Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Безертинов Р.Н. 5 страница

Безертинов Р.Н. 1 страница | Безертинов Р.Н. 2 страница | Безертинов Р.Н. 3 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

ҮЗЬЯШӘР Җан яшәү.

ҮЗӘКБАЙ Үзәк (җан) + бай

ҮЗӘНБАЙ Үзән + бай. Үзәндә туган ир балага кушылган.

ҮКТӘЙ Ыругныкы, ыгур кешесе.

ҮКТӘМ Горур; акыллы, тыңлаучан.

ҮЛМӘС Исән булыр, яшәр. Бала озын гомерле булсын дигән теләктән чыгып кушылган. Исем компоненты.

ҮЛҖӘБАЙ Табылдык ир бала мәгънәсендә (үлҗә — сугышта табылган мал, трофей).

ҮСТИМЕР Тимер кебек нык булып үс мәгънәсендә.

ҮСТИРӘК Терәк, таяныч булып үс мәгънәсендә.

ҮСӘР Үсәрчәк, яшәячәк. Исем компоненты.

ҮТЕНЕЧТИМЕР Үтенеч + Тимер Илаһи көчтән үтенеп, сорап алынган тимердәй нык, таза ир бала.

ҮТӘБАЙ Үтә (аеруча) бай

ҮТӘГЕЛКӘЙ Теләк үтәлеп туган балакай мәгънәсендә. Тәңредән бала сорап камланиядан соң туган ир балага кушылган.

ҮТӘГӘН 1. Теләкне үтәгән. Тәңредән ир бала бирүне сорап, табуны йолалары үтәгәннән соң туган ир балаларга кушылган. 2. Монгол телендә өтүген — җир; җир алласы.

ҮТӘЙ Тәңредән үтенеп-сорап алынган ир балага кушылган.

ҮТӘК Тәңредән үтенеп сораганнан соң дөньяга килгән ир бала.

ҮТӘМЕШ Теләкне үтәмеш.

ҮТӘСЕН Үтәсен, тормышка ашырсын.

ҮТӘШ Тәңредән үтенеп сораганнан соң дөньяга килгән ир бала.

ҖАЕКБАЙ Җаек (Урал елгасының элекке исеме) + бай

ҖАНСУГЫР Җан керер терелер, яшәр мәгънәсендә. Чирләшкә булып туган ир балаларга кушылган.

ҖАНЫШ Җан дусты, ише.

ҖИЛГЕНДЕ-ҖИЛКЕНДЕ Җилкенде, омтылды, алга ыргылды.

ҖИЛДӘР Җилде, җитез.

ҖИЛКЕНБАЙ Җилкен бай.; җитез ир бала.

ҖӘМӘК-ҖӘБӘК Борынгы төрки җәмәк-җәбәк-йәбәк (“Борынгы төрки сүзлек”тә jәbaqu) кабиләсе исеменнән килә торган исем булса кирәк.



Дата добавления: 2015-07-16; просмотров: 33 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Безертинов Р.Н. 4 страница| ЖЕНСКИЕ ИМЕНА

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)