Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Беренче республика турниры

Читайте также:
  1. Адрес оргкомитета: 452750, Республика Башкортостан, г.Туймазы, ул.Чехова, 2а
  2. Азақстан Республикасы ҚІЖК-нің 356-358-баптарына түсіндірме
  3. Азақстан Республикасының жер қорларбасқару туралы агенттігі
  4. АРАБСКАЯ РЕСПУБЛИКА ЕГИПЕТ
  5. Глава 1 Немного истории: Республика и Демократия
  6. ЗАЯВЛЕНИЕ ЦК КПСС О ПОЛОЖЕНИИ В РЕСПУБЛИКАХ СОВЕТСКОЙ ПРИБАЛТИКИ

ПАРЛАМЕНТ ДЕБАТЛАРЫ БУЕНЧА

ҺӘР ЕЛ УЗДЫРЫЛА ТОРГАН

БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ТУРНИРЫ

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми положенияләр

 

«Шушындый безнең фикер!» исемле татар телендә барган парламент дебатлары буенча һәр ел уздырыла торган беренче Республика турниры (алга таба – Турнир) яшьләрнең гражданлык тәрбиясен һәм активлыгын үстерү, тәнкыйди һәм аналитик уйлау (фикер йөртү) белән кеше каршында чыгыш ясау осталыгын булдыру, татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максаты буенча үткәрелә.

Турнир уеннары парламент дебатларының Британия форматында узачак. Бу формат ХХ гасыр башында барлыкка килә, дөнья Чемпионатлары һәм башка континенттагы дебатлар буенча турнирларның рәсми форматы булып тора.

Турнирда катнашу өчен 16 яшьтәге һэм олырак булган мәктәп укучылары, ТРның ссуз һәм вуз студентлары чакырыла.

2. Максатлар һәм бурычлар

2.1. Турнирның Максатлары:

2.1.1 ТРда яшьләр дебатларын популярлаштыру;

2.1.2 яшьләрдә кеше каршында чыгыш ясау культурасын формалаштыру;

2.1.3 татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру.

2.2. Турнирның Бурычлары:

2.2.1. сәләтле яшьләр булдыру;

2.2.2. катнашучыларның аналитик фикер йөртүен, ораторлык осталыгын, коммуникативлык һәм идарә итүчәнлек буенча белемнәрен үстерү;

2.2.3. җәмгыять инициативасы белән актив гражданлык позициясен формалаштыру.

3. Оештыручылар һәм оештыру комитеты

3.1. Турнирны уздыру буенча оештыру эшләрен алып бару өчен Турнирның Оештыру комитеты булдырыла.

3.1.2. Турнирны Оештыру комитеты вәкилләре:

· “Сәләт” клубының “Дебатлар Республикасы” Республикакүләм дискуссия клубы

· Бөтендөнья татар яшьләре форумы

 

3.2. Турнирның Оештыру комитеты:

3.2.1. Турнирның календарь планын булдыра һәм аның үтәлешен тәэмин итә;

3.2.2. Турнирның максат белән бурчыларның аның этаплары һәм чараларына тәңгәл килүне тәэмин итә;

3.2.3. Турнирны үткәрү өчен булган чыгымнар сметасын раслый;

3.2.4. Турнирның датасын һәм этаплар үтү процедурасын билгели;

3.2.5. Турнирның Хокем коллегиясе оешу тәрбитен һәм составын, аның эш регламентын, шулай ук Төп хөкемдарның кандидатурасын тәкъдим итә һәм раслый;

3.2.6. Турнирда катнашучыларның мәгълүмат базасын формалаштыра;

3.2.7. Турнирның нәтиҗәсен һәм катнашучылар исемлеген раслый;

3.2.8. Турнирның нәтиҗәсен катнашучыларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр итә.

 

 

4. Турнирның Хокем коллегиясе

4.1. Турнирны үткәрү өчен Хокем коллегиясе булдырыла. Формалашу тәртибе, Хокем коллегия составы, аның эш регламенты, хөкемдарлык системасы Турнирны Оештыру комитеты белән раслана.

4.2. Турнирның Хокем коллегиясе:

4.2.1. Турнир кысаларындагы кагыйдә исемлеге һәм дебатлар критерийларын раслый;

4.2.2. Турнирның сайлап ала торган һәм ахыргы уенында хөкемдар вазыйфасын үти;

4.2.3. Турнирны алып бару һәм әзерлек буенча үзенең тәкъдимнәрен кертә;

4.2.4. Төп һәм махсус номинациядә җиңүчеләр турында карар чыгара;

4.2.5. Турнир нәтиҗәсен һәм җиңүчеләр исемлеген Оештыру комитеты раславына чыгара.

4.2.6. Турнирның тематикасын һәм 10 тема билгели, аннан 6 раунд үткәрелә (4 сайлап ала торган, ярымфинал, финал)

4.3. Турнирның Төп хөкемдары:

4.3.1. Турнир хөкемдарларына, катнашучыларга һәм кунакларга дебатлар үткәрү сораулары буенча консультация бирә;

4.3.2. Турнир хөкемдарлары эшендә икеле сораулар килеп чыккан очракларда мәсьәләне чишә.

 


Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 55 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Додатково спортсмен може бути заявлений у абсолютну вагову категорію: Хлопці, А, абс.: 7, 8, 9, 10-11, 12-13 років.| Катнашучылар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)