Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сайланма диктантлар. Ялгызлык исемнәрне сайлап язарга.

Абдулла Алиш. | Батыркай. | Туристлар. | Таштугай. | Сайланма диктантлар. | Сентябрь. | Апрель. | Контроль диктант. | Сайланма диктант. | Агыла да болыт агыла. |


Читайте также:
  1. Контроль диктантлар.
  2. Контроль диктантлар.
  3. Контроль диктантлар.
  4. Контроль диктантлар.
  5. Контроль диктантлар.
  6. Сайланма диктант
  7. Сайланма диктант.

Ялгызлык исемнәрне сайлап язарга.

Сабан туенда.

( Паркта.)

 

Безнең авыл янында,

Каенсар уманында

Бик зур сабан туе була

Һәр ел июнь аенда.

Казаннан да килгәннәр,

Мәскәүдән дә килгәннәр,

Бәрәскәдән, Мәтәскәдән –

Бик күп, бик күп җирләрдән.

Бөтен дөнья төялеп

Күчеп килгән диярлек.

Әхмиләрнең Акбае да

Килгән безгә ияреп. (36 сүз.)

 

(Бари Рәхмәт.)

Исемнәрне сайлап язарга, килешләрен күрсәтергә.

Карабодай.

Карабодай – бик кыйммәтле ярма. Химик составы буенча карабодай бөртеге кыяклы ашлыклар бөртегенә якын тора. Моннан башка тагын бөртектә минераль тозлар күп була, аларның күбрәк өлеше тимер һәм фосфордан гыйбарәт. Карабодай ярмасы ашказанында яхшы эшкәртелә һәм диетик ашамлык буларак тәкъдим ителә.

Карабодай саламы туклыклылык сыйфаты буенча кыяклы сабан ашлыклары саламына якын тора.

Карабодайдан умарта кортлары бал җыялар. Бу яктан да аның әһәмияте бик зур.

Карабодай Татарстанда да игелә. (66 сүз.)

 

(«Ватаным Татарстан» газетасы.)

Искәрмә. Диетик, фосфор,минераль тозлар сүзләрең тактага язып куярга.

 

Хәтер диктантлары.

Елгабызны калын боз каплады,

Боз өстеннән аксыл җилләр ага.

Хәлең ничек, елга? Мин кидем бит!

Гел эндәшәм шулай килгәч аңа. (20 сүз.)

 

(Рөстәм Мингалим.)

Мәкальләр.

1. Мич башында ятып икмәк булмас.

2. Язгы көн ел туйдыра.

3. Һөнәр – кулдагы алтын беләзек.

4. Эше юк әтәч булып кычкырыр.

5. Иртәнге эшеңне бүген эшлә. (22 сүз.)

 

Иҗади диктантлар.

1. Хикәянең ахырын уйлап язарга.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 280 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Контроль диктантлар.| Кышкы уен.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)