Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Тартык авазлар

Читайте также:
  1. Авазларның чиратлашуы
  2. Г” хђрефе ике авазга ([гъ], [г] авазларына) билге булып йљри.
  3. Н] авазы, [г] яки [к] авазлары алдыннан килгђндђ, [ћ] авазы белђн чиратлаша.
  4. Сњз азагындагы џђм саћгырау тартыкка башланган иќек алдындагы [з] авазы љлешчђ саћграулаша.
  5. Тартыкка беткђн сыйфатларга џђм рђвешлђргђ чагыштыру дђрђќђсе кушымчасы ялганганда, кушымча алдыннан [ы] яки [э] авазы ишетелсђ дђ, язуда алар књрсђтелми.
  6. У” хђрефе [у], [w] авазларына билге булып йљри.

Сузык авазлар;

Тартык авазлар.

 

Татар телендә 9 сузык аваз бар:

[ а ], [ ә], [ е(э) ], [ и ], [ о ], [ ө ], [ у ], [ ү ], [ ы ].

 

Калын сузыклар: [ а ], [ у ], [ о ],

[ ы ].

Нечкә сузыклар: [ ә ], [ ү ], [ ө ],

[ е(э) ], [ и ].

Парлы сузыклар: [ а-ә ], [ы-е(э)],

[ о-ө ], [ у-ү ].

[ и ] авазының калын пары юк.

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

[п], [к], [к] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [г], [г] яңгырау тартык-ларына әйләнә:[мәктәп] -[мәктәбэбэз], [көрәк] -[көрәгэ],

[ къашыкъ] – [къашыгъы].

Ө хәрефе

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Сүзнең беренче иҗегендә [ ө ] авазы

килгәндә, икенче иҗектәге [ э ] авазы

«ө»ләштереп әйтелә.

Язылатөрле, әйтелә - [ төрлө ]

 

Э, е хәрефләре

Сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче,

кеше.

Татар сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр. [ эшчэ ],[ кэшэ ].

Рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә. [ этаж ], [ эстафэта ].

Исеңдә тот! Маэмай,тәэсир, тәэмин.

Иҗек

Сүзләр иҗекләргә сузыкларга карап бүленә.Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була.

 

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә: на-ратлык, нарат-лык.

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчергәндә бер генә хәрефне бүлеп

Калдырырга ярамый.

ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда килгән хәрефтән аерып күчерелми: Мәрь-ям, вәгъ-дә.

Тартык авазлар

Тартык авазлар 2 төркемгә бүленә:

Яңгырау тартыклар [б], [в], [w], [г], [гъ], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], [н], [ң], [р].
Саңгырау тартыклар [п], [ф], [к], [къ], [т], [ш], [с], [ч], [х], [һ], [ц], [щ].

Яңгырау тартыклар яңгырап та-выш һәм шау белән әйтелә.

Саңгырау тартыклар шаудан гына тора.

Парлы һәм парсыз тартыклар

Парлы тартыклар Парсыз тартыклар
б – п в [w] –ф г – к [гъ] –[къ] д – т ж – ш җ – ч з - с й, л, м, н, ң, р, х, һ, ц, щ

В хәрефе

В хәрефе татар телендә 2 авазга ия булып йөри.

Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе

[w] авазын белдерә: [аwыл], [wәсимә].

Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон.

Й хәрефе

Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә:

йомры, йөз, бабай.

Йо, йө кушылмалары сүз башындагына языла: йомран, йомгак, йөрү.

 

К хәрефе

К хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты укыла:

къа[р], [къаз].

Нечкә сүзләрдә к йомшак укыла: [көз], [көрәк].

 

Г хәрефе

Г хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри.

-Калын сүзләрдә ул калын, каты

[гъ] авазын белдерә: [сугъан], [къолгъа].

Нечкә сүзләрдә г хәрефе йомшак [г] авазын белдерә: [гөл], [тигэз].

- Гарәп теленнән кергән кайбер сүзләрдә г хәрефе каты итеп, калын укыла: [гъәдэл], [гъәдәт].

-Кайбер нечкә сүзләрдә, г хәрефен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла: вәгъдә, мәгънә.

- Рус теленнән кергән сүзләрдә г хәрефе рус телендәгечә укыла: [газ], [гараж].

 

Е хәрефе

Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йыл], [йылгъа].

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла :[бийэк], [йэгэт].

 

Я хәрефе

Я хәрефе [йа], [йә] аваз кушылма-ларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йазу], [йакъа].

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла: [йәшел],

[йәрдәм].

Ю хәрефе

Ю хәрефе йу, йү аваз кушылма-ларын белдерә. Калын сүзләрдә ю калын укыла: [йулдаш], [йуан].

Нечкә сүзләрдә ю нечкә укыла: [йүкә], [йүэш].

Ь хәрефе

1) Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен, сүз ахырында ь хәрефе языла (ямь, яшь).

2) Иҗекнең нечкә укылышын белдерү өчен, ь хәрефе языла (ятьмә, ямьле).

3) Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгать, табигать, шагыйрь.

3) Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе, я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә: дөнья, берьюлы, бишьеллык.

 

Ъ хәрефе

1) Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен калын, каты итеп уку өчен, язуда иҗек ахырына ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан.

2) ъ хәрефе, калын иҗектән соң

я, ю, е хәрефләре алдыннан кил-гәндә,тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк, кулъяулык.

Сүз.

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр.

Без үзебезнең уй-фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез. Җөмләләр сүзләрдән төзелә. Сүзләр авазлардан төзелә.

 

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бү-ленми торган кисәге тамыр дип атала

(эш, эшче, эшчән).

 

Бер тамырдан ясалган һәм яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала (бел, белгеч, белем).


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 9903 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ФУНКЦИОНАЛЬ СТИЛЬЛӘРЕ| Кушымча

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)