Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Парсыз тарлык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор (12 сәг)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.

III. Укытуны тематик планлаштыру.

  Дәрес темасы Сәг. са-ны Укучылар эшчәнлегенең төрләре Белем һәм күнекмәләр-не тикшерү төрләре Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре Үткәрү вакыты
План буен- ча Факт-та
Телдән әзерлек чоры – 3 сәгать
  Исәнме, мәктәп! Сөйләм һәм җөм-лә.   Рәсем буенча җөмләләр төзү,җөмләнең схе-масын сызу, функцияләре уртак булган предметларны төркемләү.Көнлек режим белән танышу.Сөйләмнең нәрсәләрдән торуын, җөмләнең нәрсә белдерүен, схема буенча аңлау, җөмлә башын һәм ахырын билгеләү. Рәсемнәр бу-енча сөйләм һәм җөмләләр төзетү Сөйләмнең җөм-ләләрдән тору-ын, җөмлә ба-шын һәм ахырын белүләре. 01.09  
  Сүз һәм иҗек бе-лән таныштыру.     “Эт, песи, карга” мәзәген сөйләү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, практик күнегүләр Сүзнең һәр кисәге иҗек дип аталуын, һәр иҗектәге сузыкны көчлерәк тавыш белән әйтергә, сузарга кирәклеген белергә. Сүзләрне иҗекләргә бүлдертү Җөмләнең сүз-ләрдән торуын, сүзләрнең иҗек-ләргә бүленүен үзләштерүләре. 8.09  
  Сөйләм авазлары белән танышты-ру. Сузык һәм тартык авазлар.   Һәр рәсемдәге эчтәлек ачыклау, сөйләү. Җөмлә, сүз, иҗекләр ныгыту. Сүзнең авазларга бүленешен күрсәткән схеманы укый һәм үзе аңлатып сыза яки төзи белергә күнектерү. Аваз схемасы төзү.Сузыкларны һәм тартыкларны аера белү. Сузык, тартык авазларны ае-ру Сузык, тартык авазларны ише-теп аера алула-ры. 15.09  
  [а] авазы, А, а хә-рефләре. [ә] авазы, Ә ә хә-рефләре.   Сөйләмнән җөмлә, җөмләдән кирәкле сүзне аеру; сузыклар санына карап сүзне иҗеккә бүлү, калын яки нечкә иҗекне билгеләү; авазны сүздә дөрес әйтү, сүз эчендә ишетеп таныту; басмача хәрефләр белән танышу;дәреслектән уку; рәсем буенча җөмләләр төзү. Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне аңлау-лары. 22.09  
  [ы] авазы, Ыы хә-рефләре. [э] авазы, Ээ (е) хәрефләре. И и хәрефләре   Рәсем буенча сөйләтү, схема буенча җөмлә төзетү.Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре белән танышу.Сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау.   Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне белү-ләре. 29.09  
  [у] авазы, У, у хәрефләре. [ү] авазы, Ү, ү хәрефләре.     Калын, нечкә сузыкларны әйтү (а,у, ә, и); дәреслек белән эшләү. Нечкә [ү] авазын, калын [у] авазын ишетеп тану, уен: “ү дән,у дан башланган сүзләр”, “Сертотмас үрдәк” әкиятен сөйләү. Дәреслек бу-енча укыту, сөйләтү Өйрәнелә торган авазларны, алар-ны белдергән хә-рефләрне белү-ләре. 06.10  
  [о] авазы, О, о хә-рефләре. [ө] авазы, Ө, ө хә-рефләре.   Калын сузык [о] авазы, О, о хәрефләре белән танышу, дөрес әйтү, китаптан сүзләр, җөмләләрне уку. Нечкә сузык [ө] авазы, Ө, ө хәрефләре белән танышу, [о-ө] авазларын чагыштыру, [ө] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес-лек материалын укый белүләре. 13.10  
  [н] авазы, Н, н хәрефләре. [л] авазы, Л, л хәрефләре.     Калын һәм нечкә сузыкларны ишетеп тану, “Тартык аваз-сузык аваз” уены, рәсем эчтәлеген сөйләтү, иҗекләрне уку. Яңгырау [л], [н] аваз-ларын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, кисмә хәрефләр белән эш. Иҗекләр, сүз-ләр, җөмләләр укыту Өйрәнгән хә-рефләр кергән сүзләрне, җөмлә-ләрне укый белү-ләре. 20.10  
  [м] авазы, М, м хәрефләре. [р] авазы, Р, р хәрефләре.     Мәк сүзен анализлау, [м] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш, иген, икмәк, ашлык сүзләренең мәгънәләрен ачыклау.Р, р хәрефләре белән сүзләр, җөмләләр, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, карга турында шигырь ятлау, агач исемнәрен өйрәнү.   Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү Эчтәлек буенча сорауларга җа-вап бирә белүлә-ре. 27.10  
 
  [й] авазы, Й, й хәрефләре. [ң] авазы, ң хәрефе.     Сузыктан соң килгән тартык [й] авазы, ы, й хә-рефләре белән белдерелгән калын ый сузыгы белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. Тартык [ң] авазын дөрес әйтергә, сүздә ишетеп танырга өйрәнү, ң хәрефе белән сүзләр уку, кис-мә хәрефләр белән эш, рәсем эчтәлеген сөйләү, текст уку. Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес-лек материалын укый белүләре. 10.11  
  Я, я,Ю,ю хәреф-ләре, аларның аваз мәгънәләре. [йы, йэ] авазы, Е, е хәрефләре.       Схема буенча сүзләрне анализлау, Я, я,Ю,ю хә-рефләре белән танышу, аларның аваз мәгьнәләрен ачыклау, рәсем эчтәлеге буенча әңгәмә, текст уку. [йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. йы], [йэ] авазы, Е, е хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку.   Парларда һәм аерым укыту, сөйләтү Хәрефләрне ае-рулары,укый, сөйли белүләре. 17.11  
  [д] авазы, Д, д хәрефләре. [т] авазы, Т, т хәрефләре.     Яңгырау [д] авазы, Д, д хәрефләре белән таны-шу, [д] авазыннан башланган сүзләр уйлау,текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. Саңгырау [т] авазын тану, ике хәрефле ачык һәм ябык иҗекләр уку, кисмә хәрефләр белән эш, сөйләм төзү. Парларда һәм аерым укыту Текстларны укый, эчтәлек буенча сораулар-га җавап бирә бе-лүләре. 24.11  
  [з] авазы, З, з хәрефләре. [с] авазы, С, с хәрефләре.     Яңгырау тартык [з] авазы, З, з хәрефләре белән танышу, з-с авазларын чагыштыру, [з] авазына характеристика бирү, кисмә хәрефләр белән эш, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләү. Саңгырау тартык [с] авазын аерып тану, иҗекләр, сүзләр, текст уку, “Су анасы” әкиятен сөйләү.   Парларда һәм аерым укыту Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә белүләре. 01.12  
  [г, гъ] авазлары, Г, г хәрефләре. [к, къ] авазлары, К, к хәрефләре.   [г, гъ] авазларын дөрес әйтү, суган, гөл сүзләрен схема буенча анализлау, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. [к,къ] авазларын ишетеп тану, алар белән кушылмалар төзү, уку, рәсем буенча эш. Парларда һәм аерым укыту. Өйрәнелә торган авазны әйтә, характеристика бирә белүләре. 8.12  
  Ирен-ирен [w], ирен-теш [в] аваз-лары, В, в хәреф-ләре. [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре.   “Тавык” сүзен анализлау. Ирен-ирен [W] авазын, ирен-теш [в] авазын дөрес әйтергә өйрәнү, [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән таны-шу, кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне, текст уку, рәсем буенча эчтәлек сөйләү, кисмә хәрефләр белән эш. “Тау кемне-ке?” текстын укыту, төп фикерен бил-геләтү. Текст укый һәм төп фикерен ачыклый белүлә-ре. 15.12  
  [б] авазы, Б, б хәрефләре. [п] авазы, П, п хәрефләре.   [б] авазы, Б, б хәрефләре белән танышу, сүзләр, җөмләләр, текст уку. Сүзләрне анализлау, [б-п] авазларын чагыш-тыру, [п] авазына характеристика бирү, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. Яттан шигырь сөйләтү. Текстларны укый, эчтәлек буенча сорау-ларга җавап бирә алулары. 22.12  
  [ж], авазы, Ж, ж хәрефләре. [ш] авазы, Ш,ш хәрефләре.   [ж],[ш] авазларын дөрес әйтергә, Ж, ж,Ш,ш хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, рә-сем эчтәлеге буенча җөмлә, текст уку.   Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны ае-ра белүне тик-шерү. Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес-лек материалын укый белүләре, аңлаулары. 12.01  
  [җ] авазы, Җ, җ хәрефләре. [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре.     [җ] авазы, Җ, җ хәрефләре белән танышу, сүзләрне анализлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку, кисмә хәрефләр белән эш. Саңгырау тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре бе-лән танышу, кушылмалар, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, ребус чишү.   Укыту,текст эчтәлеген сөй-ләтү. Авазга характе-ристика бирә һәм укый белүләре. 19.01  
  [х] авазы, Х, х хәрефләре. [һ] авазы, Һ, һ хәрефләре.   [х] авазы, Х, х хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. [һ] авазы, Һ,һ хәрефләре белән танышу, кушылмалар, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. Укыту, сорау-ларга җавап бирдерү. Авазларны дөрес әйтүләре һәм дә-реслек материа-лын укый белү-ләре. 26.01  
  [йо]авазы, ё хәре-фе. [ц] авазы, Ц, ц хәрефләре. [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре.   [йо]авазы, ё хәрефе белән танышу, сүзләрне ана-лизлау, кушылмалар, сүзләр, текстлар уку. [ц] авазы, Ц, ц хәрефләре белән танышу, сүз-ләр уку, текст уку, җөмләләр уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү, кисмә хәрефләр белән эш. [щ] авазы, Щ, щ хәрефләре белән танышу, схема буенча эш, текст уку. Укыту, сорау-ларга җавап бирдерү, пар-ларда укыту. Авазларны дөрес әйтә һәм дәрес -лек материалын аңлаулары. 02.02  
  ь һәм ъ хәрефләре булган сүзләрне уку.   ь һәм ъ хәрефләре белән танышу, текст уку, рәсем эчтәлеген сөйләтү. Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү. Шигырьләрне сәнгатьле укыту. Дәреслек мате-риалын укый бе-лүләре. 9.02  
                   

 

 

IV. 1нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

- Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

- уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

- китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

- текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

- картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

- укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

- укыган текстның эчтәлеген сөйләргә;

- тыңланган текстка исем куша белергә.

V. Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

1. Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вагыйзов. “Әлифба”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

2. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба”.Казан, “ Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

3. Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ф.Ф.Хәсәнова, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, “Әдәби уку”. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

4. И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. Методик кулланма. Казан, “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2011нче ел.

 

VI. Кулланылган әдәбият:

1. “Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. “С.Г.Сәмитова “Хәтер” нәшр.2003

2. “Хәзерге балалар шигърияте.” Ә.Хуҗиәхмәтов, Р. Фәтхерахманов “Хәтер”, 2004

3. “Татар теле өйрәнә нәниләр”. Р. А. Борханова, Ф. М. Хисамова “Мәгариф” 2005

4. “Балалар фольклоры “Р.Ф.Ягъфәров “Мәгариф” Казан-2000

5. “Татар халык табышмаклары.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

6. “Татар халык мәкальләре.” “Идел-йорт” Яр Чаллы-2002.

7. “Алтын кашык. Такмаклар, санамышлар, такмазалар.” Р.Ягъфәров. Казан: Татар китап нәшрияты., 1996.

 

 


Дата добавления: 2015-10-02; просмотров: 203 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
II. Әдәби уку дәресләренең эчтәлеге| Эчтәлек

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.017 сек.)