итә. Башка телләрдән кергән сүзләрне алынма сүзләр дип атыйлар (рус, гарәп, фарсы теленнән кергән сүзләр).

Аңлатмалы сүзлекләрдә сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

Орфографик сүзлекләрдә сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә.

Ике телле сүзлекләрдә сүзнең кайсы телгә ничек тәрҗемә ителүе бирелә.

 

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

Кайбер сүзләр бер мәгънә белдерә: балык, балан, кыш, көз һ.б.

Кайбер сүзләр күп мәгънә белдерә:

1) Башым авырта (әгъза).

2) Бу малайда баш бар (акыл).

3) Тау башына салынгандыр безнең авыл (тау өстенә).

4) Хикәянең башын укы (исемен).

5) Баш хәреф (зур хәреф).

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 1076 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Тартык авазлар| Омонимнар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)