Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

дип исемләнгән өченче китапның икенче дәфтәре. 1 страница

Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Инде өченче китапның

Бу икенче дәфтәре.

Алма бакчасы каршысы,

Югары оч яклары.

 

Әтәмби башы киң, тигез,

Яшел бәбкә үләнле.

“Бәшәр юлы” дип йөртәләр

Урман буен, үзәнне.

 

Дәвам итәргә кыйссаны,

Авылым үткәннәрен,

Тарихи гомер юлының

Еракка илткәннәрен.

 

Кадимнәрдән калганнары,

Хәтерләргә уелып,

Бер китапта калсын әле

Барлык фикер җыелып.

 

Төрле зыялы шәхесләр

Безнең авылда үскән,

Якты эзләрен калдырып,
Бакый дөньяга күчкән.

 

Юнысов Миргазыяннар,

Хәбипов Мөсәгыйт ьләр,

Комбанчы-тракторчы

Әхмәкәев Фәнисләр.

 

Һәрберсенең үз һөнәре:

Язучы-диңгезчеләр,

Дәүләт шөһрәтен саклаган

Вахит кебек илчеләр.

 

Исергәп авылы шундый

Зур шәхесләр үстергән.

Урман-кырлар зиһен өстәп,

Чишмәләре көч биргән.

 

Өченче китап дәвамы –

Икенче китап башы,

Әюб картлар, Шәйдуллалар –

Зариф муллага каршы.

 

Шәйдуллалар су буенда –

Биек инеш ярында,

Белгән кадәр ак кәгазьгә

Язып үтәм барын да.

 

Шәрифулла һәм Шәйдулла –

Ата – бер, ана – башка.

Шәйдулладан Шәрифулла

Зуррак алты яшькә.

 

Боларның кавем ишле –

Дәүләтбайлар дәвамы.

Тату гаилә хәтерләтер

Адәм белән Һаваны.

 

Борынгы җыен, күптәнге,

Бик көчле нәсел әүвәл.

Габделмөһит, Рөстәмнәр–

Шушы кавемнән дәвам.

 

Булдыклы, зыялы халык

Бу кавемнең затлары.

Булды күренекле постта

Урын тоткан чаклары.

 

Агрономнар, председатель,

Партком булып тордылар.

Нинди эшкә кирәк булса,

Ихтыяри килделәр.

 

Җәмилә абыстайның да

Нәсел җебе бар монда.

Тик язып бетереп булмый

Бер китапка барын да.

 

Хәйри Фәттахы кияве –

Наҗия түтәй ире.

Бик уңган зыялы хатын,

Зур мөгаллимә иде.

 

Марат һәм Зәния калды,

Бик яшьли үлеп китте.

Җиләк кебек яшь ананың

Хаста башына җитте.

 

Фәттах агайларның йорты

Олы күпер төбендә,

Калмады дәвамга нәсел,

Ялгыз ул, буш бүген дә.

 

Зәния, Марат – тормышлы,

Юк инде Фәттах агай.

Йомшак сүзле, ачык йөзле,

Бик шаян, җыйнак дәдәй.

 

Икенче хатын – Якуттәй,

Наил, Наилә аннан.

Игезләр – алар шатлыгы,

Тәкъдирләренә язган.

 

Энеләре Әсгать, Рәфгать,

Рәшитләре бар иде.

Әһелдин, Сәгъдүнәсе,

Менә дигән пар иде.

 

Язмышлары аерылды,

Рәшит китте тиңенә.

Сәгъдүнә чыкты кияүгә –

“Чүмеч” Хәйретдиненә.

 

Җәмилә абыстай нигезе

Шулай таралып бетте.

Бәхет эзләп, балалары

Төрле якларга китте.

 

Дөнья дигәне шушылай:

Язмыш-тәкъдирләр төрле,

Бәндә, мәңгелек дип яшәп,

Ташлап китә беркөнне.

 

Җыйган була дөнья малын,

Ирек бирми кешегә.

Тар күңелләр эшчәннәргә

Аяк чала эшендә.

 

Бәндә оныта бу дөньяда

Фәкать кунак икәнен.

Белми алда бакыйлыкта

Нинди хәлләр көткәнен.

 

Кадерен белик дөньяның

Барыбыз бергә чакта.

Килер беркөн бу оҗмахны

Тапмабыз, эзләсәк тә.

 

Ишеткәндә, күз күргәндә,

Күрик дөньяның ямен.

Хәмер-эчемлекләр белән

Җибәрмик икмәк тәмен

 

Миһербанлы булып үссен

Бездән туган балалар.

Киләчәктә булсын алар

Гадел ата-аналар.

 

Матурлыкны күрә белик,

Сызылып таң атуларын,

Җәйге йомшак саф җилләрен,

Ал шәфәкъ батуларын.

 

Табигатьнең һәр мизгеле

Сөенеч алып килсен.

Һәр адәмгә Хак Тәгалә

Миһербан-тәүфыйк бирсен.

 

Бәхетле яшик, туганнар,
Дөньялар имин булсын!

Күкләребез аяз булсын,

Ак кояш көлеп торсын!

 

Чал тарихтан урын алсын

Авылым табигате.

Тәрбияви урын тоткан

Илаһи шәригате.

 

Базарлары, мәчетләре,

Авылның муллалары,

Шигъри тарих булып калсын

Халкымның узганнары.

 

Инешкә – буага салган

Олы су тегермәне –

Хәтердә тирә-як халкы

Шуннан туенып торганы.

 

Әхмәтгәрәй, Әһлиулла –

Данлыклы тегермәнче,

Халыкка хезмәт иттеләр

Бу бәндәләр үлгәнче.

 

Аларны алмаштырдылар

Әһлетдиннәр, имамнар.

Бу эшне дәвам иттеләр

Гаффар, Вәгыйзь туганнар.

 

Һәр эшнең бар үз уңганы,

Һөнәренең остасы.

Икенче җөмләгә күчәм –

Озын сүзнең кыскасы.

 

Беркавем онытылып алга

Бик ашыгып киткәнмен –

Сәетгәрәй агайларны

Язмый онытып үткәнмен.

 

Мөрсәл агайлар урыны –

Туган урыны түгел

Сәетгәрәй карт онытылса,

Һич кабул итмәс күңел.

 

Җәмәгате Хамидәттәй –

Мөкатдисләр анасы,

Мөдәррисе, Хәдичәсе –

Шул гаилә баласы.

 

Элгәре заман өйләрне

Сылыйлар иде сызып,

Ат тизәге, кызыл балчык

Кушып, куялар изеп.

 

Ат тизәге кушып баскач,

Сылаган урын купмый.

Бур белән агартып куйсаң,

Кышкы салкын җил үтми.

 

Бур ташны мичтә яндырып,

Он шикелле иләгәч,

Арыш онын суга салып,

Җеп-аш итеп көйләгәч,

 

Бик каты озак болгатып,

Сөзеп куйгач сак кына,

Сылаган җирне акласаң,

Шундый матур, ак була.

 

Хәмидәттәй өй сыларга

Балчык кирәген белә:

“Үртәмәй” кырласындагы

Тирән чокырга керә.

 

Бөтен халык шул чокырдан

Чыгара кызыл балчык.

Хәмидәттәй төшеп киткәч,

Ишелә биек ярчык.

 

Авыр балчык, таш шикелле,

Йөзтүбән килеп баса,

Хәмидә тәтәйнең гәүдәсе

Чокыр төбендә ята.

 

Күкрәк читлеге басылган,
Борыныннан кан киткән,

Фаҗигале язмыш белән

Түтәй дөньядан үткән.

 

Авылдан ярдәм килгәнче,

Газиз җаннары чыккан.

Көч-хәл казып чыгарганнар

Тирән кызыл балчыктан.

 

Сәетгәрәй Хәмидәсен

Бөтен авыл җирләде,

Мамык булсын яткан җире,

Якты булсын гүрләре.

 

Бик тыныч, ачык күңелле

Бик уңган карчык иде,

Җиде оҗмах ишекләре

Каршы алсыннар инде.

 

Бик авыр булды озату

Җиңгине соңгы юлга.

Язмыш китапларын бирсен

Фәрештәләре уңга.

 

Мөкатдисе Майкамалны

Алды хәләл җефеткә,

Башка чыгарганнар иде,

Йорт юнәтеп егеткә.

 

Мөкатдис – бик тере егет,

Сау кайтты сугышлардан,

Орден-медальләр бирделәр

Сугышчан бурычлардан.

 

Мәчәй Сәлахы сугыштан

Әйләнеп кайталмады.

Соңгы сүзен Зөбәрҗәткә

Хатта да әйталмады.

 

Шамиле – газиз күз нуры,

Мәшкүрә кызы калды.

Яшь гомерен, киләчәген

Яу кыры тартып алды.

 

Зөбәрҗәт ике сабыен

Кочаклап калды ялгыз.

Сәетгәрәй Мөдәррисен

Язмыш китерде ялгыш.

 

Ут чәчеп торган яшь хатын,

Мөдәррис – тома гарип,

Тик үкенмәде яшь хатын

Мөдәррисенә барып.

 

Кулы эшкә маһир булды,

Мөдәррис җизнәгезнең,

Һөнәре булды кулында –

Ходайның биргәненең.

 

Сиринә, Сәрия туды,

Искәндәр аваз салды.

Өч елдан Зөбәрҗәт җиңги

Илгизне кулга алды.

 

Сәрия кыздан кечесе

Зәлия атлы кызы,

Үтә килешле гәүдәсе,

Уйнаклап тора үзе.

 

Мәшкүрә, Шамил, Сиринә,

Искәндәр һәм Илгизәр,

Сәрия, Зәлия – бергә

Җиде бала үстеләр.

 

Гөрләп үстеләр балалар,

Үгиләр дә үз булды,

Картлык җитте – үтте еллар,

Байтак гомерләр узды.

 

Уязытамак авылына

Килен булды Мәшкүрә,

Инде җитмеш яше узды,

Әле исән-сау тора.

 

Шамилләре яшьли вафат,

Язып уздык бер кабат,

Ата-анага баланың

Хәсрәтләре – бер газап.

 

Хәбиров Наил хатыны

Сиринә яшьли китте,

Алма кебек сабыйларын –

Өч кызын ятим итте.

 

Инсафетдин Әгъләменә

Сәрия барган иде,

Ятим өч бала калдырып

Китүләр язган инде.

 

Искәндәр кырык яшендә

Фани дөньяга китте.

Һәнүзәсен, улын, кызын,

Дөньясын ятим итте.

 

Мөдәррис агай да вафат,

Юк Зөбәрҗәт җиңги дә.

Әйтерсең, бер кырау сукты

Гаиләсен бер җәйдә.

 

Төп урында кече улы

Илгизәр яшәп ята.

Иртән кояш чыккан була,

Кич булып, шәфәкъ бата.

 

Тормыш шушы тәртиптә

Ходай Тәгалә белә.

Аңлыйсың кеше тормышын

Үзең кичергәч кенә.

 

Хәдичәләре тормышта

Үстерде кызын-улын.

Алар тормышы хакында

Хәтерли алмыйм үзем.

 

Кызы Зөһрә улы Зәйтүн

Бар дип сөйләде халык,

Аралашкан кеше түгел,

Үзем күрмәдем барып.

 

Шулай менә тәмам иттек

Сәетгәрәй картларын,

Йомгакладык Әтәмбинең

Түбән мәчет якларын.

 

Лотфулла карт күршесендә

Илһам агайны языйк,

Агроном Мәдинә дигән

Җиңгәйне искә алыйк.

 

Шәйдулланың кече улы

Илһам атлы мөгаллим,

Үзем белгән кадәресен

Шулай язып төгәллим.

 

Әфләтун Зарифы диләр –

Бик гаярь мулла бабаң,

Төптән юан чыккан таза

Пәһлеван кебек адәм.

 

Хәнәфия атлы улы

Бик төпле белем алды.

Баулы партия райкомын

Хәтсез ел әйдәп барды.

 

Бик гадел җитәкче булып

Эшләде байтак еллар.

Үзе кебек тугры итеп

Үстерде уллар-кызлар.

 

Инде күпләр хәтерләми

Аларның урыннарын.

Мияссәров Әсгать урыны –

Зариф урыны булганын.

 

Зариф мулла күршесендә –

Инеш яры каршында

Гәрәевләр гаиләсен

Язып үтәм барсын да.

 

“Эремчек” Нурфаяз диләр

Эремчек яратканга,

Көнне төнгә ялгап эшли

Таңнан кояш батканга.

 

Кулыннан балтасы төшми –

Агачларга җан кертә –

Өен сала, койма кага,

Абзар-кура өлгертә.

 

Әһлетдиннән аерылгач,

Әнисе Йөзлебану,

Нурфаязга булды карар

Бабай йортында калу.

 

Әби-бабай – хәлле кеше,

Йортка кирәк бер хуҗа –

Нурфаяз үсә бабайда,

Артык күрмичә нужа.

 

Йөзлебану җиңгинең дә

Хәбибе – көйле кеше.

Калач пешертеп саттыра –

Бик әйбәт бара эше.

 

Рәбига, Гөлҗәрия

Хәбиб агайдан туган.

Битләре – пешкән алмадай –

Бәхет яңгыры юган.

 

Сөннәт Мотыйгының улы

Шәгъбә – бик уңган егет,

Рәсәйдә дә табалмассың

Чибәрне аның кебек.

 

Яшьтән техникага гашыйк,

Кулыннан алтын тама.

Рәбига шушы егеткә

Хәләл җефеткә бара.

 

Ике кыз, ике ул үстереп,

Матур дөнья көтәләр,

Шулай итеп гомеркәйләр

Сиздермичә үтәләр.

 

Гөлҗәрия төпчек кызга

Разимның күзе төшкән,

Бер-беренә мәхәббәтнең

Татлы җимеше пешкән.

 

Комбайнчы бу егеткә

Никах та насыйп була,

Инде гомер үткәнгә дә

Тиздән илле ел тула.

 

Тик Разим агай вафат –

Парлы яши алмады –

Гөлҗәрия җиңгәчәйгә

Тигез гомер язмады.

 

Ике ул, өч кыз үстереп,

Куанычын күрмәде –

Аяныч: парлы картлыкның

Алтын көзе килмәде.

 

Төп йортны – бабай нигезен

Нурфаяз төзек тотты:

Нигез ташы дигән сүзне

Йөрәк түрендә йөртте.

 

Сөннәт нәселе Мәшкүрә –

Мотыйк бабайлар кызы –

Шәфига әбекәйләрнең

Сүнмәс якты йолдызы,

 

Матур кыйгач кара кашлы,

Ул бөдрә чәчләре! –

Ефәк җилфердәгән кебек

Үргән толым башлары.

 

Таза, матур, тулы гәүдә,

Салмак тигез хәрәкәт,

Бөтен килеш-килбәт җитеш –

Ходай биргән бәрәкәт.

 

Нургаязга насыйп була

Шушы гомерлек яры,

Дүрт ул, өч кыз үстерәләр –

Җидәү булалар бары.

 

Хәбибулла Минзаһитын

Инде бер телгә алдык,

Аларның матур тормышын

Шигырь юлына салдык.

 

Шәйдулла улы Инсафны,

Балаларын да яздык,

Бибиҗиһан җиңгине дә

Беркадәр телгә алдык.

 

Сәмигуллин Галәүләрне

Бераз искә төшерик,

Аларның узганнарын да

Ак кәгазьгә төшерик.

 

Алар монда башка чыккан –

Башкорт ягында үскән.

Шәмәйдән матур кыз алып,

Ата йортыннан күчкән.

 

Шәмәй авылы уңганы

Закирә атлы хатын

Галәү агайны ярата,

Үз итә авыл халкын.

 

Ат табибы – “мал духтыры”

Галәү ага исеме,

Бик килешеп тора аның

Исеменә җисеме.

 

Көен белә – белеп эшли,

Карусыз уңган кеше,

Бик кирәкле һөнәре дә,

Бик күркәм бара эше.

 

Рузилә белән Газинур –

Үсәләр ике бала.

Бик тәүфыйклы бу гаилә,

Бәхетле ата-ана.

 

Ләкин бәхетсезлек кинәт
Аяк астында булган,

Гомерлек йөрәк ярасы,

Бик олы хәсрәт килгән.

 

Тормозсыз машина белән

Кызыл үрдә ауганнар.

Закирә апа һәм Фәтилә

Шунда гарип калганнар.

 

Бик авырлык белән генә

Көч-хәл бик кыен йөрде,

Закирә апа бик вакытсыз

Кара гүрләргә керде.

 

Галәветдине һәрвакыт

Тынгысыз эштә булды.

Аш пешерде Закирә апа

Һәм өс-башларын юды.

 

Бик кыенлыкта булса да

Үстерде балаларын,

Өйләнгәннәрен күрмәде,

Оныклары булганын.

 

Галәү агай да юк инде,

Закирә җиңги – күптән.

Каберләре тигезләнеп,

Өстенә үлән үскән.

 

Сәйфетдин кавеме яши

Галәүләр күршесендә,

Аларны бер искә алдык,

Калдырмадык берсен дә.

 

Хәдичәсен, Фәсхетдинен

Искә алдык барысын да.

Гөнаһлы булмасак иде

Хак Тәгалә каршында.

 

Чөнки бар булган-белгәнне,

Ишеткәнне кешедән,

Шигырь юлларына салып,

Ак кәгазьгә күчерәм.

 

Минһаҗ, Сәйфи, Мөхәммәтдин –

Шәрәкъ кавеме булыр.

Нәсел-нәсәб байтак кына –

Санасаң, йөзгә тулыр.

 

Мәрхәбәсен, Сәйфи картны

Хәтергә алдык тагын,

Хак Тәгалә гафу итсен:

Кузгаттым хәтәр ягын.

 

Әгъләметдин картка күчтек

(Әүвәл аны да яздык),

Узган гомер аккан судай,

Шигырь юлына салдык.

 

Хәзер күчәм Газнаннарга

Аннан – Гыйльметдин картка.

Югары очка юл тотабыз –

Кояш баеган якка.

 

Көти Гыйльметдине торган,

Тормышы фәкыйрь булган,

Ачлык, шәрәлек, юклыкта

Бөтен гомере узган.

 

Хәзер алар нигезендә

Фәершиннар көн итә,

Алны-ялны белми эшләп,

Картлык көннәре җитә.

 

Мал-туары, җигү аты –

Ишегаллары тулы,

Нинди матур йорт өлгерткән

Сәетгали агай үзе.

 

Гомере терлекчелектә,

Колхоз эшендә узды,

Баштан узды төрле хәлләр,

Әллә нәрсәләр булды.

 

“Казан” урамында үсте,

Тумышы – Башкорт ягы,

“Казан кеше” урамында

Узды күңелле чагы.

 

Иске Чөйтедән өйләнде,

Тормышлары уңмады,

Зилираны алып торды,

Бер атнага тулмады.

 

Әхмәдиша Зәкиенең

Тәүзихаттәй хатыны,

Зилира белән Ринат –

Аларның саф алтыны.

 

Сәетгалигә шул Зилира

Кияүгә чыгып торды,

Аерылып, күчте Баулыга,

Вакыйга тәмам булды.

 

Акбаш килен тырыш булды,

Икәү торып киттеләр,

Ике ул-кыз үстереп,

Өлкән яшькә җиттеләр.

 

Гөлсинә җиңги бик уңган,

Чирканмады бер эштән,

Чөнки ул – эшләп үскән кыз,

Хезмәт белән чыныккан.

 

Сыер сауды бик күп еллар,

Бозаулар да карады,

Эшкә маһир булу аңа

Бар җирдә дә ярады.

 

Хәзер икесе дә ялда,

Олы лаеклы ялда,

Тик бәхетләр бүләк итсен

Бәхетле картлык алда.

 

Балалары башлы-күзле,

Башка дөнья көтәләр,

Гомер дигән зур дәреснең

Имтиханын үтәләр.

 

Сәетгали вафат булды,

Хушлашты дөнья белән.

Туган-тумача, кардәшләр

Озатты күрше-күлән.

 

Ялгыз йортта җәмәгате

Яши хәзерге көндә,

Тәкъдирдә ниләр язылган,

Ни күрсәтер бу дөнья.

 

Рамазан Зиннурына

Нәүбәттә чират килде,

Бу нәселне янә барлап,

Хисап итәргә инде.

 

Ибраһ им булыр зур улы

Рамазан бабакайның.

Тормыш кору нияте бар

Зиннур атлы малайның.

 

Кызылъярдан килде килен –

Рәшидә – яшь җиңгә.

Зиннур шулай өлкәнәйде –

Кайниш-балдызга җизнә.

 

Уллары Әхәт тугач та,

Герман сугышы чыкты.

Төзелеп килгән дөньяны

Тәмам аяктан екты.

 

Егерме яшьлек яшь ана

Сабый кочаклап калды.

Миһербансыз сугыш уты

Сөйгәнен тартып алды.

 

Ялгыз хатын ялгыз йортта,

Имчәк бала кулында,

Нинди имтиханнар куяр

Тормыш гомер юлында?

 

Олы йортка нәрсә кирәк –

Шул кирәк кече йортка.

Рәшидә кулында калды

Каенана – ятим кортка.

 

Мич ягарга утын кирәк,

Сыерга кирәк печән,

Михнәтләргә түзәр микән

Егерме яшьлек бичәң?

 

Үсмер кыз бала шикелле

Кечкенә буйлы хатын

Сукасын да сукалады

Һәм иярләде атын.

 

Көч-хәл белән йорт яңартты,

Ныгытты ихатасын.

Бәхетсезлек алып килгән

Сугышны нишләтәсең?!

 

Карт булса да каенанасы,

Күз-колак эштә чакта,

Кош-кортны, бакчаны карый,

Бала бишеген тарта.

 

Сөян кабыгын төшереп,

Тигезләп тышкы ягын,

“Ышкы” дигән кыргыч белән

Кырып алалар тагын.

 

Бәләкәй кул арбасына,

Үрәчәгә әйләнеп,

Мунчала киндерә белән

Беркетелә бәйләнеп.

 

Яссы озынча тубал күк,

Бик ыспай матур чыга,

Арба бишектә йөрергә

Ярата бала-чага.

 

Шушы ясалган бишектә

Бала тиз йоклап китә,

Баш очына бөгү өчен

Бер аршын кабык җитә.

 

Монысы каплап күләгәли,

Саклый кояш, чебеннән,

Өстендә җәймә киндердән,

Җитен белән чигелгән.

 

Салам тутырылган капчык

Яки кондырак мендәр,

Шушы оҗмах түрләрендә

Үтә сабыйлык еллар.

 

Сабыйлар шулай үсәләр,

Бишекләрдә тирбәлеп,

Әнкәйләр кайта ындырдан

Ашлык сугып-җилгәреп.

 

Бөтен ашлык – фронт өчен,

Ит-мае – заданҗага,

Йомыркасы, хәтта йоны

Тапшырыла казнага.

 

Попробый, алып кара

Ындырдан бер өйрәлек –

Жалу яза активистлар

Бер “тәбарәк сүрәлек”.

 

Закон каты, судка биреп,

Өчәр елга утырта,

“Условный” урман кистереп,

Өчәр норма тутырта.

 

Ач булса да, түзә халык,

Булганы белән яши.

Бераз бәрәңгесен кушып,

Үлән шулпасы ашый.


Дата добавления: 2015-11-30; просмотров: 35 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.108 сек.)