Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 15 страница

quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 11 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 12 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 13 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

Коръән Кәрим ирештерүнең хикмәт һәм гүзәл вәгазь белән булуын боера. Акыллар канәгать итәрлек дәлилләр китерү, хикмәт һәм күңелләргә яхшы тәэсир бирә торган сүзләр исә гүзәл вәгазьләрдер. Болардан әүвәлгесе аерым кешеләргә булса, соңгысы гавәмгә күрәдер. Ләкин һәр икесеннән максат бер нәрсә.

Моның өстенә ирештерү файда бирсен өчен бу нәрсә-ләр шарт:

1) Динне ирештерүче кеше шул динне үзе яхшы белү. Бу исә Коръән һәм хәдисләрне һәм Рәсүлүллаһ һәм сәха-бәләрнең йөреш-торышларын һәм хәләл һәм хәрам хөкем-нәрен белүдән гыйбарәт.

2) Ирештерелә торган кавемнәрнең телләрен белү. Бу исә тәҗрибә белән мәгълүм бер нәрсәдер. Шуңа күрә христианлыкны таратучылар иң элек шул халыкның тел-ләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр Әмма бүгенге мө-селманнар чит телләр белүне динсезлек саныйлар. Хак Тә-галәнең: وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ رَسُولٍ إِلاَّ بِلِسَانِ قَوْمِهِ لِيُبَيِّنَ لَهُمْ "Без һәр заманда пәйгамбәрләрне шәригать хөкемнәрен үз телләрендә бәян итсеннәр өчен үз кавемнәреннән җибәрдек", – дигән сүзе ирештереләчәк кавемнең телен белү лязем икәнлегенә дә-лил була. Рәсүлүллаһ үзе дә кайбер сәхабәләргә яһүдләр телен өйрәнергә әмер иткән иде. Мөселманнар арасында бөтен дөньядагы телләрне белүчеләрнең булып торулары лязем.

3) Ирештереләчәк халыкның гадәтләрен, әхлак һәм горефләрен белү. Аларга мөрәҗәгать итү һәм сүз сөйләгән вакытта хәтерләрен саклау өчен бу нәрсә лязем.

4) Ирештереләчәк кавемнең дин һәм гакыйдәләрен, араларында булган гыйлем һәм мәгърифәтнең дәрәҗәсен белү. Чөнки бу эшләрне белмәгән кешеләр аларда булган шөбһәләрне югалта алмаслар. Шуның өчен христиан дәгъ-ватчылары гыйлем һәм фән кораллары белән кораллан-дылар, дин гыйлеме белән дөнья гыйлемен бергә җыйды-лар һәм шуңа күрә дә ният иткән нәрсәләрендә аз-аз булса да максатларына ирешеп баралар.

5) Ирештерүне тәэсирле сурәттә һәм игътибарга алы-нырлык рәвештә кылу. Югыйсә, ирештерүдән яхшы нә-тиҗә чыкмас.

6) Ирештерү мөлаемлык һәм күркәм холык белән булу. Коръән Кәримнең وَجَادِلْهُمْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ "һәм алар белән иң күркәм юл белән тартыш", – дигән әмереннән дә бу нәрсә аңлашыла. Йомшак сүзләр һәм тәрбияле мөгамә-ләләргә күңел авышу, колаклар салыну тәҗрибәләр белән мәгълүм. Муса белән Һарун пәйгамбәрләр, Фиргавенне дәгъват итү хакында فَقُولا لَهُ قَوْلاً لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَى "Аңа йомшак, яхшы сүзләр сөйләгез, шаять вәгазьләнер яки Ал-лаһ газабыннан куркыр",1 дип фәрман алдылар. Пәйгам-бәрләрнең сәламәт бәдәнле, йомшак телле һәм мәрхәмәт-ле булуларының бер сәбәбе дә халыкларны үзенә тарту һәм җыйнау өчендер, һәрхәлдә, каты сүзле, ачулы булу һәм мөлаемсыз ирештерүдән мәгънә чыкмас.

وَلَوْ كُنْتَ فَظًّا غَلِيظَ الْقَلْبِ لانْفَضُّوا مِنْ حَوْلِكَ "Әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, алар синең тирәңнән качар иделәр".2

7) Ирештерүче кеше үзе ирештерә торган дин хакын-да нык игътикадлы һәм аның әмерләренә буйсынучы булу. Үз игътикадын дөресли алмаган кешенең башкаларның игътикадларын дөресләү һәм үзе гамәл итми торган гамәл-ләрне башкалардан кылдыру мөмкин булмас Моңа каршы һәркем: "Әй, син башкаларны өйрәтүче! Иң элек үзең кыл, менә шул вакытта булырсың өйрәтүче", – дияр.

8) Сабырлы һәм киң күкрәкле булу. Ашыгучыларның эшләреннән файда күрелмәү гадәттер. Коръән Кәрим:

فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُسُلِ وَلا تَسْتَعْجِلْ لَهُمْ "Сабыр ит, пәй-гамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кебек, нык чы-дамлы бул, һәм аларга газапны ашыктырып сорама",1 ди-гән фәрман бирә. Сабыр исә изаларга түзү һәм усаллык-ларга усаллык белән мөгамәлә кылмаудан гыйбарәт.

9) Үз эше хакында өметсез булмау. Дөньяда өметсез-лек кадәр начар эш юк. Өметсез кешенең һичбер эше ба-рып чыкмас. Коръән Кәримнең:

إِنَّهُ لا يَيْئَسُ مِنْ رَوْحِ اللَّهِ إِلاَّ الْقَوْمُ الكَافِرُونَ "Дөреслектә, мөэмин-нәр Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кяфер-ләр өметсез булалар",2 – дигән фәрманына күрә өметсез булу яхшы эш түгел.

332 * نِعْمَتَانِ مَغْبُونٌ فِيهِمَا كَثِيرٌ مِنَ النَّاسِ الصِّحَّةُ وَالْفَرَاغُ *

"Бик күп кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен бел-миләр, алданалар. Берсе: сәламәтлек, икенчесе: буш ва-кыт".3

Бик кыска сүз, әмма бик мәгънәле. Сәламәтлек белән буш вакыттан файдалана алмаган кеше, гүя малын зарарга саткан хөкемендә була. Кайбер кешеләр сәламәт булсалар да, буш вакытлары булмый, кайберләренең буш вакытла-ры булса да сәламәтлеккә туймыйлар. Инде шушы ике нәрсәнең һәр икесе була торып, шуннан файдалана алмау-чы кеше, әлбәттә, зыян күрүчедер. Чөнки дөнья – файда ителә торган базар һәм ахирәтнең игенлегедер. Шушы ба-зар һәм игенлектә файда итүчеләр бәхетле, ә башкалар бә-хетсезләрдер.

Халыклар юклыктан, җитештерә алмаудан зарлана-лар, сыкраналар, аһ оралар, үзләрен бәхетсезләрдән са-ныйлар. Берәр төрле хасталык яки кайгы килсә, шуннан соң гына уянып: "Бик бай икәнбез, бик бәхетле булганбыз икән, ләкин кадерен белми үткәргәнбез", – дип үкенергә һәм үз-үзләренә шелтә кылырга башлыйлар. Алдану исә шушындый эшләрдер.

Хәкимнәр сәгадәтне бу өч төргә аералар: 1) Шәхси җәһәттән бәхетле булу. 2) Гаиләсе җәһәтеннән бәхетле бу-лу. 3) Милләте җәһәтеннән бәхетле булу. Әгәр дә бер ке-шедә шушы нәрсәләр бөтенләй яки берсе генә булмаса да, адәм баласы дөньяда бәхетле яши алмас, бөтен гомере мә-шәкать һәм кайгы белән үтәр. Тәне һәм җаны сәламәт бу-лу шәхси җәһәттән бәхетле булу, гаилә һәм милләтнең әгъзалары күңел риза булырлык дәрәҗәдә хуш әхлаклы, гүзәл мөгамәләле булулары гаилә һәм милләт җәһәтеннән бәхетле булу.

Сәламәт акыл сәламәт тәндә генә булганлыктан, тәне сәламәт булмаган кешенең акылы эшләмәс, кулы да йөр-мәс, йөрсә дә мәгънә булмас Сәламәтлекнең нигъмәт икәнлеге кире кагып булмый торган хакыйкатьтер. Бәла-ләр, һәлакәтләрдән иминлек тә тән сәламәтлегенә якын бер нигъмәттер.

333 * الْوَحْدَةُ خَيْرٌ مِنْ جَلِيسِ السُّوءِ وَالْجَلِيسُ الصَّالِحُ خَيْرٌ مِنَ الْوَحْدَةِ

وَامْلاَءُ الْخَيْرِ خَيْرٌ مِنَ السُّكُوتِ وَالسُّكُوتُ خَيْرٌ مِنْ اِمْلاَءِ الشَّرِّ *

"Ялгызлык – яман иптәшкә күрә яхшырак. Яхшы ип-тәш – ялгызлыкка караганда яхшырак. Гамәл дәфтәре язу-чы фәрештәгә изгелек яздыруың – тик торуга караганда артыграк. Тик торуың – фәрештәгә явызлык яздыруыңнан яхшырак".

Максат – яман иптәшләрдән сакланырга, мәгънәсез һәм бозык эшләр белән шөгыльләнүдән ерак булуга кы-зыктыру. Адәм баласының дөнья-ахирәт сәгадәте шушы ике нәрсәдә, гыйффәт тә шунда. Яман иптәшләрдә һич ха-сият булмас, хәтта яхшыларыннан да саклану зарар итмәс.

334 * وَيْلٌ لِلَّذِى يُحَدِّثُ وَيَكْذِبُ لِيُضْحِكَ بِهِ الْقَوْمَ وَيْلٌ لَهُ وَيْلٌ لَهُ *

"Ни үкенеч шул кешегә, ул халыкларны көлдерер өчен сөйли һәм алдый, һәлаклек аңа, һәлаклек аңа!"1

Халыкларны көлдерер өчен сүз сөйләү, әгәр дә сак-лык белән булмаса һәм аның өстенә алдау – һәр икесе тү-бәнлек булып, үз дәрәҗәсен саклаучы кешеләргә кирәксез нәрсәләрдер. Шуның өчен Рәсүлүллаһ боларны мактамый һәм үзенә өммәт булган кешеләрнең андый сыйфатларда булуын һич муафыйк күрми.

Алдау, кеше көлдерер өчен булмаган сурәттә дә хә-рам эш иде. Бу турыда хәдисләр үтте. Инде кеше көлдерер өчен булганда аның гөнаһы янә дә артык булачагы үзен-нән-үзе мәгълүм. Хәрам булган нәрсәләрне тыңлау да хә-рам булганлыктан, ялган сүзләрне тыңлап утыручылар сөйләүчеләр белән бер хөкемдә булырлар.

Кеше көлдерүдән башка бер дөрес нияте булмаган ва-кытта мәгълүм һәм билгеле кешеләрдән матбугат аркылы көлү һәм көлдерү өчен рәсемнәрен кую да бу хәдис кур-кытуы астына беренче булып керсәләр кирәк.

 

335 * يَا أَبَا ذَرٍّ إِنِّى أَرَاكَ ضَعِيفًا وَإِنِّى أُحِبُّ لَكَ مَا أُحِبُّ

لِنَفْسِى فَلاَ تَأَمَّرَنَّ عَلَى اثْنَيْنِ وَلاَ تَوَلَّيَنَّ مَالَ يَتِيمٍ *

"Әй, Әбү Зәр! Сине зәгыйфь бер кеше күрәм, үзем өчен сөйгән нәрсәне синең өчен дә сөям. Ике генә кеше өстеннән булса да, хакимлек кылма һәм ятим малына ия булма!"2

Бу сүз кулларыннан эш килүче кешеләрнең һәрберсе өчен гомум булып, Рәсүлүллаһ тарафыннан яхшылык те-ләү нияте белән кылынган нәсыйхәттер.

Халыклар арасында җитәкче кешеләр, шулай ук ятим-нәрнең малларын карап торучылар тирә-як тәэсиренә би-релмәүләре, һичкемгә җиңелмәүләре, ашыкмаулары шә-фәгатьчеләргә илтифат итмәүләре кирәк. Хәлбуки, йом-шак күңелле, мәзлум сурәтләрендә күрелмәүчеләрне кыз-ганучы кешеләрнең мондый хәлләргә көчләре җитми. Бо-лар үз хасиятләре яки килештереп сөйләүчеләрнең сүзләре каршында җиңелеп калалар. Боларның ялгыш хөкем итү-ләре, ятим малларын урынсыз тотуларыннан иминлек юк.

 

336 * يَا أَيُّهَا النَّاسُ افْشُوا السَّلاَمَ وَأَطْعِمُوا الطَّعَامَ

وَصَلُّوا بِاللَّيْلِ وَالنَّاسُ نِيَامٌ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ بِسَلاَمٍ *

"Әй, кешеләр! Сәламне үз арагызда таратыгыз, мох-таҗ кешеләргә ризык бирегез һәм халыклар йоклаган ва-кытта, төннәрен намаз укыгыз – имин хәлдә оҗмахка ке-рерсез!"1

Таныган һәм танымаган кешеләргә сәлам бирү сәлам-не тарату була. Тавыш ишетелерлек булмаган ераклыкта кешеләргә сәлам бирү, әлбәттә, лязем түгел. Сәлам бирүне ишарә белән белдерү дә зарар булмаса кирәк. Ишарә бе-лән сәлам бирү хакында риваять ителгән хәдисләр дөрес булсалар, алардан максат сәлам бирмәгән хәлдә сәлам урынына ишарә куллану булырга охшый. Намаз вакытын-да бирелгән сәламне баш, кул һәм бармак белән яки баш-кача ишарә кылып кайтару дөрес дигән галимнәр бар. Сә-лам бирешүдән файда үзара өлфәт-мәхәббәт пәйда итү ке-бек эшләрдер.

افْشُوا السَّلاَمَ нең мәгънәсе "сәламәтлек, иминлек һәм ты-нычлык сәбәпләрен таратыгыз!" булырга да мөмкин. Сә-лам бирү һәм сәлам алулар моңа башлап керәчәк.

"Ризык бирегез!" – дигән сүзгә нәфәкаләре (тереклек итәр өчен кирәкле нәрсә) тиешле булган кешеләргә нәфә-ка бирү, мохтаҗлар һәм чарасызларга ярдәм кылу, йортка кергән теләнчеләргә азмы-күпме нәрсә биреп чыгарулар керә.

Кичәләрдә, төннәрдә намаз укудан максат – азмы-күпме нәфел намаз укулар. Гыйлем әһелләреннән мөгъ-тәбәр затлар ясигы намазы белән дә Рәсүлүллаһның әмере үтәлә, чөнки мөселман булмаган бик күп кешеләр шул вакытта йоклаган булалар, диләр.

Намаз уку һәртөрле фазыйләтләрне үзенә туплаган бер гыйбадәт. Монда тәһарәт, гаурәтне каплау һәм болар өчен азмы-күпме мал сарыф кылу, Кәгъбәгә юнәлү, әгъ-залар белән түбәнчелек күрсәтү һәм күңел белән ниятләү, Коръән уку, шәһадәт кәлимәләрен китерү, нәфес теләк-ләреннән тыелу, шайтан белән сугышу һәм Аллаһы Тәга-ләгә эндәшү бар.

337 * يَا فَاطِمَةَ بِنْتَ مُحَمَّدٍ يَا صَفِيَّةَ بِنْتَ عَبْدِ الْمُطَّلِبِ يَا بَنِي

عَبْدِ الْمُطَّلِبِ لاَ أَمْلِكُ لَكُمْ مِنَ اللهِ شَيْئًا سَلُونِى مِنْ مَالِي مَا شِئْتُمْ *

"Әй, Мөхәммәт кызы Фатыйма! Әй, Габделмотталип кызы Сафия! Әй, Габделмотталиб балалары! Аллаһ хозу-рында сезнең өчен бер эш эшләргә дә көчем җитми, ма-лымнан теләгән нәрсәгезне сорагыз!"1

Рәсүлүллаһ үз якыннарына үзенә ышанып тормаска, үзләре өчен үзләренә тырышырга куша. Рәсүлүллаһ үзе-нең кызына һәм атасы белән бер туганнарына үзләре өчен гамәл кылырга кушса, кешегә ышанып торудан тыйса, башка кешеләр үз вазифаларын үзләре белергә, кабул бул-са-булмаса үзләренә кушылган гыйбадәтләрне үзләре кы-лырга тиешле.

338 * يَا مَعْشَرَ مَنْ آمَنَ بِلِسَانِهِ وَلَمْ يَدْخُلِ الإِيمَانُ قَلْبَهُ لاَ تَغْتَابُوا الْمُسْلِمِينَ

وَلاَ تَتَّبِعُوا عَوْرَاتِهِمْ فَإِنَّهُ مَنِ اتَّبَعَ عَوْرَاتِهِمْ يَتَّبِعِ اللهُ عَوْرَتَهُ وَمَنْ يَتَّبِعِ اللهُ عَوْرَتَهُ يَفْضَحْهُ فِي بَيْتِهِ *

"Әй, телләре белән иман китереп тә, иманнары күңел-ләренә кермәгән җәмәгатьләр! Мөселманнарның гайбәт-ләрен сөйләмәгез, аларның кимчелекләрен казынып, чок-чынып тормагыз, кем дә кем мөселманнарның кимчелек-ләрен тикшерсә, Аллаһы Тәгалә дә аның үз кимчелекләрен тикшерер. Аллаһы Тәгалә кемнең гаебен тикшерсә, аны үз өендә мәсхәрә кылыр!"1

Хәдис шәриф гайбәт сөйләүчеләрне, мөселманнар-ның гаепләрен тикшереп шөгыльләнүчеләрне, "телләре белән иман китереп тә, иманнары күңелләренә кермәгән" дип хәбәр бирүдә бик зур куркыту бар. Теле белән иман китереп тә, күңеле белән иман китермәгән кеше монафыйк булганлыктан, шундый хәлләрдә булучылар монафыйк дип аталган булалар.

Һәркем үз хәлен үзе тикшерергә һәм шушы хәдис бе-лән үлчәп карарга тиешле.

 

339 * يَبْصَرُ أَحَدُكُمْ الْقَذَاةَ فِي عَيْنِ أَخِيهِ وَ يَنْسَى الْجِذْعَ فِي عَيْنِهِ *

"Сезнең берегез үзенең дин карендәшенең күзендә булган чүпне күрә, әмма үз күзендә булган хөрмә агачын күрми".

Бу хәдис кешеләрдә булган кечкенә гаепләрне күреп тә, үзләрендә булган зур гаепләрне санга алмый йөргән ке-шеләр хакында әйтелә. Бу эш, әлбәттә, иң яман эшләрнең дә яманрагыдыр.

Бу хәдистән гыйбрәт алу һәм мәгънәсе белән гамәл кылу һәр кемнән һәм һәр гасырдан бигрәк безнең бу гасы-рыбыздагы мөселманнар өчен лязем. Кешеләрнең гаеплә-рен эзләү күңел бозык булуга дәлилдер.

 

340 * يَتَّبِعُ الْمَيِّتَ ثَلاَثَةٌ فَيَرْجِعُ اثْنَانِ وَيَبْقَى مَعَهُ


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 44 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 14 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 16 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.013 сек.)