Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

I. Оештыру.

Тема. Татар халык ашлары

Үткәрде. татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Абзалова Э.Р.

Татар халык ашлары.

(4 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

Максатлар: 1) татар халык ашлары белән таныштыру;

2) яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү; татар халык ашлары турындагы белемнәрен киңәйтү; төгәл сөйләү күнекмәләре формалаштыру, сорауларга тиз, төгәл, аңлаешлы җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның фикерләү дәрәҗәсен үстерү;

3) татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: таратма дидактик материал, дәреслек, компьютер, экран.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру. (1нче слайд)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1) Ишетеп аңлау.

 

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1) Сүзлек эше. (2нче слайд)

Бәлеш– белеш

Кыстыбый - кыстыбый

Өчпочмак - треугольник

Токмач ашы – суп из домашней лапши

Чәк-чәк– чак-чак

Он - мука

Укытучы укый, ә укучылар кабатлый. (1нче төркем татарча, 2нче төркем тәрҗемәсен әйтә)

2) Укытучы

3) Татар милли ризыклары (3 слайд)– татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән.

Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

Татарлар элек-электән иген иккән,шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Крестьян халкы тарттырмыйча гына борчак белән ясмыктан төрле ашамлыклар әзерләгән.

Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган,терлек һәм кош итен күбрәк пешереп кулланганнар. Итне бик сирәк, бай татарлар бәйрәм табынына гына кыздырып биргәннәр.

Чәк-чәк (4 слайд)– Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы чәкчәк санала. Вак-вак итеп турап, майда пешерелгән, бал белән катырылган, бу татлы камыр ризыгын туй табынына куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп алалар. Әмма чәкчәкнең шундый ук дәрә­җәле игезәге барлыгын да онытырга ярамый. Ул- бавырсак (5 слайд)

Өчпочмак (6 слайд)– традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп симез ит шулпасы белән биргәннәр

Бәлеш. (7 слайд)– Бу ризыкны сыер,сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан,ярмадан һәм җиләк- җимештән,яшелчәләрдән пешерәләр,аны биек итеп тә,тәбәнәк итеп тә,вак кына итеп тә ясыйлар. Биеге,гадәттә шулпалы була. Ярмалысын табынга бөтен килеш чыгаралар.

Кыстыбый (8 слайд)– (шулай ук күзикмәк) — камырдан һәм эчтән торган татар милли ризыгы. Хәзерге вакытта бәрәңге измәсе белән пешерү алымы иң популяр. Борыңгы вакытларда камырга ботка яки рагу тутырганнар. Кайнаган май белән сөртергә мөмкин.

Гөбәдия. (9 слайд)– Аны, гадәттә,кунак чакырганда пешерәләр.Ул- катлам-катлам эчле, зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт (киптерелгән эремчек), бүрттерелгән дөге, кыздырылган суган белән чапкан ит, вакланган йомырка, йомшартылган йөзем яисә төшен алган өрек яки кара җимеш салалар.

Кош теле (10 слайд) – татар милли ризыгы. Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач уылган шикәр комы белән сибелә. Әзерләү өчен кирәкле әйберләр: он, йомырка, сөт, шикәр, май, тоз.

Токмачлы аш (11 слайд)– Әлеге ризыкны һәм ашларны татар халкы элек-электән әзерли. Аның ни дәрәҗәдә туклыклы,тәмле,төсенең матур булуы,аның ничек пешерелүенә,нинди тәмләткечләр салынуына бәйле.

Дөрес туклану-сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия.

4) Ә хәзер, укучылар, үзебез пешекче булып карыйк.

12 нче слайд: токмач ашы.

- Укучылар, токмач ашы пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (ит, токмач, шулпа, кишер, суган, тоз, борыч)

13 нче слайд: бәлеш.

- Ә бәлеш пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, ит, бәрәңге, суган, тоз, борыч, шулпа)

14 нче слайд: кыстыбый.

- Кыстыбый пешерү өчен нәрсәләр кирәк? (камыр, бәрәңге, суган, май, сөт)

15 нче слайд: өчпочмак.

- Өчпочмак әзерләү өчен нәрсә кирәк? (камыр, ит, суган, бәрәңге, май, борыч, тоз)

16 нчы слайд: чәк-чәк

- Чәкчәк әзерләү өчен нәрсәләр кирәк? (он, йомырка, сөт, тоз, шикәр, май)

IV Белем- күнекмәләрне ныгыту.

1) “Адашкан” уенын уйнау. (17 нче слайд)

- Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Камөчпоч

Әшлеб

Сытбыкый

Кәчкәч

Мачток

(18 слайд)– дөрес җаваплар

2) “Әни нәрсә пешерә?” уенын уйнау. (19нчы слайд)

3) (20,21, слайдлар)

4) Бу ризыкларның кайсылары татар милли ашларына керә? (22нче слайд)

(23,24слайдлар)

V. Йомгаклау .

1) Укучылар, сез нинди милли ризыкларны яратасыз? Аларны пешергәндә әниләрегезгә, әбиләрегезгә булышасызмы? (25 слайд)–Ашларыгыз тәмле булсын!

2) Өйгә эш:

I төркемгә: тәрҗемә ит.

Суп с лапшой, чай с молоком, пирожки с картошкой, сладкий чай, вкусный треугольник.

II төркемгә: Татар халык ашларыннан бер рецепт табып, сөйләргә өйрәнергә


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 165 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Каким я вижу будущее Человечества".| Признаки физиологического прорезывания зубов

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)