Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Омонимнар.

Бертөрле әйтелә һәм языла торган, әмма мәгънә-ләре башка булган сүзләрне омонимнар диләр.

Мәсәлән: 1) Мин өчпочмак сыздым.

2) Әни өчпочмак пешерде.

 

Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.

Уртаклык исемнәр

Бер төрдән булган предметлар бик күп.

Аларның барысы өчен дә бирелгән исем уртаклык исем була: үлән, сүз, агач, елга, тау, таш, кош һ.б.

Уртаклык исемнәр җөмлә эчендә юл хәрефе белән языла: Татарстанда елгалар һәм күлләр күп.

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе.

Исемнәр берлектә һәм күплектә киләләр.

Берлек санда гы исем бер генә предметны белдерә: кеше, китап, чишмә.

Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә: кешеләр, китаплар, чишмәләр.

Күплек санда исемнәргә күплек кушымчалары ялгана: бала + лар,

чәчәк + ләр, урам + нар.

 

Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә күплектә калын әйтелештә

-нар, нечкә әйтелештә -нәр кушым-чалары ялгана: адым-нар, шәм-нәр; болан-нар, челән-нәр; моң-нар, тиң-нәр.

 

Сан белән килгәндә, исемгә күплек кушымчасы ялганмый: ике кыз, биш алма, ун дәфтәр.

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлектә Күплектә

I зат Мин язам. Без язабыз.

II зат Син язасың. Сез язасыз.

III зат Ул яза. Алар язалар.

Фигыльнең барлыкта, юклыкта килүе.

Фигыль эшнең булмавын, үтәлмәвен белдерә: алды – алмады, килгән – килмәгән, барыр – бармас. Моны фигыльнең юклыкта килүе диләр.

Юклыкта килгән фигыльләргә нишләми? нишләмәгән? нишләмәде? нишләмәс? нишләмәячәк? сораулары куела.

Юклык кушымчалары фигыльнең төп кисәгенә - тамыр нигезенә ялгана: бир + мә + де, бир + мә + гән + нәр.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

Исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнешне исемнең килеш белән төрләнүе дип атыйлар. Татар телендә 6 килеш бар:

 

Килешләр Килешләрнең сораулары
    Баш килеш Иялек килеше Юнәлеш килеше Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше Кем? Нәрсә? Кемнең? Нәрсәнең? Кемгә? Нәрсәгә? Кая? Кемне? Нәрсәне? Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан? Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

 

Кая? Кайдан? Кайда? сораулары урынны белдергән исемнәргә генә куела.

 

Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -га, -гә, чыгыш килешендә -дан, -дән, урын-вакыт килешендә -да, -дә кушымчалары ялгана.

 

Саңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -ка, -кә, чыгыш килешендә -тан, -тән, урын-вакыт килешендә -та, -тә кушымчалары ялгана.

 

Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә чыгыш килешендә -нан, -нән кушымчалары ялгана.

Хикәя фигыль

Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли, хәбәр итә торган фигыль хикәя фигыль дип атала. Хикәя фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? сорауларына җавап була. Хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә:

Х.з. 1 зат Мин сөйлим. Без сөйлибез.

Үт.з. 1 зат Мин сөйләдем. Без сөйләдек.

К.з. 1 зат Мин сөйләрмен.Без сөйләрбез.

 

Фигыльнең заман белән төрләнүе

Фигыль 3 заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

Үткән заман хикәя фигыль.

Үткән заманда килгән хикәя фигыль эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда, элек булганлыгын белдерә.

Сораулары: нишләде? нишләгән?

Барлык төре.

1 зат. Мин яздым. Без яздык.

2 зат. Син яздың. Сез яздыгыз.

3 зат. Ул язды. Алар яздылар.

Юклык төре.

1 зат. Мин язмадым. Без язмадык.

2 зат. Син язмадың. Сез язмадыгыз.

3 зат. Ул язмады. Алар язмадылар.

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен белдерә.

Соравы: нишли?

Барлык төре.

1 зат. Мин язам. Без язабыз.

2 зат. Син язасың. Сез язасыз.

3 зат. Ул яза. Алар язалар.

Юклык төре.

1 зат. Мин язмыйм. Без язмыйбыз.

2 зат. Син язмыйсың. Сез язмыйсыз.

3 зат. Ул язмый. Алар язмыйлар.

 

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Киләчәк заманда фигыль эшнең киләчәктә булачагын яисә булмаячагынбелдерә.

Сораулары: нишләр? нишләячәк?

Барлык төре.

1 зат. Мин язармын. Без язарбыз.

2 зат. Син язарсың. Сез язарсыз.

3 зат. Ул язар. Алар язарлар.

Юклык төре.

1 зат. Мин язмам. Без язмабыз.

2 зат. Син язмассың. Сез язмассыз.

3 зат. Ул язмас. Алар язмаслар.

Кушма сүзләр

Кушма сүз ике тамыр кушыып ясала һәм бер күренешнең исемен белдерә. Шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла: алъяпкыч (ал + япкыч), ашъяулык (аш + яулык), аксакал (ак + сакал).

Парлы сүзләр

Парлы сүзләр ике тамырдан торалар, бер мәгънә белдерәләр һәм сызыкча аша язылалар.

Ясалу төрләре:

Ø бер үк тамырны кабатлап (кызып-кызып);

Ø аваз охшашлыкларына нигезләнеп (бала-чага);

Ø синоним сүзләрне файдаланып (бәрелә-сугыла);

Ø антоним сүзләрне файдаланып (көн-төн).

Тезмә сүзләр

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясалалар һәм бер мәгънә белдерәләр: йокы бүлмәсе, җир җиләге, нечкәлек билгесе.

Тезмә сүзләр бер сорауга җавап бирәләр, һәр сүз аерым языла.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 229 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кушымча| Авазларның чиратлашуы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)