Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хәсән бай

ГИА – 2013 9008

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1 Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

II бүлек
Текстны укыгыз һәм А1-А 7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Хәсән бай

(1) Бик абруй кеше булган Хәсән бай. (2) Татар авылларында гына түгел, ә Рәсәйнең зур-зур калаларында да мәчетләр төзеткән ул. (3) Болай дип әйтүе генә җиңел, ә бит урыс: "Менә бу шәһәремдә мәчет сал, татар әфәнде!"— дип көтеп тормагандыр. (4) Хәер, яңа фабрикалар, күперләр төзеп биргән, чиркәүләр салдырган татар баена артык каршы да төшә алмагандыр. (5) Октябрь революциясе алдыннан гына ул үзенең еллык әйләнеше ун миллионга якын булган шәхси банкын ачып җибәрә, тимер юллары төзүгә алынмакчы була...

(6) Ләкин... (7) Революциядән соң аның хәләл тирен, гомер буе туплаган бар мөлкәтен тартып алалар, эт тә чыдамаслык газапларга дучар итеп, төрмәләрдә йөртәләр, якыннарын берәм-берәм атып үтерәләр. (8) Бернинди байлыгы да калмавына тәмам ышангач, ачлыктан, тән һәм күңел газабыннан сөяккә әйләнсә дә, алтмыш сигез яшьлек картны үлем җәзасына хөкем итәләр.

(9) Әмма көтмәгәндә-уйламаганда, бер могҗиза була. (10) Иртәгә атып үтерәләр дигән төнне Хәсән бай кинәт юкка чыга. (11) Нинди генә тикшерүчеләр килеп эзләмәсен, кемнәрдән генә сорау алмасыннар, Хәсән бай хакында һичбер хәбәр дә ишетелми. (12) Аның игелеген күргән халык шундый нәтиҗәгә килә: никадәр генә бай булса да, ятимнәрне онытмады бит, мәдрәсәләр, мәктәпләр салдырды, мәчетләр төзетте, гомере буе изгелектә булды. (13) Шуңа күрә Ходай үзе аны коткаргандыр, Ходай үзе ярдәм иткәндер. (14) Якын дусларының ярдәме белән, төрмәдән качып, чит илгә чыгып киткән, хәзер шунда яши икән, дигән хәбәрләр дә булгалады. (15) Монысы чынбарлыкка якын иде, шуңа күрә хөкүмәт органнары Хәсән байга охшашларны көтте. (16) Тик Хәсән бай кабат күренмәде...

(17) Тегермәне күптән юкка чыкты, остаханәләр мал абзары булды, ә мәчете һаман тора әле... (18) Бер карасаң, исең китәрлек бит <…> (19) Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, үзгәргәннәр инде, тик исән бит. (20) Совет власте да җимерелде, әле болар һаман шул килеш!

(21) Шуларны уйласаң, бер фикер килә: остаханәне мал абзары итәр өчен генә, шулкадәр кан коеп, шулкадәр хәсрәт чигәргә кирәк иде микән?!

М. Кәбировтан *

9008

A1-A 7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез.
Аларның һәрберсенә бирелгән 4 җавап вариантының берсен - дөресен
генә алыгыз.

А1. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) яшьлек

2) ярдәм

3) кабат

4) остаханә

А2. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.

1) хәзер

2) ныклыгын

3) онытмады

4) фабрикалар

А3. Кайсы сүздә х хәрефе языла?

1)...аман

2)...әләл

3) шә...әр

4)...ичбер

А4. Вәгъдә сүзендә ъ хәрефе ни өчен язылган?

1) иҗекне калынайта

2) аеру билгесе булып тора

3) [гъ] тартыгын белдерә

4) гарәп алынмасы булып тора

А5. Кайсы сүз ясалышы ягыннан кушма сүз булып килә?

1) һичбер

2) еллык

3) юкка чыга

4) зур-зур

А6 Түбәндәгеҗөмләдә кулланылган фигыльнең төрен билгеләгез.

Татар авылларында гына түгел, ә Рәсәйнең зур-зур калаларында да мәчетләр төзеткән ул.

1) боерык фигыль

2)инфинитив

3) шарт фигыль

4) хикәя фигыль

А7. Бер карасаң, исең китәрлек бит, Хәсән байдан калган бөтен нәрсә исән, үзгәргәннәр инде, тик исән бит җөмләсендә байдан сүзенең килешен күрсәтегез.

1) төшем килеше

2) иялек килеше

3) чыгыш килеше

4) юнәлеш килеше

 

 

2 нче бүлек 9008


Дата добавления: 2015-11-14; просмотров: 34 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Questionnaire| Икебез дә унөчтә булсак...

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)