Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Читайте также:
  1. Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
  2. Китап уку — иң яхшы белем алу
  3. Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен язмача тикшерү һәм бәяләү.

Аңлатма язуы

3 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына;
  2. 29.08.2011 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган гомумбелем бирү учреждениеләре өчен региональ базис укыту планына (Приказ №9282/11);

3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

4. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

5. Башлангыч гомуми белем бирү программалары Казан, “Мәгариф” 2010;

6. Белем бирү учреждениеләренда укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге;

7. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Түбән Козгынчы башлангыч мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына 1-4 класслар өчен төзелгән укыту планы;

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Татар теле укытуның максатлары:

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру

- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру,

-укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

-телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

-дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

-укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну тудыру

Бурычлары:

-балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү;

-ана телендә аралашу максатына, бурычларына,шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү;

-телнең лексикасы, фонетикасы һәм грамматикасы буенча программада күрсәтелгән башлангыч белемнәрне үзләштерүгә ирешү.

.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.

Программа атнага 4 сәгатьтән исәпләнгән. Уку елына барысы 136 сәгать. Шулардан контроль диктантлар – 6, контроль күчереп язу – 4, контроль изложение – 2 сәгать. Татар теленнән тематик план Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова дәреслегенә нигезләнеп төзелде.

 


Дата добавления: 2015-10-28; просмотров: 150 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ПРОГРАММА ТУРА| УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)