Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Рафаил Хәялин. Былтыр кайчан була?

Читайте также:
  1. ОБИТЕЛЬ РАФАИЛА И МАТЕРИ МАРИИ, обитель Архангелов Пятого луча над Фатимой
  2. Рафаил Хәялин
  3. РАФАИЛ, Архангел Пятого луча

Былтыр кайчан була?

(Яңа ел әкияте)

Җил артыннан чабам – куып җитеп булмый,

Киләчәкне көтәм – тик тизләтеп килми.

Елның иң зарыгып көтеп алына торган бер көне бүген – Яңа ел киче. Тәрәзә каршында басып торам. Төнге суык күктә – мәңгелек якты йолдызлар. Бер-беренә бәрелеп очкан кар бөртекләре бөтерелүен ачык форточкадан күзәтү үзе бер кызык.

Күңел биреп тыңлыйм: кар бөртекләре серләшәме, әллә йолдызларның җан авазы тараламы? Ишетелер-ишетелмәс сәер салмак моң кешенең йокысын качыручы пышылдап сөйләшүне хәтерләтә.

Акрын очкан кар пәрдәсе аша күрәм: кар малай басып тора, кар өемендә аксакал кыш бабай утыра. Йөрәгем, җаным белән аңлыйм: бу ике зат – үткән ел - Кар бабай белән яңа ел – Кар малай сөйләшеп -аңлашып торалар. Менә шундый сихри мизгел елның истәлекле соңгы минутларында.

Юаткан тавыш: - Балакай, ашыкма, сабыр бул! (бераз тынып, уйланып): - кешелеккә файдалы ел бул...

Күз алдыгызга китерегез: җиде төн уртасы. Чиксез арыган юлчы, ыгы-зыгылы, кайнаган дөньяны хәвеф-хәтәрсез узуына йомгак ясап, кичергәннәрен әңгәмәдәше белән бүлешеп утыра:

- Ел елга туры килми, диләр - менә сиңа дөреслек!

-Бабай, ел эчендә көннәр бигрәк тә күп – куандыра да, нәрсәгәдер куркыта да...

-Дөрес уйда син, олан - күп көннәрдән тора ел. Әйтүе генә бер ел, ә аның һәр минут, сәгатьләре – чырай сытып, “чын мәгънәлемен, дөрес хәсиятлемен” дип, мин-минләнеп торалар.

- Аңлыйм, бабай. Уйлап, җиде үлчәп, бер дөресне сайлап эшләргә кирәк икәнен!

- Дөрес фикер. Җир шары үзгәрми тора кебек. Җирдә гасырлар узып, чикләр бозылып, илләр югала... Менә шулай үзгәреп торган тормышта “ләкин” дигән бер әйбер бар. Ул да булса, “мода” дигән нәрсә. Мода алга барыш белән беррәттән алдау, хәйләкәрлек, икейөзлелек, ясалмалык, нәфрәт тулы явызлык тудырып тора. Кешеләр хәзер шул чикләргә җиттеләр ки, алар үзен наркот, аракы белән тилертәләр, кешелек җәмгыяте бүген аптырауда. Җирдә яшәгән халык аң-белем дәрәҗәсен күпертеп-зурайтып, без инде киң белемле дип, ваемсызлыкка бирелде. Кеше абына, егылып, ыгы-зыгы чыгарып саташа, яхшы тормыш эзләп, дөнья гизә. Ялган шаһитлар, коткы таратучы ялдәк-алдакчылар бу җирдә, белмим нәрсәдән, көн дә яралып-туып торалар.

- Бабай, бу сынаумы ягъни кешелеккә җибәрелгән, тәкъдирдә язылган шундый ачы язмышмы?

- Юк, андый бәндәләр җен-пәридән түгел, кеше сурәтле. Язмыштан узмыш юкның кара алдак шәүләсе. Бәгъзеләре үзләренә тиешсез абруй – нахак дан кирәк табып, галиҗәнап дәрәҗәле, атаклы зат булып күренергә тырыша...Нәкъ менә шундыйлардан иң намуссыз кабәхәтләр – политиклар. Алар лаф орып, алдак-сафсата, булмаган бушлыкны безгә сатып, тормышта типтереп яшиләр. “Мин илнең сәяси эшчесе, минсез дөнья ямьсез дә, тәмсез дә”, - дип, алдап, хәбәр бирә. “Дан казанып балкыйм”, дип... сүнә даһи юлбашчылар... Кая алар? Җирдән эзлә – юк бөек сын, һәйкәл. Бары да җир упкынында!

- Бабай, андый куркыныч, җинаятчел куштаннар юлына каршы киртәләр куеп булмый микән, дим?

- Олан, кешелек җәмгыятендә бик күп закон-кануннар язылган. Кеше җилкәсен кимергән сорыкорт-паразитлар халыкны елмаеп, акыртып талый. Курыкмыйча, “мин нәзәкатьле-юмарт кеше!”-дип, бушка килгән мөлкәтне шәфкатьсез туздыра. Тагын да, зур җинаять эшләгәнен, гаделсезлек тудырганын белмәстән урынсыз бармак янап: сезгә шулай кирәк, яхшылыкны белмисез! – дип, үз кануннары белән яши.

-Алай икән, аңлашыла башлады: җир йөзендә юаш, буйсынучан, сабыр, куркак бәндәләр яши, диген...

- Аңлагач, белгәнеңнән калма, егет, бу чынга охшаган җәмгыять илләрдә хаким-судьялар да бар! Череп баеган байгураларга бу хөкемдар-судьялар, оятлы кыланыш белән күзләренә карап: сез гаепсез, сез ихлас нияттән, валлаһи дип әйтәм – намуслы эш кылгансыз, менә шул дөреслек! – дип, аларны аклыйлар... Гади кешегә “менә сиңа хатасыз закон статьясы!”- дип, аяусыз кырыс-җәзалы хөкем чыгаралар.

- Кешелек җәмгыятен хурлап, яман сүзләр белән сурәтләдең, бабай. Бик тә куркыта бу җир шарында яшәү. Каруннар дөньясы, дуамаллык, рухи өметсезлек монда! Бер сәгать тормас идем! Ни эшләргә, бабай?

-Шулай, егет, җирне булдырган тәңре агулы еланны, чаянны, башка төрле күп ерткыч җан ияләрен табып, аларны җирдә яшәтә! Авыру, кайгы-хәсрәт, үлем җитемсез булмый...

-Үзгәрешләр кирәк дисең, бабай?

-Үзгәрешләр генә түгел. Чынлыкта тормыш гел кирелек, усал уй, аңгыра-әүхәйнә, угры-юлбасардан гына тормый. Без,еллар, кешелек мөнәсәбәтләренә тыгылып, аларны басып, кул астында тотмыйбыз! Халык тормышына турыдан-туры бәйләнеш-катнашу юк. Әйтик, мисал өчен, синең ике кулың – үлчәү тәлинкәләре.Сул кул күтәрелсә, җирдәге начарлык күренә, уң кул күтәрелеп дөреслек өстен чыга.Елның куллары тигез торса – дөнья ал да гөл инде. Җир йөзендә, һәрбер илдә данлыклы еллар бар. Һаман истә даими җиңү көннәре. Халык хәтерендә пәйгамбәргә тиң шагыйрьТукай көне. “Сезнең кәсә – кәсәмени, менә безнең кәсә – кәсә”, - дип җырлаганнар Тукай яшәгән елларда. Тукай эчкән кәсәдә, аңа истәлекнең ачы тойгылары сизелеп, халкыбызга аның кәсә төбендә калганы – бал булып чыкты... Бал дигәнем – җафа чиккән, җан әрнүен түземлек яулыгы белән каплаган Тукай – безгә әхлаклык үрнәге. Үз әсәрләрендә яшәүгә сәләтлек, куаныч тудырган, күңел яктысын халыкка калдырган.

- Малай идем, мине егет дип зурайтып сөйлисең, бабай, рәхмәт. Бу сынаулар кешелеккә җибәрелгән, тәкъдирдә язылган ачы язмышмы?

-Тагын да мисал сиңа, егет: үлемне җиңгән шагыйрь Җәлил көне, елы... Еллар уза, шагыйрьнең уй-җырлары тагы да зураеп яңгырый. Кешелек дөньясы аңа мәдхия җырлап, каһарман-шагыйрь яшәгән еллар, гамәл дәфтәренә зурлап язылган дип таба!

Уйланып тыңлаган Кар малай: - Гаҗәп-хәйран – Җир шарында кешелекле ел булып хезмәт итү. Халыкны таңга калдырырлык тыныч, бик тә кирәкле ел булсам иде... Әйе, бабай, кирәкле, зарур ел булам мин! – дип куанды Яңа ел.

Табигать куанычны озайтып, төнге йолдызлардан очкан кар бөртекләре Кар малайны юатып кызгангандай, гамьсез генә оча башлады. Юк, бу кар яувы түгел. Төнге суык һавага өй морҗасыннан чыккан җылы һава, кире җиргә, кар бөртекләре булып, акрын татлы хыялый дөньяны күз алдына китереп, җиргә төшә. Ишегалды, барлык дөнья тынып, яктырып киткәндәй булды. Сөйләшеп утыручы ике зат ачыграк күренде.

- Эшсез дөнья канәгатьле түгел, малай! – дип сүз башлады үткән ел – Кар бабай. Күр син тирән тәэсирле мәңгелек йолдызлар балкуын, диңгезнең тозлы, җиләс һавасын той, кояш нурларында ялтырап җемелдәгән дулкынын күр, язгы агач ботагында күренгән нәфис бөрегә соклан. Югалмый, үзгәрми урман шаулавы, инешнең чылтырап гөрләве, җылы төндә сиреньнең чәчәк атуы, шатланып хатын-кызны кочу мизгелләре, җәйге көн уртасында эссе далада чикерткәнең черелдәве, язгы зәңгәр күктә тургай сайравы...

-Бүләм сүзеңне, бабай. Үлчәүнең уң ягы җиңеп, сул як хөрти булып калды!

-Дөрес, менә гасырлар буе безнең кабатланып торган эш – кызганып матурлыкны саклау... Хәстәрле булып, телсез табигатькә кеше тиктомалдан зыян китермәсен дип кайгыртып, арымас-талмас хезмәт итүче ел булу.

Яңа ел – Кар малай – асылын аңлап, дикъкать күңел биреп тыңлый: үткән ел сөйләп күңел бушатамы, бу аның киләчәкне ачыклап күрсәтүеме?..

- Җир үзгәрми – чәчәк, яфрак, агачлар, тәрәзә капкачында елаган җил; бик вакытлы килә яз, куандырган җәй... Барысын да җир тудыра. Син инде аларны барлап, тикшереп, үстереп барырсың! Җирдә елның иҗади эшләре менә шундый!

-Кайгырма, бабай, аңладым: җирдә яратылган – җирдә күренеп, җирдә калачак!

-Тагын да сиңа нәсихәт сүзем: Җир шары җылы кояш нурларында әйләнә, Кояш үзе дә белмәгән иксез-чиксез галәм юлында. Бер елга сузылган юлны үткәндә, син, Кар малай, яз җиткәч эреп, яңгыр булып, җиргә яварсың, агач, үсемлекләр тамырына сеңеп, яфрак булып шаулап, көзге җилдә - алтын яфрак, ә олыгайгач, суык кышка очып, Кыш бабай – үткән ел булуыңны көтәрсең! Көтү артыннан көтү килер, Яңа ел, көт! Хәзер минем җирдәге гомерем эф-ф дип өрүгә – мин юк, мин – элекке заман!

...Менә шундый сихри мизгел минем каршымда. Дөнья барышын аңлатып, аның чуалчык-катлаулы икәнен җентекләп сөйләп, булачак елны дәртләндереп алга атлату – Үткән елның вазифасы, күрәсең.

-Яңа ел, күңел биреп тыңладың, минем фикер – сиңа, булачак елга дөрес, хак юл күрсәтеп, рухландырып җибәрү. Шунда гына мин дәрәҗәле Былтыр исеменә лаек булам! – дип тынды сөйләүдән Кар бабай.

Кемдер арттан минем күлмәкне тартты. Карыйм – минем кечкенә оныгым: - Бабай, сәгать суга башлады, хәзер Яңа ел килә! – дип, кычкырмасынмы!

-Хәзер киләм! – дип, тәрәзә аша тыштагы күренешкә карыйм. Кызчык тавышын ишеткән үткән ел – Былтыр – тиз-тиз бөтерелгән, өреп күтәрелгән кар бураны, өермә булып, төнге күктә югалды. Тәрәзә каршында миңа карап кызыл кишер борынлы, башына иске чиләк кигән, авызын ерып көлгән Кар малай тора. Күкрәгенә күмер кисәкләреннән “Яңа ел!” дип язылган.

Бу әкият – “Кара урман” җырын тыңлап: "Заманалар авыр, еллар ябык! "– дигән сүзләргә моңланучылар өчен; аңлаганы – белер; аңламаганы – “Кара урман” җырын тагын да тыңлап ләззәтләнер, - ди Былтыр.


Дата добавления: 2015-07-25; просмотров: 47 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ФРАКЦИОННАЯ И ТРАДИЦИОННАЯ ШЛИФОВКА КОЖИ| Рафаил Хәялин

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)