Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бала йокысы.

Апрель. | Контроль диктант. | Сайланма диктант. | Агыла да болыт агыла. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктантлар. | Кышкы уен. | Сыйфат. | Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. |


Ак мамык мендәрнең

Эченә күмелдеп,

Ул йоклый, төсенә

Сокланып үләрлек!

 

Шылт иткән тавыш юк,

Бүлмәдә шундый тын.

Кешеләр сөйләшә

Үзара шыпыртын.

 

Чү, акрын! Идәнгә!

Нык басып йөрмәгез!

Йоласын туйганчы,

Уята күрмәгез!

 

Күрегез: никадәр

Кадерле баланың

Йокысы да назлы

Күңленә ананың!

 

(Муса Җәлил.)

Фигыльләрне сайлап алып язарга, заманнарын билгеләргә.

Сәгать.

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

 

Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

 

Сәгать йөри: «Келт-келт!..

Тиз бакчага кит,кит!..»

Маратаңа дәшә:

-Тукта, мине көт,көт!..

 

Сәгать җырлый: «Диң,диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң,зиң!

Миңа карат йөр син!..»

 

(Муса Җәлил.)

Иҗади диктантлар.

Боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын куеп язарга.

1.Акчаң булмаса да, вөҗданың ….

2. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ….

3. Киемеңне – яңа чагында, намусыңны яшьтән ….

4. Мал белән бай булма, күңелен белән бай ….

5. Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ….

6.Аз булса да, күп итеп ….

7. Яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә ….

8. Аз сөйлә, күп ….

9. Ике уйла, бер ….

10. Сөйләп күрсәткәнче, эшләп ….

 

Фигыльләр: эшлә, булсын, күрсәт, эшлә, төзәт, тотма, сакла, ал, бул, ач.

 

Түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәяләр төзеп язарга.

Безнең мәктәп.

Урнашкан, төзелде, киләбез, яратабыз, уйныйбыз, йөрибез, укыйбыз, шатланабыз, горурланабыз,сагынырбыз, киткәч, тәмамлагач.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 128 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Алмашлык.| Беренче кар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)