Читайте также: |
|
С. Сөләйманова поэзия мәйданына утыз яшьтән соң, педагогика өлкәсендә зур тәҗрибә туплаганнан соң, килен керә. Байтак вакыт бу шогыльләрнең икесенә дә өлгерергә тырыша. Өстәвенә, ул әле ир хатыны, ана. Шул шартларда да таланты язгы ташкындай ургылып үзенә юл яра. Бy җәһәттән М. Әъләми сүзләре хәтергә килә. “Жиде-сигез ел эчендә шуңарчы исеме дә билгесез шагыйрә баш әйләндерерлек биеклеккә күтәрелде, ир-ат шагыйрьләр өйрәнерлек, Туфаннар хөрмәт итәрлек Шагыйрь булып җитеште", - диде ул.
Саҗидә апа иҗаты бәгырьләргә үтеп керерлек хисләр ташкыны, чагыштыру-сынландыруларга бай булуы белән аерылып тора. Бу фикернең дөреслегенә инану өчен шагыйрәнең "Сузган ике кулым" поэмасын гына алып уку да җитә. Әсәр шагыйрәнең үз кичерешләренә нигезләнеп, ике улына багышлап язылган. Шагыйрә күңелендәге лиризм бу жанрда да алгы планга хис-кичерешләрне чыгара. Беренче карашка, әсәр шәхси мотивларга нигезләнген кебек. Әмма ул табигый рәвештә яшәешнең фәлсәфи категорияләренә, мораль-этик проблемаларга барып тоташа. Табигатьнең туу белән үлем шикелле мәңгелек серләрен ачарга омтыла автор, аны ана кичерешләре аша ача. Лирик башлангыч монда да сюжетның нигезен тәгаенлый:
Хатыннарнын изге газабыннан
Иске җирдә тормыш яңару...
Әсәрнең үтемлелеге, фикеренең тирәнлегенә карап, шагыйрәнең психологик халәте, хисләр тирәнлегенең киеренкелеге турында әйтергә ярый. Шигырь — ул мизгел. Әмма шул мизгел гомумиләштерү сәләтенә дә ия.
Ничә тапкыр күңел тәрәзәсен
Танымыйча ачтым мәкергә. —
Ышанмагыз моңлы-зарлыга, — дип
телем бармый ләкин әйтергә.
Кешедән бaшка — кешелек юк. Якындагы, куңел түрендәге кешең бәхетсез булганда, кешелек турында фәлсәфә сату — зур мәгънәсезлек. С. Сөләйманова иҗатында да шуңа аваздаш юллар бар:
Син кайгыртып кеше кайгыларын,
кай тарафта хәзер йөрисең?
Кояш чыгыш,кояш баюларын
каршылыйм да озатам берүзем.
Эссе җәйләр яшел ялкыннарда —
утларында яшерен дөрләвем.
Син бу хакта, хәер, белмәссең дә,
хәерледер,бәлки, белмәвең.
Саҗидә апа иҗатында нечкә лирика тирән фәлсәфи фикер белән үрелеп бирелә. Нәрсә турында гына язмасын, hәp шигырьдән битараф булмаган йөрәкнең сулкылдап тибүе тоела.
С. Сөләйманова иҗатының тагын бер үзенчәлегенә тукталып китү урынлы булыр. Бу үзенчәлек шигъри форманың җыйнаклыгы һәм фикернең (лириканың) фәлсәфилеге белән билгеләнә. Кыска шигырьләр поэтик форма гына түгел, бәлки үзенчәлекле фикерләу рәвеше дә. Аларда шагыйрәнең аерым бер халәт сурәте, хис җилкенеше чагыла. Шигъри сүзнең җегәрлегенә омтылy — Саҗидә Сөләйманова иҗатының кабатланмас гүзәл сыйфаты.
Бергә чакта каен утын яктык.
Cин китәсең — калдым усакка.
Эх, бер балкып калсын әле яктым!
Балта сабын салдым учакка.
Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре халык җырлары кебек йомшак, аһәңле, самими. Шуңа күрә алар тәэссоратлы, үтемле.
Була микән җырсыз заманалар?
Һәp хәрәкәт жирдә аһәңле.
Җәһәннәмгә барган чагында да
Җыр озата бара ядәмне, — дигән юлларны, әйтерсең лә, үз иҗатына атап язган.
Бәхетең артырмы, күренсә
юлның азагы?
Газаплар булсын
Яңаны эзләү газабы.
Саҗидә Сөләйманованың бөтен гомере, иҗат юлы, хәтта үлеме дә әнә шул эзләнү газаплары булып күңелдә кала.
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 94 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Без привязанности. | | | Править]Историческая справка |