Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Студентлар

Сабантуй | Нәрсә ул сәламәтлек? | Мин спорт белән кызыксынам |


Әле институтта дәресләр башланмады. Лекциягә керергә коридорда студентлар басып торалар. Алар сөйләшәләр. Ә без алар белән танышыйк.

Танышыгыз: озын буйлы, кара кыска чәчле егетнең исеме Искәндәр. Ул авылдан килгән. Искәндәр әти-әнисе янына еш кайта. Ул спорт белән шөгыльләнә, һәр көнне иртә белән тора да физик күнегүләр ясый, ә һәр кич спортзалга бара. Кичке сәгать унберләрдә ул йокларга ята инде. Искәндәр күп сөйләшми, ләкин күп эшли һәм укый. Аны еш кына китапханәдә күреп була.

Искәндәр янында Хәбир басып тора. Ул Искәндәрдән кыскарак, ләкин аңардан тазарак. Хәбир гел күзлек киеп йөри. Ул музыка белән шөгыльләнә, гитарада, пианинода, гармунда уйный белә. Тагын ул чит телләр өйрәнә. Искәндәр кебек үк Хәбир спорт белән шөгыльләнми. Спорт уеннарыннан ул шахмат уйнарга ярата. Хәбир иптәшләре арасында күп белемле кеше дип санала. Ул безгә укырга Чаллыдан килгән.

Искәндәр белән Хәбир янында ике кыз басып тора. Берсенең исеме Рәмзия, икенчесенеке Әлфия. Алар гел бергә. Рәмзия авылдан килгән, шуңа күрә ул Әлфиядән азрак сөйләшә, һәм уку аңа авыррак бирелә. Әлфия шәһәр кызы, шуңа күрә ул Рәмзиядән телгә баерак. Ул матур киемнәр ярата, концертларга һәм башка тамашаларга еш йөри. Рәмзия кебек Әлфия китапханәдә озак утырырга яратмый.

Ә менә дәрескә керергә вакыт житкәч Марат та килде. Марат Искәндәр кебек озын түгел, һәм Хәбир кебек таза түгел. Ул музыка белән дә, спорт белән дә шөгыльләнми. Аны китапханәдә дә еш күреп булмый. Марат күп укырга яратмый, ул телевизор карарга ярата, ә тагын ул ашарга һәм күп йокларга ярата. Марат күп мәзәкләр белә. Аның олы абыйсы бар. Алар бергә бер институтта укыйлар. Айдар инде дүртенче курста укый, ә Марат беренче курста гына.

 

 

Дуслык

Дуслык - кешеләр арасында иң матур, иң яхшы мөнәсәбәт. Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Алар белән үзеңне батыррак хис итәсең, чөнки бердәм көч куеп, теләсә нинди, хәтта бик авыр эшне башкарып була. Дуслар шатлык булса да, кайгы килсә дә кирәк. Авырыганда иптәшләрегез килсә, бик шатланасыз.

Дуслык ул - фикер, карашлар берлеге дә; үзара мөнәсәбәтләрдә тигезлек, гаделлек, сафлык, намуслык та. Дуслар ышанычлы, ярдәмчел булырга тиеш. Иптәшеннән бернәрсә дә кызганмый. Дус һәрвакыт бөтен нәрсәне аңлый. Әгәр дә шундый дустыгыз бар икән, аны сакларга, аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торырга кирәк. Чын дуслыкның законы - тугрылык.

Минем дә дусларым бар, ләкин иң якыны — Света. Ул Яр Чаллы шәһәрендә 54 нче комплекста яши. Без аның белән ике ел элек таныштык. Хәзер өченче курста укыйбыз. Без Света белән бергә буш вакытны үткәрәбез, бергә дәрес әзерлибез, клубларга, бәйрәмнәргә йөрибез.

Света — бик яхшы дус. Ул ярдәмчел, игътибарлы, гадел, ышанычлы. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итә, мин дә аңа ярдәм итәргә тырышам. Света юкка үпкәләми, беркайчан да ялганламый, гел дөресен сөйли. Тагын миңа шунысы ошый: аның һәр нәрсәгә үз фикере бар, ул мине дә шуңа өйрәтә. Дустымның тышкы кыяфәте турында да сөйлисем килә. Ул сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы матур кыз.

Ул биергә ярата, шуңа күрә дәресләрдән соң бию түгәрәгенә йөри. Әнисенә дә булышырга вакыт таба, шулай ук башка туганнарына да игътибарлы. Буш вакытларында китап укырга, музыка тыңларга ярата. Ул үзенең киләчәген бию һәм музыка белән бәйләргә тели.

Минем тагын бер якын дустым бар. Аның исеме Айрат. Без аның белән кечкенәдән бергә үстек. Бер йортта яшибез. Без Айрат белән балалар бакчасына бергә йөрдек. Аннары бер мәктәптә укыдык. Хәзер дә институтта бергә укыйбыз. Айратка 19 яшь. Ул озын буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле. Айрат таза егет, ул спорт белән шөгыльләнә. Дустым туган телен бик яхшы белә, инглиз телен өйрәнә. Айрат күп олимпиадаларда, ярышларда катнашты һәм бүләкләр алды. Аның Мактау грамоталары, призлары бик күп. Айрат — тәрбияле егет. Ул чиста киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, өйдә әти-әнисенә дә булыша. Айрат тырыш, акыллы егет. Мин аңа ышанам һәм хөрмәт итәм, чөнки ул гадел һәм намуслы. Без аның белән ял көннәрен бергә үткәрәбез. Миңа аның бер сыйфаты ошый: ул — ярдәмчел.. Мин дустым белән үземне яхшы хис итәм.

Минемчә, дусларсыз яшәп булмый. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, — дигән мәкаль бар. Мин бу сүзләр белән килешәм, һәм барлык кешеләрнең дә дуслары булсын иде дип телим

Сүзлек:

мөнәсәбәт – отношение намуслык – честность

дөнья – мир, вселенная киләчәк – будущее

хис итәсең – чувствуешь яшерми – не скрывает

шатлык – радость кызганмый – не жалеет

кайгы – горе тугрылык – преданность

фикер – мысли, мнение үпкәләми – не обижается

карашлар – взгляды ялганламый – не врет

тигезлек – равенство хөрмәт итә – уважает

гаделлек – справедливость ышана – верит, доверяет

сафлык – чистота бәйләргә – связать

1. Текстны тәрҗемә итегез һәм сөйләгез.

2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Нәрсә ул дуслык? 4) Чын дуслыкның законы нәрсә?

2) Дуслар кайчан кирәк? 5) Дуслар белән үзеңне ничек хис итәсең?

3) Дуслар нинди булырга тиеш? 6) Синең дустың нинди?

Уку, белем

Диалог (укыгыз һәм тәрҗемә итегез)

— Казанда ничә югары уку йорты бар?

— Егермедән артык.

— Ниндиләр?

— Бездә хәзер 4 академия бар, 5 университет һәм бик күп институтлар бар.

— Ә нинди академияләр бар?

— Ветеринария академиясе, Авыл хуҗалыгы академиясе, Архитектура һәм төзелеш академиясе, Сәнгать һәм мәдәният академиясе.

— Иң борынгы уку йорты кайсы?

— Иң борынгы югары уку йорты — Казан дәүләт университеты. Ул —Казанның фән үзәге.

— Анда нинди факультетлар бар?

— Университетта унбиш факультет эшли: татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты, рус филологиясе факультеты, механика-математика, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетлары, физика, химия, биология, экология, география, геология факультетлары, журналистика, социология һәм психология факультеты, юридик факультет, тарих, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары.

— Бу факультетларда ничә студент укый?

— 12 меңнән артык.

— Укытучылар күпме?

— Анда 240 тан артык профессор эшли.

— Студентлар кайлардан киләләр?

— Татарстанның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан, авылларыннан, башка республикалардан һәм өлкәләрдән. Шулай ук ерак республикалардан һәм чит илләрдән килгән студентларны да очрата аласың. Литва, Казакъстан, Германия, Бельгия, Кытай, Испания, Финляндия яшьләре укый. Университетта белем алу белән беррәттән, алар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, сәнгатен өйрәнәләр, башкалабызның тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышалар.

— Алар русча сөйләшәләрме?

— Әйе. Алар рус телен өйрәнәләр, рус телендә аралашалар. Кайберләре татар телен дә өйрәнә. Алар өчен махсус дәресләр үткәрелә. Чит ил студентлары 3-4 тел белә

— Ә рус студентлары татар телен өйрәнәме?

— Әлбәттә. Һәр факультетта татар теле дәресләре бар. Кайбер факультетларда, татар телен 3-4 ел өйрәнеп, хәтта имтихан да бирәләр.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 79 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Безнең туганнарыбыз| Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)