Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Итәгать яхшылыкта гына була,1 дигән хәдисне риваять итә. 9 страница

Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 5 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 6 страница | Quot;Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен".3 7 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 1 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 2 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 3 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 4 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 5 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 6 страница | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 7 страница |


Читайте также:
  1. 1 страница
  2. 1 страница
  3. 1 страница
  4. 1 страница
  5. 1 страница
  6. 1 страница
  7. 1 страница

 

281 * مَنِ ابْتُلِيَ مِنْ هَذِهِ الْبَنَاتِ بِشَيْءٍ كُنَّ لَهُ سِتْرًا مِنَ النَّارِ *

"Бер кеше кыз балалар белән бәлаләнсә, шул кызлар уттан пәрдә булырлар".1

Ягъни, тәрбияләре белән мәшәкать чиксә.

Фәкыйрь һәм ярлы бер хатынга хәзрәти Гайшә (баш-ка бер нәрсә дә булмаган сәбәпле) бер генә хөрмә садака итеп биргән иде. Хатын шул бер хөрмәне икегә бүлеп, ике кызына бирде дә, үзенә калмады. Хәзрәти Гайшә бу хәлне Рәсүлүллаһка сөйләде. Рәсүлүллаһ бу сүзне шул вакытта әйткән иде.

Хәдис кыз балалар хакында гына. Имам Әхмәт: "Бер кешенең кызлары яки өч кыз карендәше яки ике кызы һәм яки ике кыз карендәше булып та, Аллаһ ризалыгы өчен шуларны үлгәннәренә яки тапшырылганнарына кадәр ях-шы тәрбия итсә, тамугтан пәрдә булырлар" мәгънәсендә хәдис риваять итә.2 Сөрака бине Мәлик:

أَلا أَدُلُّكُمْ عَلَى أَفْضَلِ الصَّدَقَةِ ابْنَتُكَ مَرْدُودَةٌ إِلَيْكَ لَيْسَ لَهَا كَاسِبٌ غَيْرَكَ

"Садакаларның иң яхшысы – башка тәрбиячесе бул-маган хәлдә, иреннән аерылып, үзеңә кайткан кыз балаң-ны тәрбияләү",3 дигән хәдисне риваять итә.

Кыз балалар үстерүчеләр бу сөенечле хәбәр белән ку-анырга тиешле. Кайбер кыз балалар ахирәт өчен генә тү-гел, бәлки дөньялыкта да файдалы һәм хәерле булалар.

282 * مَنِ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ وَأُعْطِيَ فَشَكَرَ وَظُلِمَ فَغَفَرَ

وَظَلَمَ فَاسْتَغْفَرَ اللهَ أُولَئِكَ لَهُمُ الأَمْنُ وَهُمْ مُهْتَدُونَ *

"Бер бәндә бәлаләнеп тә, сабыр итсә, нигъмәт бирел-гәндә шөкер кылса, мәзлум булганда үзенә җәбер итүчене гафу итсә, үзе золым кылып та, соңыннан Аллаһы Тәгалә-дән ярлыкау сораса, шушы бәндәгә дөнья һәм ахирәттә иминлек булыр һәм һидәят табар".

Һәртөрле бәла-казаларга, кайгы-хәсрәтләргә сабыр итүчеләр хакында Коръән Кәримдә сөенеч бирелгән аять-ләр бик күп. Мөэминнәрне җәфалый торган нәрсәләр – ки-рәк бер югарыдан булган афәт сәбәпле, яки бәндәләр тара-фыннан булсын – һәрберсе кайгы һәм бәла булып, шулар-га түзү "сабыр итү"дер. Сабыр коры тел белән генә:

إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ "Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм Аллаһыга кайтучыларбыз",1 – дип укудан гына гыйбарәт түгел. Бәлки шуның белән берлектә күңел белән дә чыда-рга, Аллаһы Тәгаләгә каршы төшмәскә һәм үпкәләмәскә тиешле. Хакыйкатьтә, үзе дә Аллаһы Тәгаләгә кайтачак, кулда калган нигъмәтләр киткәннәренә күрә, әлбәттә, күп. Каза бәрабәренә ахирәттә савап каршы алачак. Шушы эш-ләрне фикерләүче кеше башына төшкән авырлыкларга тү-зәр. Һичбер кайгы булмаган урынга тоташырга бердән-бер сәбәп – дөньядагы кайгыларга түзү һәм сабыр итү.

 

283 * مَنْ أَحَبَّ دُنْيَاهُ أَضَرَّ بِآخِرَتِهِ وَمَنْ أَحَبَّ

آخِرَتَهُ أَضَرَّ بِدُنْيَاهُ فَآثِرُوا مَا يَبْقَى عَلَى مَا يَفْنِى *

"Әгәр бер кеше үзенең дөньясын сөйсә, ахирәтенә за-рар итәр һәм бер кеше үзенең ахирәтен сөйсә, дөньясына зарар кылыр. Сез исә бетә торган нәрсәгә күрә мәңгелек булган нәрсәне ихтыяр кылыгыз!"2

Дөнья белән ахирәт сүзләреннән максат нинди нәрсә-ләр икәнлеге мәгълүм. Җир йөзендә булган бөтен нәрсә-ләр һәм бөтен мәхлукат (әгәр дә дини булмасалар) дөнья исемендә булып, шуның капма-каршысы ахирәттер.

Бу урында булган сөюдән максат ахирәт максатла-рына сәбәп булу җәһәте белән уртача сөю түгел, бәлки дөньяның үзен туры сөю һәм үлчәүдән тыш сөеп, икенче тарафны бөтенләй оныту булса кирәк. Юкса, һәркемнең үз эшен сөюе, сөйми һәм яратмый эшләгән эшләрдә хикмәт һәм мәгънә булмавы табигый.

Бу хәдистән кәсеп һәм һөнәр түбән булуын аңларга тиешле түгел. Рәсүлүллаһның пәйгамбәрлектән элек бул-ган гомеренең бер өлеше кәсеп һәм сәүдәгәрлек белән үт-те, шуның артыннан ерак урыннарга сәфәр дә итте. Пәй-гамбәр булганыннан соң да сату-алу кылды.

 

284 * مَنْ أَحَبَّ قَوْمًا حَشَرَهُ اللهُ فِى زُمْرَتِهِمْ *

"Бер кеше кайсы кавемне сөйсә, Аллаһы Тәгалә аны Кыямәттә шулар җөмләсеннән кубарыр".

Башка бер кавемнең тырышлыкларын, гыйлем һәм һөнәрләрен, үз араларында өлфәт һәм мәхәббәтләрен, милләтләренә булган хезмәт һәм яхшылыкларын, гайрәт һәм җәсарәтләрен, хәтта диннәренә һәм гыйбадәтханәлә-ренә булган ихсан һәм иганәләрен сөю һәм шуны мактап сөйләү һәм яки язып нәшер итү бу хәдистә зекер ителгән сөю түгел. Хәдистә булган сөю – һичбер мәнфәгатьләре һәм катнашлар булмый торып, аларның ялгыз үзләрен сөю.

Имам Бохари тарафыннан риваять ителгән:

الْمَرْءُ مَعَ مَنْ أَحَبَّ "Кеше яратканы белән бергә",1 дигән хәдис тә шул мәгънәдә. Әгәр дә адәм баласы һәрбер үзе сөйгән кеше җөмләсеннән булып кубарылачак булса иде, шәригать чит диннәрдә булган кыз һәм хатыннарны никах кылудан тыйган булыр иде. Чөнки кешеләрнең үз хатын-нарын һәм балаларының аналарын сөюләре табигый эш. Шулай ук сөйгәннәре арасында мөселманнар да, башкалар да булган кешенең ике-өч төркемдә булып кубарылуы ля-зем килер иде.

285 * مَنْ أَحْدَثَ فِى أَمْرِنَا هَذَا لَيْسَ مِنْهُ فَهُوَ رَدٌّ *

"Әгәр бер кеше безнең динебезгә шул диндә булмаган бер бидгатьне кертсә, ул нәрсә шул кешенең үзенә кайта-рыла".1

Бер мөселман, әгәр дә кулыннан килсә, пароход яки тимер юл уйлап тапсын, телеграф һәм телефон иҗат кыл-сын, табигатьне буйсындыру сәбәпле күңелләргә килмә-гән нәрсәләрне дөньяга чыгарсын, бер зарар да юк. Чөнки бу нәрсәләр дини эш һәм дингә бер яңалык кертү түгел, мәктәпләр, мәдрәсәләр бина кылу, мәчетләргә манаралар кую, китаплар язу, хәтта, Коръән Кәримне матбагаларда бастыру саф дөньяви эшләрдән. Әмма Рәсүлүллаһтан ри-ваять ителмәгән рәвештә берәр төрле гакыйдә төзү һәм бе-рәр төрле гыйбадәт уйлап чыгару яки гомуми гыйба-дәтләргә шәхси бер сыйфат һәм рәвеш бирү, борынгы-лардан мирас булып калган һәм Ислам дөньясында нигез итеп тотылып килгән дини мәртәбәләр һәм атамаларны башка бер милләтнең дини исемнәренә һәм дини атама-ларына алмаштырулар (мәсәлән, Җәмигь урынына собор, имам һәм мөэзин урынына рухани аталар кебек сүзләр) мөселманнарга карата бидгать була һәм, бу хәдис таләп иткәнчә, кире кагыла.

Бидгать сүзе ялгыз дини эшләргә генә хас икәнлеге бу сүзләрдән аңлашылса кирәк.

Мөстәхәб дәрәҗәсе белән генә булса да, Аллаһ һәм Пәйгамбәре тарафыннан әмер булган, яки бәрабәренә са-вап вәгъдә ителгән нәрсәләр дини булып, аннан башкалар дөньявидыр. Бу кагыйдә һәрвакыт хәтердә булырга тиеш-ле.

Дин эшләрендә канун, тәртип, кагыйдә төзү Аллаһы-ның Үзенә генә хас булып, нинди генә ният белән булсын, бу эшкә бәндәләрнең катнашырга хаклары юк.

Гадәттә дингә кушыла торган яңа нәрсәләр дин га-лимнәре тарафыннан дин исеме белән кушыла да, нечкә-ләп тикшереп карарга көчләре җитмәгән халыклар дин исемендә буган өчен бу нәрсәләрне шатланып кабул итә-ләр.

Диннәрнең үзгәрүе, явызлыклары һәм дошманлык-лары мәгълүм кешеләр тарафыннан һәм кайбер хөкемнәр-не төшерү сәбәпле булудан бигрәк шул диннең үз галим-нәре тарафыннан дингә хезмәт итү һәм динне гүзәл күрсә-тү ниятенә корылган берәр нәрсә һәм бер гомуми гамәлгә бер төрле рәвеш арттыру белән була. Шул рәвештә үзгәр-тү ишеге ачылганнан соң шул ишек аркылы кереп-чыгып йөрергә юллар киңәя. Шушы сер мәгълүм булганлыктан, Рәсүлүллаһ الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ "Менә бүген динегезне төзеп бетереп, тулы кылдым"1 шәһадәте белән хөрмәт ителгән Ислам диненә кирәк арттыру һәм кирәк киметү исеме бе-лән бер нәрсә кушудан катгый сурәттә тыйды һәм шул нәрсәләрнең кабул ителмәячәген игълан кылды. Шуның өчен диннең Рәсүлүллаһ дәверендә булган рәвеше бәндә-ләр өчен җитәрлек һәм үтәрлек, шуннан башкасы һич ка-бул түгел.

 

286 * مَنْ أَحْسَنَ فيمَا بَيْنَهُ وَبَيْنَ اللهِ كَفَاهُ اللهُ مَا بَيْنَهُ

وَبَيْنَ النَّاسِ وَمَنْ أَصْلَحَ سَرِيرَتَهُ أَصْلَحَ اللهُ عَلاَنِيَتَهُ *

"Бер кеше үзе белән Аллаһы Тәгалә арасын төзек кылса (Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен җиренә китереп, тыйганнарыннан тыелса), шул кеше белән бәндәләр арасы төзек булу турысында Аллаһы Тәгалә җитәр. Бер кеше үзенең күңелен төзек кылса, Аллаһы Тәгалә аның тышын төзек кылыр".

Халыкларга сөекле булу, аларны риза кылу юлы аларга яхшы атлы булыр өчен тырышып йөрү түгел, бу юл максатка алып бармый, бәлки Аллаһы Тәгалә белән ике араны төзәтүдер.

287 * مَنِ ادَّعَى مَا لَيْسَ لَهُ فَلَيْسَ مِنَّا وَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ *

"Бер кеше үзенеке булмаган нәрсәне минеке дип дәгъ-ва итсә, ул кеше бездән түгел, ул үзенә җәһәннәмнән урын әзерләсен!"1

Бу хәдис шәрифкә шул нәрсәләр керә:

1. Үзенеке булмаган бер малны дәгъва итү. Кирәк ша-һитләр һәм кирәк вексель кебек рәсми кәгазьләр белән дә исбат ителсен, үзенеке булмаган малны дәгъва кылу һәм мәхкәмә хөкем иткәненнән соң шуны алу хәрамдыр. Век-сель кирәк банктан бурычка акча алыр өчен генә ясалган булсын, кирәк бер кешенең бурычы өчен сатылачак малла-рыннан бер өлешен алып калу нияте белән ясалган бул-сын, хөкеме бер.

2. Үзенеке булмаган берәр китапны дәгъва кылу. Ши-гырь һәм мәкаләләр яки нотык һәм хөтбәләрне, эш һәм мөгамәләләрне дәгъва кылу да бу хөкемнән. Үзе язмаган әсәрләрне, шигырьләрне, нотыкларны, үзе кылмаган эш-ләрне һәм үзе сөйләмәгән сүзләрне, хәтта, мәҗлесләрдә сүз сөйләргә бирмәүчеләрне дә үз эченә алган. Чөнки шә-ригатькә муафыйк сүздән кешене туктату хакы һичкемдә юк, берәүне туктату үзендә булмаган хакны дәгъва кылу була.

* 288 مَنْ أَرَادَ أَنْ تُسْتَجَابُ دَعْوَتُهُ وَ‍أَنْ تُكْشَفَ كُرْبَتُهُ فَلْيُفَرِّجْ مِنْ مُعْسِرٍٍ *

"Бер кеше үзенең догасы кабул булуны һәм кайгысы китүне теләсә, бәлагә һәм мәшәкатькә төшкән кешегә яр-дәм бирсен һәм аны шатландырсын".1

Хәсрәтле кешеләргә ярдәм бирү һәм аларны юату до-ганың кабуллыкка ашуына мәгънәви бер сәбәп була. Из-гелекләр бәрабәренә бүләк кылу Аллаһы Тәгаләнең гадә-теннән булган өчен кешеләрнең хәсрәтләрен бетерергә ты-рышлык итүчеләргә шул изгелекләре өчен догаларын ка-бул кылу белән бүләкләве мөмкин.

289 * مَنِ اسْتَعَاذَكُمْ بِِاللهِ فَأَعِيذُوهُ مَنْ سَأَلَكُمْ بِاللهِ فَأَعْطُوهُ وَمَنْ دَعَاكُمْ فَأَجِيبُوهُ وَمَنْ آتَى إِلَيْكُمْ مَعْرُوفاً فَكَافِئُوهُ فَاِنْ لَمْ تَجِدُوا فَادْعُوا لَهُ حَتَّى تَعْلَمُوا

أَنْ قَدْ كَافَيْتُمُوهُ *

"Бер кеше Аллаһ өчен дип сезгә сыенса, сез аны якла-выгызга алыгыз. Бер кеше сездән Аллаһ өчен дип сораса, аңа бирегез, бер кеше сезне чакырса, барыгыз. Бер кеше сезгә игелек күрсәтсә, сез аңа бүләк кылыгыз. Әгәр бү-ләккә нәрсә тапмасагыз, аның өчен, инде бүләк булган-дыр дип күңелегезгә килгәнгә кадәр, хәер-дога кылы-гыз!.."2

290 * مَنْ أَصْبَحَ مِنْكُمْ آمِناً فِي سِرْبِهِ مُعَافًى فيِ جَسَدِهِ

عِنْدَهُ قُوتُ يَوْمِهِ فَكَأَنَّمَا حِيزَتِ الدُّنْيَا لَهُ بِحَذَافِيرِهَا *

"Сезнең арагыздан берегез үзенең нәфесендә имин һәм бәдәне сәламәт булып иртәнгә керсә һәм көнлек азы-гы булса, гүя бөтен дөнья аның хозурында җыелган бу-лыр".3

Кеше үзенең нәфесе һәм бәдәне җәһәтеннән сәламәт һәм имин һәм көн үткәрерлек ризыгы булса, әлбәттә, дөньяга хуҗа булган хөкемендәдер. Шушы нәрсә зур бай-лык һәм инсаннар тарафыннан эзләнә торган сәгадәттер.

Бик күп кешеләр сәгадәтнең нинди нәрсәдән гыйба-рәт икәнлеген белә алмыйлар һәм үзләренең бәхетле бул-мау-ларын сөйләп зарланып йөриләр. Хакыйкатьтә, сәга-дәт ялкаулык катышмаган хәлдә, канәгатьле һәм риза бу-лудан, сәадәтсезлек исә ачкүзле һәм комсыз булудан гый-барәт. Бу хәдис шәриф тә шуны аңлата, көнлек азык белән сәламәтек булса, шуңа канәгать кылырга өнди. Хакыйка-тьтә, хирыс һәм комсызлыктан котылмаган, риза белән ка-нәгатьне үзе өчен зиннәт итеп алмаган кешенең сәгадәткә ирешүе мөмин түгел.

 

291 * مَنْ أَعَانَ عَلَى خُصُومَةٍ بِظُلْمٍ أَوْ يُعِينُ

عَلَى ظُلْمٍ لَمْ يَزَلْ فِي سَخَطِ اللهِ حَتَّى يَنْزِعَ *

"Бер кеше золым юлында дәгъвалашуга яки нинди ге-нә булса да золымга ярдәм бирсә, шул эшне куйганга ка-дәр Алаһы Тәгаләнең ачуында булыр".1

Залимнең берәр төрле хак эше булса, аңа ярдәм бирү-ән тыю юк, бәлки ярдәм бирергә тиешле. Бу эш исә зо-лымга түгел, бәлки хаклыкка ярдәм бирү була. Әмма, белә торып берәр төрле хак эшкә каршы ярдәм бирү хәрам. Бу эшне эшләүче кеше, тәүбә иткәнгә кадәр, Аллаһының ачуында булачак.

Хаксыз икәнлеген белә торып дәгъвалашуга котырту-ылар, доносчылар һәм яла ягучылар өчен гаризалар язып бирүчеләр, шул эш артыннан йөрүчеләргә тәрҗемәче хез-мәте итүчеләр, шаһит булып йөрүчеләр яки мәхкәмәләр хозурында адвокатлык кылучылар һәрберсе шушы хәдис куркытуы астына керәләр.

 

292 * مَنِ اغْبَرَّتْ قَدَمَاهُ فِي سَبِيلِ اللهِ حَرَّمَهُ اللهُ عَلَى النَّارِ *

"Бер кешенең аяклары Аллаһ юлында тузанланса, Ал-лаһы Тәгалә ул кешене утка хәрам кылыр".1

Дөрес ният белән атлаган адымнар югалмаячак, Алла-һы Тәгалә тарафыннан һәр адым өчен бүләк биреләчәк.

 

293 * مَنْ أُقْتِيَ بِغَيْرِ عِلْمٍ كَانَ إِثْمُهُ عَلَى مَنْ أَفْتَاهُ وَمَنْ

أَشَارَ عَلَى أَخِيهِ بِأَمْرٍ يَعْلَمُ أَنَّ الرُّشْدَ فِي غَيْرِهِ فَقَدْ خَانَهُ *


Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 64 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 8 страница| quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 10 страница

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.015 сек.)