Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

дип исемләнгән өченче китапның икенче дәфтәре. 4 страница

Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Законнар чыкты юкка.

 

Кеше дигән бөек зат дип,

Зурлыйлар иде элек.

Хәерчегә, байга бүлеп,

Йөрмиләр иде көлеп.

 

Миллиардер, миллионер –

Каян алганнар аны?

Ил байлыгы – бар халыкның

Шушыдыр тире-каны.

 

Сугыштан соң бөтен халык

Ачка бушка эшләде,

Тәүлек буе заводларда

Станоктан төшмәде.

 

Торгызырга кирәк иде

Җимереклекне илдә,

Икмәк үстерергә кирәк –

Михнәт күрмәскә җирдә.

 

Халыкның кадере бар иде,

Ач булса да, шат булды.

Күмәк эшләү һәм тигезлек

Нәтиҗәләрен бирде.

 

Бары – бергә, югы – уртак,

Халык тату, дус иде,

Инвестор заманы килде,

Хәзер нишлибез инде?

 

Гөрләп эшләгән колхозлар

Тамырдан үзгәртелде.

Банкрот дип сатылулар

Өлкәдән күзәтелде.

 

Күпме халык эшсез калды,

Эчә халык чамасыз,

Бер эшчегә ун хөрәсән,

Эшен каян табасың?

 

Колхозда эшче күп кирәк,

Терлекчелек, кырчылык,

Халык иртән эшкә китә,

Эш эзләми борчылып.

 

Икмәген, печәнен ала,

Иткә-майга юк кытлык,

Менә шушы дөнья булган,

Коммунизм – азатлык.

 

Килде дәүләткә Горбачев,

Ельциннар алмаштырды,

Күзе кызган туң халыкның

Күзләрен камаштырды.

 

Тиеннәр булды миллион,

Имеш, акча күбәйтә!

Ач күзләрне үтә җайлап,

Авыш каен терәтә.

 

Ирек бирде, закон бетте,

Кишәрлекләп җир бирде,

Әкрен генә тыныч илгә

Капитализм килде.

 

Ул күбәйде президентлар!

Хуҗа өстенә хуҗа!

Байга әйләнде кулаклар –

Гади халыкка нужа.

 

Ил тараткан иң әүвәле

Бай уллары табылды,

Сарыклар бүре тиресен

Җаен табып ябынды.

 

Ни эш булыр иде икән,

Бабайлар исән булса?

Ил саклап, канын койганнар

Каберләреннән торса?..

 

Шаккатыр иде Ленин да,

Сталин да, күрсәләр,

Үзләре төзегән илнең

Таралганын белсәләр.

 

Бер дә начар булмас иде,

СССР көйгә калса,

Социалистик ил булып,

Алдынгы булып барса.

 

Хәерлегә булсын инде,

Бердәмлек югалган бит,

БДБга әйләндереп,

Советлар таралган бит.

 

Әйдә ярар, булса булсын,

Авылны данлыйк әле,

Дус-туганнар ничек яши,

Ничек авылның хәле?

 

Исергәпнең киң урамын

Бер урап үтим әле,

Хәтер йомгагын бер сүтеп,

Барлап, бер урыйм әле.

 

Хәтергә алыйм авылның

Сөйкемле бабайларын,

Көч-куәте ташып торган

Эшсөяр агайларын,

 

Акыллы, зирәк, бик уңган,

Эшчән, матур кызларын,

Шат нурларга бай кояшын

Һәм якты йолдызларын,

 

Үтә юмарт әбиләрен

Хәтергә алыйк әле,

Дәвам итеп җөмләбезне

Шигырьгә салыйк әле.

 

Гашыйкмын мин авылымның

Үскән тирәк-талына,

Төшсәм инеш буйларына

Илһам алам җаныма.

 

Тауларына менеп басып,

Иркен алам тынымны,

Туган авылга багышлыйм,

Шигыремне, җырымны.

 

Мактап җырлый сандугач та,

Сызылып таң атуларын,

Җылы җилләр иркәләвен,

Ал шәфәкъ батуларын.

 

Сабан тургайлары җыры

Җаннарга сихәт бирә,

Күңелләргә ялкын өстәп,

Шигъри илһам килә.

 

Таң әтәчләре кычкыра

Таң сызылган мәлләрдә,

Кемнеңдер гомерен саный

Кәккүк әллә кайларда.

 

Бытбылдык, тартай тавышы

Әрәмә аланында,

Җиләк ап-ак чәчәк аткан

Сәйфенә яланында.

 

Ак шәл ябынган шомыртлар,

Тарала хуш исләре,

Төнбоеклар ак чәчәктә.

Бизи күлнең өсләрен

 

Тигез яшел дивар кебек

Ямь-яшел куе камыш,

Күл өсләренә күз салсаң,

Тарала кайгы-сагыш.

 

Көмеш сулы түгәрәк күл,

Кыр үрдәге күренә.

Йөзеп йөргән маймычларга,

Су төбенә үрелә.

 

Табан балыгы ялтырап,

Бик җәһәт йөзеп үтә,

Кайдандыр куак артыннан

Кыр казы очып китә.

 

Карап торсаң, бар табигать

Туктаусыз хәрәкәттә,

Ирексездән сокланасың

Хак биргән бәрәкәткә.

 

Аллаһ бик төгәл яраткан

Бизәргә табигатьне,

Коръән-Кәримне иңдергән

Үтәргә шәригатьне.

 

Адәмгә яшәү өченгә

Кагыйдә Коръән-Кәрим,

Бәндәгә акыл, тел биргән

Аңлап эшләргә барын.

 

Бәхет-тәүфыйк бирсен Ходай,

Татулык – һәр адәмгә,

Бәндә өч көн кунак кына

Дөнья дигән галәмдә.

 

Кадерләрен белеп яшик,

И, газиз туганнарым!

Тоймыйбыз – күз-каш арасы –

Гомернең узганнарын.

 

Беркем килмәгән мәңгегә,

Ходай биргән бер гомер,

Һичнәрсә түгел мәңгелек,

Беркем мәңгелек түгел.

 

Өч көнлек кунак дөньяда –

Изге гамәлләр кылыйк,

Туганнарга, күршеләргә

Тату, хөрмәтле булыйк.

 

Җылы якка китә казлар,

Сәлам әйтмәсләр инде,

Узган гамьсез сабый чаклар –

Кире кайтмаслар инде.

 

Әнкәйләр китте мәңгегә,

Калдырдылар мәңгегә,

Яшәделәр намус белән,

Тоеп тормыш мәгънәсен.

 

Тормыш – оҗмах түгел диеп,

Килештеләр барсына,

Изге гамәлләр озатсын

Хак Тәгалә каршына.

 

Хәзер инде үзебезнең

Картлык гомерләр үтә,

Әнкәйләр киткән сәфәргә

Китәр вакытлар җитә.

 

Хыялларда дәвам итә

Сабый чакларның яме,

Әнкәйнең бисмилла әйтеп

Пешергән икмәк тәме.

 

Түшәккә тезеп куелган

Арыш икмәге исе,

Хәтердә сәхәр вакыты,

Мөхтәрәм кадер киче.

 

Языйм әле һәр мизгелне,

Җентекләп языйм барысын,

Авылымның һәр кешесе

Тарихка кереп калсын.

 

Бер килер шундый вакыт та:

Укырлар искә алып,

Бер ядкәр итеп сакларлар

Китапларымны табып.

 

Исән чакта кешеләрнең

Белмибез кадерләрен,

Искә алып, бер эзлибез –

Тапмыйбыз каберләрен.

 

Туган телне саклаучылар

Бер искә алыр әле,

Шигырьләремне бер укып,

Җырларга салыр әле.

 

Хисләргә бирелеп шулай

Әллә кайларга киттем,

Талип Габделхакларының

Капка төбенә җиттем.

 

Су буйлап алардан сулда

Шәмсетдин бабай торган,

Шәңгәрәй, Баһау затлары

Гайрәтле, зирәк булган.

 

Кече Баулы авылына

Алар нигез салганнар,

Яшәү өчен уңай диеп,

Шунда яшәп калганнар.

 

Исергәптә Мансурлары

Нәселне дәвам иткән.

Тик яшьлеге, сабый чагы

Ятимлек белән үткән.

 

Ата-ана яшьли үлеп,

Сабый дөм ятим кала,

Бала-чагасы булмагач,

Сәхибә җиңги ала.

 

“Казан” урамында үсә,

Җитешә егет булып,

Ике бите янып тора,

Пешкән алмадай тулып.

 

Авыр сугыш юлы үтә

Лейтенант хезмәтендә,

Дошманны дөмбәсләп кайта

Сугышлар булмасынга.

 

Күкрәк тулы орден-медаль,

Җиңеп кайта дошманны,

Тәкъдир, язмыш, бәндә күрә

Хак Тәгалә кушканны.

 

Инде керәм янәш күрше

Габделхак җизнәйләргә,

Сагыз кайнату остасы

Мәймүнә җиңгәйләргә.

 

Урам яклап бура койма,

Бер кадәресе – читән,

Бу нәселнең узганнарын

Белгәнчә язып үтәм.

 

Урамга каршы салынган

Өйләре дүрт тәрәзле,

Бер чама тәрәккый итү –

Яшәү-тормыш хәлләре.

 

Каен тузын әрчеп куя

Мәймүнәттәй утырып,

Майлап, тыгызлап тигезли

Чуен чүлмәк тутырып.

 

Өстен таба белән каплап,

Күмергә куя күмеп,

Көмәнле яшь киленчәкләр

Чәйниләр шуны үлеп!

 

Тәмле исе авызлардан

Ямьсез исләрне ала,

Сагыз исеннән авызлар

Хуш исле булып кала.

 

Сару кайнау галәмәте

Сагыздан дәва була,

Шуңа бөтен йөкле килен

Мәймүнәттәйгә килә.

 

Тула, киез итек тегү –

Бу да – аның һөнәре,

Тула басып, оек тегеп

Үтә кышкы көннәре.

 

Тыны килешә түтәйнең –

Дәвалый дога белән,

Тирә-як килә түтәйгә

Һәм керә күрше-күлән.

 

Бозым-чәчемне төзәтә,

Җен-зәхмәттән аралый,

Ярдәм итә кешеләргә,

Уңга-сулга карамый.

 

Матур-йомшак тавыш белән

Сихәт биреп өшкерә,

Кулыннан килгәне белән

Ярдәм итә кешегә.

 

Кырык икенче еллармы? –

Сугыш вакыты, ачлык,

Бер гөрәнкә умачлык он

Һич форсат юк табарлык.

 

Мәймүнәттәйгә җыйдылар

Тирә-як балаларын,

Җан тыныч: бала караулы

Эштәге аналарның.

 

Бер мәл колхоз карар белән

Туйдырды ятимнәрне,

Ирләре илне саклаган

Солдатка хатыннарны.

 

Төп йортта торып калганы –

Төпчек улы – якыны,

Мәймүнәттәйдән тавышы

Күчеп калган ахрысы.

 

Шәйхразый гармун уйный,

Ефәк кебек тавышы,

Ул җырласа, хәтерләтер

Тау чишмәсе тавышын.

 

Яңгыратып инеш буен

Тальянында көй суза,

Аңа кушылып җырлар өчен,

Кызлар төшәләр суга.

 

Чылтыратып чиләкләрен

Инештән су алалар,

Су буеннан сукмак буйлап

Кызлар җырлап баралар.

 

Дәртле-моңлы көйләр уйный

Шәйхразый яшь егет –

Иңбашына сандугачлар

Кунып сайраган кебек.

 

Гомер шулай ага судай,

Кич була да таң ата,

Уңышлы көн вәгъдә итеп,

Юмарт ал кояш калка.

 

Язмыш төрле сынау куя –

Сугышын һәм ачлыгын,

Илгә немец басып кереп,

Изә халык сафлыгын.

 

Шатлык, сөенеч, бәхеттән

Халыкны ятим итә,

Икмәген, илен яндырып,

Юк итеп таптап үтә.

 

Авыр вакытлар башлана,

Борчуга төшә халык,

Үзләре теләп алына

Илне якларга барып.

 

Военкоматка җыялар

Илнең асыл ирләрен,

Күпләр кала яу кырында,

Яклап Туган илләрен.

 

Кан-яшь түгә Совет иле,

Ятим кала балалар,

Хәсрәт эчләрендә яна

Яклаучысыз аналар.

 

Немец фашист басып кереп,

Үтерде дә яндырды,

Тернәкләнеп килгән илне

Хәерчегә калдырды.

 

Габделхак агай уллары

Комиссия уздылар,

Сугышка китүчеләрдән

Беренчеләр булдылар.

 

Әхмәдетдинне алдылар,

Шәйхразыйга чират,

Әнкәләре күргән төшен

Куйды яхшыга юрап.

 

Хәерлегә генә булсын,

Без күрәсен кем күрсен?!

Йөргән юллары хәвефсез,

Бәла-казасыз булсын.

 

Бер безгә генә килмәгән –

Илгә килгән гарасат,

Йортта калмады ир-атлар,

Бетте хөрлек-бәрәкәт.

 

Сугыш чорында күргәннәр,

Ул чорда күргән газап,

Күрсәтмәсен беркемгә дә,

Тәкъдир язмасын кабат.

 

Шәйхразый җиңеп кайтты

Медаль-орденнар белән,

Хәл белергә җыелдылар

Туганнар, күрше-күлән.

 

Бик күп авырлыклар белән

Михнәтле юллар үтеп,

Немецларны дөмектереде,

Берлинга барып җитеп.

 

Тормыш кору кирәк иде,

Азамат-олпат иргә,

Бөтен җирдә җимереклек,

Бөлгенлек хөкем итә.

 

Мөслимә бик чая, матур,

Күзгә ташланып тора,

Шәйхразыйга язгандыр:

Ике яшь тормыш кора.

 

Улы Җәмил дә аталы,

Ятимлек күреп үсмәс,

Фәкыйрьлекнең ачы җиле

Бәгырьгә тиеп исмәс.

 

Бер ел кадәрле яшәгәч,

Язмыш җиле аерды,

Бәхеткәйгә өметләрнең

Канатларын каерды.

 

Шулай да чыкмаган җанда

Яшәү өчен өмет бар,

Уязы чибәре Мәликә –

Гармунчыга насыйп яр.

 

Шәйхразый кәләш алды

Уязы – башкорт ягыннан,

Мәликә бик тыйнак булды,

Юаш сабый чагыннан.

 

Шулай итеп узды гомер,

Алтмыш ел үтеп китте,

Дөнья корткасы шушылай

Гомер йомгагын сүтте.

 

Иярә килгән Әнисә дә

Үсеп, тормышлы булды,

Мәликәттәйгә зур кайгы –

Чит җирдә яшәп үлде.

 

Шәйхразый агай белән

Уртак сигез бала бар.

Хәзер үзләре өлкәннәр,

Бары да ата-аналар.

 

Миңзилә, Әмир, Рузалия,

Әнис, Фәрит, Гөлфирә,

Кечеләр – Зәйтүн олан –

Бары да ата-аналар.

 

Һич борчу салмады болар,

Аңлап үстеләр барын,

Яшьтән эш сөеп үстеләр,

Аңлап гаилә хәлен.

 

Шәйхразый агай вафат –

Бик шаян, уңган ата,

Инде өч-дүрт еллап булыр,

Тар каберендә ята.

 

Бу гаилә күп кичерде

Шатлыгын һәм кайгысын,

Нужа бабай сыйлап бирә

Әчесен һәм татлысын.


[1] Тегермән тарткан өчен бирелә торган түләү төре.


Дата добавления: 2015-11-30; просмотров: 26 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.051 сек.)