Читайте также: |
|
Татар теленең иҗекләре
Татар телендә сүзне иҗеккә бүлү кагыйдәсе.
1. Татар телендә һәрбер сузык бер иҗекне билгели.
2. Иҗекнең чиге сүз азагыннан ачыклана.
3. Сузык аваз алдындагы тартык аваз иҗек башы була.
4. Әгәр сузык аваз сүз башында булса, шул аваз иҗек башы булып исәпләнә.
Мисал: Угалаштыргала – у-га-лаш-тыр-га-ла.
Кирил графикасы белән бәйле «й», сүз башындагы «е», «ю» белән «я» дифтонглы хәрефләр булып сузык авазлы итеп исәпләнәләр. Бу кагыйдәне көчәйтер өчен тартыктан соң барган «ю» белән «я» хәрефен дифтонглы итеп таныту өчен кирил графикасында «ъ», «ь» билгеләрен куялар. Мисал: алъяпкыч – алъ-яп-кыч.
Гарәп сүзләре белән бәйле язылмаган африкаталар да тартык аваз итеп кабул ителә һәм аларны «ъ», «ь» билгеләрен кулланып таныталар. Мисал, мәсьәлә – мәсь-ә-лә.
Каралган кагыйдәләрдән чыгып татар телендә алты төрле иҗек системасы бар:
С; СТ; ТС; ТСТ; СC’Т; ТСС’Т (С–сузык аваз, С’–сонор аваз, Т–тартык аваз).
Калганнары чит телләрдән алынма сүзләр белән бәйле телне загыйфләтәләр. Бу бозыклыкны туктату өчен татар әлифбасыннан кирәкмәгән хәрефләрне төшереп калдырыга кирәк шулар арасында алда каралган «в», «е», «ё», «ж», «ц», «щ», «ь», «ъ», «ю», «я», «х/һ»[1]
А – хәрефе сүзнең төрле өлешендә кулланыла
1+16+18+135+3+4 = 177
1) а = 1
2) аб, аҗ, аз, ак, ал, ам, ан, ап, ар, ас, ат, ах, ач, аш, ай, аң = 16
3) ба, ва(уа) ясалма иҗек, га, да, җа, за, ка, ла, ма, на, ра, са, та, фа, ха, ча, ша, йа(я), ңа=18
4) баг, баз, бак бал, бам, бан, бар, бас, бат, бау, баш, бай; газ, гак, гам, ган, гап, гар, гат, гач, гаш, гай; дак, дан, дар, дат, дау, даш, дай; җам, җан, җаң, җай; зак, зам, зан, зар, зат, зау; каз, как, кал, кам, кан, кап, кар, кат, кау, кач, каш, кай; лак, лам, лан, лап, лар, лат, лау, лач, лаш, лай; мак, мал, мам, ман, мас, мау, май; раз, рак, рал, рам, рап, рар, рас, рат, рау, раш, рач, раң, саб, саз, сак, сал, сам, сан, сап, сар, сат, сау, саф, сай, саң; таз, так, тал, там, тан, тап, тар, тас, тат, тау, таш, тай, таң, фар, фай; хак, хан, хас, хат; чак, чал, чап, чат, чай, чаң; шак, шал, шам, шап, шар, шат, шау, шаш; йаз(яз), йак(як), йал(ял), йам(ям), йан(ян), йап(яп), йар(яр), йас(яс), йат(ят), йау(яу), йаф(яф), йах(ях), йаш(яш), йаң(яң); ңак, ңам, ңар, ңай = 135;
5) алт, ант, арт = 3
6) йалт, карт, кайт, тарт, шарт = 4
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 78 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Модаль сњз | | | Хәрефе сүзнең төрле өлешендә кулланыла |