Аныклаучы теркәгечләр ярдәмендә ияргән аныклагычлар янына өтер куела.
Аныкланмыш алмашлык белән белдерелсә, аннан соңөтер куела.
Урын һәм вакыт хәлләре булып килгән аныкланмышлардан соң өтер куела.
Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, сызыккуела.
Хәбәр булып килгән аныкланмыштан соң ике нокта куела.
Аныкланмышның мәгънәсенә искәрмә булып килгән аныклагычларҗәя эченә алына.
|
Гаиләне карау, бигрәк тә сеңелкәшне укыту минем өстә. (Х.С.)
Без, малайлар, аңа курку һәм эчке бер соклану белән карый идек. (М.Г.)
Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул иң югарыгы ноктага, кыек очына ук менеп басты. (Р.М-в)
Кемнәрнедер кара кайгыга батырган ул хәбәрләр Хәбибнең әти-
сенә – Вәли картка кагылмады. (Р.Г-н)
Күл өсте белән җир өсте бердәй: дегет кебек. (Х.С.)
Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар. (Ә.Е.)
|