Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Иярченле кушма җөмләләр

Читайте также:
  1. Кушма сњзлђргђ фонетик анализ ясау њрнђге
  2. Тезмђ кушма ќљмлђ
Аналитик бәйләүче чаралар Синтетик бәйләүче чаралар
  1. Мөнәсәбәтле сүзләр
(относительные слова) Шул – то Шул вакытта – тогда Шундый – такой Шуңа – поэтому Шулай –так Шуңа карамастан – несмотря на это Юкса, югыйсә - в противном случае Алайса – тогда  
  1. Иртүче теркәгеч, теркәгеч сүзләр
(подчин. союзы союзные слова)   Чөнки – потому что Ягъни- то есть Әгәр – если Гүя – будто   3Аныклау һәм көттерү интонациясе (интонация ожидания и пояснения)   (1)Мин беләм: (2) ул киләчәк.  
1. Кушымчалар Килеш – падеж Шарт фигыль – глагол условного накл. Хәл фигыль- диепричастие Сыйфат фигыль – причастие Исем фигыль – имя действия Инфинитив Һ. Б.   2. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр (послелоги и послеложные слова)   Белән – с Кебек – как өчен – для кадәр – до аркылы – через буенча – по сәбәпле – по причине   3. Янәшә килү- (примыкание) (1)Чәче кара (2)кыз матур.  

 

 

Бәйлекләр

С - белән

С папой - әти белән

(с зимы – кыштан бирле)

После – соң

(после зимы – кыштан соң

В школе – мәктәптә

К школе – мәктәпкә

 

Кызыксынып укырга – учиться интересуясь Тырышып өйрәнергә - учить стараясь Яратып эшләргә - работать с любовью Үзгәртеп язарга – писать переделав Сокланып йөрергә - ходить восхищаясь Горурланып яшәргә - жить гордостью Фикер алышып хәл итәргә - решать сообща    
Елъязма - летопись Мәгърифәт – образование Мәгариф – просвещение Галим – ученый Онык - внук Үтәр – пройдет Әзерлекле – подготовленный Сәләтле – способный Мәдәниятле- культурный Дөнья – мир Игътибар - внимание Хөрмәт – уважение  

 

 

Татар телен өйрәнү турында

Татарстан Республика Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. Конституция нигезендә, Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре – дәүләт теле булып санала.

Татар телендә дөньяда 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Россия Федерациясендә татар теле рус теленнән кала, икенче урында тора.

Хәзерге вакытта татар телен чит илләрдә дә өйрәнәләр: Венгриядә, Финляндиядә, Төркиядә һ.б. илләрдә.

Республикабызда татарлар ике миллионга якын (руслар бер миллион ярым исәпләнә).

Мин татар телен балалар бакчасыннан бирле өйрәнәм.

Лицейда да башка телләр белән беррәттән без татар теле өйрәнәбез.

Татар теле дәресләрендә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез һәм аралашабыз, монологлар сөйлибез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырырга тырышабыз.

Дәресләрдә без Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше, сәясәте, икътисады, туган ягыбызның табигате, Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары турында мәгълүмат алабыз. Шулай ук татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез, аларның эчтлеген сөйлибез.

Телләр белгән – илләр белгән, диләр.

Миңа татар теле ошый. Мин татар телен теләп өйрәнәм. Татар теле – матур, моңлы тел.

 

 

Ел фасыллары

Бездә дүрт ел фасылы бар. Болар: яз, җәй, көз, кыш.

Яз айлары: март, апрель, май.

Җәй айлары: июнь, июль, август.

Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь.

Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль.

Язын көннәр җылына, кошлар туган якларга кайта, тамчы тама, гөрләвекләр ага, кар эри. Агачлар, үләннәр яшеллеккә күмелә.

Җәен иң күңелле вакыт. Укучылар каникулда ял итәләр. Көннәр җылы, кояшлы.

Минем иң яраткан ел фасылым – җәй, чөнки җәй көне без ял итәбез. Җәй көне мин авылда ял итәм. Мин анда су коенам, кызынам, балык тотам, җиләк җыям, бакчада эшлим...

Мин кышны да бик яратам. Кышкы каникулда мин чаңгыда, тимераякта шуам, яңа ел каршылыйм...

Ярый әле, бездә җәй дә кыш та бар.

 

 

Татар рәссамы – Бакый Урманче

Бакый Урманче1897 нче елда Татарстанның Буа районында туган. Аның әти-әнисе укытучы булган. Аның бабасы оста рәсем ясаучы булган.

Бакый ага балачактан рәсем ясарга, төрле агачлардан уенчыклар ясарга яраткан. Ул үз куллары белән скрипка ясаган.

Б. Урманче авылда, Казанда, Мәскәүдә укыган.

1926 нчы елда ул Казанга кайта һәм сәнгать техникумында укыта башлый.

1929-1933 нче елларда ул репрессия корбаны була.

Б. Урманче 1990 нчы елда 93 яшендә үлә.

Ул бик күп портретлар, пейзажлар, натюрмортлар яза.

Г. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясый.

Б. Урманче скульптор да.

1976 нчы елда Тукай мемориаль комплексын тәмамлый.

Б Урманче - татар сынлы сәнгатенә нигез салучы.

 

 

Сабан туе

Сабан туе – татар халкының яраткан бәйрәме. Ул язгы эшләр беткәч үткәрелә. Бәйрәм авылларда, районнарда, шәһәрләрдә үткәрелә. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша.

Сабан туенда иң зур ярыш – милли көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлый. Аннары мәйданга яшүсмерләр, егетләр, ирләр чыга. Көрәштә батыр калган кешегә тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5 – 8 километрдан мәйданга чабып керәләр. Бүләкне беренче һәм соңгы килгән ат хуҗасына бирәләр. Атның муенына сөлге бәйлиләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары була: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка кызыклы уеннар. Волейбол, теннис буенча спорт ярышлары да үткәрелә. Мәйданда артистлар да була. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

 

Мәйдан – площадь Милли - национальный

Тәкә – баран Көрәш – борьба

Яшүсмер – подросток Сөлге – полотенце

Егет – молодой человек Ир – мужчина


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 190 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Жертвоприношение Исаака.| Габдулла Тукай

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)